«Йолдызлар»ның парольләрен кемнәр белә?

28 нче гыйнвар Халыкара шәхси мәгълүматларны саклау көне. Җырчылар үзләренең хакерлар атакасы белән ничек көрәшүләре, парольләрен кемнәргә ышанып тапшыра алулары турында сөйләде.

2007 нче елдан башлап 28 нче гыйнвар Халыкара шәхси мәгълүматларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм төрле челтәрләрдән кулланучылар өчен интернетта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен онытмасын, виртуаль һәм реаль тормышларын төрле куркыныч хәлләрдән сакласын өчен оештырыла.

Паролен онытып телефонсыз калган Рамил Закиров

«Парольләрем бар. Гадәттә, ул минем 3-4, мин белә торган парольләр һәм шуңа мин һәрвакыт яңа аккаунтлар ясаганда шуларның берсен кулланам. Оныткан очракта да, шул дүртесенең берсе барыбер туры килә. Алай кызыклы онытуларның булганы юк. Ләкин бервакыт айфондагы 6 санлы паролен оныткан идем, ә аны онытсаң, бетте баш, телефонны ташларга гына кала. Шулай итеп телефонымны алыштырырга туры килде», — дип хәтирәләрен яңартты яшь җырчы Рамил Закиров.

"Күрәзәче" Зинира

«Ризат белән икебезнең дә кесә телефоннарыбызда парольләр тормый. Яшерер әйберебез юк, концертлар белән йөргәндә дә группабызда 10 кеше булуына карамастан, парольләр куймыйбыз. Әшәке эшләр кылып йөрмибез, серләребез юк. Бәлки дөрес тә эшләмимдер, кешеләргә артык ышануымдыр, күрәсең. Компьютердан кулланмыйбыз, бөтен нәрсә телефонда.

Кызыктырмы, кызганычтырмы инде ул, Зинира дип түгел, исемемне үзгәртеп, «ясновидящая» дип ВКонтакте төркемендә минем исемнән утыралар. Ул әле дә эшли торган аккаунт. Ялган сәхифәне бетерү максатыннан ниләр генә эшләп карамадым, тик берничек тә койрыгын тотып булмады ул хакерның. Тамашачылар аптырап «карагыз әле, Зинира, сезнең фотоларыгызны кулланып утыралар» дип миңа әле дә язалар. Шулай итеп мин әле «ясновидящая» да, алай-болай ул аккаунтны очратсагыз, аптырап калмагыз», — дип көлде җырчы Зинира Рамазанова.

Ышанучан Ильмира

«Парольләрем бар, алар төрле-төрле, барсын да язып барам. Миннән кала парольләремне бер кеше дә белми. Хакерлар инстаграм сәхифәмне 2 тапкыр тартып алырга теләделәр. Почтама инстаграм исеменнән хат җибәрделәр, бөтен мәгълүматны, хәтта паролемне дә сорап язганнарын күргәч, ялганчылар эше икәнен аңлап алдым. Чак кына үз кулларым белән аккаунтымны хакерлар кулына тапшырмый калдым», — дип сөйләде җырчы, автор-башкаручы Ильмира Нәгыймова.

Алсуның пароле бар

«Почтабызны ватып ачканнары бар. Үзем бик еш куйган парольләремне онытам. Бигрәк тә сбербанк картасының пароле хәтердә тормый, ике тапкыр ялгыш җыям да, өченчесендә бик озаклап кына исемә төшерәм. Телефонымда паролем бар, тик Азатка ул сер түгел», — дип сөйләде җырчы Алсу Фазлыева.

Гади кеше Рамилә

«Без Рамил белән бер-беребезнең барлык социаль челтәрләрдәге һәм башка парольләрне беләбез, яшермибез! Мин бигрәк тә Рамилнең акча картасының парольләрен яттан беләм. Хакерлар атакасыннан курыкмыйбыз, чөнки яшерен, начар гамәлләребез юк, Аллаһтан башка беркемнән дә курыкмыйбыз, гап-гади кешеләр без», — дип уртаклашты җырчы Рамилә Хәйретдинова.

Инстаграмын югалткан Лерон

«Телефонда да, компьютерда да парольләрем бар, аларны үзем генә беләм. Хакерлар атакасы мине дә читләтеп узмады. Узган ел минем инстаграм аккаунтымны урладылар. Үземнең гаебем дә бар, яшермим, тикшермичә паролемне „инстаграм сервисы“ исеменнән утырган алдакчыларга җибәргәнмен. Шулай итеп мин сәхифәмне югалттым. Минем өчен бу бик зур стресс булды, бөтен фото, элемтәләр, көндәлек язмаларым, кадерле фикерләрем — барысы да бер мизгелдә юкка чыкты, чөнки алар минем аккаунтны башка исем астына куеп яшерделәр. Шушы „иптәшләр“ минем белән хәбәргә чыгып, аккаунтны кире кайтару өчен акча таләп иттеләр. Ләкин мин алар белән элемтәгә кермәдем. Әлеге өлкәдә эшләүче танышым ярдәмендә мин үземнең инстаграм сәхифәмне кайтара алдым. Дошманыма да мондый стресс кичерүне теләмәс идем. Көннәрдән бер көнне „дөньяда нәрсәләр бар икән“ дип инстаграмга кергәндә аккаунтыңның инде синеке түгеллеген аңлап алу — бу коточкыч хәл. Үзем өчен мөһим саналган мәгълүматны компьютердан тыш, дискта да саклап барам. Хакерлар атакасы миңа зур дәрес булды», — дип уртаклашты танылган алып баручы, блогер Айсылу Лерон.

Хакерларга акча түләмәгән Айсылу

«Телефонымда пароль тормый һәм беркайчан да булмады, яратмыйм мин андый нәрсәне! Телефон белән еш кулланам, ә аңа кергән саен пароль җыя башласам… Социаль челтәрләремне бер заман ачканнар иде, кем икәнен белдем, бер дә күңелле хәл булмады! Шул очрактан соң, шәхси темага сөйләшүләрне телефоннан алып бармыйм. Гомумән, җитди мәгълүматны интернетка кертмәскә тырышам», — дип сөйләде җырчы, алып баручы Айсылу Габдинова.

"Мин һәм блокнот кына"

«Минем парольләрне мин һәм минем блокнот кына белә. Бик күңелсез вакыйга булды. Яндекс дискта бөтен аранжировкалар, язылган җырлар, музыкаль материал бер папкада җыелган иде. Элеккеге концерт директорыма бу папкадан кулланырга рөхсәт биргән идем. Эшләгән вакытында барсы да әйбәт булды, ул бу папканы системалаштырды. Тик бу директорны эштән чыгаргач, ул минем папканы да юк итте. Ярый, мин бөтен эшләгән әйберләремнең дубликатын ясап барган идем, әмма, кызганычка каршы, кайбер материаллар сакланмаган. Шуңа күрә хәзер парольләремне үзем генә беләм», — дип сөйләде җырчы Эльмира Кәлимуллина.

Малайзия хакеры белән көрәшүче Гөлназ Сираева

«Парольләремне беркем белми. Даими рәвештә аларны үзем дә онытып торам. Чөнки, төрле социаль челтәрләрдә төрле пароль булырга тиеш дип беләм. „Восстановление пароля“ дигән ысулны кулланам. Көз көне өч ай буена инстаграм аккаунтымны урларга тырыштылар. „Малайзиядән керергә телиләр“ дигән хатләр килде дә килде. Курыктым… Алла сакласын. Почтамны ватып ачтылар. Тик башкасына көчләре җитмәде», — дип уртаклашты җырчы Гөлназ Сираева.

Барысы да билгеле пароль кулланган Гөлназ

«Парольләр бар, алар барысы да билгеле, инде ничә еллар сакланып киләләр. Тик күптән түгел Инстаграм минем сәхифәмне япты. Керү өчен шәхесемне дәлилләргә кушып пароль сорагач, исемә төшерә алмадым. Шунлыктан яңа пароль уйлап табып язып куйдым. Айфондагы паролемне онытып, бар мәгълүматны югалта язган идем, берничә секунд алдан Илсурга шалтыратып парольне сорамаган булсам, бар нәрсә җилгә очкан булыр иде», — дип хатирәләрен яңартты җырчы Гөлназ Шәрипҗанова.