Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шундый исем куялармыни?» Казанда яшәүче ханым «Киллер» китабын тәнкыйтьли

Сөмбел ханым Казанда пешекче булып эшли. Марат Кәбировның «Киллер» китабын укып чыккач, ул инстаграмда фикерләрен җиткергән. Әсәрнең эчтәлеге турында сөйләгәндә ул күз яшьләрен тыя алмый, әмма шул ук вакытта китапның исемен уңышсыз дип тәнкыйтьли.

news_top_970_100
«Шундый исем куялармыни?» Казанда яшәүче ханым «Киллер» китабын тәнкыйтьли

«Марат Кәбировның „Киллер“ китабына карата фикеремне белдерергә булдым әле. Эчтәлеге бик әйбәт, әмма миңа китапның исеме ошамады. Татар китабына шундый исем кушалармыни!» — дип башлый сүзен инстаграм блогер Сөмбел ханым.

«Әсәр Зифа исемле кызның әти-әнисе белән качышлы уйнавын сурәтләүдән башлана. Зифа шкаф эченә качып, ачкыч тишегеннән карап утыра. Шул вакытта ишек шакыйлар. «Күршенең керәсе бар иде», - дип, әнисе ишекне ачып җибәрә. Өйгә киллер килеп керә һәм Зифаның әнисен, әтисен, абыйсын атып чыгып китә. Зифа үтерүченең йөзен күреп кала. Ул бу гамәлне уен дип уйлый. Шкафтан чыккач, шок хәлендә кала…

Зифаның гомере буе бу кешене эзләп табасы килә. Ул балалар йортына эләгә, буй җитә, табиб белгечлеге ала. Һәм операция өстәленә яткан бер авыру кешедә шушы йөзне танып ала. Зифа әти-әнисенең гомерен өзгән бу кешене операция өстәлендә исән калдырамы, әллә үтерәме?» — дип сөйли Сөмбел ханым әсәрнең кыскача эчтәлеген.

Бу чыннан да булган хәлдер, 90нчы елларда шундый куркыныч заман булды бит, дип фаразлый укучы. Безнең авылда да кайбер балаларның әтиләре китеп югалды, үтерүләр дә булды. Ул җинаятьләрне кемдер кушып эшләткән бит инде, — дип сөйли ул.

«Зифа соңыннан аңлый: әгәр дә ул әти-әнисенә атулары турында күршеләренә иртәрәк әйткән булса, аның әнисе исән калыр иде. Кыз гомере буе шушы уй белән үз-үзен ашый… Укыганда тамагыма төер утырды», — дип сурәтли Сөмбел ханым китаптан алган кичерешләрен. Бу китапны укырга кирәк, дип киңәш итә ул.

Сөмбел ханым китапның гыйбрәтле булуына игътибар итә. «Ир белән хатын сүзгә килсә, моны балалары күреп үсә һәм үзләрен гаепле дип саныйлар. Балалар алдында һәрбер сүзне үлчәп әйтергә кирәк, бала күңелендә яра калмасын. Әле искә төшереп утырам, олы кешенең балага әйткән авыр сүзе яра булып кала икән. Тормышта кешенең күп нәрсәләрдән куркуы да балачак хәтирәләренә бәйле.

Бу китапны укыганнан соң табибларның эше никадәр катлаулы булуын да аңларга була, ди Сөмбел ханым. Ул, пешекче буларак, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклаша. «Без дә ашарга пешергәндә күңелебезне биреп эшлибез, тәмле булсын дип тырышабыз. Чын күңелдән эшләгәндә, ризык тәмле була. Зифа да үз һөнәрендә шундый фидакяр була, җиренә җиткереп эшли. Әти-әнисен үтергән кешегә операция ясаганда да аның башында мең төрле уй бөтерелә. Китапның 38нче битендә Зифаның шундый сүзе бар: «Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк».

«Марат Кәбировка сокланам, ул бик яхшы китап язган. Китап күңелемә тулды. Һәр җөмләсе дөрес язылган. Исеме белән генә килешеп булмый. Мин, алдан белмәсәм, аны татар китабы дип тә аңламас идем», — дип аңлата Сөмбел ханым.


Марат Кәбировның «Киллер» китабы Татарстанда район газеталары редакцияләрендә сатыла. Казанда аны газета-журнал киоскларында һәм татар китаплары кибетләрендә алып була. Китапны заказ белән почта аша кайтарту мөмкинлеге дә бар.

Почта аша кайтартуга заказлар 8-917-393-09-62 телефоны аша яисә инстаграмда @kitaphane_ku аккаунтында кабул ителә.

Китап сәүдәсе белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр китапны күпләп алу шартлары турында 8-917-393-09-62 телефонына шалтыратып белә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100