news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шпрот консервасыннан калган майны ничек кулланып була?

Балыкларын ашап бетергәч, маен ташларга ашыкмагыз.

news_top
Шпрот консервасыннан калган майны ничек кулланып була?
https://pixabay.com

Шпрот консервасындагы балыкларны ашап бетергәч, аның маен аерым кулланып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бу майдан майонезлы соус ясап була. 1 йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы горчица, ярты лимон, бер чеметем тоз һәм шикәр комы, 70-80 мл көнбагыш мае һәм шпрот банкасындагы майны алыгыз.

Йомырка, горчица, тоз, шикәр комын бергә кушып, блендер белән болгатыгыз. Аннары акрын гына шпрот маен, аннары көнбагыш маен, лимон согы кушып барыгыз. Бик сыек буласы булса, көнбагыш маен азрак алырга була.

Бу соусны яшелчәләр белән дә, ипигә ягып та, балык ризыклары белән дә ашап була.

Шпрот мае маринадланган суган белән бик килешә. Суганны боҗралап турагыз, май кушыгыз, полиэтилен пакет белән каплап, төнгә суыткычка куегыз.

Балык консервасындагы май ризыкларның тәмен дә көчәйтә. Аны ухага, кыздырган балыкка, балык пирогына салырга була.

Гади селдь балыгын да шпрот маена манып ашарга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар