Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Штирлиц турындагы кинода радистка Кэтны уйнаган актриса вафат

Екатерина Градова һәм Андрей Мироновның кызы Мария дә актерлык юлын сайлаган.

news_top_970_100
Штирлиц турындагы кинода радистка Кэтны уйнаган актриса вафат

Актриса Екатерина Градова 74 яшендә вафат булган. Ул Штирлиц турындагы сериалда уйнап танылган иде. Бу турыда НТВ каналы Кинематографистлар берлегенә сылтама белән хәбәр итте.

Екатерина Градованың үлеменең сәбәбе хәбәр ителми.

Ул 1973 елда «Семнадцать мгновений весны» фильмында радистка Кэт ролен башкарган. Үз гомерендә сигез телеспектальдә, шул исәптән «Место встречи изменить нельзя» фильмында да төшкән.

Екатерина Градова Андрей Мироновның хатыны да булган, аларның кызы Мария туган, ул да актриса ролен сайлаган.

1991 елда Градова икенче тапкыр кияүгә чыга. Аның ире физик Игорь Тимофеев була. Алар чиркәүдә никахлашкач, балалар йортыннан малай алалар.

Актриса Мария Миронова да әнисенең үлүе турында инстаграмда язган.

«Минем әнием бүген вакытсыз вафат булды. Йөрәгем ярыла…», — дип язган Мария. Ул журналистлардан борчымый торырга үтенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100