Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шыгырдан осталары пәхләвә пешерергә өйрәтә: «Телләрне йота яздык!»

Шыгырдан авылы халкы чәкчәк, өчпочмак, мантый пешерергә ярата. Гомумән, тәм-том пешерергә оста алар! Апалы-сеңелле Гөлсирин һәм Гүзәл апаларда кунакта булганда алар безгә Шыгырдан пәхләвәләрен пешереп күрсәтте.

news_top_970_100
Шыгырдан осталары пәхләвә пешерергә өйрәтә: «Телләрне йота яздык!»
Зилә Мөбәрәкшина

— Еш пешерәбез, — диде апалар. — Тәм-томнар пешергән вакытта һәрчак әнине искә алабыз. Чәй янына ике генә йомыркадан булса да, бавырсак пешереп куя иде. Хәзер инде әниебез безнең арада юк, бик сагынабыз. Безне оста пешерергә өйрәткән әнигә мең рәхмәтләр! — дип искә алдылар алар.

Ингредиентлар: 300 грамм авыл каймагы, 300 грамм сыер мае, өч йомырканың сарысын һәм агын аерып куябыз, 600 грамм он, 200 грамм шикәр, 300 грамм угычтан чыгартылган Әстерхан чикләвеге, пәхләвәнең өстенә сылар өчен бер йомырка һәм бал.

Рецепт бер духовка табасына исәпләнгән.

Пәхләвә камыры өчен: 1. Авыл каймагына сыер маен һәм йомырканың сарысын өстибез һәм он кушып болгатабыз.

2. Камырны дүрт өлешкә бүләбез: ике зур һәм ике кечкенә бертигез өлешкә аерабыз.

3. Камыр басабыз: зур өлешләре беренче һәм дүртенче кат, кечкенә өлешләре икенче һәм өченче катка җәелә.

Пәхләвә эчлеге өчен: 4. Аерым савытта шикәргә йомырканың агын кушып миксер белән болгатабыз.

5. Табага җәелгән беренче кат камыр өстенә сыеклыкны таратабыз.

6. Сыеклык өстенә вак чикләвекләр сибеп чыгабыз.

7. Икенче кат камыр җәябез. Камырга таратылган сыеклык агып чыкмас өчен, беренче кат җәелгән камырның кырыйлары белән тоташтырабыз.

8. Шулай ук сыеклык таратабыз һәм чикләвек сибәбез.

9. Өченче кат камыр җәелә, камырның кырыйларын тоташтырып куябыз. Сыеклык таратыла һәм чикләвек сибеп бетерелә.

10. Дүртенче кат камыр җәябез (капкач).

11. Пәхләвәне тигез өлешләргә бүлеп чыгабыз һәм бер йомырканы сытып, өстен сылап чыгабыз.

12. Йомырка сыланган пәхләвә өстенә Әстерхан чикләвеген тезәбез һәм духовкага 30-35 минутка 180-200 градустагы духовкага куябыз.

13. Пешеп чыккан пәхләвәләрнең өстен бал белән сылыйбыз.

Пәхләвәне шунда ук авыз итеп карадык. Дөресен әйтим, телләрне йота яздык! Шыгырдан пәхләвәләрен ифтарга сез дә пешереп карагыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100