Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Вакытында өйләнеп, балаларның рәхәтен күрергә язсын»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, коронавирус булу сәбәпле, тамашачыларга онлайн-концерт бирде. Чарада ул нинди һөнәр үзләштергәне, өйләнүе, күз тию һәм авылда яшәргә яратуы турында сөйләде.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: «Вакытында өйләнеп, балаларның рәхәтен күрергә язсын»
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин «Агымсу» җырын башкарыр алдыннан болай диде:

«Ришат, шушы җырың авыр минутларда ярдәм итә», — диләр. Без — бердәмлек белән зәхмәтне ерып чыга алырдай халык. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы чорында да бирешмәгән, хәзер дә бирешмәбез.

Шундый кызыклы очрак булды. Кар әле эремәгән вакыт. Бер комбайнчы югары вольтлы багананы бәреп төшергән иде. Башкортстандагы Кандра авылында концертыбыз бара. Бервакыт ут бетте. Бөтен халык телефоннарын чыгарып, сәхнәгә яктыртты. Бер сәгать дәвамында бары тик баянга гына шәм яктысында концерт куйдык. Аппаратурасыз концерт куярга мөмкин, әмма авылда ут булмавы гомерлек истә калды.

Ришат Төхвәтуллин аны караучы барлык тамашачыларына мөрәҗәгать итеп, карантин турында да әйтеп алды:

Коронавирус — куркыныч авыру. Без өйдә тормасак, ышанмыйча, урамда йөри башласак, чирнең таралу куркынычы зур. Шуңа күрә мине тыңлаучыларга мөрәҗәгать итәм, өегездә утырыгыз, чыкмыйча торыгыз.

«Спорт юлын сайласам, волейболчы булыр идем»

Балачакта ике максатым бар иде: спорт һәм музыка. Ахырдан соңгысын сайладым. Әнием мәдәният йортында эшләде, мин дә шул өлкәдә кайнап йөрдем. Шуңа күрә музыка юлыннан киттем. Спортны сайласам, мөгаен, волейболчы булыр идем. Хәзер дә спорт белән шөгыльләнәм. Эмоциональ яктан да, физик яктан да чыныктыра ул, бөтен яктан илһам бирә. Чишелмәгән мәсьәләләргә нокта куя аласың. Волейбол, өстәл теннисын үз итәм, йөгерергә яратам. Гастрольләрдә вакытта хыялым — рәхәтләнеп спортзалга йөрү. Берәрсе карантин вакытында миңа спортзалны ачар микән? Бу авыру бетсен дә, Аллаһы боерса, үз режимыбызга кире кайтырбыз.

Җырчы күп төрле һөнәр белүен дә әйтеп узды.

Мин күп һөнәргә өйрәндем: продюсерлык, аранжировка ясау, тавыш режиссурасы, вокал дәресләре. Сәнгатьтән тыш та һөнәрләрем бар, тәҗрибәм зур. Нинди генә эшкә тотынсам да, барысы да җиренә җиткереп эшләргә тырышам.

Холкым буенча мин кызып китүчән кеше. Юк-барга кешегә бәйләнмим, әмма минем төркемдә эшләү авыр. Миндәгеләр ышанычлы, профессионал, әдәпле һәм эстет кешеләр. Иҗат кешесе белән, гомумән, эшләве кыен. Иҗат бер төрле генә була алмый.

«Без — ике милләт, бертуганнар кебек якын булырга тиешбез»

Башкортстанда туып үстем. Без — ике милләт, бертуганнар кебек якын булырга тиеш. Без, Башкортстан татарлары, студент елларында Казанга бик мөкиббән китеп, матур яклар дип кенә ишеткәнебез бар иде. Монда күченергә хыялланып яшәдек. Илһам Шакиров, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Салават Фәтхетдинов һ.б. — шуның белән Казан миңа кадерле.

Россияне аркылы-торкылы, бөтен зур шәһәрләрен йөреп чыктык. Иң ерак барган җиребез — Кыргызстан. Екатеринбург, Самара, Тольяттида татар тамашачылары күп. Гади генә Карамалы-Гобәй егетен зурлап күтәргән тамашачыга рәхмәт. Бөтен ил буенча үз тамашачымны таптым.

Үземне классик яисә эстрада җырчысы дип санамыйм, ә халык (фолк) җырчысы дип саныйм. Күбрәк романслар җырлыйм. Сәнгать академиясендә укыганда күп интектерделәр. Мине опера классларына бирмәгәннәренә рәхмәтлемен, чөнки тавышым икенче төрле, остазларым аны сизгән.

Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова белән дуэт җырлар идем. Соңгы арада кызлардан тәкъдимнәр бар, әмма дуэт җырларга бик ашыкмыйм әле.

«Күңелем белән мин һәрвакытта авылда»

Мөмкинлегем булса, авылда яшәр идем. Тынычлык яратам, парковка булмау, бөкедә утыру ошап бетми миңа. Матурлык, иркенлек кирәк. Шуңа күрә миңа авыл якын. Мин — авыл кешесе. Үзеңнең бакчаң булу, ихатага чыгып керүне яратам. Күңелем белән мин һәрвакытта авылда.

Менә инде бишенче ел диңгез ярында ятып, ял итәсем килә. Биш ел буена ял иткәнем юк. Кая да булса очасым килә. Әмма миңа монда да рәхәт.

Теләк-хыялларга килгәндә, Американың Сан-Франциско шәһәренә барып, концерт куярга тиеш идек. Барасы килә. Хыялларыбыз чынга ашса иде.

Тагын «Голос» проектында катнашасым килә. Татар мәдәниятендә иркен, рәхәт, рус мәдәниятендә үземне ышанычлы итеп тоймыйм. Татарда моң бар. Без аны «магия в исполнении» дип тәрҗемә иттек. Русча да җырлап карарга кирәк, бәлки, кабул итәрләр.

«Евровидение» бәйгесенә бару хыялым да бар. Әлеге конкурска карашым яхшы, барып карыйсым килә. Чит илдә яшәүчеләр минем инглиз телендә дә җырлавымны тели.

Алия Карачурина кияүгә чыгуы турында: «Алла боерса»

Ришат Төхвәтуллин күз тиюдән дә интегә икән. «Без өшкереп торабыз, миңа күз тия. Хәзрәтләргә йөреп торам, бу гадәти әйбер», — диде җырчы.

Соңыннан: «Үзем дә журналист булыйм әле», — диде Ришат Төхвәтуллин һәм микрофонны алып, Алия Карачуринага: «Кайчан кияүгә чыгасың?» — дигән сорау бирде. Алия исә бары тик: «Алла боерса», — дип кенә әйтте һәм серле елмайды.

«Үз җае белән өйләнербез, өйләнмичә калмыйм. Вакытында өйләнеп, балаларның рәхәтен күрергә язсын», — диде Ришат Төхвәтуллин.

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100