Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шулкадәр зур тизлектә йөреп буламы соң?» - Күрше төбәктә авариядә яшь кызлар үлгән

«Мерседес» машинасының номеры 666 булганга, социаль челтәр кулланучылар аны «блатной», «иблиснеке» дип атыйлар.

news_top_970_100
«Шулкадәр зур тизлектә йөреп буламы соң?» - Күрше төбәктә авариядә яшь кызлар үлгән
https://vk.com/gibdd43

17 мартта иртә белән Киров шәһәрендә «Мерседес» машинасы автобуска бәрелә. Җәмәгать транспорты сул якка борылганда «Мерседес» машинасына юл бирми. Бу турыда өлкә буенча ЮХИДИга сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бәрелгәннән соң, җиңел машина юлдан очып чыга һәм түбәсенә каплана. Машинадагы 19 һәм 22 яшьлек кызлар урында ук һәлак була.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, авария 05.15 сәгатьтә була. Автобус маршрутка чыккан, салонда пассажирлар булмый. Автобус «Мерседес»ка юл бирми. Бәрелү шулкадәр көчле була, җиңел машинаны ишеге өзелеп чыга һәм автобус астына кысылып кала.

Ике йөртүче дә исән, алар исерек булмаган. «Мерседес» салонында биш кеше — йөртүче һәм дүрт пассажир була. Салондагы ике кыз үлә, тагын ике пассажир имгәнми, йөртүченең башы имгәнә.

«Мерседес» шундый зур тизлектә килмәгән булса, авария мондый фаҗигагә китермәс иде, дигән фикерләр бар.

Тикшерү эшләре бара.

Автобус белән бик тәҗрибәле йөртүче идарә иткән. Шаһитлар сүзләренчә, җиңел машина бик зур тизлектә килгән, дип сөйли автотранспорт предприятиесенең элеккеге җитәкчесе.

Киров халкы социаль челтәрләрдә комментарийлар яза. «Машина әйләнеп капланырлык итеп, шулкадәр зур тизлек белән йөреп буламы соң? Тәгәрмәче дә автобус астында калган бит», — диләр.

Машинаның номеры 666 булгач, аны «блатной», «иблиснеке» дип атыйлар.

«Иртәнге алтыда шуннан узып киттем. Машина янында бер егет „кызларны харап иттем“ дип акылдан язып йөри иде», — дип яза тагын бер кеше.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100