«Шушы вакыйгадан соң ашарга пешерүне яратмадым» — тулай торак маҗаралары
Тулай торакта яшәгәндә төрле маҗараларга тарымыйча калган бер генә кеше дә юктыр ул. Җитәр-җитмәс степендия акчасына яшәүләр, күмәкләп ашарга пешерү, дежур торулар, беренче мәхәббәт.
ВКонтакте челтәрендә Флүзә ханым Габделхакова да тулай торак белән бәйле хатирәләрен яңарткан.
«И, күңелле дә иде ул Минзәләдә укыган чаклар… Кайбер вакыйгалар бүгенгедәй хәтеремдә.
Яңа тулай торакта яшибез. Бер бүлмәдә 9 кыз. Һәркайсыбыз үз характеры белән. Чиратлап дежур торабыз. Кухняда тезелешеп электр плитәләре тора, аяк асты юеш.
Бервакыт шулай минем чират, аш пешерәм. Кәстрүлне ике кулым белән тотуым булды, кулыма ябышты да калды. Күтәреп тә алдым, идәнгә шапылдап килеп тә төште. Ни хикмәт, түгелмәде, чәчрәмәде. Ток тотып алды булса кирәк. Ярый әле плитәдән ычкына алдым, ычкынгач, бәхетемә кайнар аш белән баштан-аяк коенмадым.
Шул вакыйгадан соң ашарга пешерүне мин һич яратмадым. Дежур тору көне җитүгә туган апамнарга таю ягын карый идем.
Бүлмәдә генә түгел, тулай торакта да дежур тора идек. Комендант апаларыбыз бик тә тәлапчән булдылар, идән юганны аеруча тикшерә иделәр. Плинтусларны юмасаң — беттең. Хәзер вакыт үткәч кенә аңлыйсың, алар безне әни урынына өйрәткәннәр, олы тормышка әзерләгәннәр икән бит», — дип язган ул.