«Шуннан башка урын калмады инде сезгә»: Эльвира Хамматова тракторга менеп баскан
Җырчы сәхнәне сагынып, зур тракторга менеп баскан.
Җырчы Эльвира Хамматова зур тракторга менеп баскан фотосын куйган.
«Сәхнәдә җырлап ияләнгәч, гел биеккә менәсе килә. Аптырагач, абый: «Менә монда басып җырла, дип менгерде», — дип язган җырчы Эльвира Хамматова.
«Мин дә айга менәр идем, булса арттан этүче, дип җырлыйсы гына калган инде»;
«Яхшы сәхнә бу»;
«Абау, кая менеп җиткән»;
«Эх, мин бу трактор өстендә фотосессия ясар идем»;
«Түбәсенә менәсе иде»;
«Молодец, тагын да биек үрләргә менәргә язсын!» - дип комментарий калдырган виртуаль дуслары.
«Егылып төшә күрмәгез», - дип кайгырткан бер инстачы.
«Шуннан башка урын калмады инде сезгә», - дип төрттереп алырга теләгән берәү. «Иң мөһиме - Сезнең үз урыныгыз булсын», - дип җавап язган җырчы.
«Матур түгел», - дип язмыйча булдыра алмаган берәү.