«Шушы чәчәкләрне минем төсем итеп сакларсыз» — Илдар Низамов турында хатирәләр
Бүген 85 яшендә журналистика ветераны, тел галиме Илдар Низамов вафат булды. «Интертат» яңа буын татар журналистларын әзерләгән, татар телен үстерүгә гаять зур өлеш керткән галимнең шәкертләре, танышлары белән аралашып, хатирәләр барлады.
«Ул җыеп җибәргән бөтнекне әле дә ашка салып ашыйбыз»
Илдар Малик улын белмәгән журналист юктыр. Аның кулы астында укып чыккан студентлар арасында үзара гаилә коручылар да бар. Журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар гаиләсе шундыйлардан.
Мөршидә Кыямова, «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары:
1991 елда университетка кердек. Илдар абый укытты безне. Ул безгә әдәби редакцияләү, газета теле, тәрҗемә фәннәреннән керде. Беренче итеп буена игътибар иттем: кечкенә генә буйлы иде бит ул. Укыта башлагач, таләпчән икәне беленде. Андый укытучы юк инде хәзер. Ул, беренче сыйныф баласын өйрәткән кебек, безне мәкалә язарга өйрәтте. Мәсәлән, табиблар турында язганда, бертөрле сүзләр кулланырга кирәк, «Табиб нинди телдә сөйләшә, шуңа игътибар итегез», — дип әйтә иде.
Аннары берәр сүзне ала да «Бу сүзне, вакыйганы әниең ничек тасвирлый, кибеттәге сатучы ничек тасвирлый?» — ди торган иде. Ул безне язарга да, күзәтә белү сәләтенә дә өйрәтте.
Без — авылдан килгән балалар бит инде, аны-моны белмибез, нәрсә күрәбез — шуны язып бирәбез. Шул мәкаләне Илдар абыйга алып барабыз, Илдар абый аны «кызыллатып» бетерә, ничек язарга кирәк икәнен аңлата. Ул вакытта яшьлек белән без аны аңлап та бетермәгәнбез, ә баксаң, ул чын татар журналисты тәрбияләгән.
Сүзләр белән теләсә ничек кулланырга түгел, ә сүзнең урынын белеп кулланырга, һәр сүзнең тәмен тоярга өйрәтте. «Тәрҗемә иткәндә сүзен сүзгә түгел, башта фикерне тәрҗемә итегез», — ди торган иде. Ул вакытта бигрәк бәйләнә безгә, дип уйлый идек. Ә үзең журналистикада эшли, кеше мәкаләләрен тикшерә башлагач, аның өйрәткәннәренең бик кирәк икәнен аңлыйсың.
Безнең гаилә белән бик кызыксынды. Иделнең дә журналистикада икәнен белгәч, киңәшләрен бирә башлады. «Әйдә, кунакка килегез әле», — дип чакырды. Үзе үстергән, урманнардан үзе җыйган үләннәрне күчтәнәчкә биреп җибәрә иде. Безнең уңышларга куанып, үзенең киңәшләрен биреп барды. Ул җыеп җибәргән бөтнекне әле дә ашка салып ашыйбыз.
«Журналистларны укытуда аңа тиң кешене минем әле тапканым юк»
Илдар Кыямов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, тележурналист, шагыйрь:
Илдар Маликович — безне беренче курстан ук каршы алып, соңгы бишенче курска кадәр озата барган кеше. Журналистларны укытуда аңа тиң кешене минем әле тапканым юк. Бала мәктәпкә кергәч, дәфтәр битендә яза башлый бит, Илдар абый да шушыннан башлый иде эшне. «Стандарт кәгазьгә язарга кирәк, балалар», — ди. Ә бит анысын да күрсәтергә кирәк. Әгәр аны ул да, башкалар да әйтмәсә, бала аны кайдан белергә тиеш? Менә шундый гади әйберләрдән башлап, телнең матурлыгын, үтемлелеген, тәэсир көчен өйрәткән кеше ул.
Галим буларак, татар сүзен, татар филологиясен шактый алга этәргән кеше. Ул сөйләмият дигән фәнне барлыкка китерде. Без бит орфографияне беләбез, яза беләбез, ә орфоэпияне, телне сөйләмдә куллануны бик белеп бетермибез. Ә бит сөйләмсез эшләп булмый, сөйләм культурасы һәр кешегә кирәк. Менә шул әйберләрне ул һәр югары уку йортына кертмәкче иде. Ул шушыларның бөтенесен үз вакытында күргән һәм эшләгән. Ә без моны әле хәзер генә әкренләп аңлап киләбез.
Үзем Илдар абыйда курс эшләреннән башлап, диплом эшләренә кадәр яздым. Ул минем җитәкчем булды, мине бик ярата иде. Студентларга да: «Менә Илдар укыган иде», — дип сөйләгәне булган. Үзебез дә аны бик ихтирам иттек.
Янып эшли иде, «Балалар, менә болай кирәк бит, язма теле болай була, ә сөйләм теле шулай», — дип бөтен ихласлыгын салып, методикаларын эшләп, шушы юнәлештә армый-талмый көч куйган остазларның берсе.
Бик яхшы кеше, күркәм остаз иде. Белемле остаз булды. Шәкертләреннән дә шуны таләп итте: «Мин сезне алай дип укытмадым», — дип төзәткәләп тора, кызыксына, горурлана. Шалтыратышып тордык. Безне чакыра иде. Ләкин кайта алмадык, үкенечкә калды.
Илдар абыйның рухы шат, урыны җәннәттә булсын.
Илдар Низамовның татар теле үсешенә керткән өлешен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та билгеләп узды.
Илдар абый, әлбәттә, мәңге исебездә. Күңелебездә татар теленең иң зур экспериментаторы буларак калачак. Ул татар телен яңарту, яңа сүзләр уйлап буенча яңалык кертте. Ул бик прогрессив кеше иде, татар телендәге яңа сүзләрнең күпчелегенә нигез салган кешеләрнең берсе, — диде Шамил Садыйков.
«Мин аптырый идем: кечкенә генә буйлы кеше, ә сөйли башласа, зураеп китә»
Илшат Әминов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТНВ каналы генераль директоры:
Илдар абый бик тыйнак кеше иде, тыйнаклыгы истә калган. Һәрвакыт шулай салмак кына, үз-үзен белеп кенә йөрде. Әлбәттә, белгеч, галим буларак ул безгә бик ошады. Ул белмәгән әйбер юк иде сыман. Татар филологиясе, татар теле, татар тарихы буенча ул бик белдекле кеше булды. Аның лекцияләре дә бик кызык иде.
Ул үзе озын буйлы булмаса да, сөйли башласа, үсә иде. Дәртләнеп сөйли иде һәрвакыт. Мин аптырый идем: кечкенә генә буйлы кеше, ә сөйли башласа, зураеп китә. Чөнки шул хәтле белемле, тыныч кеше. Аның сөйләгәнен авыз ачып тыңлап кына утырасың. Бөтен кешегә дә якты чырай белән карады, студентларны яратуын әйтеп тә торасы түгел инде, аңлатырга, булышырга гына торды.
«Үзенең укучысын шулай зурлап язган галимнәр тагын бармы икән?»
Илдар Низамов соңгы елларда туган ягы - Әтнә районында яшәде.
Сурия Мингатина, «Әтнә таңы» газетасы журналисты:
«Әтнә таңы»нда бөтенебез дә Илдар абыйның укучысы дисәм дә була. Җәй көне ул «Әтнә таңы» белән гел бергә булды. Редакциягә килә иде. Соңгы елларда җәй көннәрендә алмалар өлгергәч, бергәләшеп җыйналышып аңа барып, бакчада утыра идек. Бакчасында беседка шикелле йорт бар иде, ул анда җәй көне иҗат итте.
Ул галим бит инде, ә без аны бөтенләй бакчачы буларак та ачтык, үз кешебез, гаилә кешесе итеп күрдек. Аның алмагачлары бик күп иде. Ул үзе алмагачларның төрле сортларын кушып, яңа сорт чыгарды. Анда виноградлар күп иде, бакчачылык, яшелчәләр белән бик кызыксынды. Бакчасы тулы чәчәк. Килгән саен безгә чәчәкләр биреп җибәрә иде. «Менә шушы чәчәкләрне утыртыгыз да, минем төсем итеп сакларсыз», — ди торган иде. Безнең бөтенебезнең бакчасында Илдар абыйның чәчәкләре үсә.
Яңа китаплары чыккач, иң элек безгә биреп, безнең белән фикерләшеп, үзенең шатлыгы белән уртаклаша иде. Үзенең укучыларын ул үз дәрәҗәсенә күтәреп аралашты. Аның китапларын укыйм да, шаккатам: үзенең укучысын шулай зурлап язган галимнәр тагын бармы икән, дим.
Миңа ике тапкыр инсульт булды, эштән киттем. Шунда миңа Илдар абый: «Балакай, ни хәлең бар синең? Син йөри аласыңмы?» — дип ай саен шалтыратып хәлемне белде. Мин — гап-гади бер журналист, аның укучысы гына, югыйсә, аның хәлен мин белергә тиеш бит инде. Ә ул һәр укучысы өчен шулай борчылып, иҗатларын барлап яшәде.
Зөлфәт Зиннуров, журналист, алып баручы:
Бик таләпчән укытучы иде ул. Елмаеп кына, бармакларын тырпайтып сөйли торган иде. Кызык алып бара иде ул дәресне, сөйли-сөйли дә, шунда ук сорау да бирә. Игътибарны читкә юнәлттермәде.
Кеше буларак гади булды. Балыкка йөрергә ярата иде ул. Балыкка чыксак, «Менә мин монда чыктым әле, шундый балыклар тоттым», — дип уртаклаша идек. Балык темасына кереп китсәң, ул «чума» иде инде. Бергә генә барган булмады…
«Гел кунакка чакыра иде. Оешып җитеп булмады»
Илдар Малик улының укучылары Инстаграм битләрендә дә мөгаллимнәре турындагы якты хатирәләрен барлый.
Данил Сәфәров, журналист:
Иң хөрмәт иткән укытучыларымның берсе. Без 1997 елда укырга кергәндә дә олы кеше иде инде ул (61 яшьтә булган) <…> Бездән өч курс олырак укыган Алмаз Миңнуллин, Илдар Сәгъдәтшин, Радиклар безне алдан ук куркытып куйды: «Казаннан бармы берәрегез? Вешайтесь! Илдар абыйдан зачет бирә алмыйсыз. Шәһәрдән булганнарны яратмый ул». Ни өчен «яратмаганы» соңыннан аңлашылды. Калада туган баланың теле ни татар, ни урыс.
Илдар Маликович бик таләпчән укытучы булды, бер студенты әйтмешли, аның дәресләре өтеренә кадәр истә кала иде. Дәресләрне гел интерактив алып барды. Бер-ике җөмлә әйтә дә, сорау бирә, уйларга этәрә, «йокларга» бирми. Мин аның белән еш кына бәхәскә керә идем. Ә ул бәхәсләшкәнне ярата. Русча фикерлисез, калька кулланасыз дип шелтәли иде гел. Берсендә килдем дә әйтәм: «Илдар абый! Мин ачыш ясадым! Кешенең нинди телдә фикерләвен белер өчен бер технология уйлап таптым». Бик кызыксынып, туктап калды бу. «Менә карагыз, кеше чүкеч белән кадакка сукмакчы була һәм ялгыш бармагына эләгә. Шул мәлдә нинди телдә сүгенеп җибәрә, димәк, шул телдә фикерли!» Илдар абый көлеп җибәрде. «Бу — күптән ясалган ачыш инде», — диде ул. Аффект хәлендә тел кулланылышы белән бәйле ниндидер фәнни термин да китерде.
Илдар Маликович соңгы елларны күбрәк авылда яшәде. Гел кунакка чакыра иде. Яз җитсә, «Кәрәч (карась) чиертә бит, кайчан киләсең инде, балыкка барыр идек», - ди иде. Оешып җитеп булмады. Әдилә гел әйтә иде, үкенечкә кала, бар, дип. Үкенечкә калды шул.
Әмма шалтыратышкалый идек. Сөйләшү ахырында «Өйдә бер көеме, балалар исән-саумы, борчуларың юкмы?» — дип хәл белешми калмый иде. Соңгы көннәренә кадәр «Матбугат.ру» сайтында «Ана теле» сәхифәсен алып барды. Попса һәм хайп заманында аның язмалары чагыштырмача әзрәк карау җыя иде сайтта. Әмма ул фәлән кадәр кеше укыган бит дип шатлана иде. «Илдар абы-ы-ый, Сезнең язманы укыган мең кеше җырчыларның тормышлары турында укыган ун мең кешегә караганда кыйммәтрәк», — дия идем мин аңа. Соңгы язмасы 10 февральдә чыккан. «Дәвамы бар» дигән. Ә дәвамы юк…
«Күңеле белән һәрвакыт яшь иде ул»
Гөлүсә Шаһбан, шагыйрә:
Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганда, Илдар абый диплом эшемнең төп җитәкчесе иде. Үзенчәлекле шәхес булды. Аның дәресләрен көтеп ала идек. Ул төп басымны курс эшләренең, фәнни эшләрнең эчтәлегенә түгел, формасына, төзелешенә ясый иде.
Аның кулында һәрвакыт линейка булыр иде. Иң элек хезмәтнең язылу стилен, хәрефләр арасын, кырларын үлчәр иде. Шуннан соң эчтәлеге белән танышуны дәвам итәр иде. Кат-кат бүлдереп шаяртып алыр иде. Күңеле белән һәрвакыт яшь иде ул. Күпме сулар аккан…
Тел галиме, язучы, журналист, Илдар Малик улы Низамов белән хушлашу иртәгә, 28 февраль көнне, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында була.
Илдар абыйның урыны җәннәттә булсын…