Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин: «Бу сорауга җавап бирмим»

Автор-башкаручы Ринат Рахматуллин белән биш сәгать буе сөйләшеп утырдым. Интервьюның кайбер мизгелләрен сезгә дә укытам.

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин: «Бу сорауга җавап бирмим»

 Ринат, син бер генә тапкыр өйләндеңме ул?

Да!

Дөрес әйтәсеңме?

Дөрес!

Алдамыйсыңмы?

Юк инде! 22 яшьтә өйләндем. 7 ел йөрдек. Ник алай сорыйсың?

Хатыннар сине җырчы буларак кына түгел, мужик буларак та бик каты ярата.

 Беләм. Беләм…

Сөяркәләрең бармы?

Кем сөяркәләрне сүгә, шундый кешенең киресенчә сөяркәләре бар. Алар аны яшерә инде. Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…

 «Хәзер инде мин үкенәм» дигән җырыңны тыңладым. Нәрсәгә үкенәсең?

Минем турыда язылган җыр түгел бит ул. Заказга язылган җыр. Ульян өлкәсе Чүпрәле егете өчен яздым. Ул җырны сатып та алмады, сатып алырга тиеш иде, югалды. Хатыны белән аерылышкан булган, соңыннан үкенә башлаган…

Ир затын күрә алмаучы хатыннар да бар икән, нишләп? Ничек уйлыйсың?

 Балачактагы җәрәхәт. Әтиләр хатын-кызны кыерсыта, кыйный торган булгандыр, бәлки. Шуны күреп үскән дә әтисен генә түгел, бөтен ир-атны күрә алмый. Ир белән хатын арасында төрле ситуация булырга мөмкин. Әти балалар алдында сүгенергә, хатыны белән талашырга тиеш түгел. Кечкенә вакытта бала сеңдереп кенә бара. Үскәч: «Менә син үзең шундый идең бит», — дип әйтерлек булмасын.

Хатының белән балалар алдында талашканың булдымы?

Тавыш чыкса да балалар алдында талашмый идем…

Син «атказанган» да, «атказанмаган» да түгел. Камал театры артистларыннан ишеткәнем бар: «Үзең йөрмәсәң, беркем дә сиңа исем бирми», — диләр. Үзең йөрмәдеңме?

Әйе. Сәхнәгә чыгарга да ашкынмадым, фәкать җырлар яздым. Сәхнәгә чыгармын, популяр булырмын дип тә уйламадым, үзеннән-үзе булды ул.

Ринат Рахматуллин 17 ел тамада булып эшләгән. Буада шикәр заводында эшли. «Сахарник”та да ун ел эшли. Буа театры директоры Раил Садриев аны дөньяга чыгара. Театрда артист булып алты ел эшли.

Ринат, бәлки бу интервьюдан соң сиңа исем бирерләр, ә?

Миңа исем кирәкми дип әйтмим. Концертларда да әйтәм: «Ярар, миңа „заслуженный“ бирмәделәр, бирмиләрдәдер инде. Халык мине болай да ярата бит», — дим…

Күп кенә хатын-кызлар белән дуэт та җырлагансың икән.

Һәрбер дуэтның үзенчәлеге булды. Әлфинә апа үзенә бер төрле, ул җитди, күп сөйләшми, таләпчән кеше. Эльвира Хамматова минем кебек ачык, аралашучан. Иркә кырыс. Ул — Аксубай, мин Буа мишәре. Бервакыт әйтте: «Ринат абый, син дә мишәр, мин дә мишәр. Мин Буа, мин Аксубай мишәре. Син — добрый, мин — усал мишәр», — диде. Эчтән усал түгел ул үзе, ачык кеше.

Бәяң күпме?

 30, 50, 100 дә булырга мөмкин. бер сумманы гына куйганым юк. Бүген син артист, иртәгә артист да булмаска мөмкинсең бит. Дөнья — түгәрәк, постельгә дә калырга мөмкинсең, Алла сакласын. Бөтен әйберне дә акчага әйләндереп бетереп булмый. Дуслар, танышлар, якыннар, күңел тынычлыгы да кирәк бит әле.

Аварияләргә еш эләгәсең, тиз йөрисеңме?

Тиз.

Соңгы авариядән соң кулың төзәлдеме әле?

Сызлый.

Ничек исән калдың?

Әнкәйнең васыятен үтәгән өчен (әнисенең нигезен ташламаган, сатмаган) Аллаһы Тәгалә мине саклагандыр дип тә уйлыйм.

Аварияләрдән соң машина йөртергә курыкмыйсыңмы?

 Юк. Кайбер кеше беренче авариядән соң машинага утырырга курка башлый, миндә андый әйбер юк. 20 тапкыр авариягә эләгеп тә тизлекне киметә алмыйм…

Әтиең кайчан үлде?

1990 елда ашказанына операция ясаганда. Гомерлек шофер иде, предколхозны йөрткән кеше. Аннары автобуста эшләде. Әти бик булган кеше иде…

 Мәскәү туенда җырладың, күпме эшләдең?

Әйтмим.

Бер миллионмы?

 Юк инде, бер миллион бирми инде Мәскәү…

Мәскәүме?!

 Акча турында сорап утыра бу, үтерәсең син.

Син гел концертлар белән чыгып киткәнсең, хатының көнләшкәндер, тавыш та чыгаргандыр. Андый вакытта хатыныңны ничек тынычландырасың?

Ситуацияне аңлатасың. Бу минем эш, күңел ачу өчен чыгып китмим бит, дисең. Бер елны биш урында эшләдем: клубта, театрда, СПТУда музыкант, концертлар белән йөрим, туйлар алып барам.

Ир ник чүпрәккә әйләнә икән?

Ирнең характеры нык түгел, димәк. Мин моны булдырам дип әйтеп, шуны үти алмаган ир паникага бирелә. «Минем хәлдән килми, мин булдыра алмыйм. Беркемгә кирәкмим икән, ни хатынга, ни гаиләмә, ни дусларыма», — дип уйлый. Бу моментта нык ихтыяр көче кирәк, хатын-кыздан да күп нәрсә тора. «Вәт син булдыра алмыйсың, син кем инде, синнән бернәрсә дә килми, ни акча эшли алмыйсың, ни гаиләне карамыйсың», — димәсен. Шундый «стерва» хатыннар була бит, һаман «пилить» итеп тора ул. Шуннан соң тора-бара ир: «Чыннан да, минем хәлдән бернәрсә дә килми икән», — дип уйлый башлый. Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә. Хатын тарафыннан иргә терәк кирәк. Ярар, ул аны сүксен дә ди, шунда бер җылы сүз дә әйтеп куйсын: «Син бар, син булмасаң, без нишләр идек», — дип. Бер сүз мужикның тормышын үзгәртергә мөмкин, чүпрәктән затлы сөлгегә әйләнәчәк ул.

Сөяркәләрең күпме?

Миллион!

Дөресен әйт.

Миндә любовницалар юк, миндә бар яраткан, хөрмәт иткәннәр генә.

Яраткан хатын-кызларың бар инде.

Да!

Ничәү?

Бу сорауга җавап бирмим. Кемдә юк инде ул хәзер любовницалар?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100