Флюра Сөләйманова: «Концерт куйсам, тамашачы: «Үлмәде микән әле бу?» - дип килер...»

Флюра Сөләйманова Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында 1939 елның 10 мартында туган. 2006 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелгән. «Татар-информ» хәбәрчесе Флюра апа янына кунакка барып кайтты.

Флюра апа мине каршы алырга лифт янына ук чыккан иде. Ә мин җәяү мендем. Флюра апа минем баскычтан менүемне белгәч: «Безнең дә яшь чаклар бар иде. Хәзер генә менә аякларым йөрми, хәтерем дә начар. Әлфия апа Авзаловадан яратып кына: „Хәтерең юк“, — дип көлә идек. Ул берсендә урамда йөргәндә аны бер тамашачысы таныган да: „Әлфия апа, әйдә сезне озата кайтам, туңгансыз бит“, — дигән. Әлфия апа аптырап калмаган: „Фатирымның номерын белмим шул“, — дигән. Хәзер менә без дә картаябыз инде, үзебез дә шул хәлгә калдык…» — дип сөйләп җибәрде.

«Алай димәгез, әнә бит иреннәрегезгә кызыл помада да сөртеп куйгансыз. Бик ямьле күренәсез әле», — дидем. Флюра апа мине үз бүлмәсенә алып кереп китте.

«Биш бала ятим калдык»

Менә шунда яшәп ятам әлегә. Бу фатирда без бишәү яшибез: мин, кызым, кияү һәм ике оныгым. Гомумән, алты оныгым бар. Язмышны әйткән дә юк инде аны… 48 яшемдә генә шушы балалар янына килдем. Иптәш кызым үлеп китте, балалары ятим калды. 2009 елда картым үлеп китте. Әйбәт кеше иде.

Нишләп аңа кадәр кияүгә чыкмадыгыз икән?

Алучы булмады, кызым. (көлә). Эшебез шундый бит, үземне тулаем җырлауга багышладым. Башкасы турында уйламый идем дә. Үземне кияүгә чыгармын дип, гомумән, күз алдыма да китер идем.

Шулай да гашыйк булганыгыз бардыр…

Булды, бер егетем бар иде. Ул елларда авылларда концерт куеп йөри идек. Арчага бардык берсендә, шунда ул егет белән таныштык та. Концерт үткәч, «вечер» ясаган идек. Безнең төркемдә биюче бер кыз: «Флюра, кара әле, теге егет синнән бер дә күзен алмый», — диде. Аннан соң шул егет мине озата кайтты. Шундый матур шигырьләр яза иде ул, шагыйрь иде. Соңыннан аны колхоз председателе итеп билгеләделәр. Әмма аңа кияүгә чыкмадым. Бик кыстамаган, күрәсең. Хәзер ул исән түгел инде, урыны оҗмахта булсын. Берсендә: «Безнең авылга бүтән кайтмадың», — дигән иде. Бу, кызым… Ничәнче еллар соң әле? Хәзер хәтерләмим дә инде. Филармониядә эшләгән еллар иде бу.

Язмышны әйткән дә юк инде, дисез...

16 яшемдә Казанга килдем. Әле ул вакытта шәһәргә китәр өчен паспорт бирмиләр иде. Мин килгәндә апам Казанда тулай торакта яши иде инде. Хәзер менә апам үзе дә юк. Без бергә үстек, нык булдык. Ятимлек тә безне аяктан екмады, сындырмады. Казанга килгәч, Сара Садыйкова исемендәге хорга йөри башладым. Минемчә, нинди генә язмышлы булсам да, барыбер сәхнәгә чыгар идем. Филармониягә дә беренче барудан ук алмадылар, әмма мин барыбер җырчы булдым.

Ничә яшьтә ятим калдыгыз?..

Әти сугыштан кайтмады. Афәт башлангач ук, аны алып киттеләр. Мәскәү кырында үлгән, дигән хәбәр килгән иде безгә. Биш бала атасын калдырсалар да булгандыр дип уйлыйм. Әни биш баласы белән тол калды. Әмма аны да язмыш аямады, ул сугыш башлангач озак тормый китеп барды. Шулай итеп, без биш бөртек бала ятим калдык. Абыема рәхмәтлемен, ул безне үстерде. Хәзер ул үзе безнең арада юк инде. Ул әнинең үлүен ике ай үткәч кенә белде. Абый фабрика-завод өйрәнчекләренә киткән иде. Авылыбыз аның эшеннән 60 чакрым гына булса да, кайтырга җае булмаган, күрәсең. Эштән кайткач: «Әллә әни терелеп киткәнме, идәннәр дә юылган», — дип сөенгән булган. Соңыннан гына әнинең үлүен белде, бичара. Без дус үстек, бер-беребез өчен үлеп тордык. Хәзер генә менә берүзем калдым. «Апам үлде, сеңлем үлде, хәзер минем чират инде», — дигән идем. Улым Булат: «Алай әйтергә ярамый», — дип шундый ачуланды үземне. Әмма бу дөньяга күпмегә килүебез бездән тормый. Аллаһ ничек язган, шулай булыр.

Әле яшәргә кирәк бит, Флюра апа!

Бөтенесе китеп бетте, бер мин генә калдым, дип аптырыйм, кызым. Бертуганнарым да китте… Үлемнән бер дә курыкмыйм. Хәзер менә туганнарым өчен яшим кебек. Туганнарым, Габделхак, улым Марат - барысы да Киндери зиратында ята. Мине дә шунда җирләрләр. Булат ачуланса да: «Бөтен кеше үлә, ник мин үлмим икән?» — дип уйланам кайчак. Алай әйтергә ярамый, аңлыйм. Аллаһ үзе, вакыты җиткәч, ишек шакыр әле.

Зур абый белән ничек үстегез?

Абый үзе сыер сава иде. Хәзер уйлыйм: шул сыерны асраганга күрә генә исән калганбыздыр. Сеңлемә әни үлгәндә ике генә яшь иде. Ул 1941 елгы иде. Ничектер үскәнбез инде, кызым. Язылган булгач, кая барасың, ди. Безнең арттан: «Алып китәбез», — дип балалар йортыннан килгәннәр иде. Шулай да, Аллаһның рәхмәте, әнинең сеңлесе Рәхимә апа безне аларга бирмәде, җибәрмәде. Рәхимә апаның чәчне кайнар су белән юганы истә калган. «Башта пешә, соңыннан пешми ул», — дия иде. Нишләтәсең, ул вакытта бет таралган чак иде… Бу тарихны сөйләгәч: «Ник качмадыгыз?» — диләр. Кая качасың, ди… Рәхимә апа шулай да безне үз балалары кебек яратты.

Әмма без Рәхимә апаларда озак яшәмәдек. Әниемнең энесе үз гаиләсе белән шушы нигезгә Донбасстан кайтты. Урын калмады да, без янә үзебезнең өебезгә күчтек. Апам бер эштән дә курыкмый иде. Алты яшендә сыер саварга өйрәнде. Көтү киткәндә: «Фәридә, көтүең кала», — дип кычкыралар иде аңа. Апам тырыш булды! Гаиләбез белән иҗатка якын идек. Абыем да матур җырлый, шигырьләр яза иде.

Ярый әле балалар йортына эләкмәгәнсез…

Әгәр балалар йортына эләксәк, беребез — бер җирдә, икенчебез икенче җирдә булыр идек. Әле бит яшь аермалары да бар, шуңа күрә кайсыбызны кайсы балалар йортына җибәрүләрен кем белер иде?! Бер-беребезне соңыннан ничек табар идек?.. Ә без бишәү булдык! Биш туганың булгач, ятимлекнең ачысы әллә ни сизелми ул. Аллаһ Тәгалә адәм баласын сыный. Сөйләмә дә…

Ятим үсүегез, соңыннан кеше балаларына әни булуыгыз үзара бәйледер, әйеме? Бары тик үз башыңнан кичсә генә, кеше хәленә кереп буладыр.

Кем белгән, күрәсең шулайдыр да. Кеше баласы булмый ул. Аларның әниләре иптәшем иде, аның белән Сара Садыйкова хорына бергә йөри идек. Театр училищесын тәмамлап, телевидениедә режиссер ярдәмчесе булып эшләде ул. Әмма 1988 елда, дүрт баласын ятим итеп, китеп барды. Хәзер Чаллыда яшәүче Флюра Хөрмәтова: «Син молодец, курыкмадың», — ди. Ул да хәзер ялгыз, үзеңә генә бу тормышта бик авыр. Әгәр дә менә хәзер балаларым булмаса, нишләр идем?! Балаларга килгәндә, игезәкләргә җидешәр яшь, Алсу 16 яшьтә иде. Марат та бар иде, әмма хәзер ул безнең арада юк. Балалар мине яхшы кабул итте. Әтиләре аларга барысын да дөрес итеп аңлата белде.

Балалар янына әни буларак килгәндә оялгансыздыр?

Хәзер берсендә без Габделхак белән кинога җыендык. Шул чакта Марат безне күрде. Ни генә дисәң дә, миңа шулчак кыен булды. Әмма соңыннан әтиләре җайлый, балалары белән сөйләшә белде. Шуңа күрә соңыннан оялдым дип әйтә алмыйм.

Әни дип эндәштеләрме?

Юк, эндәшмәделәр. «Әнинең берәү генә булганын белсеннәр», — дидем. «Флюра апа», — дип әйттеләр.

Маратка ни булды?..

Харап булды шул, үлеп китте… Үлгәндә аңа 43 яшь иде. Берсендә аның белән сөйләшеп утырганда: «Миңа картлар йорты калыр микән?» — дигән идем. «Нинди картлар йорты, үзем карыйм мин сине», — дигән иде шунда. Китеп кенә барды шул…

«Яшь чакларда егетләр бар иде, булмады, димим»

Гастрольләрдә йөргәндә, егетләр гашыйк була идеме үзегезгә?

Алай егетләргә әллә ни исем китмәде. Эш, җырлау, җырлар өйрәнү - төп шөгыльләрем иде. Әгәр дә егетләргә карасам, бәлки бер түгел, биш тапкыр кияүгә чыккан булыр идем, кем белгән. Рәисә үлгәч, дүрт бала калды… Әле хәтерлим, ул мин урамнан үткәндә: «Флюра, өчпочмак пешерәм, әйдә кер», — дип кычкыра иде. Аның балалары минем күз алдымда үсте. Балаларга әни кирәк бит! Бу балаларга кем әни булыр икән дип уйлый идем.

Ә мәхәббәт, Флюра апа?.. Бала әнисе булу - бер әйбер, әле бит аларның әтиләренә хатын да булырга кирәк.

Габделхак әйбәт кеше иде. Аңа хатын булу миңа авыр булмады. Ул бәйләнчек кеше түгел иде. Аңлаштык, Аллаһка шөкер. Арабызда ярату да булгандыр. Мин яратмасам, аның белән тормаган булыр идем.

Балаларга яхшы әни була алдыгызмы, ничек уйлыйсыз?

Начар булдым, дип әйтмәс идем. Кызым Әлфиядән: «Флюра апагызны хөрмәт итәсезме?» — дип сорыйлар икән. Ул: «Мин бит үз әниемне җиде яшемә кадәр генә белдем, ә Флюра апа соңгы утыз ел безнең янда», — дигән. Аларны мин үз балаларым кебек үстердем.

Үз балагызны теләгән идегезме?

Үз балам булса, бәлки Габделхак миңа өйләнмәгән дә булыр иде. Минем ялгыз булуымны белеп, мине кияүгә алды ул.

Сәхнә, җырчы булу сезне бәхетле итә алдымы?

Иң мөһиме — сәхнә. Яшь чакларда егетләр бар иде, булмады, димим. Мин генә аларга игътибар итүне кирәк дип тапмадым. Габделхак беркайчан да мине сәхнәдән аерырга теләмәде. Әгәр дә ул җырчы булуыма каршы булса, без бәлки бергә тормас та идек. Мине тамашачы җырчы итте. Халык кабул итмәсә, җырчы булып китә алмыйсың. Ваһапов фестивале берсендә концертта чыгыш ясарга чакырды, лауреат исемен бирде. Әле күлмәгемнең итәгенең почмагы гына күренә иде, «Флюра Сөләйманова чыга», — диюләре булды, халык дәррәү алкышлады. Әле һаман да мине тыңлыйлар икән, дип сөендем.

Яшь җырчыларны тыңлыйсызмы?

Тыңлыйм, яшьләр арасында өметле татар җырчылары бар. Ир-егет тавышлары ешрак исемдә кала. Әнә хәзер Гүзәл Уразова җырлый. Сәхнә өчен яратылган кешенең җырчы булып китүе алдан ук билгеләнә ул. Әмма халыкның җырларга карашы үзгәрә. Гүзәл кырык елдан соң популяр булырмы, юкмы — белмим. Замана белән бергә атларга кирәк. «Үзгәртәбез», — дигән булып, фестивальләр ясадылар. Әмма татар моңы гына онытылмасын. Мин татар халык җырларының фанаты булдым.

Әле концертлар куясыгыз киләме?

80 яшьлегемә куясым килгән иде, әмма аякка баса алмагач, оештырып булмады. Әле менә Искәндәр Биктаһиров шалтыраткан иде. «Әйдә концерт куйыйк», — ди.

Таш кебек Хәмдүнә дә үлеп китте. Җил кебек йөри торган кеше иде… Әле үземнең халыкка күренәсем килми. Флюра беткән дип уйламасыннар… Таяксыз гына булмый. Аны читкә куйсам, әвеш-тәвеш китерә башлый. Исән булсак, куярбыз, Алла боерса. Тамашачы да: «Үлмәде микән әле бу?» — дип килер, кем белгән.

Йокы керәме?

Йоклыйм, Аллаһка шөкер. Йокым килмәсә, телевизор карыйм. Анда бер каналда «След» дигән кино бара. Шуны карый-карый йоклап китәм.

Мин дә карыйм аны. Яшь аермабыз байтак булса да, без бер дулкында икән.

Әйе, без синең белән бер дулкында йөзәбез икән. Ул детектив кино, кызык. Аңлаганын аңлыйм, кайберсе аңлашылмый да кала. Кайвакыт: «Бу этлекне ник күрсәтәләр икән?» — дип уйланам.

Сез татар эстрадасының легендасымы?

Әйе дип уйлыйм. Теләсә кемне легенда дип әйтеп булмый. Шул ук Уразованы да легенда дип әйтергә мөмкиннәр. Әле ул бит, безнең белән чагыштырганда, яңа туган бала шикелле генә.

Сәламәтлек ничек соң, Флюра апа?

Сәламәтлек юк шул… Башта «Татваленка»да эшләп, авыллардан авылга трактор чанасында йөреп, сәламәтлек кайдан килсен, ди?! Чегән тормышы, диләр… Чегәннәр дә яхшырак шартларда яши кебек. Гастрольләрдә йөргәндә, кунарга дип фатирга керә идек. Анда ашаталар да, эчертәләр дә, йоклаталар да. Күбесе: «Фәлән җирдә йоклатмадылар, төгәл җирдә ашарга бирмәделәр», — дип зарлана. Ә мин беркайчан да зарланмадым! Булганына шөкер итә белергә кирәк. Кешедән күп өмет итсәң, әзеннән дә коры каласың, диләр. Мин күпне өмет итеп яшәмәдем, булганына шөкер итә белдем — бары шул. Алай яшәве җиңелрәк тә, кызым.