Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: «Үзеңә нәрсә ошый — шуны эшләргә кирәк»

Танылган җырчы, блогер Лилия Хәйруллина инстачыларның кәефен күтәрер өчен, үзенчәлекле видеолар төшерә. Баксаң, берничә секундлык юмористик видеолар бар кешегә дә ошап бетми икән. Ни өчен вайннарны халык кабул итеп бетерми? Бу турыда без артистның үзеннән сорадык.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина: «Үзеңә нәрсә ошый — шуны эшләргә кирәк»
Рамил Гали

Татар эстрадасы җырчылары арасында сезнең кебек вайннар төшерүчеләр күп түгел. Мондый юнәлештәге видеолар төшерүне ничек уйлап таптыгыз?

Вайннарны пандемия башлангач төшерә башладым. Башта Казанда, аннары авылда төшердек. Үзизоляция вакытында авылда булдык. Казанга кайтып-китеп кенә йөрдек. Мин тормыштагы әйберләргә җиңел карыйм, оялмыйм. Үзеннән-үзе ничектер шулай килеп чыкты — төшерә башладым. Инстаграмны алып баргач, барыбер нинди дә булса контент, бер юнәлеш кирәк дип уйлый идем. Иҗат кына куйсам, бәлки кем өчендер кызык та түгелдер, нәрсәдер җитмидер. Ничек тойдым, шулай килеп чыкты.

Шундый видеолар төшерергә идеяләр кайдан килә?

Төрлечә була инде. Кайберләрен кайдадыр күреп аласың, күргәннәрен күпмедер дәрәҗәдә үзгәртеп тә чыгарабыз. Кайберләрен үзем уйлап чыгарам, башкалары тик торганда килеп чыга.

«Видеоларым ошамый икән — карамасыннар»

Татар халкы мондый юморга әзерме? Ничек кабул иттеләр, начар фикерләр дә бардыр?

Әйе, начар әйберләр язучылар бар, аеруча минем аккаунтта. Тәнкыйть сүзләре дә күп була. «Әй, җырчыларга болай итү килешми, үзегезнең дәрәҗәгезне төшерәсез», — дип язалар. Әнигә дә яздылар. Мин кеше әйткәнгә карамыйча, үзем теләгәнчә эшлим. Һәр кешенең үз фикере бар, ләкин һәрбер кешенең фикеренә колак салып булмый, ошамый икән — карамасыннар. Ничек ошый — шулай яшим. Кеше шуны нигәдер аңламый. Алар аңламаганга, мин гаепле түгел бит.

Безнең халыкта: «Алай ярамый, болай ярамый. Кеше нәрсә сөйләр, нәрсә әйтер», — дип яшәү гадәте бар. Фикер йөртүдә, гомумән, тормышка карашта ничектер ирек юк, шулай тоела миңа. Ә мин бүтәнчәрәк карыйм. Тормышка җиңелрәк карарга кирәк, аеруча шушы авыр вакытларда. Юмор хисе булырга тиеш, чөнки ул безнең тормышны күпкә җиңеләйтә. Тормышка караш бик җитди булганда, психологик яктан бик авыр.

Ни өчен ирек юк дип уйлыйсыз?

Беләсезме, бу менталитеттан тора. Электән ничек килгән, шулай. Безнең әбиләрдә барыбер тәрбия икенче иде. Мәсәлән, минем әби: «Болай ярамый, тегеләй ярамый», - дип тәрбияләгән. Ә хәзер глобальләшү вакыты. Кешеләр үзгәрә. Мин яшьләр белән дә күп аралашам, алар да икенче төрле хәзер. Глобализация процессы бара, кешеләр шул менталитеттан ничектер аерылалар дип әйтимме соң...

Негатив комментарийлар язган кешеләргә ничек җавап бирәсез?

Мин аларга беркайчан да начар әйбер язмыйм. Ә кайберләренә, гомумән, җавап кайтармыйм. Язсам, бик тәртипле генә җавап бирергә мөмкинмен. Аннан соң гафу үтенүчеләр дә бар. Кешене гаепләп булмый, димәк, ул шулай тәрбияләнгән, тормышы шундый булган, бәлки, авырлыклар кичерәдер. Мондый вак-төяккә игътибар итмәскә тырышып, синең белән бер дулкында булган, яхшы кешеләр белән аралашып яшәргә кирәк. Синең фикереңне кабул итүчеләр бар, менә шул позитив кешеләр белән бергәлектә яшәргә кирәк дип уйлыйм.

Видеолар төшергәндә, алдыгызга нинди максат куясыз?

Тамашачы миннән яхшы энергетика алганын яратам. Бу җырларга да, сәхнәгә дә, вайннарга да кагыла. Сәхнәгә чыгып, кешеләргә яхшы, позитив энергия бирә аласың икән, димәк, концертка килүчеләр рухи байлык алып кайтып китә дигән сүз. Бу, минем уйлавымча, бик мөһим. Без артист кешеләрнең эшебез шул — башкаларга дәрт өстәү. Социаль челтәрләрдә дә шулай ук. Мин видеоларны ешрак иртәнге якта чыгарам, язылучыларым эшкә барыр алдыннан карап эшкә китсен дим. «Бик зур рәхмәт, кәефләрне күтәрдегез», — дип тә язалар. Хәзерге вакытта бу тормышта шушы позитив җитми. Вирус аркасында да һәр кешенең үз проблемалары. Шуңа күрә мондый видеолар күпләргә яхшы тәэсир итә. Миннән яхшы энергия алалар икән, үземә дә бик рәхәт.

Иртә белән шундый позитив рухтагы видеолар төшерер өчен яхшы кәефне үзегез кайдан аласыз?

Мин сәяхәт итәргә яратам, ләкин гел сәяхәт итеп кенә дә булмый. Кешеләр белән аралашам. Әйләнә-тирәмдә гел позитив, күңелле кешеләр генә. Яхшы кешеләр белән аралашып, энергия алам. Миңа бу кешеләр белән рәхәт. Кәефем аралашкан кешеләрдән тора дип уйлыйм.

«Бездә тәнкыйтьтән, кеше сүзеннән куркалар»

Тулаем алсак, бүгенге көндә татар юморына нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

Актуальлек җитми. Юморга бик тар карыйлар: «Болай әйтергә ярамый, болай булырга тиеш түгел». Төрлелек юк. Шул ук вакытта эстрадада да музыка стильләренә төрлелек җитми. Юморны да әзрәк киңәйтеп җибәрергә була. Бездә тәнкыйтьтән, кеше сүзеннән, начар фикерләрдән куркалар. Бу үсешкә бик нык комачаулый. Шул ук рус каналларын карасаң да, без калышабыз. Мәскәүдә берәр тапшыру эшләсәләр, бездә аны тискәре кабул итәләр: «Татарларда андый әйбер булырга тиеш түгел», — дип уйлыйлар. Белмим, нигә шулайдыр. Бераз яхшы яктан да карарга кирәк.

Видеоларыгызда әниегез дә (Гөлдания Хәйруллина) төшә. Моны кешеләр ничек кабул итте?

Аның аудиториясенә авыррак. Хәзер бераз ияләнделәр, ләкин һаман да начар фикерләр язучылар бар. Видеоларны без генә түгел, башка аккаунтлар да куя. Шунда: «Менә тилерәсез», — дип язучылар бар. Безнең вайннар әни белән кызның яхшы мөнәсәбәтен, бер дулкында булуыбызны күрсәтә. Нигә шулай булмаска тиеш? Без начарлыкка өйрәтмибез бит. Кайберәүләр эчеп, тартып утырганнарын чыгарып куя — кеше бернинди дә реакция күрсәтми. Ә эстрада шәхесләренә хас булмаган әйбер күрсәтсәң, алай булырга тиеш түгел, диләр. Бу - халык башындагы стереотиплар. 

Гөлдания ханым видео төшерү процессына ничек кереп китте?

Мин аңа төшәргә тәкъдим иткәч, ул башта кеше аңлап бетермәс дип курыкты. Аннары ризалашты. Төшердек. Кешеләргә ошады. Төрле реакцияләр булды. Әлбәттә, начар фикер әйтүчеләр дә гел булып тора, әмма алар канәгать булучыларга караганда азрак. Үзеңә нәрсә ошый — шуны эшләргә кирәк.

«Башка артистлар белән ярышмыйм»

Киләчәктә вайннарыгызның дәвамы булачакмы?

Булдырган хәтле тырышабыз инде. Аңа бит вакыт, фантазия кирәк. Вайннар гына түгел, тормышның кайбер мизгелләре, иҗат, фото-видеолар, фотосессияләр, фикерләрем белән дә уртаклашам. Миңа җырчы буларак кына түгел, шәхес буларак язылалар. Минем өчен бу зур бәхет. Шулай дәвам итәргә телим.

Иҗатка килгәндә, тамашачыларга яңа җырлар көтәргәме?

Яңа җырлар яздырам. Ләкин элеккеге кебек бик актив рәвештә түгел. Уйлавымча, кешеләрнең дә кызыксынуы бик зур түгел. Башта халыкчанрак юнәлештә булсам, хәзер яшьләрчә, үземә ошаган стильдә җырлыйм. Минем үз тамашачым бар, башка артистлар белән ярышмыйм. Шулай әкрен генә иҗат итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100