«Шул билгеле авыру аркасында…» — Алсу Әбелханова гаиләсендә зур югалту
Җырчының апасы вафат булган.
Алсу Әбелханованың гаиләсе зур югалту кичерә. Җырчының апасы апасы ковидтан вафат булган. Бу хакта Алсу инстаграм сторисларында сөйләгән.
«Бүген, изге җомга көнендә олы апабызны, Җәмилә апаны җирләдек. Шул билгеле авыру аркасында… Көтмәгәндә, кинәт кенә… Урыны оҗмахта булсын. Әле генә „Күрешербез-сөйләшербез“ дигән яңа җырымны чыгарган идем. Күрешеп булмас шул бүтән. Якыннарыбызның кадерен белик», — дип язган ул.
Алсу Әбелханованың тирән кайгысын уртаклашабыз.