Швейцариядә Россия гимнын «Ак Барс» җанатарлары үзләре җырлаган - видео
Былтыр 23 декабрьдә Давос шәһәрендә «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары очрашты.
Биредә «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары «KHL World Games» кысаларында очрашты. «Айсштадион Давос» аренасында матчта Уфа командасы 4:3 хисабы белән җиңде.
Әлеге матч Континенталь хоккей лигасының Дөнья уеннары кысаларында узды. Дөнья уеннары 2018 елдан бирле чит илләрне, аеруча Көнбатыш Европаны, КХЛ командалары белән таныштыру максатыннан оештырыла.
Матч алдыннан ялгышлык белән Россия гимнының совет заманындагы көен уйнаттылар. Оештыручылар гафу үтенде. Алар гимнны яңадан уйнатмакчы булды. Тик кабат иске язма чыкты. Шуннан соң, безнең җанатарлар үзләре җырлап җибәрде. Бу видео «Ак Барс» клубының Твиттердагы сәхифәсендә чыкты.
«Айсштадион» аренасына 7800 кеше сыя. Россия командалары матчы вакытында урыннарның 58 проценты сатылып беткән.
Включают старый гимн? Не проблема для лучших болельщиков в мире! ? pic.twitter.com/6VFXPtC7Th
— ХК Ак Барс (@hcakbars) 23 декабря 2019 г.