Наил Табанаков: «Кемнедер газаплап, елатып, күп гөнаһлар эшләдек инде»

Аның үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган, моңлы да, мәгънәле дә җырларын күпләр һаман да көйләп йөридер. «Иҗат кешесе акыллы булмый, комбайнның двигателе тавышына да көй килеп, җырлап бара идем», - дип сөйли ул. «Интертат» җырчы, автор-башкаручы Наил Табанаковның сәхнәдән югалу сәбәпләрен ачыклады.

«Такси ул шундый нәрсә, аңа бер кереп китсәң, һәрчак үзенә тартып тора»

Иҗат итүдән туктамадым, җырлар язам, - диде Наил Табанаков. - Ул Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт, аны алып атып булмый. Концертлар куярга әлегә минем көчем җитми. Югалуым да шуңа бәйледер. Кемгә кирәк, мине табып, мәҗлесләрдә чыгыш ясарга чакыралар.

15 елдан артык таксист булып эшләгәнсез. Сезне таныган клиентлар алдында уңайсызланмыйсызмы?

1999 елда «Копейка» машинасында йөри идем. Олы кызым туган гына вакыт, акча кирәк чаклар. Ул вакытта хезмәт хакы бартерга бирелә иде. Биектау районы Ямаширмә авылында торсак та, Казанга килеп, таксист булып эшли идем. 2005 елда бу эш тукталып торды. Такси ул шундый нәрсә, аңа бер кереп китсәң, һәрчак үзенә тартып тора. Буш вакытың була икән, рульгә утырып, чыгып китәсең килә. Акча да керә, кичке матур Казанны да карап йөрисең. Кемнәр генә утырмый синең яныңа, алар үзләренең тормышларын сөйләп бирәләр, эчләрен бушаталар. Хәзерге вакытта төзелеш эшендә көч куям. Таксист эшен ташладым, тик буш вакытым булса, әле дә машинага утырам да чыгып китәм. Кибеткә керерлек булса да, акча эшләп кайтып була инде.

Төзелеш өлкәсендә эшләү җырлап йөрүгә караганда керемлерәкме?

Эш һәрвакыт кирәк. Ашау өчен эшлибез, эшләү өчен ашыйбыз. Аллаһы Тәгаләгә эш биреп торганы өчен мин бик рәхмәтле. Һәрбер эшкә өйрәнәсең һәм ияләнәсең. Ротациягә, рекламага үзеңнән чыгарып салырга акчаң булган очракта гына җырлап акча эшләп була. Бер тиен кертмичә, ун тиен алып булмый. Кемгәдер ялынып йөрүче, иганәчеләр эзләүче артистлар бар бездә, тик мин алар сыман кешедән акча сорап йөри алмыйм. Үземнең эшләгән акчам әлегә гаиләмә китеп бара.  

«Машинаның кайсы детале эшләмәвен тавышыннан ук чамалыйм», — дигән сүзләрегез бар. Чыннан да шулаймы?

Сервиста эшләү тәҗрибәм бар. Берничә ел автосервиста машиналар ремонтлау белән шөгыльләндем. Үземнең машинаны да, кызымныкын да үзем төзәтәм.

Мин иң элек җырчыларга җырлар язып бирә идем. Рөстәм абый Сәрвәровка җыр язгач, автор буларак ничегрәк җырларга кирәклеген аңлаттым. Шулчак: «Наил, үзең җырлап карамыйсыңмы соң?” - дип әйттеләр. «Аксу» төркеме егетләре белән кушылып, минем җырларга аранжировка ясап, җырлап йөри башладык. Бик күңелле проект булып чыкты ул. Беренче дискларым чыгып, Себердә 15 концерт куеп, аншлаг ясап кайткан идек. Ул вакытларда егетләр дә аяк терәп миннән акча сорамадылар. Сагынып сөйләрлек кызык заманалар бар иде. Район җирләренә, авылларга чыгып, үзебезне күтәргән идек.

«Җыр текстын укыгач, күзләрдән яшь килергә, каз тәннәре чыгарга тиеш»

Заказ буенча җырлар язасызмы?

Заказга җыр язып була анысы. Әмма җыр күңелдән чыкмаса, ул хит булмый. Җыр текстын укыгач, күзләрдән яшь килергә, каз тәннәре чыгарга тиеш. Бәясе кешесенә карап инде. Чыкмаган җырчыларга (алар бит инде минем шикелле, акчаны эзләп, эшләп табалар) бәяне төшерәм. Бәясе 5 меңнән башлана. Авторлык хокукларын гомерлеккә җырчыга биргән очракта, 60-70 меңгә төшә, авторлык хокукларыннан башка бирелсә, ул җырчылар гомер буе авторга 1-2 сум түлиләр, шул сумма аз-азлап җыела.

Банкетларда катнашу өчен күпме акча аласыз?

Бер чыгышым 5 меңгә төшә, 3-4 җыр башкарам.

Эстрадада дусларыгыз бармы?

Дөресен әйтим, артистлар белән ныклап аралашмыйм. Санаулы гына дусларым бар. Баянчы Илнур Саттаров, Нияз Сафиуллин. Дуслар күп булырга тиеш түгел. Хәзер дуска түгел, үз-үзеңә дә ышанмый торган замана. Иң якын кешең дә алдап, кире кагарга мөмкин.

«Чәчкә белән икебездә дә йолдыз чире булды»

Чәчкә белән бик популяр дуэт булып йөргәннән соң, ул сезне кыйнауда гаепләде. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертегез әле.

Чәчкә белән аралашмыйбыз. Аңа бары тик уңышлар телим, җырласын. Ир-ат буларак, сезнең алда кешене яманлап тора алмыйм. Кирәк тә түгел. Бер кешегә дә әшәкелек теләмим, гаеп икебездә дә булгандыр. Һәрбер артистта йолдыз чире булып ала. Чәчкә белән бездә дә булды. Без бит бернинди акча кертмичә, үзебезнең аппаратуралар белән тулы заллар җыйдык. Үзенә күрә бер эйфория булып алды. Шул вакытта үзеңне тотып кала белү мөһим. Акыллы кеше «кыйнады» дип язмый инде. Шуны язып чыкканнан соң, минем Тинчурин театрында концертым булды, Чәчкә анда чакырылган кеше түгел иде. Әмма ул килеп, җырлап китте. Мин аны шулкадәр кимсеткән булсам, килер иде микән ул анда?! Мин язган җырлардан башка, шуның кадәр аһ итәрлек җыр җырлаганын ишеткәнем юк әле.

Чәчкә белән бер-беребездән арыган булганбыздыр. Һәрчак бергә идек. Гаилә дуэтлары да концертлар вакытында кычкырышып алырга мөмкиннәр. Дуэт булгач, һәрвакыт дус, тату гына булып булмый.

Оксана Новикова белән күңелсез хәл ничегрәк тәмамланды?

Оксана Новикованың продюсеры буларак, аңа җырлар бирдем. «Килсәң кил, килмәсәң килмә» җырына миннән рөхсәт алмыйча клип төшерүен ошатмадым. Ул җырны Оксана минем белән чыгыш ясаганда гына башкарырга хокуклы иде. Судлаштык, ул миңа авторлык хокукын түләде.

Продюсер булу, кемнедер күтәрү өчен акча кирәк. Капиталым булса, хәзер дә эшләр идем. Сездән дә йолдыз ясап була. Хәзер телевидениедә кемнәр генә юк. Җырлый белү-белмәүне компьютер программалары хәл итә торган замана.

Татар эстрадасының бүгенгесе хакында нәрсә әйтә аласыз?

Хәмдүнә апа Тимергалиеваның китеп баруы халкыбыз өчен бик зур югалту булды. Кечкенәдән җырларын тыңлап үскән кумирларым - Зөфәр Билалов, Зәйнәб Фәрхетдинова. Яшьләрдән Иркәгә афәрин. Бик эшчән, йөгерә-йөгерә эшли, «Бәйрәм» ансамбле егетләрен үзенә җыйды. Гүзәл Уразова һаман популярлар рәтендә. Иҗат итә, тырыша, яңалык кертә. Тик шунысы бар, җырлар бөтенесе бер төрле, чөнки аранжировка ясаганда чит каналны алып, аларның музыкасыннан 2-3 нота үзгәртәләр дә, татар пентатоникасын кертәләр дә, яңа татарча җыр ясап куялар.

Күптән түгел кайбер татар җырчылары Иркәгә каршы чыкканнар иде. Сезнең әлеге хәлгә карашыгыз нинди?

Андый нәрсәгә кысыласым килми. Конфликт турында белдем, ишеттем. Рәхәтләнеп, тырышып эшләгән, үзен күрсәткән кешедән башка артистларның көнләшүе, дип әйтер идем мин моны.

Телевидение, радиода еш күренмисез. Халык онытыр, дип курыкмыйсызмы?

Сәхнәдән киткәч, башта бик авыр булды. Хәзер ияләндем инде. Кешеләр һаман таныйлар. Таксида йөргән чакларда танысалар, авыррак була иде. Аюны да биергә өйрәтәләр, бернишләп тә булмый, ияләнәсең. Сәхнәгә чыгу теләге бар. Анда чыккач, үзеңне башка төрле хис итәсең. Сәхнәнең үзенең энергиясе бар. Эшлисе килә, яңа җырларым да күп. Тик аранжировка эшләтергә кирәк, барысы да һаман шул акча мәсьәләсенә барып тоташа. Яңа җырларымны эшләп бетереп, иске җырларымны туплап, концерт эшләп аласы килә.

Быелгы сезонда чыгышларыгызны күреп булачакмы? Сезне концертларга чакыралармы?

Дөресен әйтәм, әгәр мин башкаларның арт якларын сөртеп йөри торган кеше булсам, бәлки чакырырлар иде. Тик мин кешегә ялына алмыйм. Андый әйберне яратмыйм. Бер кешенең дә арт ягын сөртмим.

«Минем белән торганы өчен тормыш иптәшемә һәйкәл куяр идем»

Иҗат кешесе булу авырмы?

Чын иҗат кешесе — ул акыллы кеше түгел. Үземнән чыгып әйтәм, кечкенәдән комбайнда әтинең ярдәмчесе булып эшләгәндә, комбайнның двигателе тавышына да көй килеп, җырлап бара идем. Без акыллы кешеләр түгел. Минем белән яшәргә авыр. Минем белән торганы өчен тормыш иптәшемә һәйкәл куяр идем. Кәеф үзгәрүчән, авыр булса, каядыр китеп, бер үзем калырга яратам. Миңа үпкәләп, борыннарын салып, сөйләшми йөрүләрен дә өнәмим.

Сәхнәдән киткәч, күңел төшенкелегенә бирелдем. Хатын олы кыздан соң миңа 12 ел бәби алып кайтмады. Сәхнәдән киткән вакытта кече кызыбыз Дилия туды. Аның тууы миңа күбрәк булышты инде. Олы кызым да «әти» дип торгач, балалар хакына алга атларга көч таптым.

Хәмергә бирелмәдегезме?

Хәмергә бирелү җырлый башлаганчы булды инде. Яшереп тормыйм, бәйрәмнәрдә, яисә дуслар белән булганда эчәм, эчмим дип әйтмим, тик алкаш түгел. Сәхнәгә аяк басканчы, нык эчеп алган заманасы да булды. Сәхнә аркасында аракы эчеп, гаилә белән кычкырышып-сугышып ятып булмый. Аракы эчкәч, хатын да яратмый. Табак-савыт шалтырамый тормый инде, бөтен кешенең проблемасы бар. Безнең гаиләдә дә шулай ук.

Мин бәхетле, Аллаһы Тәгалә сәламәтлек биргән. Күңел төшенкелегенә бирелгәч, дус малаем әйтте: «Наил, мин сине бер балалар йортына алып барыр идем, андагы кояшлы балаларны күрсәң, син аяк-кулларың исән, нормаль кеше булуыңа сөенер идең. Тырыш, булдырырсың, ничек тә чыгарсың», — диде. Шуннан соң УНИКСта концертым булды. Шул балалар йортына барып, бер автобус һәм бушка билет бирдем, әлеге сабыйлар минем концертны карап кайттылар. Ул вакытта мактану булмасын дип сөйләмәдем, хәзер инде әйтәм, чөнки ул минем эчтән чыккан нәрсә.

Ялгышмасам, сезне 90нчы елларда группировкада торган, дип сөйләделәр. Дөресме? Ул еллар сезне нәрсәгә өйрәтте?

Авыр сорау инде бу. Ул вакытларда андый төркемдә булып карамаган кеше булмагандыр инде. Күп гөнаһлар эшләдек. Кичерелә торганмы, белмим, бер Аллаһы Тәгалә үзе белә. Кемнедер газаплап, елатып, малае аркасында кемнеңдер әнисен елатып… Ул вакытта кешедән акча таламыйлар иде. Бөтен әйберне сөйләп бетереп булмый. Ул вакытта талау күп, илнең таркалган вакыты, беркемгә бернәрсә кирәкми иде. Аллаһы Тәгалә кеше үтерүдән саклады, андый нәрсә булмады.

Әлеге төркемнән ничек чыгып китә алдыгыз?

Җыр гына ярдәм итте. Олы кызга өч яшь тулгач киттем. Тик әле дә шундый кешеләр арасында минем танышларым бар. Алар хәзер бик әйбәт яшиләр, барысы да эшмәкәрләр.

Гаиләгез хакында сөйләп үтсәгез иде.

Тормыш иптәшем мине яратмый да инде. Нишләп минем белән торадыр? Шаяру инде, әлбәттә. Яратмаса, мине түзеп яшәмәс иде. Тормыш иптәшем Гөлнара укып бетергәннән бирле Республик балалар клиник хастаханәсендә эшли. Олы кызым Наилә Казан юридик институтының дүртенче курсында белем ала, тикшерүче белгечлеген үзләштерә. Кечкенә кызым Дилия 3 сыйныфта укый. Музыка сыйныфын бер елга алга сикерде. Тавышы шәп, сольфеджио, нота диктантларын бик әйбәт эшли. Олы кызым да миңа охшаган, тавышы матур. Тик аның җырларга теләге юк. Балаларым иҗат юлыннан китәргә теләсәләр, булышыр идем.

Хыянәт итүләр булмадымы?

Чын-чынлап яратам мин тормыш иптәшемне. Хатынга бервакытта да хыянәт иткәнем булмады. Ә яшьлектә инде… Ул булмый торган хәл түгел. Авылыбыз да Казанга якын булганлыктан, цивилизацияне күреп үстек.

 Сез баймы?

Матди яктан үземне бай дип әйтә алмыйм. Эшләгәнебез балаларга, ашарга, яшәргә җитеп бара. Бай хәерчеләр без, Арчада һәм Биектауда, үзебез салып чыкмаган булсак та, зур көчебез кергән ике йортыбыз бар. Казанда фатирда яшибез.

Күңелне тырнап торган ялгышлар, үкенечләр бармы?

Яшьлектә булган хатам бар. Сөйли алмыйм.

Быелгы пандемия чоры сезне нәрсәгә өйрәтте?

Ике ай гаилә белән аерым яшәдек. Хатыным компьютер томографиясендә эшли. Ул ковид белән авырган балалар белән турыдан-туры элемтәдә булгач, минем әтине, хатынның әнисен — әбине чирләтмәс өчен төрлебез төрле якта тордык. Авылда күп эшләр эшләнде, коронавируска кадәр вакыт җитмәгән нәрсәләрне башкарырга вакыт табылды. Төзелеш тукталды, сатулар булмады. Ул вакытта ике ай ярым заводта эшләп алдым. Хәзер кабат төзелеш эшләре башланды.

Нинди хыял белән янып яшисез?

Балаларым үсеп җитеп, кияүгә биреп, оныкларымны күрәсем килә. Шушы бәхетләрне күрергә Аллаһы Тәгалә гомер бирсә иде.