Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул мине ташлады һәм яшь кызга китте...” Ләйлә Дәүләтова - ире, баласы һәм күңеле турында

Тамашачыларга аның ничек, кем белән яшәве һәрвакыт кызык булды. Әмма шагыйрә, “Адәм белән Һава” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова үзенең шәхси тормышы турында сөйләми иде. "Интертат"ка эксклюзив интервьюда ул төп серен чиште.

news_top_970_100
"Ул мине ташлады һәм яшь кызга китте...” Ләйлә Дәүләтова - ире, баласы һәм күңеле турында
- Ләйлә, сезне укылмаган китап белән тиңләр идем. Сез шулкадәр серле, тормышыгыз хакында бер дә ачылып сөйләгәнегез юк. Бу нәрсә белән бәйле? 

- Шәхси тормышта һәрбер адымны күрсәтеп баруны аңлап бетермим. Менә мин шуны ашадым, шуны кидем һәм монда бардым дип сөйләнеп йөрү минем өчен көлке тоела. Социаль челтәрләрдә дә еш утырмыйм, “Инстаграм” миңа бары тик эш өчен кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, нәрсәгә дә булса реклама ясау һәм үземнең иҗатым хакында тамашачыга мәгълүмат җиткерү өчен. Кешеләрне шәхси тормышым кызыксындыра, мин моны яхшы аңлыйм. Әмма бөтен тормышыңны кеше күз алдына чыгару дөрес әйбер түгел һәм ул чын да түгел. Кеше бит социаль челтәрләргә дә үзенең нык матур чагын куя. Кемнең генә шәхси битен ачып карама, алар шулкадәр яратышып һәм әйбәт кенә яшиләр төсле. Һәрвакыт матур гына яшәп булмый шул. Мин чын әйберне күрсәтү яки бөтенләй күрсәтмәү яклы. Үзем икенче исемлеккә керәм, иң яхшысы - шәхси тормышыңны башкаларга күрсәтмәү. Алдап, матурлап сөйләргә яратмыйм.



- Кешеләргә күңелегезне тиз ачып саласызмы?

- Юк. Үз тормышыма башкаларны якын җибәрмим, ачылып сөйләшә алмыйм. Аралашып яшәгән кешеләрем бар, әмма алар күп түгел. Минем белән чын күңелдән аралашып яшәгән кешеләр аз, дустым да берәү генә. Аллаһыга мең Шөкер, әнием һәм бертуган абыйларым бар. Билгеле, мин һәр кеше белән елмаеп исәнләшәм. Тик мин бөтен кеше белән дә җәелеп, рәхәтләнеп утырып сөйләшә алмыйм. Кайвакыт урамда да минем белән озаклап сөйләшеп торырга телиләр. Күпләр мине экрандагы әйбәт, матур һәм гел аралашырга теләүче кеше дип уйлый. Мин андый түгел. Гомумән, мине башка кешеләрнең тормышы кызыксындырмый. “Адәм белән һава” тапшыруында мин кешеләр тормышы белән кызыксынам, аларга сораулар бирәм. Ул бары тик минем эшем генә. Чын тормышта кешеләрнең ничек яшәве миңа кирәк түгел.

“Мәхәббәт турында язып, исәрләнеп утыра торган яшьтән уздым”

- Сез бик авыр холыклы һәм туры сүзле кешегә охшагансыз. Бу шулаймы?

- Дөрес. Минем шигырьләрем төрле-төрле, шуңа күрә минем холкым да төрле һәм бик үзгәрүчән. Дүрт абый арасында үскәнгәме, миндә ирләр холкы. Җебеп, зарланып торырга яратмыйм. Әмма шуңа да карамастан рәхәтләнеп елап та алырга мөмкинмен. Сабый балалар кебек әнинең алдына менеп, аның кочагына кереп озаклап елап утыра алам. Ул да мине башымнан сөеп утыра. Бар дөньямны онытып кызым белән уйныйм, аның белән икенче бер сабыйга әйләнәм. Балам миңа үзенең дустына караган кебек карый. Мин төрле кеше, ләкин бу рольләрнең мин берсен дә уйнамыйм. Ачулана, кычкыра да алам. Күпчелек очракта мин ыныч кеше. Минем күңелемдә, эчемдә тынычлык хөкем сөрә. Һәрбер әйбернең матур ягын гына эзлим. Мәсәлән, “Адәм белән һава” тапшыруын алыйк. Анда да геройларымның матур якларын күрсәтергә тырышам. Тормышның да гаделсез һәм җитешсез яклары күп, әмма мин аларга игътибар итәргә теләмим. Матур итеп яшәп калырга кирәк. 

Кешеләр минем иҗатымнан нәрсә дә булса алырга тиеш, шигырь язганда һәм тапшыру эшләгәндә шуңа өстенлек бирәм. Я үрнәк, я гыйбрәт алсын ул. 


Хәзер мин мәхәббәт турында язып, исәрләнеп утыра торган яшьтән узган. Күңелем картая, шуңа күрә фикерләрем дә картая торгандыр. Реаль тормыш, кешеләрнең мөнәсәбәте хакында язам.



- Кешеләрдә нинди сыйфатлар ошый?

- Пзитив кешеләрне яратам. Әмма кайдадыр күңел ача, дискотекаларга йөри торган кеше түгел мин. Хәзер генә түгел, элек тә шундый идем. Хәзер мин бала-чага түгел, тоемлау көче яхшы эшли. Кемнең кем булуын, нинди максат белән аралашуын аера алам.

“Аллаһы Тәгаләгә елыйм, аның белән сөйләшәм”

- Серләрегезне ышанып сөйләрлек дусларыгыз бармы?

- Авыр вакытларымны кемгәдер сөйләп, күз яше түгеп утыра торган кеше түгел мин. Тормышым тыгыз, эшләрем шулкадәр күп. Утырып, тынычлап ашарга да вакытым юк. Шуңа күрә күңелсезлеккә бирелеп утыру миңа кагылмый. Хәзер кечкенә кызым бар, өйгә кайтуга мин тулаем аныкы гына. 

Биш минут булса да елап алган чакларым була. Мин дә шул ук кеше бит инде: шул ук тормыш белән яшим, шул ук проблемалар. 


Тормыш мәшәкатьләре сезнекеннән мең тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Туктаусыз елмаеп тору синең проблемаларын юк дигән сүз түгел. Бары тик син үзеңнен көчле булуыңны гына күрсәтәсең. Төрле чаклар була, елап утырып кына алар хәл ителми бит. Һәркемнең үз проблемасы, күз яше түгеп башкаларны борчырга кирәкми.

Дустыңнын кем икәнен беләсең килә икән, берәр начарлык эшләп кара. Аңа каршы килеп кара һәм сиңа карата нинди мөнәсәбәттә булуын белерсең. Тормыш барысын да күрсәтә, үз урынына куя. Яхшы кешеләр минем тормыш юлымда очрап тора һәм булганнары егерме ел буена минем белән бергә атлый. Алар чын, сыналган кешеләр. 

Аннан соң мин Аллаһы Тәгаләгә елыйм, аның белән сөйләшәм. Төнге өч-дүрттә уянып дога укый алам.



- Сез “Адәм белән һава” тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Күп гаиләләр белән тапшырулар эшлисез. Идеаль гаилә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Сәдәфнең (төймә) беренчесе дөрес электерелгән булса, калганнары дөрес бара. Бу нәрсә дигән сүз? Минем уйлавымча, кеше бер-берсен дөрес тапкан очракта гына идеаль гаилә була ала. Ул бит чибәр егет-кызны эләктереп алу түгел, сезнең холык һәм дөньяга карашыгыз бертөрле булырга тиеш. Тора-бара син сайлаган кеше сиңа бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Китә бер-береңне аңламау, аерылышулар... Кеше үз күңеленә якын кешене эзләргә тиеш. Матур гаиләләр бар, бик сокланып карап кайткан парлар бар.

Хәзерге вакытта җәмгыятьтә ир-ат белән хатын-кызның роле берләшеп бетте. Күпчелек хатын-кызлар гаиләне алып бару өчен акча да эшли, дөнья көтә. Коръәндә “Матди якны күбрәк ир-ат кайгыртырга тиеш, ә гаиләнең җылысын саклау хатын-кыз эше”, - дип язылган. 

Миңа 1-2 курсларда белем алганда тулай торакта яшәргә туры килде. Күрше бүлмәдә ирле-хатынлы бер гаилә һәм аларның кечкенә балалары торды. Алар талашып-сугышканда теге бала минем яныма керә, кача торган иде. Үзе дерелдәп тора, куркып беткән. Икенче көнне бу ападан “Нигә сез шулай яшисез? Ни өчен ирегез белән аерылышмыйсыз?” - дип сорадым. “Бала өчен яшибез”, - ди. “Сезнең балагызга шундый тормышта яшәү кирәк мени? Баланың тынычлыкта яшисе килә. Мондый гаиләне нигә саклап калырга?” – дидем. Син сугышып һәм талашып торасың икән, иң яхшысы - аерылышыгыз. Булса, гаилә яхшы булсын, булмаса юк. Балалар азапланырга тиеш түгел, аларга ярату кирәк.

“Тапшыру геройларына матур сөйләргә туры килә”

- Камера каршында гына тату, бердәм гаилә булып кыланган парлар бармы? Аларның сөйләгән сүзләренең яртысы әкият, дип әйткәнегез бар.

- Хәзер яртысы түгел, алтмыш проценты (көлә). Бу хакта еш әйтәләр миңа. “Син әлеге гаиләне белмисең мени? Алар бит болай-тегеләй яши”, - диләр. Җәмәгать, мин тапшыру төшерергә барганда кемнең ничек яшәвен алдан ук белеп барам. Минем максатым – чүп эзләп йөрү түгел, ә гаиләләрнең матур ягын эзләп табу һәм аны халыкка күрсәтү. Кайбер сорауларны мин бирми кала алмыйм, чөнки ул тамашачыны кызыксындыра. Күпчелегенә матур итеп җавап бирергә туры килә. Алар гына түгел, мин дә һәм сез дә шулай ук җавап бирәчәкбез. 

Матур итеп күрсәтергә тырышу татар халкына хас әйбер. Кунаклар каршы алганда да матур итеп киенәбез, өйләрне җыештырып куябыз бит. 

“Инстаграм”ны ачып карагыз, анда бөтен кеше бәхетле. 


Шуңа күрә тапшыру геройларының да башка чаралары юк, аларга да матур итеп сөйләргә туры килә. Әмма хәзерге вакытта андый кадрларны кисеп калдырырга тырышам. “Әйдәгез, болай ук кыланып утырмагыз. Бу тапшыру әкияттә кунакта түгел, шуңа күрә чын дөресен сөйлибез”, - дип алдан ук әйтеп куям. 

    

- Бүгенге көндә хакында еш уйланасыз, ниләр борчый?

- Бөтен кеше килешер, хәзер җәмгыятьтә гаделсезлек хөкем итә. Бу тормышта 99 процент әйбер гаделсез. Гомер мәңгелек түгел, иртәме-соңмы бөтен кеше вафат була. Аллаһы Тәгалә барысын да тигезли, үзе җәзасын да бирә. Зуррак урындагы, акчалы кешеләрне истә тотып әйтәм. “Мин бит бу кешене рәнҗетә, бу әйберне урлый алам”, - дип яшәргә кирәк түгел. Бөтен әйбер дә үзеңә кире кайта. Үземне һәрвакыт яхшылыклар гына эшләп йөрим дип әйтә алмасам да, һич югында беркемгә дә начарлык эшләмәскә тырышам. Чынында исә бу тормышта ничек яшәсәң дә ярый, әмма шуны онытмаска кирәк: алда безне “касса” көтә. “Калса калсын минем хәтер, калмасын синең хәтер”, - дип әйтте әни. Миңа авыр булса да ярый, ләкин минем аркада башкаларга начар булмасын.

Көнгә йөздән артык смс-хәбәр алам. “Бу шигырьне юллагыз әле. Абый, иремнең туган көненә шигырь язып кына бирегез әле”, - диючеләр бар. Аларга яхшы булам дип утырсам, бөтен эшем артта калачак.

“Бер айлык хезмәт хакым – 15 мең сум”

- Үзегезне бай дип саныйсызмы?

- Мин телевидениедә эшлим. Миңа “Адәм белән Һава” тапшыруын иң рейтинглы диделәр. Бу тапшыру рейтинг буенча икенче урында тора икән. “Нишләп икенче урында, ул беренче урында булырга тиеш бит”, - дидем. “Син шат түгел мени? Бу бит яхшы күрсәткеч, беренче урында “Хәбәрләр” тапшыруы бара”, - дип әйттеләр. Аллаһыга мең Шөкер, мин канәгать. Мин аның шулай икәнен яхшы беләм, халык тапшыруны яратып карый. Бер айлык хезмәт хакым – 15 мең сум. Бу күпме, азмы? Халык үзе бәяләр. Телевиденияне ташлап китә алмыйм. Мин анда акча өчен түгел, халык өчен эшлим. 

Икенчедән, мин шигырьләр язам. Әлеге хезмәт ун мең тора һәм аңа чират торалар. Әйе, ул кыйммәт һәм минем шигырьләрем әлеге бәягә тора. Мин хәзер бик аз язам, аеруча җыр текстларын. Туйлар һәм юбилейлар алып барам, чөнки матур яшәргә кирәк бит. Акчасыз булмый. Бөтенесен ташлап “нормальный”, акчалы эшкә керергә уйлаганым да бар. 

“Син әйбәт эшкә урнашасыңмы, әллә һаман шулай йөрерсеңме?” – дип әни еш әйтә. 


Әмма үзе дә шул тапшыруымны көтеп ала.

“Елау да, күз яше дә булмады”

- Ирегез белән ни сәбәпле аерылыштыгыз, ни өчен гаилә тормышы барып чыкмады?

- Хәзер гел шуның хакта сорыйлар. Ул кеше белән танышканда ук гаилә тормышының ахыры менә шулай тәмамланачагын сиздем. Бөтен әйбергә дә гомерлек булырга димәгән. Әйе, мин дә шул ук кеше. Гашыйк булдым, аның белән буласым килде һәм аңа кияүгә чыктым. Ул миннән яшьрәк иде, чибәр дә. Шуңа күрә үзенә тиз гашыйк итте. Үземнең минусларым булганга күрә һәрвакыт матур гына булып та кала алмадым. Әйе, ул мине ташлады һәм яшь кызга китте. Нишләтим соң? Шулай булырга язгандыр инде. 

Моның шулай булачагын мин күз алдына китерә идем, шуңа күрә кайгыру һәм күз яшьләре түгү булмады. Ул минем өчен көтелгән вакыйга булды. Минем мәхәббәтем тиз генә башка кешегә күчте - минем балама. Минем ишеткәнем бар иде, бала туганнан соң хатын-кыз ирен бөтенләй оныта икәнен. Күрәмсең, минем белән дә шулай булгандыр инде. Әмма мин бик канәгать. 

Ун елга кире кайтып нәкъ шушы ук тормышны үтәр идем. Нәкъ шул кеше белән очрашып, шул баламны табып, шулай ук аерылышыр идем. 


Тик мин беркайчан да кирегә әйләнеп кайтмыйм, юк-барга үпкәләмим. Бер тапкыр кешегә “юк” дип әйтәм икән, бу гомерлеккә дигән сүз. Мин алай микән, болай микән дип утырмыйм. Елау да, күз яше дә булмады. Минем өчен көтелгән әйбер булганга күрә, керфегем дә селкенми. Бөтен әйбернең чиста һәм ачык булуын телим. Ул искиткеч әйбәт кеше, балабыз да чын мәхәббәттән туды. Мин аны гына да гаепләмим. Тик кирегә юл юк. Кичәге көнне кабат кайтарып булмый. Алай-болай эшләгән булсак, дип уйлап утырмыйм. Тормышымда “Нигә шулай эшләдем икән?” - дигән чакларым булмады.



- Бүгенге көндә аның белән аралашасызмы?

- Юк, аралашмыйбыз. Минем өчен ярты-йорты әйберләр юк. Йөз процент матур гаилә булырга яки гомумән булмаска тиеш. Мин гомер буе балам белән икәү генә яшәрбез дип әйтә алмыйм. Бәлки, мин сезгә икенче әңгәмә вакытында “Җәмәгать, гафу итегез, бер ай элек гашыйк булдым һәм тагын кияүгә чыктым”, - дип әйтермен. Иртәгесе көн турында сөйли алмыйм, нәрсә буласын белмим. Теләсә нәрсә булырга мөмкин. Ләкин якынча күз алдына китерәм.

- Кызыгыз белән аралашамы? Матди яктан булышамы соң?

- Бер “юк” һәм шуңа бөтен әйбер дә керә. Аралашмый да, булышмый да. Ул бары тик минем кызым. 



“Баламны югалтасым килмәде, аны шулкадәр сакладым”

- Кызыгыз Гөлмәрьям нинди шөгыльләре белән сөендерә?

- Балага биш яшь. Минем өйдә көлмичә торган бер минутым бар микән? Без аның белән уйныйбыз, көлешәбез. Бу чын мәхәббәт. “Бу мине чыннан да ярата микән? Бу мине матур булганда гына яратамы? Яшь кызларга карамыймы? Аңа яшь әни кирәк түгел микән?” – дигән уйлар юк. Чын мәхәббәт ана белән бала арасында була икән. Бөтен үткән әйберләрем әкият булган. Мәхәббәт турында язылган шигырьләрем дә бар, үз вакытында алары да кирәк булгандыр. Һәрбер хатын-кызга ана булу бәхете насыйп булсын иде.

Дус кызларым һәм җиңгиләр “Ләйлә, без сиңа булышабыз. Кызыңны безгә кайтар, алып кайт. Син бук һәм сидек юып ята торган кеше түгел. Өйдә ятмассын”, - дип әйттеләр. Бу минем өчен рәхәт, аны карау үзе бер ләззәт. Алар бит шулкадәр тиз үсә, күрми дә каласың. Бөтен вакытымны аның белән бергә үткәрәм, әмма күрмичә калам. “Кешеләр берәр атнага, берәр айга кайтара балаларын. Син бер көнгә дә калдыра алмыйсың”, - дип әрли әни. Башта әни белән гел бәхәсләштек, бер көнгә дә калдырмый идем. Бер көнгә дә, бер кемгә дә калдырырга язмасын иде. Үземнең карыйсым килә, чөнки минем өчен көтеп алынган бәхет. Ул минем яратуны тоя.

- Бала тәрбияләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?


- Йөклелек чорының беренче көнендә үк хастаханәгә салып куйдылар. Миңа стакан белән су да күтәрергә ярамады. Баламны югалтасым килмәде, аны шулкадәр сакладым. Карынымда йөрткәндә дә яраттым үзен. Бик күп китаплар укыдым, чөнки бу минем өчен яңа әйбер иде. Укыганнан соң бер әйбер исемдә калды. Бүгенге көндә ата-аналар балаларына иң матур кием һәм уенчык өстенә уенчык алалар, әллә кайларга алып баралар. Балага синең яратуың кирәк. Балаңны күрүгә син елмаерга тиеш, ул да сиңа шулай ук җавап кайтарачак. Аллаһы Тәгаләдән сау-сәламәт бала сорадым.



- Туган якларыгыз Актаныш районы Богады авылына еш кайтасызмы?

- Еш кайтам, ел саен кайтам (көлә). Элек бик еш кайта идем. Мәсәлән, кичке алтыда телефоннан сөйләшкәндә әнинең кәефсез булуын тойсам, авылга кайтып китә идем. Әмма хәзер алай түгел, чөнки балам бар. Елга 3-4 тапкыр гына кайтыла, ун көнләп торып китәм. Кыш көне әни үзе Казанда торып китә. 

Безнең әни үпкәләсә, бетте баш. 


Аның белән һәрдаим дус мөнәсәбәттә булырга тырышам. Әни минем һәрбер эшемне генә түгел, һәр уемны белә. Минем өчен ул якын дус, аңа йөз процент ышанып барысын да сөйлим. Аллаһыга мең Шөкер, үзең әни булу һәм янында үз әниең булу олы бәхет.

“Мин мода артыннан кумыйм, нәрсә ошый шуны киям”

- Киенү стилегез күпләрне гәҗәпләндерә. Шул рәвешле башкалардан аерылып торырга телисезме? “Алай киенергә ярамый, мондый стиль килешми”, дигән сүзләргә колак саласызмы?

- Кеше фикере мине бөтенләй кызыксындырмый. Тәҗрибәле, үз эшенең осталары белән эшлим. Киңәшләшергә һәр өлкәдә үз кешеләрем бар. Мин мода артыннан кумыйм, нәрсә ошый шуны киям. Гомер буена тырнакны зәңгәр, кызыл төскә буяп йөрдем. Модадан калышмыйм дип тырнак беркеткәнем, үстергәнем булмады. Иреннәремне кабартып йөри торган кеше дә түгел мин. Минем өчен һәрвакыт модада табигый булу. Башка алып баручылар кебек сәгатьләр буе гримеркада бизәнеп утыруга мин каршы. Нәрсә телим, шуны эшлим. Иң мөһиме минем гамәлләрем кешегә начарлык китермәсен. Кабарыңкы матур күлмәкләр, гадәти киемнәр мине кызыксындырмый. Андый заман үтте бит инде. Кеше үзенә уңайлы булган, шул ук вакытта үзенчәлекле киенергә тиеш.

- Дошманнарыгыз, сездән көнләшүчеләр бармы?

- Бар. Кемнәр икәнен дә беләм, мин бит юләр түгел. Аллаһы Тәгалә үзе тигезли, минем берәүгә дә начарлык эшләгәнем һәм теләгәнем юк. Миңа начарлык кылган кешеләр тормышымнан юкка гына чыга. Мин дә ул кешенең тормышыннан юкка чыгам, аннан ерак булырга тырышам.

- Cоциаль челтәрләрдә үз сәхифәгез бар. Фотолар еш урнаштырасыз, күз тиюдән курыкмыйсызмы?

- Күз тиюдән бик нык куркам, шуңа күрә кызымны сирәк куям. Туган көннәрендә котлап фотосүрәтен урнаштырам. Үзем дә догалар укыйм. Бер әйберне бик яхшы беләм. Мин ни өчен тыныч яшим? Аллаһы Тәгаләнең мине саклавын белеп торам, тоеп яшим. Бу тормышта бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә куркырга кирәк.

“Мин табышмаклар язмыйм, шигырь ул бер укуда аңлашылырга тиеш”

- Шигырь язу авыр түгелме? Ни өчен хәзер аз язасыз?

- Авыр түгел, чөнки күңелемдә йөрткән илһам җитәрлек. Теләсә нинди темага шигырь язып бирә алам. Шигырь иҗат итү өчен син бер-ике сәгать үзен генә булырга тиеш, ә минем андый мөмкинлегем юк. Эшем гел кешеләр белән бәйле, өйдә мине бәләкәй кеше көтә.

Җырчылар белән тыгыз элемтәдә эшлим. Әмма замана үзгәрә. Синең тавышын, җырлый белүен мөһим түгел. Сүз белән көй генә дә түгел, беренче урынга аранжировка чыкты.



- Ләйлә Дәүләтованың шигърияте башкалардан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсыз?

- Мин иҗат иткән җырларны гына алсак та, алар гадәти түгел. Шул ук “Сайрамаган сандугач” җыры, ул мәхәббәт турында. Анда бер бөртек тә яратам дигән сүз юк, әмма җырның мәгънәсе көчле мәхәббәт турында бара. “Сайрамаган сандугачлар кунса ни, кунмаса ни? Синсез үткән гомерләрем булса ни, булмаса ни?” – диелә. “Яратам” – дип үзем кычкырып йөрмәгәч шигырьләрем дә шундый. Алар чынбарлыкка туры килә. Мин табышмаклар язмыйм, шигырь ул бер укуда аңлашылырга тиеш. Буш сүз булмасын, минем максат шундый.

“Сәхнәдә минем белән нәрсә эшләсәгез дә ярый, ник шунда ятып йокламыйсыз”
- Татар эстрадасына карашыгыз нинди? Аның киләчәген ничек фаразлый­сың?

- Бу хакта уйланганым юк. Тырыш җырчылар бар, киләчәктә уңышка ирешә дә алырлар. Киләчәк күрсәтер. Элек җырчылар аз, тик аларның кадере бар иде. Хәзер ул заман үтте, беренче урында аппаратура һәм аранжировка тора. Бүгенге көндә җырчыларның гомере артык кыска. Алар шулкадәр популяр, бер елдан соң берәүгә дә кирәк булмый башлыйлар. Нык тиз кабыналар, шул арада сүнәләр дә. Бер караганда популяр булулары гомергә бетмәс кебек. Эстраданың киләчәге хакында уйлап утырганым юк, вакыт күрсәтер.

- Ләйлә, хәзер күпләр “кара пиар” артыннан куа. Аңа карашыгыз нинди?

- Мин үземне популярга санамыйм, ләкин тамашачы игътибарыннан читтә калганым юк. Җырчылар алышына бара, мин һаман шул килеш торам әле. Миңа булганы бик җиткән. Популярлыгымны арттыру өчен махсус әйберләр уйлап чыгарганым булмады. Билгеле булганча, Фидан абый Гафаров белән концертлар эшләдек. Иҗат кичәмә берәр үзенчәлекле алып баручы чакырырга теләдем. Тукталдым Айдар Галимов белән Фидан абыйга һәм алар чараны икесе бергә алып барды. Фидан Гафаров – әти белән әнинең яраткан җырчысы. Минем ул уйнаган бер генә спектакльне дә караганым юк. Ишеткән бар, шуның белән шул. Иҗат кичәсе тәмамланганнан соң ул минем яныма килде дә “Икенче елга бу егетләрдән башка икәү генә концерт куябыз”, - диде. Мин ризалаштым, сценарийны үзем яздым. Аның репертуарында да, минекендә дә җырлар мәхәббәт хисе хакында иде. Шуңа күрә туган ил турында программа ясый алмыйбыз бит, мәхәббәт турында эшләргә туры килде. Аны уйлап чыгарасы юк, шуннан соң китте гайбәт сүзләр. “Безнең арада бернәрсә дә юк”, - дип кире какмадым. Сөйлиләр икән, сөйләсеннәр. Фидан абый белән алдан сөйләшеп куйдым. “Сәхнәдә минем белән нәрсә эшләсәгез дә ярый, ник шунда ятып йокламыйсыз. Тик сәхнә артында миңа бер метрдан ары якын килергә ярамый”, - дидем. Ул аны белә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100