Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шри-Ланкага сәяхәт: чәй иле, цунами калдырган эзләр, буддистлар һәм серфинг

Шри-Ланкада бер ай яшәп кайтуым турында түкми-чәчми язам.

news_top_970_100
Шри-Ланкага сәяхәт: чәй иле, цунами калдырган эзләр, буддистлар һәм серфинг

Ноябрьдә Шри-Ланка кабат чикләрен ачып җибәрде. Беренчеләрдән булып Шри-Ланкага килүчеләр арасында булмасак та, безне бик җылы кабул иттеләр. Airbnb сайты аша броньлап, Додандува (Хиккадува территориясе) авылында урнашкан йортка урнаштык. Бишәү идек без: 3 егет, 2 кыз. Кояш, океан, рәхәтлек һәм яшеллек кочагында яшәргә алда әле бер ай вакыт бар иде.

Җирле халык арасында яшәдек. Безнең өй хуҗалары да күрше йортта гына торалар иде. Инглиз телен чамалы гына беләләр, өлкән буын аңламый, ә яшьләр белән әзме-күпме аралашырга мөмкин иде. Яшьләр — абыйлы-сеңелле Нилакша һәм Душани белән аралаша идек.

Урамга чыккан саен җирле халык елмаеп, кул селтәп исәнләшә. Әллә чыннан да шундый ачык күңелле кешеләр инде, әллә илләре озак вакыт колония булганлыктан ак тәнле кешеләрне күргәч, ирексездән генә елмаялар микән, дип уйланып куя идем. Ләкин тора-бара күзләрендә чагыла торган ихласлык аларның безне шулай сәламләүләре чын күңелдән булганын исбатлады. Әмма кешеләрнең дә төрлесе була. Шулай беркөнне тук-тукчы (алар турында алга таба да әйтеп китәчәкмен) безгә болай диде: «Монда яшәүчеләрнең 75%ы — яхшы, 25%ы — начар кешеләр».

Кыштан кинәт кенә җәйгә килеп эләгү беренче көнне бик авыр бирелде. Тыным кысыла иде, суларга авыр, һава җитми, күкрәкне нидер кысып алган кебек. Әмма Шри-Ланкада хөкем сөргән тропик климатка, эсселек һәм дымлылыкка тиз ияләшәсең (рәхәткә чыдамый булмый), кичкә таба һәм икенче көнне инде тәртипкә килдем.

Әйтеп үтәргә кирәк, әлеге дәүләт территориясе белән Татарстаннан әз генә кечерәк. Шри-Ланканың мәйданы — 65 610 кв. км. Татарстанныкы — 68 000 кв. км. Шуңа да мин әлеге утрауны Татарстанның туганы кебек хис иттем. Мин Шри-Ланкага килер алдыннан транзит белән Дубайда да төн кунып алдым. Дубай — шыр таш-металл, биек төссез биналар җыелмасы шәһәре, җансыз булып тоелды миңа, ә Шри-Ланканың җаны, йөрәге бар иде кебек. Әле шуңа да Татарстанны хәтерләтә иде.

Әмма безнең территория зуррак булуга карамастан, җирле халык Татарстанны гомумән белми. Башта «Сез кайдан килдегез?» дигән сорауга «Россиядән» дип җавап кайтара идек, аннары «Татарстаннан» дия башладык. Казахстан, Дагыстан, Үзбәкстан белән бутыйлар. Юк, дибез. Татарстан һәм татарлар турында сөйлибез. Кызыксынып тыңлыйлар. Интернеттан эзләп карыйлар.

Биредә уртача хезмәт хакы — 17 000-25 000 рупий (6290-9250 сум). Бәхетле тормыш өчен 70 000 рупий кирәк, диләр. Уртача йортны 6 миллион рупийга алырга мөмкин (2 млн 200 мең сум).

Шри-Ланкага эләгүнең таләпләре

1. Виза. Бу эшне онлайн эшләп кую хәерлерәк тә, арзанрак та. Сайт аша визага заявка калдырырга кирәк (сайтны браузердан рус теленә тәрҗемә иттермәгез, заявка кабул булмаска мөмкин). Бераздан «Гаризагыз кабул ителде, рәхим итегез», дигән хат килә. Визаның үзен аэропортта куялар.

2. Вакцинация. Вакцинаны тулысынча ясатканнан соң 2 атна вакыт узарга тиеш. Вакцина булмаганнар карантинда утыра, вакцинадан соң 2 атнасы узмаганнар да шул карантинга юлыга.

3. Очып китәр алдыннан ПЦР-тест ясатырга кирәк.

4. Сәламәтлек турында онлайн-декларация тутыру.

5. Россия страховкасы (бусы мәҗбүри түгел, ләкин берәр хәл була калса, ясаткан булуы хәерлерәк). 2022 елның 1 гыйнварыннан ковид йоктырган очракта чыгымнарны каплый торган, Шри-Ланканың җирле страховкасын да ясату мәҗбүри булды.

Без сезонның иң кызу чагында очарга булдык, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан очышларга билетлар кыйммәтләнә, шуңа безнең 1 кешелек билет бәясе (Шри-Ланкага бару һәм кайту) 60 мең сум күләмендә чыкты. Дубай аша очтык. Казаннан Дубайга — 5 сәгать. Дубайдан Шри-Ланкага — шулай ук 5 сәгать. 

«Син ялгыз түгел, без синең белән…»

Без бишәү булганга, бик күңелле иде. Ләкин әле бездән кала да йортыбызда яшәүчеләр бар иде, законсыз яшәүчеләр. Территориябезне төрле зурлыктагы кәлтәләр, кырмыскалар, черкиләр белән бүлешә идек. Кухняда тыныч кына савыт-сабаларыңны юып торганда, баш өстеннән стенада кәлтә чыбып китә, артыннан — икенчесе. Кешегә якын килмиләр, черкиләрне ашыйлар, шулай дуслашып та киттек, душта да синең белән бергә юыналар.

Ә урамда тагын да кызыграк: берсеннән-берсе матур кошлар оча, борындыклар йөгереп йөри.

Мин биредә читтән торып эшли идем, урамга да ноутбугым белән чыгып утыра идем, янымнан борындыклар йөгерешеп йөриләр. Бишебездән мин генә эшләп ял итәргә дип килгән идем, калганнарның вакыты бушрак. Кызыгып та куя идем аларга. Шул мизгелләремне борындыклар ямьләндерә иде: «Син ялгыз түгел, без синең белән. Без дә эшлибез, ризык эзлибез», — дияләр иде кебек.

Филләр, гепардлар, крокодиллар да бар утрауда. Махсус питомникларда, паркларда яшиләр. Кечкенә, ялгыз калган филләрне Удавалаве питомнигында карыйлар.

Утрау буйлап хәрәкәт итеп, парк кырыйларыннан узганда ризык эзләп юл кырыена чыккан кыргый филләрне очратырга мөмкин. Парклар ток үткәрелгән чыбыклар белән уратып алынган. Фил янына якын килергә ярамый, чыбык аша җиләк-җимеш кенә ыргытырга мөмкин.

Иң кызыгы — океанда зур ташбакалар белән бергә йөзәргә мөмкин. Шундый урыннарның берсе — Ташбакалар комлыгы (Хиккадува). Гадәттә, иртән һәм төшке ашка кадәр әлеге комлыкның яр буена күз алдына китерә алмаслык зур ташбакалар йөзеп килә. Шушы территориядә эшләүче ланкий-волонтерлар туристларга суүсемнәр тарата. Алар белән ташбакаларны ашатасың. Мин дә бу эштә катнашып карарга булдым. Әллә ташбака бик тиз чәйни башлагангамы, әллә минем бармакларым аның авызына якын булгангамы, минем чәнти бармагым шушы җанварның авызына кереп китте. Ике таш плитә арасына кысылган кебек булды ул, тартып чыгардым. Канга кадәр тешләгән икән… Алга таба да 1-2 тапкыр барып кайттым, ашаттым, ләкин саграк эш иттем инде.

Әлеге хайваннардан тыш, Шри-Ланка шәһәрләре урамнарында кыргый маймылларны да очратырга мөмкин. Алар бик төрле, төрлечә кычкыралар. Кайберләре кеше күзенә чалынмый, кайберләре кеше пакетыннан ризык урлап качарга омтыла. Борындыклар сыман электр чыбыкларыннан хәрәкәтләнәләр. Әмма борындыклар җиңел, авырлыклары сизелми, ә маймыллар астындагы чыбыклар сыгылып төшәр хәлгә җитә.

 Ризыклары ашап туя алмаслык, әмма өй токмачы тәмлерәк

Утрауга килгәнче ризыклары турында күп укыдым. Күбесе ризыкларын тәмсез, ияләшеп булмый, үзебезнекеләр сагындыра, диләр. Ә мин нәрсә ашасам да, соңгы тапкыр ризык капкан кебек ашый идем: бик тәмле, мин яратканча ачы, тәмләткечләре дә бик туры китереп кулланылган, диңгез ризыкларын мулдан пешерәләр. Бәяләргә килгәндә, Казан белән чагыштырганда әз генә арзанрак кебек, чагыштыру өчен менюны беркетеп куям. Бер рупий — 0,37 сум (бу официаль курс буенча).

Ләкин агулануларсыз да булмый калмады. Сөттән ясалган коктейль мине ике көнгә аяктан екты. Бәхеткә, кирәкле даруларны үзем белән алган идем, шуларны эчтем.

Без әле өйдә үзебез дә пешердек. Агуланып ятуның икенче көнендә безнең утрауда булуның икенче атнасы тәмамланып килә иде. Без моны токмачлы аш белән бәйрәм итәргә булдык. Мин Казаннан өйдә җәелгән токмач алып килгән идем (аэропортта багажымда казынганнар ахры, матур итеп савытка салган токмачымны әйләндереп каплаганнар, ярый әле пакетыннан чәчелмәгән). Кибеттән тавык, кишер, суганнар алдык. Тавыклары шулкадәр кечкенә, бер тавык белән хәтта ике кешене дә тукландырып булмас иде кебек. Тайпылдым темадан. Шулай итеп кирәген алдык та, тәмле итеп, үзебезчә — татарча иттереп аш пешердек. Шулкадәр тәмле булды...

Утраудагы кафеларда да тәмле ашаталар, ләкин өйдә җәйгән токмачтан пешерелгән ашка җитми инде.

Иртәнге ашларга килгәндә, безгә аларны, гадәттә, йорт хуҗалары әзерләде (1 кешелек иртәнге аш бәясе — 3 доллар). Җиләк-җимешләр иртәнге ашның зур бер өлешен алып тора иде.

Җиләк-җимешләр исә арзан, аларны базардан алу кулайрак, чөнки супермаркетта кыйбатрак. Әмма яшелчәләрнең бәясе безнекеннән кыйммәтрәк. Базардагы бәяләр:

— Манго — 300-500 рупий/кг (110-180 сум);

— Папайя — 140 рупий/кг (50 сум);

— Ананас — 200 рупий/кг (70 сум);

— Маракуйя — 300-400 рупий/кг (110-140 сум);

— Мини-бананнар — 100 рупий/кг (35 сум);

— Бәрәңге — 270 рупий/кг (100 сум);

— Кишер — 580 рупий/кг (215 сум);

— Суган — 280 рупий/кг (100 сум).

Башка ашамлыкларның кибеттәге уртача бәясе:

— Шикәр — 120 рупий/кг (45 сум);

— Сөт — 300 рупий/л (110 сум);

— Йогырт — 60 рупий (20 сум);

— Эскимо — 50 рупий (18 сум);

— Кола, фанта, спрайт — 150 рупий/л (55 сум);

— Тостлар ясый торган ипи — 250 рупий (90 сум);

— Тавык — 670 рупий/кг (250 сум);

— Макарон — 220 рупий (80 сум);

— Дөге — 130 рупий/кг (50 сум);

— Көнбагыш мае — 490 рупий/0,5л (180 сум);

— Кокос мае (ашарга пешерергә) — 410 рупий/0,5л (150 сум).

Ашагач, тешне ялтыратып чистартырга кирәк

Шри-Ланкада ир-атлар «паан» (Һиндстанда шулай атала, утрауда — «буллат виде» дип атала бугай, һәрхәлдә, миңа шулай диделәр) дигән тәмәке чәйни. Ул нәрсә соң? Эче кызылга буялган бетель яфрагына арек чикләвеген төрәләр дә киптерәләр. Шуларны йомарлап кабасың, аннары чәйнисең дә төкерәсен, чәйнисең дә төкерәсең. Ашказаны өчен файдалы, тешләрне агарта, диләр.

Күп кенә җирдә асфальт кызыл тапларга буялган. Бу биредә паан чәйнәүчеләр булып киткәнлекнең билгесе.

Бәясе — 50-100 рупий (18-37 сум). 3 порция тия бу акчага. Базарларда саталар.

 Шри-Ланкада читтән торып эшләп буламы?

Мин монда читтән торып эшләргә дә тиеш идем, монысы бик авыр бирелде. Казан белән Шри-Ланканың вакыт аермасы — 2,5 сәгать. Бусы — беренчедән. Икенчедән, ял итәргә килгән баш миен эшкә җигү, яңалыклар агымына кушылып китү бик авыр бирелде: мин монда, җылы илдә, ә яңалыклар Казанда, Татарстанда. Монда булган хәлләр, вакыйгалар, пресс-конференцияләр, концертлар бик ерак булып тоела иде. Өченчедән, Шри-Ланканың кинәт кенә ут бетеп кую гадәте бар. Тик торганда игълансыз тота да ут бетә. Вайфай аша эшләүче кеше өчен бу - газап. Телефон интернеты әзме-күпме коткара иде. Тик ул да әкрен. Airtel дигән сим-картага тоташтым аэропорттан чыккан җирдә үк. Dialog сим-картасы яхшы диләр, җирле халыкның күбесе шуның белән йөри.

Монда, белгәнемчә, шулай читтән торып кына эшләргә мөмкин. Рәсми рәвештә утрауда дәүләт гражданнары гына эшли ала. Ә гражданлыкны монда туучыларга гына бирәләр (баланың әтисе яисә әнисе Шри-Ланка гражданы булган очракта гына).

 Кая барып, нәрсә күреп кайтырга?

Әйткәнемчә, мин читтән торып эшли идем, берничә көнгә өйдән еракка китү минем өчен мөмкин тугел иде. Әмма шуңа да карамастан, мин Раваана шарлавыгы, 9 аркалы күпер, Маленький Пик Адама, чәй плантацияләре (Шри-Ланка бит элек Цейлон утравы дип аталган), элегрәк әйтеп үтелгән Удавалаве питомнигын, Мирисса, Унаватуна комлыкларын, Джангл Бичларны карап кайттым.

Шри-Ланка утравында 8 ЮНЕСКО объекты урнашкан. Шуларның һәрберсен дә карап кайтыр идем. Большой Пик Адамага менеп, кояш чыкканын карар идем (өскә менә торган 5 мең баскыч).

Дөресен генә әйткәндә, күп кенә җирләргә автобуслар йөри. Google карта аша маршрутларны карап, әз-мәз инглизчә сөйләшә генә белергә кирәк. Өстәвенә, Telegram’да Шри-Ланкага сәяхәт кылырга теләүчеләр өчен күп кенә файдалы төркемнәр бар. Барлык сорауларга җавапларны шуннан эзли, тапмаганын сорый идем, ярдәм итүчеләр дә күп булды.

Үз җаең белән Форт Галлега барып кайтырга мөмкин. Биредә без мәчеткә юлыктык. Матур…

Ланкийларның (җирле халык) күбесе будда динендә (76,7%), шулай ук мөселманнар (8,5), индуслар (7,8%) һәм христиан-католиклар (6,1%) да бар. Мәчетне күрү безнең өчен шатлыклы мизгел иде.

Шулай ук мин буддистлар храмнарын да карап кайттым. Территориясендә сыерлар йөри, аяк киемен салып керәсең, хәтта урамнан барырга туры килсә дә. Хатын-кызлар махсус ташка карап теләкләрен тели һәм шул ташка кокос ыргыта. Ватылса, теләгең чынга аша дигән сүз.

Яшәү урынына килгәндә, Хиккадува серферлар (үзем дә серфингны өйрәнеп карадым, авыр икән), яшьләр өчен күбрәк туры килә, минемчә. Биредә клублар, кафелар күп. Унаватуна һәм Мириссада бераз тынычрак кебек. Дулкыннар да юк. Хиккадувада коенуы авыррак, дулкыннар әйләндереп каплый үзеңне. Бу - утрауның океанга чыга торган шәһәрчекләре. Утрауның эчендә - Эллада яшәп карарга була. Әммә кыйбатракка чыгарга мөмкин.

Монда кайда торсаң да, шаккатасың. Машиналар сул як буенча хәрәкәт итә, җирле халык крикет уйный (Британиядән калган бүләк). Бу үзе үк синең башка дөньяда икәнеңә ишарәли.

Безнең йорт янында урнашкан балалар бакчасы сабыйлар өчен булдырылган «төрмәне» хәтерләтә иде. Тәрәзәләрдә рәшәткәләр, биек койма. Бу территориядә балалар ял иткәнен мин бер тапкыр гына күреп өлгердем. Ә иң кызыгы — мәктәпләрне кулына мылтык тоткан ир-атлар саклый. Мәктәптән кайтучы егет-кызлар актан киенгән, кызларның итәкләре-күлмәкләре дә ап-ак (бу эссе булгангадыр инде).

Өлкәнрәк хатын-кызлар ябык киемдә, күбесе карадан йөри. Яшьрәкләре тәнгә сыланып торган джинсадан. Зонтиклар тотып йөриләр, тәннәрен кояштан шулай саклыйлар. Ә туристлар — ялангыч.  

Тагын бер әйтеп үтәргә теләгән әйберем — тук-тук. Җирле транспорт чарасы. Ул түбәле, 2-3 урынлык мотороллердан гыйбарәт. Кая гына барырга теләсәң дә, урамның һәр чатында сине тук-тукчы көтә. Бу транспорт бик күңелле: һәр йөртүче аны үзенчә бизи, үз музыкасын кабыза, үзе юлга карый, үзе синең белән борыла-борыла сөйләшә. Ләкин бик куркыныч хәрәкәт итәләр, каршы полосага чыгып та җилдерәләр.

 Төркия песиләре, Шри-Ланка этләре һәм кыргый автобуслар

Этләр… Этләр бик күп монда, кыргыйлары да, хуҗалы этләр дә урам буйлап чабып йөри. Әллә курыкканымны сизеп, кайвакыт миңа ташланалар иде. Уйныйлар, әлбәттә, зыян китермиләр, ләкин ни кадәр курыкканымны белсәгез… Этләрне яратам, ләкин урамда барыбер тынычлап йөрисе килә бит инде.

Шри-Ланкада этләрдән дә куркынычрак тагын бер әйбер бар. Бу — автобуслар һәм аларны йөртүчеләр. Анда керүгә ук тотынып, яисә утырып өлгерергә кирәк. Тотынып басып баруың да бернинди гарантия бирми, як-ягыңа егылуың бар. Йөртүче гел каядыр ашыга, каршы як полосага чыга, куа, аннары кинән кенә туктый. Басып торган җиреңнән тотасың да очасың. Утырып барсаң да, алгы утыргычка беркетелгән тоткычка ябышуың яхшы. Автобус ишекләре, гадәттә, беркайчан да ябылмый (арткы ишеге дә, алгысы да): кергәндә сикереп менәсең, төшкәндә — сикереп төшәсең, автобус туктап торырга яратмый.

Русча өйрәнәләр, зәркәнчелек белән шөгыльләнәләр

Шри-Ланкага килүче туристларның саллы өлешен Россия туристлары тәшкил итә. Бу факт ланкийларның үзләрен дә урап узмаган. Бер тук-тукчы безгә Хиккадувада рус телен өйрәнүен сөйләде. Атнасына бер тапкыр йөрим, 2 сәгать өйрәнәбез, ди. Бер дәрес бәясе — 300 рупий (110 сум). Моңа өстәп, безнең экскурсовод үзе дә рус телендә сөйләшә торган булып чыкты. Исеме — Прасад. Рус телен үзлектән өйрәндем, ди. Үзенә 23 яшь, өйләнгән, баласы бар.

Гидлар күп утрауда, кая гына барсаң да, һәр адым саен экскурсия турында белешмә табып була.

Шулай ук Шри-Ланкада зәркәнчелек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Кибетләре дә күп. Үземә берәр алка яисә йөзек алырмын дигән идем, берсе дә күңелемә хуш килмәде.

Цунами калдырган эзләр

Утрауда күбесе цунами турында сөйли. 2004 елның 26 декабрендә булган 9,1 баллык җир тетрәве, шуның нәтиҗәсендә барлыкка килгән цунами турында сүз бара. Ул вакытта Шри-Ланкада 35 меңләп кеше үлә, 23 мең кеше яралана, миллионлап кеше зыян күрә.

Галле Фортында йөри торгач, бер автобус йөртүче очрады. Кайдан икәнемне сорады, Татарстаннан, дим. Бу мине Дагыстан дип ишеткән. «Дагыстан безгә цунамидан соң нык ярдәм итте», — ди. «Мин кызымны югалттым, ә хатыным аяксыз калды», — дип сөйләде. Цунамида күп кенә ланкийның тормышы өзелгән. Тук-тукчыларның берсе безгә хәтта протез аягына сугып күрсәтте. «Цунами мине аяксыз калдырды», - диде ул.

Узган вакыйгаларны сурәтләүче күп кенә музейлар бар утрауда. «Цунами музее» да берничә. Биредә цунамидан соң төшерелгән фотолар урын алган. Мин шуларның берсенә барып та кайттым. Фотолары тетрәндергеч. Чыгу юлына таба карый башлагач, музейда эшләүче ханым миңа пәрдә артында калган фотоларны күрсәтергә теләде. Элегрәк күргән фотолар күпкә яхшырак булган икән. Йөзләрендә коточкыч курку сеңеп калган, куллары як-ягына җәелгән бу үле гәүдәләр фотолары миңа нык тәэсир итте. Уйларым чуалды, мин мондый җирләргә бүтән йөрмәскә, дип сүз бирдем.

Сәяхәтебез ахырына якынлашып барганда, тук-тук йөртүчеләрнең берсе бездән кирәгеннән артыгын сорый башлады. «Сез Россиядә сәгатенә 10 доллар эшлисез, миңа күбрәк түләсәгез дә була», — ди. «Россия туристлары бик саран, мин аларны махсус рәвештә кирәк адреска кадәр алып бармыйм, ераграк китәм, яисә барып җитмичә калдырам. Сезне җенем сөйми», — диде ул. Шул алда әйтеп үтелгән усал ланкийларның 25%ына керә торган ир-ат булгандыр инде бу.

Әйтелми калган бәяләр

  • 2 атнага йортны (5-6 кешелек) арендага алу — 40 мең сум тирәсе;
  • тук-тукта 2-3 км араны узу — 200-250 рупий (75-93 сум);
  • комлыкта ятарга җәймә — 700-800 рупий (259-296 сум);
  • урамда йөрергә җиңел ыштан — 700-800 рупий (259-296 сум).
  • автобуста йөрү бәясе — 50 рупий (18 сум), ераграк араларга бару — 100-200 (37-74 сум) рупий булырга мөмкин.

Киңәшләр рубрикасы

  • Җирле валюта — рупий (Индия рупиясе белән бутамаска, ул гомумән башка валюта). Шри-Ланкада акчаны махсус «обменник”ларда яисә зәркән кибетләрендә алыштырырга була (алдан курсларны чагыштырып);
  • билдә йөртә торган сумка минем өчен ачыш булды, бик уңайлы, үзе кечкенә, үзе сыйдырышлы. Акча-документларны шул сумкага салып йөртә идем;
  • күп кенә җиргә автобуста барып була (Гугл карта, инглиз теле белемнәреңне кулланып), тук-тук йөртүчеләр белән сатулашырга мөмкин;
  • киемнең артыгы кирәк түгел, матур-матур күлмәкләр, костюмнарның анда кирәге чыкмый (мин бер зур чемодан кием җыеп килгән идем, шуның яртысын гына кидем);
  • ризыклар бик ачы, ресторанда заказ биргәндә артык ачы булмасын дип алдан әйтеп кую хәерлерәк;
  • кояштан саклый торган кремнарны Россиядән алып килергә кирәк, җирле кремнарның артык файдасы тими, ә УФ-нурлар күләгәдә дә зарар китерә, тирене сакларга, артык кызынмаска киңәш итәр идем;
  • дару-мазарны җирле даруханәләрдән дә алырга мөмкин, ләкин ни кирәген белеп барырга кирәк. Препаратларның төп матдәсен белү зарур, чөнки даруларның исемнәре аерыла. Мин бер пакет даруны Казаннан алып бардым;
  • черкиләрдән сакланырга кирәк, алар күп төрле авырулар йоктырырга мөмкин.
  • ланкийлар бик әкрен халык, кафеда заказларны берәр сәгать көтәргә туры килә. Тормышның тәмен белеп яши халык.

P. S. Язып калырга онытканнардан: ланкийларның бер кызык кына үзенчәлекләре бар — алар сөйләшкәндә башларын чайкыйлар (мондый гадәт Һиндстанда да бар дип беләм). Аларның бу баш белән ясаган хәрәкәтләре нәрсә аңлатканы төгәл билгесез, ләкин сизгәнемчә, бу бирелеп сөйләү, кешене аңлау, синең әйткәннәрең белән килешү, симпатия билгесе. Һиндстан, Шри-Ланка яисә Мальдив утрауларына барырга теләүчеләр булса, игътибар итәрсез әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100