Шурпа рецепты
Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан шурпа рецептын тәкъдим итәбез.
Шурпа өчен: 500 грамм ит, шулпа, 1 эре кишер, 1 эре суган, 1-2 татлы борыч, 5-6 уртача бәрәңге, төелгән кара борыч, тоз, яшеллек.
Итне уртача зурлыкта телемнәргә кисәргә, ике ягын да сыек майда кыздырып алырга, дөресрәге кызартып. Шулай иткәндә ит йомшак, сусыл була.
Аннары чуенга салырга, әзер шулпа өстәргә. Бераз пешергәч, саламлап кишер, борыч, вак итеп суган турап салып, томалап пешерергә. Соңыннан бәрәңге өстәп, пешереп бетерергә.
Ашар алдыннан яшел тәмләткечләр сибәргә.