Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм

Айсылу Габдинованы мәрхүм Илфак Шиһаповның продюсер буларак таныткан соңгы иҗат проекты дияргә була. Вафатына кала бер ел чамасы ул Айсылу белән эшләде һәм аны халыкка күрсәтеп калдырды. Хәзер Айсылу Илфак Шиһаповның дусты, татар продюсеры Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлек итә. Җырлаудан тыш, ул ТНВдагы “Кайнар хит” тапшыруын да алып бара.

news_top_970_100
Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм

Тирән, моңлы тавышы белән тамашачылар күңеленә кергән Айсылу Габдинова белән “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивалендә аралаштык.


“Тавышсыз җырчыларның популярлыгы озакка бармый”

- Айсылу, бүген популяр җырчы булыр өчен таланттан башка тагын нәрсә кирәк?

- Хәзер җырчылар бик күп... Саный башласаң - санап, тыңлый башласаң, тыңлап бетерә торган түгел. Күбесе килә дә китә. Дан-шөһрәткә кызыгып кына танылган артист булырга теләүчеләр бик күп. Үзеңнән соң эз калдырырга теләсәң, иң беренче чиратта тавыш һәм моң кирәк дип саныйм. Тавышсыз җырчыларның популярлыгы озакка бармый. Шулай ук бөтен күңелеңне биреп, тырышып җырларга кирәк. Күңелдән чыккан хисләр генә күңелгә барып җитә һәм шул очракта гына тамашачы сине яратып кабул итә. Популяр җырчы булыр өчен яхшы продюсер да кирәк дип уйлыйм. Гомумән, бүгенге көндә продюсерсыз зур сәхнәгә чыгу бик кыен. Шулай ук акча, уңыш, яңа идеяләр булу да мөһим.

- Репертуарыңдагы җырларны ничек сайлыйсың?

- Минем репертуар төрле. Русчадан тәрҗемә ителгән заманча, татар халык җырлары да бар. Иҗатымны опера, ария җырлаудан башладым. Шулай ук ретро, халык җырларын бик яратып башкарам. Концертларда да гел күзәтәм: тамашачылар халык җырларын үз итә, миңа кушылып җырлыйлар. Кечкенәдән үк татар көйләрен тыңлап, татар җырларын җырлап үстем. Кызганыч, яшьләр андый җырлардан ераграк тора. Милли музыка тәрбиясенең аксавы сизелә.

Җырлар сайлаганда сүзләренә игътибар итәргә тырышам. Минемчә, җырлар мәгънәле булырга тиеш. Син сәхнәгә чыккансың икән, тамашачыга нәрсәдер әйтергә, җиткерергә тиеш. Аларны куандырырга яки уйландырырга кирәк. Халык синең нәрсә җырлагыныңны аңламыйча аптырап утырырга тиеш түгел. Синең җырын истә калсын.


“Җырчылар арасында икейөзле кешеләр бик күп”

- Кайбер яшь җырчылар танылган артистларга охшатып үз стилен булдыра. Син нинди образ сайладың? 

- Башка җырчылардан аерылып торам, үзенчәлекле образым бар дип әйтә алмый. Мин яңа гына сәхнәгә аяк баскан җырчы, шуңа күрә үз стилемне булдыру юнәлешендә эшлим генә әле. Бер урында таптанып торырга яратмыйм. Иҗат белән ныклап шөгыльләнәм. Артист бит ул гомер буе үз өстендә эшләргә, көн саен яңалыкка омтылырга тиеш.

Аннан соң мине күбесе усал карашлы, кырыс дип уйлый. Бәлки “железная леди” булып күренәмдер. Чынлыкта мин андый түгел, якыннарым яхшы белә. Эчке дөньям бик нечкә минем.

Тормышта нинди бар, сәхнәдә дә шундый булырга тырышам. Үз-үзең була алсаң, күңелеңне ача алсаң, син башкалардан аерылып торачаксың. репертуарга үз йөрәгемне чеметеп алырдай җырларны сайларга тырышам, чөнки аларны сизеп, тоеп җырлый алачакмын.

- Айсылу, фонограммага җырлауга мөнәсәбәтең нинди?

-  Мин һәрвакыт үзем җырларга тырышам. Ләкин кайбер концертларда фонограммага җырламыйча мөмкин түгел. Мәсәлән, телевизион съемка, стадионнарда чыгыш ясаганда. Дөресен генә әйткәндә, фонограммага җырласам, үземне бик авыр хис итәм, эшемне тиешенчә үтәмәгән кебек тоела. Үземне таш курчак кебек хис итәм. Тамашачыга энергетика, эмоцияләрне биреп бетерә алмыйм.

- Җырчыларга үзләре турында төрле гәйбәтләр ишетергә туры килә. Аларга тәнкыйть сүзләре дә явып кына тора. Ничек үткәрәсең?

- Тәнкыйть сүзләре, гайбәтләр, төрле имеш-мимешләрне шактый ишеттем. Хәер, алар әле дә дәвам итә. Кайчакта татар эстрадасында шул кадәр пычраклык булуына гәҗәпләнәм. Тамашачы алдында барысы да матур, дус-тату, ә чынлыкта... Җырчылар арасында икейөзле кешеләр бик күп. Мәрхүм продюсерым Илфак Шиһапов контракт төзер алдыннан мине кисәтеп куйган иде. Авыр сүзләр ишетергә әзер булсаң гына эшли башлыйбыз дигәне истә калган. Башта үземә карата әйтелгән начар сүзләрне авыр кичерә идем, елаган чакларым да булды. Миннән дә ныграк бу сүзләр өчен Илфак абый борчылды. Хәзер бу гайбәтләргә исем китми, йөрәгемә якын алмыйм. Бу сүзләрнең кемнән чыкканын беләм. Сөйләсәләр, син аларга кызык дигән сүз. Алла Пугачева әйтмешли: пусть пишут, лишь бы не некролог.

“Илфак абый соңгы елларда үзен ялгыз хис итте”

- Илфак Шиһапов белән гомеренең соңгы көннәрендә аралаштыгызмы? Аның күңел төшенкелеген сиздеңме?

- Бу көннәрдә туктаусыз Илфак абыйны уйлыйм. Гомеренең соңгы көннәре минем күз алдында, минем белән узды. Инде киткәненә шактый вакыт узды... Ул елакларны, сөмсере коелганнарны яратмый иде. Ләкин елата шул, һәрвакыт уйлата да – елата. Аның китүе шок булды, көтмәгәндә китте.

Илфак Шиһапов 2017 елның 30 маенда, 49 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. - ред.




Илфак абый - минем укытучым, ул минем өчен зур мәктәп булды. Сәхнәгә беренче профессиональ адымнарымны аның белән ясадым. Бик ачык, тормышка ничектер җиңел, оптимистик рухта карады. Ул чын иҗат кешесе иде. Шунлыктан аның кәефе еш алмашынып торды, бу нормаль хәл булып саналды. Кич кәефе бик начар булып, моңсу шигырьләр, җырлар иҗат итә, иртән: "Тормыш шәп бит!" дип елмая иде. Мин моңа ияләшкән идем... ”Поэт в душе” – бу сүзләр аның турында.

Илфак абый киткәненә бер елга якын вакыт үтсә дә, аны уйламаган көн юк. Беренче вакыт аның җырларын да тыңлый алмый идем, аның турында журналистлар белән дә аралаша алмадым. авыр ел булды.

Илфак абыйның соңгы көннәрдә нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм. Ләкин бу хакта сөйлисем килми. Күңеле бик нечкә иде, һәр нәрсәне йөрәге аша кабул итте. Шуны гына әйтәм: Илфак абый янәшәсендә якыннары булса да, соңгы елларда ул үзен ялгыз хис итте. Тәүлек буе телефоны тынмас иде, һәрвакыт кем белән булса да аралаша. Үз проблемалары күп булса да, башкаларга ярдәм итәргә омтылды. Тик аңа авыр вакытта ярдәм итәргә теләүчеләр, күңелендәге хисләрең аңлаучы булды микән?

“Илсөя Бәдретдинова белән якыннан аралашмыйбыз”

- Илсөя Бәдретдинова белән нинди мөнәсәбәтләрдә сез? 

- Илсөя Бәдретдинова белән якыннан аралашмыйбыз. Мин аны артист буларак хөрмәт итәм. Ул – чын профессионал, үз эшенең остасы. Илфак Шиһаповның мәктәбен узган кеше.

- Илфакның гаиләсе белән элемтәдә торасыңмы?

- Илфак абыйның кызы Зәринә һәм аның гаиләсе белән аралашам. Зәринәне якын дустым дип әйтә алам, гел күрешеп торабыз. Аның улы Илфак абыйның бәләкәй копиясе. Аларда кунак булганым бар. Илфак абыйның әнисен дә беләм. Әнисе миңа бик яхшы мөнәсәбәттә.

- Илфак Шиһапов тиешенчә бәяләнмичә китте дип уйламыйсыңмы?

- Илфак абыйны тулысынча бәяләмәделәр дип уйлыйм...Хәер, генийларның беркайчан да исән чагында кадерләрен белмиләр. Алдагы тормышымда аны оныттырмаска, хәтерен саклап калыр өчен барысын да эшләргә тырышырмын.

“Назгөл белән Илфак абый аркылы таныштык”

Илфак Шиһаповның "Вконтакте" битен күзәтеп баручылар белә: гомеренең соңгы атналарында ул еш кына диварына бер кыз сурәте элә иде һәм аның астына: "Син бул гына", "Якын кешем" кебек сүзләр яза иде. Яшь, чибәр кыз - Башкортстаннан Назгөл Дибаева. Бер тапкыр да күрешмәсәләр дә, алар шактый вакыт якыннан аралашып торганнар. Илфак әфәндене соңгы юлга озатырга да килгән иде Назгөл.




- Айсылу, Стәрлетамакта узган "Дуслык күпере" татар-башкорт эстрадасы фестивалендә сиңа Назгөл роза чәчкәләре бүләк итте. Соңрак Instagram челтәрендә аның белән очрашу мизгелләрен сүрәтләгән фотосүрәт урнаштырдың. Сез ничек таныштыгыз?

- Назгөл белән Илфак абый аркылы таныштык. Гел социаль челтәрдә язышып тордык. Илфак абый белән хәбәргә чыга алмаса, минем аркылы аның хәлләрен белә иде. Аралары ерак булса да, ул аны гел кайгыртып, авыр вакытларында ярдәм итеп торды. Беренче тапкыр без аның белән күзгә-күз карашып Илфак абыйны соңгы юлга озатканда сөйләштек, шуннан соң дуслашып киттек. Ул Уфада яши. Казанга килсә, миндә кала.

“Ул сөяркәм дә, очрашып йөргән кешем дә булмады”

- Илфак Шиһапов белән синең турыда имеш-мимешләр дә йөрде…

- Безне әле дә сөйлиләр. Янәсе, мин аның белән очрашып йөргәнмен, аның фатирында торганмын икән... Ул сөяркәм дә, очрашып йөргән кешем дә булмады. Бу көнче кешеләр сүзе. Без аның белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә идек. Шуңа күрә аяк чалырга теләүчеләр булды.



- Төшеңә кермиме?

- Күптән түгел генә Илфак абыйны искә алу чарасы узды. Бервакыт төшемә керде ул минем. Бик бәхетле, шат күңелле иде. Минем хәлләрне сорашты, кочаклады, тынычландырды. “Не переживай, все будет хорошо, кызым”, - диде. Мин аннан яңа җырымны тыңладыңмы дип сорадым. “Әле ул җырын миңа барып җитмәде, тыңламадым”, диде дә, ниндидер яшел аланга чыгып китте. Өнемдә күргән кебек булдым. Илфак абыйның чынга ашмаган хыялы калды: Алтайга барып, дала буйлап йөрергә тели иде ул.

Планнарыбыз зурдан иде, барысын да чынга ашырырга өлгерми калдык. Казанда концерт куярга, диск чыгарырга, бер танылган йолдыз белән дуэт җырларга теләгән идек.

“Мин үземне йолдыз дип санамыйм”

- Рифат Фәттахов нинди продюсер? 

- Рифат Фәттахов Илфак абыйның якын дусты. Ул мине авыр минутта калдырмады, үз канаты астына алды. Бүген мин аңа бик рәхмәтле. Рифат абый бик сизгер, талантлы, акыллы продюсер, бик максатчан кеше.



- Гастрольләрдән кайтып кермисез, телевидениедә "Кайнар хит" тапшыруын алып барасың. Барысына да ничек өлгерәсең?

- Башта ТНВда балалар тапшыруын алып бардым. Худсоветта мине күреп алып, “Кайнар хит”ның кастингына чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, мине сайлап алырлар дип уйламадым. Кызык өчен генә барган идем, үттем. Тапшыру туры эфирда барганга күрә, һәр шимбә мин Казанда булырга тиеш. Алып баручы булу миңа ошый. Телевидениегә ашкынып барам, бу эшне үз итәм. Киләчәктә әлеге өлкә буенча укырга керергә телим.

- Татар эстрадасында үз тамашачыңны табу авырмы? 

- Тамашачы мәхәббәтен яулау бик авыр, озак вакыт талщп итә. Сине биш ел эшләп беркемдә күрмәскә мөмкин, яки киресенчә, бер җыр аша да таныла аласың. Бу очракта ничек бәхет елмая инде. Соңгы вакытта үз тамашачыларым бар икәнен сизә башладым. Хәзер яныма киләләр, концерттан соң минем белән арлашалар, үз итеп чәчкәләр бүләк итәләр.

- Гадәттә, яшь җырчыларда "йолдыз чире" була. Синдә бармы ул?

- Мин үземне йолдыз дип санамыйм. Андый чир йокмас дип ышанам. Татар эстрадасында “йолдыз чире” белән авыручылар шактый. Алар белән аралашасы да килми. Мин кешеләрдә гадилекне яратам, беркайчан да кешеләрне аермыйм. Гади булып калсаң, сине тамашачы да яратачак. Менә “Дуслык күпере” фестивалендә йөргәндә иң зур йолдызларның берсе – Айдар Галимов иде. Тик ул бик гади, шуның белән үрнәк булып тора.

- Синең әтиен Айдар Габдинов та иҗат кешесе. Нинди киңәшләр бирә?

- Әтием иң төп киңәшчем. Ул миңа турысын әйтә, мактап кына тормый. Гомумән, әтием мине пианистка итеп күрергә теләгән иде. Ул җырлый, мин янәшәсендә фортепианода уйныйм. Үз балам булса, мин дә аның сәхнәгә менүен, җырчы булуын теләмәс идем. Чөнки бу һөнәрнең авырлыгын аңлыйм. Әтинең миңа җырлама дип әйткәне булмады. Ул репертуар буенча киңәшләр бирә, классик җырларны җырларга куша.              

“Соңгы тиеннәрен санаган, саран ир-атларны яратмыйм”

Җырчы Айсылу Габдинованың фанатлары бихисап. Аның сәхнәгә чыкканын концертларда түземсезлек белән көтеп алалар. Гастроль дәвамында җырчының үзенә күз төшерүчеләр, бүләкләргә күмүчеләр күп. “Дуслык күпере” фестиваленнән соң бер ир-ат зур чәчәк бәйләме бүләк итеп, җырчыга мәхәббәтен аңлатты. 


- Шәхси тормышта хәлләр ничек? Нинди егетләр ошый?

- Әлегә минем йөрәгем буш. Идеаль ир-ат турында фикер йөрткәндә, ул - ышанычлы, ярата hәм яраттыра белгән, акыллы, төпле, тәвәккәл, гаиләсе өчен терәк, сөйгән ярын хөрмәт итеп яшәүче, эшчән, тырыш кеше. Шулай ук минем эшемне аңлый торган булсын иде. Соңгы тиеннәрен санаган, саран ир-атларны яратмыйм. Яраткан кешем юмарт булырга тиеш.

- Концертларда яшь егетләр сине чәчәкләргә күмә. Араларында акылсыз адымнар ясаучылар булдымы? 

- Юк, алай акылсыз адымнар ясаучылар очрамады. Минем бер фанатым бар. Ул миңа интернетта көн дә яза, һәр концертыма чәчәкләр алып килә, мине эзәрлекли. Аның бүләкләреннән соң читен хәлдә калам. Бүләкне алсаң да читен, алмасаң да. Фанатлар, җырларны тыңлап, үзләрендә җырчы турында ниндидер образ тудыра. Ул образ чынбарлыктан ерак та булырга мөмкин.

Чәчәкләргә исем китә дип әйтә алмыйм, мин күбрәк гөлләр яратам. Чәчәкләрне кызганам.

“Артистлар бер-берсен яратмый”

- Син бик чибәр. Күз тиюдән курыкмыйсыңмы?

- Сәхнә кешеләре гел күз уңында бит. Әлбәттә, күз тиюдән, төрле бозымнардан куркам. Күз тигәнең гел тоям, сизәм. Җанда тынычлык югала, башыма борчулы уйлар килә, кәефем бозыла, начар тешләр күрә башлыйм. Сәхнәгә гел дога укып чыгарга тырышам.


- Соңгы вакытта татар эстрадасы йолдызлары арасында конфликтлар еш күзәтелә. Моны нәрсәгә бәйле дип уйлыйсың?

- Артистлар бер-берсен яратмый һәм көнләшәләр. Күп артистларның талашуын мин “пиар” дип саныйм.

- Кемнең иҗатын тыңлыйсың, кемнең иҗатыннан өйрәнәсең - бармы шундый шәхесләр?

- Мин күбрәк классика тыңлыйм. Чөнки мин опера җырчысына укыдым. Анна Нетребко иҗатын яратам, аның белән социаль челтәрдә аралашам. Земфира, Хәйдәр Бигичевның иҗатын яратам.

- Дусларың бармы?

- Дусларым аз, алар күп булырга тиеш түгел дип саныйм. Иң тугры дустым - ул минем әнием. Барлык серләремне аңа сөйлим, чөнки тулысынча ышанам. Әни белән гомер буе дус булдык. Аның белән мин теләсә нинди темага сөйләшә алам. Мәхәббәт өлкәсендә дә, иҗат буенча да аның белән киңәшләшәм.

– Хәзерге вакытта нинди планнар, хыяллар белән яшисең?

– Иҗат кешесенең планнары беркайчан да бетми. Концертлардан бик күп уңай эмоцияләр җыеп кайтам. Алга таба да яңа җырлар, клиплар, оригиналь темалар белән тамашачымны сөендерергә исәпләп торам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100