Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Мондый система белән барса, «Барс Медиа» компаниясе үләчәк»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Барс Медиа» үзәге белән булган мөнәсәбәтләр хакында һәм 20 ел дәвамында төзелгән компаниядәге бүгенге вәзгыять турында сөйләде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Мондый система белән барса, «Барс Медиа» компаниясе үләчәк»
Автор фотосы

«Барс Медиа» ның өч төп акционеры бар. Бертуган Марат һәм Камил Гәрәевләр, Башкортстаннан Баһаветдиновлар. Марат Гәрәев компаниянең алыштыргысыз җитәкчесе иде, аның кызы Динә Гәрәева да компаниядә директор булып эшләде. Акционерлар арасында бәхәс чыгу сәбәпле, Марат һәм Динә Гәрәевләр компаниядән китте. Анда җитәкче итеп Айдар Галимовның администраторы Павел Волонихин куелды. Әмма күптән түгел генә Динә Гәрәеваның компаниягә кире кайтуы билгеле булды.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»дан ни өчен китәчәген хәбәр итеп, эстрада дөньясында зур ыгы-зыгы чыгарды. Видеомөрәҗәгатендә ул шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле ниндидер мәгълүматлар да җиткерә. Бүген «Барс Медиа» ның 21 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе Марат Гәрәев тә компаниядәге хәлләргә карата үзенең фикерен белдерде. Фирдүс Тямаев, «Барс Медиа»ның Голубятников урамындагы бинасына чакырып, журналистларга компаниянең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде.

Фирдүс Тямаев ни өчен «Татар җыры»нда катнашмаган?

Фирдүс, син ни өчен быелгы «Татар җыры»нда катнашмадың ул?

Миңа «Барс Медиа» радиоларга, телевидениега клиплар төшерде, радио-телевидениедә җырларны әйләндерделәр. Ә мин аларның бәйрәмнәрендә, проект концертларында катнаша идем. Солянкаларда, «Татар җыры»нда, ТМТВ премиясендә катнаштым.

Аннан соңгы ике елда мин инде үзем дә аңламадым, ниндидер үзгәрешләр барлыкка килә башлады. Минем 35 яшьлек юбилеемны да сөйләшкән идек оештырырга. Алар мине «кинули». Аның сәбәбен бүгенге көндә дә белә алмыйм.

Ул вакытта бик зур рәхмәт Әминовка, ТНВ ярдәм итте. «Туган тел» каналы килде Башкортстаннан. Шул елны мин «Татар җырында» катнашмадым. Безнең инде конфликт килеп чыкты.

Марат Мәүлетович белән аның абыйсы арасында ниндидер бер конфликт килеп чыкты кебек. Һәм мин Марат Мәүлетовичка сүз бирдем — сезнең белән биш ел эшләгәч, мин сезнең яклы булып калам, дип әйттем һәм мин «Татар җыры»нда катнашмадым.

Миңа Марат Мәүлетович кирәк түгел, үзебез аңлашырбыз дип әйтте әйтүен. Үзеңнең шартларыңны куеп катнаш, диде.

Мине чакырганнар иде «Татар җыры»на, Тик мин «Сездән миңа акча да кирәк түгел, әгәр сез минем хатынымны җырлатсагыз, киләм», дигән сүз куйдым. Я дуэт, я хатынымны җырлатыгыз дидем. Алар башта ярар, уйларбыз диделәр, аннан юк диделәр. Димәк, юк тек юк, дидем.

«Татар җыры»на багышланган матбугат конференциясендә Фирдүскә бирелмиме ул заочно дигәч, алар Фирдүс «Татар җыры»нда катнашмаска мөмкинчелек тапты», дип әйттеләр. Мөмкинчелекне мин тапмадым, мөмкинчелекне алар тапты. Димәк шулай кирәктер инде. Бусы бер.

Минем ул көн буш иде. Минем ни өчен хатынымны катнаштырасым килдеме? Чөнки мин ел саен «Татар җыры»нда катнаша идем. Ә бу көн хатынымның туган көненә эләкте. Ә минем бер дуэт җырлап, берәр чәчәк бүләк итеп, матур гына шунда ике бәйрәмне бер итәргә исәп бар иде. «Татар җыры»нда да катнашабыз һәм сөйгән ярымны, хатынымны шунда туган көне белән дә котлыйм дип уйладым.

«Бу бинада беркем калмады»

Фирдүс, Ландыш Нигъмәтҗанова видео чыгарды, «Барс Медиа»дан китәм дигән. Сез бу видеоны ничек бәялисез? Җырчылар ике Гәрәев арасында калдымы?

«Барс Медиа» белән контрактта эшләгән җырчылар өчен бик авыр ситуация бүген. Мин ул видеоны карадым, «татар эстрадасы кайный» дип үземә дә куйдым. Бу бит инде җырчының — коллегамның проблемасы. Ул миңа да кагыла дигән сүз. Хәзер мине дә бит инде ТМТВ каналында, «Татар радиосы»нда «кара исемлек»кә куйдылар, минем дә җырларымны әйләндермиләр. Хәтта мин акча түләп реклама да бирә алмыйм. Бу «Татар җыры»на бит Илсөяне дә, Рифат Зариповны да кертмәделәр. Ә мин әйткән артистлар алар касса эшли ала торган артистлар.

Мин аннан бер әйбер дә югалтмадым. Аллага шөкер, залларым тулган. «Мәйдан», ТНВ каналлары, радиолар белән эшлим.

Ә Ландышның сүзенә килгәндә… Сез күз алдыгызга китерегез — 15 ел шушы контрактта булып, алар белән бергә эшләгәч, ул бит инде «Барс Медиа»ның җимеше дигән сүз. Миңа калса, монда Ландыш кына газап күрмәгәндер. Күп артистлар бу «кара ноктага», «кара күлгә» баскандыр.

Ландыш анда зур сүзләр әйтте. Сәбәбен әйтә алмыйм. Минем тагын да нәрсә өчен, нигә алай микән, дигән сорауга җавап ишетәсем килә.

Ә «Барс Медиа»га килгәндә, минемчә, соңгы бер елда аның рейтингы нык төште. Хәтта алар соңгы «Балалы солняка»да да зал җыя алмады.

Безнең белән эшләгәндә, Марат Мәүлетович (Марат Гәрәев — ширкәтнең җитәкчесе, акционерларның берсе — ИТ), Радик Иванович (Радик Артемьев — ширкәтнең генераль продюсеры — ИТ) вакытында, «Татар җыр»ы белән аларның Мәскәүнең Кремль залы тулган иде. Кремльгә кадәр тулган иде бөтен солянкалар! Әллә нинди проектлар әзерлиләр иде. Бөтен залларда аншлаг иде. Димәк, менә алар чын белгечләр булган.

Ә соңгы бер-ике елда монда бик күп белгечләрне эштән чыгардылар. Шуңа күрә бик күп белгечләр китте моннан соңгы бер-ике елда. Көчле белгечләр китте. Ул бит инде барысы да кемгәдер мөнәсәбәтенә бәйле. Мәсәлән, мисал өчен генә әйтәм, мине — артистны, куйдылар ди «Барс Медиа» үзәгенә продюсер итеп. Ниндидер артистны яратмыйм икән, димәк мин аны алып ыргытырга тиеш булам.

Юк, ул алай булырга тиеш түгел. Шәхси характерга бәйләнергә тиеш түгел мондагы эш. Ә чыннан да, артистлар белән эшләве бик авыр.

«Барс Медиа» бердәнбер продюсер үзәге иде бит инде ул. Һәрбер җырчыны ул күтәрә, исем ясый иде.

Студент вакыттан ук монда киләләр, контракт төзиләр иде. Алар җиде ел эчендә үзләренә исем ала, тәҗрибә туплый. Һәм укып бетергәннән соң, аларның киләчәткә гаиләсен ашатырга эше бар. Эше нәрсә: хет туй алып барсын, хет концертлар белән йөрсен, барыбер үзенә ипи эшли ул. Аларның инде юлы һәм исеме бар иде.

Ә бүгенге көндә «Барс Медиа» үзенең җырчыларын таратты, күп җырчыларны чыгарды ул. Миңа калса, бу дөрес әйбер түгел.

Ә монда килеп чыккан конфликтның сәбәбен сез нәрсәдә күрәсез? Нәрсәгә кешеләр китә, аларны куалармы, алар үзләре китәме?

Үзләре китми инде, ничек эшләгән кеше үзе китсен ди? Кеше рәхәттән китми бит инде эштән.

 Алайса ничек була соң — кешенең акчасын кисәләрме яки инде аңа «кит» дип әйтәләрме? Әллә инде шундый шартлар тудыралармы?

Акчасын да кисәләр, кит дип тә әйтәләр. Кешене әгәр эштән чыгарасың килсә, миллион сәбәп табып була.

Ә ни өчен шулай эшләнелә? Сәбәбе нәрсәдә?

Сәбәбе… Мин монда төрлечә уйлыйм. Монда бит инде өч акционер. Алар арасында конфликт чыкканмы, я чынлап та бу үзәкне бетерергә ният корганнармы, мин аны әйтә алмыйм.

 Бу үзәктә («Барс Медиа»ның төп бинасы — Голубятников урамындагы бина турында сүз бара — ИТ) бер студия калды, Адель Хәмзиннең. Анысы да бит хәзер китте «Барстан», Адель да баш тартты. Ә Адель ул 15 ел эшләгән егет, мондагы җырчыларның 80 процент аранжировкасын ул ясый иде. Һәм бөтен «Татар җыры»на ул режиссер иде.

«Татар эстрадасы икегә бүленде»

Фирдүс, татар эстрадасы икегә бүленде дип әйтеп буламы? Берсе Камил Гәрәев яклы, берсе Марат Гәрәев яклы?

 Ничек дип әйтим икән, бәлки бүленгәннәрдер дә. Мин дөресен генә әйткәндә, Марат Мәүлетович, Радик Иванович белән эшләдем. Камил Гәрәев белән аралашкан кеше түгел. Мин аның белән 1-2 тапкыр гына очрашып исәнләшкәнем бар.

Радик Ивановичка нык бәйләнделәр инде алар. Чөнки Радик Иванович «Барс Медиа»ның «мозг»ы иде. Аны алып атулары бик зур хата булды.

Сез кем яклы булып чыгасыз?

Кем яклы дигәннән, минем үземнең концертларым инде. Монда «Барста» контрактта булган җырчылардан сорарга кирәк, кемнәр кем яклы икәнен. Шул ук Ландыштан, шул ук Ильмира Нәгыймовадан, Айгөл Рәхимовадан, Илназ Баһлардан. Ә мин бит инде башлыча пиар буенча Радик Иванович белән эшләдем.

 Сез әйттегез, генераль продюсер ул бәйсез кеше булырга тиеш дип. Минем аңлавымча, элек монда бу Артемьев кулында булган. Хәзер кем җырчыларны телевидение-радиога кертү-кертмәүне хәл итә?

 Аны шәхсән минем үземә әйтмиләр бит кем кертмәгәнен. Шуңа күрә бу сорауга күбрәк Ландыш җавап бирер (Ландыш Нигъмәтҗанова иртәгә «Барс Медиа»дагы хәлләр турында матбугат конференциясе оештырырга җыена — ИТ). Минемчә бу сорауны Ландышка калдырырга кирәк.

Ландышның видеомөрәҗәгатендә телгә алынган җырчы хәл итәме кемне кертәсен, кемне кертмисен? (Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең видеомөрәҗәгатендә җырчы Иркәне телгә ала — ИТ).

 Әйтәләр бит тотылмаган кеше карак түгел дип. Мин үз күзем белән күрмәгәч, әйтә алмыйм. Ландышны тыңлагач беләбез инде.

«Барс Медиа» калмагач, үзешчәнлек барлыкка килә

«Барс Медиа»ның шушындый хәлгә килүе, нәрсәгә китерәчәк татар эстрадасын?

 Бүгенге көндә татар эстрадасын болай да мактап булмый бит. Беләсезме, мин нәрсә өчен хөрмәт итә идем бу компанияне? Яшьләр өчен әйбәт иде бу. Яңа проектлар бар иде. Үзебезнең татар телендә җырлау, татар телен саклауда да бу «Барс Медиа» компаниясе бик зур роль уйнады.

Монда бит конкурслар җыялар иде, кем әйбәт алып баручы, кем әйбәт җырчы, кем әйбәт скетч куючы, кем әйбәт пародист. Бик күп эш иде монда, бик масштаблы иде.

Ярар без инде ничектер үзебез, Аллага шөкер, күтәрелеп калдык, дип әйтимме инде. Әгәр бу «Барс Медиа» таралса, яшь артистларга нәрсә эшләргә кирәк? Ә бүгенге көндә ТНВга, «Мәйдан»га яки башка телевидениегә җырларыңны бирәм дисәң — хәзер шул ук Барс Медиа да аларча эшли — акча түләргә кирәк. Акчаңны бирәсең дә, ул сине әйләндерә. Ә студентларда кайдан акча булсын?

Ә теге вакытта алар контракт белән эшли иде. Бар нәрсә дә бушка, хезмәттәшлек. Ә бүгенге көндә акчаң булса радиога киләсең, акчаң булмаса — юк. «Барс»та хәзер радио белән телевидение гына акча эшли инде. Хәзер хәтта телефоннан клип төшерсәләр дә, акча эшләр өчен аны күрсәтәләр. Ә элек башкачарак иде. Боларда профессионализм дигән нәрсә бар иде.

 Хәзер юк булып чыга инде?

Юк булып чыга шул. Солянкалары, проектлары көчсез бит, халыкны җыя алмый. Алар касса артистларын җәлеп итми, димәк, алар белән уртак тел тапмый. Нинди зур компания оештырып та, халык җыймасаң, бу проблема инде. Моңа кадәр андый вак проблемалар булмады.

Ә татар халкының масштабыннан карасаң, шушындый профессионалларны әзерли торган продюсерлык үзәге калмагач, нәрсә булып чыгачак киләчәктә?

 Нәрсә була? Шул үзешчәнлек барлыкка килә инде.

Радиога ротация бәясе күпме тора?

Сүз нинди суммалар турында бара, нинди суммалар сорыйлар җырчылардан? Ротация бәяләре нинди?

— Кем ничек сөйләшә инде. Мәсәлән, мин ротациягә 150 мең түли идем. Алар өч ай әйләндерәләр иде. Ә аңа кадәр без бартерга эшләдек. Мәсәлән, мин барып кайта идем «Татар җыры»на, ел буена аларны солянкаларында, проектларында катнашам, алар миннән акча алмый. Ә соңгы елны алар инде акча түлисең дип нокта куйды. Ярар, без акча түли башладык. Тик мин аларның солянкаларыннан баш тарттым һәм проектларында катнашмый башладым. Бизнес мөнәсәбәт булды.

Сез радиога ротациягә куйган җырларны уйнатмыйлар дип әйттегез, алар ниндидер сәбәпләрен аңлаттылармы? Акчасын кире кайтардымы «Барс Медиа», юкмы?

Юк, Яңа елдан соң мин ротациягә бирмәкче идем, 600 мең әзерләп тә куйган идем ТМТВга клибымны күрсәтергә дип. Радиода әйләндерергә, рекламалар бирергә дигән сөйләшү Яңа елга кадәр булды, алар ризалаштылар. Ә үзләре шундук Тямаевны «кара исемлек»кә керткәннәр.

Минем үземә дә кызык. Алар хәзер чакырып ята, «Татар җыры»на пародияне куйган өчен килеп гафу үтенсен диләр. Тик сүзне бит мин түгел, алар башлады. Нигә миңа «буш башак» дияргә? «Буш башак» дип бала ясый алмаган, өйләнә алмаган ир-атка әйтәләр. Аллага шөкер, улларым да бар, бар нәрсәм дә бар. Шуңа күрә, кешене кимсетер алдыннан уйларга кирәк иде.

Тагын, янәсе, мин мөмкинчелек тапканмын «Татар җыры»на килмәскә. Ничек инде мөмкинчелек. Мин килдем, сөйләштек, кул бирештек. Мин аларга әйттем, әйдәгез «Татар җыры»нда да катнашам, Мәскәүдә дә катнашам, Уфада да катнашам, солянкаларда да катнашам, дидем. Минем җиһазларым бар, экраннарым да бар, бергә эшлик, аңа кадәр эшли идек бит, дидем. Димәк, сәбәп миндә түгел.

Артист халкына нәрсә ошамый?

Артистлар «Барс Медиа» белән нинди шартларда эшлиләр иде, контракт шартлары нинди?

Мин ишетеп кенә беләм. «Барс Медиа» ул 20 ел дәвамында ясалган продюсер үзәге. Элек монда талантлы артистны алалар иде, «Барс Медиа» үз акчасына клип төшерә, җырлар сатып ала, киемнәр тектерә, төрле концертларда катнаштыралар, йолдыз ясый иде. Ә аннары инде йолдыз концертларга баргач, «Барс» фәлән процентны үзенә алып кала, фәлән процентны җырчыга бирә иде. Мәсәлән туйга барсаң да, нинди суммага барырга тиешлеге турында шартлар бар иде. Тик «Барс Медиа»да үзенең акчасын шушы артистка кертә иде бит инде, зур суммалар куя иде.

Артистларга нәрсә ошамый алайса?

Артистларга нәрсә ошамый инде? Йолдыз булгач, үзе акча эшли башлагач, бүлешәсе килми, акчасын бирәсе килми. Кемнең бирәсе килсен инде?

Мине дә өндәделәр монда контрактка. Мин, я бартер буенча эшлибез, я бөтенләй эшләмибез дип әйттем. Алар миңа бәйләнмәделәр.

«Ике туганны бары тик Динә генә дуслаштыра ала»

Ничек уйлыйсыз, бертуган Гәрәевләр килешерләрме? Яисә бу низаг тагын да зураячакмы? Кем килештерә ала аларны?

Килештерә ала бары тик, миңа калса, Марат абыйның кызы Динә генә, дип уйлыйм инде. Чөнки, ничек дип әйтим, Динә Гәрәева килгәч, бу системаны бөтенләй таркатты. Шуңа күрә, миңа калса, әгәр ике абыйны дуслаштырса, бары тик ул гына дуслаштыра ала. Шуңа күрә барысына да уңышлар телик. Бигрәк тә «Барс» компаниясендә эшләгән артистларга. Монда эшләп чыккан, кемнәрне куып чыгарганнар — барлык профессионалларга исәнлек-саулык телим. Кайчан да булса Марат Мәүлетович кире үз кулына алса бу «Барс»ны, бу киредән кайнаячак. Әгәр мондый система белән барса, бу компания үләчәк.

Миңа кызганыч инде. Тямаев ун ел буе үзенең исемен күтәрде-күтәрде дә һәм бац — китеп барды, шуның кебек инде.

 Ни өчен Динә Гәрәева «Барс Медиа га китте? Ул әтисенә — Марат Гәрәевкә каршы чыккан булып чыгамы?

 Ул бүгенге көндә әтисенә каршы. Нәрсә өчен икәнен белә алмыйм. Бәлки ,шул абыйсы аркасындадыр инде, бәлки абыйсы яклы калгандыр. Мин аны әйтә алмыйм. Динә шундый әйбәт кыз. Шундый дипломатик кыз.

Минем өчен монда дин дигән нәрсә дә бар. Минем әни 30 ел сыер савучы булып эшләде бит инде. Мин бит хәзер артист булдым, әнинең сүзен тыңламыйм дигән сүз түгел. Киресенчә, әни сүксә, мин авызымны ябып торам. Нәрсә генә әйтсә дә, мин тыныч кына торам, чөнки әти-әни хакы бар. Безне шулай тәрбияләделәр. Кемнең күңелендә иман бар, хәтта әни, әти дөрес булмаган хәлдә дә, син барыбер әти-әни яклы булып калырга тиеш.

Каршылыкның сәбәбе нәрсәдә соң, сезнеңчә?

Мин әйткән «кара исемлек»ләр, бөтен нәрсәләр… Шулай ук ике абый арасында һәм кыз белән ата арасындагы низаг та.

Хәзер ике туган килешә алмаган аркасында бөтен татарның, тулы бер халыкның эстрадасы аска тәгәри булып чыгамы? Ничек уйлыйсың, бу очракта, аларны килештерү өчен бәлки монда дәүләтнең дә катнашуы кирәктер?

Без көтәбез инде, без көтәбез… Тизрәк алар дуслашсыннар иде. Әгәр дуслашсалар, сүз дә юк, бөтен җырчылар җыелышып шушы бинага кире кайта. Яңа проектлар әзерләп, яңа сулыш кертергә кирәк.

«Барс Медиа» кебек зур компания үлсә, бетсә, кемнәрдер башка проектлар уйлап чыгарачаклар. Тик, ул мондый күләмдә булмаячак. Бары тик акча эшләү чарасы гына булачак.

«Мин Марат абыйны гына гаеплим»

 «Барс Медиа» га директор булып Павел Волонихин килгән иде, ул берәр нәрсәне үзгәрттеме соң, юкмы?

 Ничек үзгәртсен инде, аның өчен бит талант булырга кирәк.

Менә мин үземнең концертымда үзем продюсер, үзем режиссер, үзем көй язучы, үзем җырчы. Концертыма чит кешене тыга алмыйм. Әгәр хәзер минем концертыма, шәхсән минем компаниямә, берәр продюсер килсә, ул таралачак. Шуның кебек, монда бит инде бөтен әйбер куелган, төгәл эшли иде. Ул Павел Айдар Галимовның администраторы иде. Монда килеп ул нәрсә үзгәртә алсын инде? Аның өчен бит фантазия кирәк, системаны аңларга… 20 ел монда эшләргә кирәк, аны төбеннән үк белергә кирәк.

«Татар җыры»на хәтта Мәскәүдән Лина Арифуллинаны да чакырдылар. Нәрсә үзгәртте соң инде? «Татар җыры»н карагыз инде. Нәрсә үзгәрде соң анда, нинди матурлык булсын. Адәм көлкесе булды. Элек матур итеп чыгарып бирәләр иде «барс»ларны, әйтәләр иде, ничектер бер кызык бар иде, бал-маскарад кебек. Монда нәрсә? Адәм мәсхәрәсе, шул. Аның дәрәҗәсе төште бит инде. Бу мин катнашмаганга күрә дигәнне аңлатмый.

Элек безнең Татарстаннан да режиссерлар бар иде бит, матур эшләделәр моңа кадәр, әйбәт эшләделәр. Тик анда татарның орнаментын бетерделәр дә, сыздылар да аттылар.

Динә Гәрәева әтисе монда булганда да эшләде. Кайбер кешеләр әйтә, шул вакытта ук «Барс Медиа» сүнә башлады дип.

Ул килүгә аны мин дә сиздем. Ул килүгә, әкрен генә сүнә башлады. Бәлки монда Марат абый үзе гаепледер. Мин Марат абыйны гына гаеплим. Кертмәскә иде, китмәскә иде. Ул бит кызына калдырып киткән иде. Үзе тотып торган икән, ахырга кадәр, соңгы сулышына кадәр тотып торырга иде. Я Радик Ивановичка бирергә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100