Җиде бала анасы Әнисә Рәхимовадан шулпалы манты пешерү рецептын тәкъдим итәбез.
Бәрәңге шулпасы өчен: суган, кишер, помидор, тоз, борыч, тәмләткечләр, бәрәңге, кайнаган су.
Чуенда суган, кишер, помидорны үсемлек мае салып кыздырып алырга, аннары бәрәңге турап салырга һәм бәрәңге күмелер-күмелмәс итеп кайнаган су салырга.
Мантыны суган һәм фарштан гына ясарга.
Бәрәңге шулпасына мантыларны тезеп чыгарга (эш тәртибе фотоларда).
Манты пешерә торган махсус савыты булмаучылар өчен бик җайлы ысул.