Җырчы Тимур Рамазанның колагын кисеп ала язганнар: «Битемне 4 см боз каплаган иде» | intertat.tatar

Җырчы Тимур Рамазанның колагын кисеп ала язганнар: «Битемне 4 см боз каплаган иде»

Тимур Рамазан — башкорт эстрадасы җырчысы, композитор. Аның репертуарында татар телендәге җырлар да әһәмиятле урын ала.

Табигатьтән аңа сәләт, тырышлык, җырлы-моңлы нечкә күңел, тирән акыл, кыю йөрәк бирелгән. Сынауларда сынатмый, кешелек сыйфатларын югалтмый, үз юлыннан бара ул. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, гадилеге, тәрбиялеге һәм зәвыклылыгы белән аерылып тора.

Иҗатта төрле темадагы җырлар эзли һәм таба. Берсеннән-берсе үзенчәлекле чыгышлар, заманча алымнар, кызыклы клиплар белән тамашачысын сөендерә.

Тимур Рамазанның тормышында булган зур сынау — фаҗига, шул ук вакытта могҗизаны хәтерләткән вакыйга турында сөйләштек.

 Тимур! Сүзебезне Сезнең тормышта онытылмаслык хатирәләр калдырган вакыйгалардан башлыйк әле.

 Иң истә калган хәл-вакыйга үсмер чагымда булгандыр. Язмышымдагы иң озын көн һәм иң озын төн. Аннан ике айга сузылган дәваханә тормышы…

Миңа 15 яшь иде. Кичке вакыт. Уфадан поезд белән Сибайга кайтып төштем. Әмма станциядән авылга автобусларны чыгармадылар. Чөнки буран котырганнан-котырды. Без — ике туган абыем, Альбина исемле бер кыз һәм тагын ике егет, 32 чакрым араны җәяүләп кайтырга булдык. Күз ачкысыз буранда адашып, иксез-чиксез кырда югалып калдык. Күңелемнән әти-әниемнәр, туганнарым белән саубуллашкан иң сынаулы сәгатьләр… Салкын үзәккә үк үтеп кергән иде. Аяк бармакларын сизмим, ботинкаларым карны ера-ера атлап, юешләнеп беткән. Бияләйләрем боз булып каткан, аларның бер җылысы юк, кулларга сумкамнан алып, өч кат оек кидем. Муенга авылга алмашка дип алып кайтып барган чалбарымны бәйләдем. Буран дәвам итте, кар астында сигез сәгать ярдәм көттек. Бу мизгелдә минем кыска гына гомерем күз алдымнан узды…

… 2001 елны Сибайда үткән «Ирәндек моңнары» конкурсында беренче урын алган идем. Жюри әгъзалары Газиз Әлмәхәммәтов исемендәге гимназиягә укырга керергә тәкъдим итте. Алар хәтта гариза язып бирделәр. Әти-әнием назлы кочакларыннан аерып, мине читкә укырга җибәрергә теләмәде. Бер ел үткәч, алтынчы сыйныфны тәмамлап, җиденче сыйныфка Уфага укырга барырга карар иттем. Әти-әниләрем бу юлы теләгемә каршы килмәде, мине башкалага китерделәр дә, тулай торакка урнаштырып, елый-елый кайтып киттеләр.

Авылдан килгән малай «босс»ка әйләнә

 Авылдан килгән малайга шәһәрдә укып китү бер дә җиңел булмагандыр…

 Әйе. Баштарак тукмалып та, сугышып та алдым. Бер бүлмәдә 18 малай яши идек. Әтием: «Бервакытта да беренче булып кул күтәрмә, суксалар, артка качма», — дип өйрәтте. Тора-бара сыйныфташларым арасында хөрмәт яуладым. Гәүдәгә тазарак идем, «босс» дип йөртә башладылар.

Мәктәптә без бар фәннәрне диярлек туган телдә укый идек. Монда русча укып китү бераз авыррак та булгандыр, әмма тиз өйрәндем. Математика, физика, химия дәресләрен бик яраттым, хәтта Уфа шәһәре буенча олимпиадада беренче урын алдым. Авылда бу фәннәрне мәктәп директорыбыз укыткан иде. Төпле нигезне ул салган булган.

 Ни өчен укуыгызны дәвам иткәндә, төгәл фәннәрне сайламадыгыз?

 Балачактан музыканы үз иттем. Дәрес әзерләгәндә дә озын көйләрне, башкорт халык җырларын тыңларга яраттым. Моң күңелгә үзеннән-үзе агылып керде. Җыр-моңга мәхәббәт нәселдән дә киләдер. Бабам — әнием яклап картәтиемнең абыйсы — данлыклы курайчы Кәрим Дияров.

Беренче җырымны тугызынчы сыйныфта укыганда яздым. «Мәхәббәтем» дип атала ул. Бүген аны Айдар Рәкыйпов башкара. Беренче җавапсыз мәхәббәтемә багышланган. Үземнән ике сыйныфка өлкәнрәк кызга күзем төште. Егете дә бар иде. Аны уйлап, гитарамда уйнап, тик утыра идем.

Карлар ява, ява карлар,

Үтә көннәр, үтә атналар,

Ә мин көтәм, зарыгып көтәм,

Минем ярым, гөлчәчкәм.

Бу дөньяда синең белән,

Синең өчен яшим.

Хыялларым, шатлыкларым,

Синең белән бәйләнгән.

Белемем буенча мин — ударник (бәрмә уен коралларында уйнаучы музыкант). Фортепьяно классын да тәмамладым. Вокал дәресенә дә йөрдем. Башкортстанның халык артисты Галия Солтановада укыдым.

 Әти-әниегез дә сәнгать кешеләреме?

 Әтием Иргали Хөсәен улы — мал табибы, ветеринар. Бүген күпләп мал тота, атлар көтә, мөгезле эре терлек үрчетә. Үз хуҗалыгы. Әнием Фәридә Якуп кызы 33 ел инде мәктәптә пешекче булып эшли.

Әти-әниемнәр Баймак районында туып-үсәләр. Магнитогорск шәһәрендә бер кичәдә танышалар. Әтием бер күрүдән чибәрләрдән-чибәр, озын кара чәчле, туры сүзле кызга гашыйк була. Шәһәр зур, әмма дуслары аша әниемне эзләп таба ул. Әни — сөтчелек комбинатында, әти Кызыл Башкирия авылында эшләгән була. Әнием: «Эштән чыгып килә идем, озын буйлы чибәр егет чәчкәләр белән каршыма килде. Мин аны танымый да тордым», — дип хәтерли.

Гаиләдә без өч бала үстек. Лилия апам — хирург-гинеколог. Мәскәү шәһәрендә зур гына клиникада эшли, бик хөрмәт итәләр үзен, хезмәт баскычлары буенча да матур гына күтәрелә. Энекәшем Фәһим белән арабыз — 18 яшь. Ул мәктәптә алтынчы сыйныфта укый. Бездән күпкә акыллырак. Исеме җисеменә туры килеп, фәһемле бала булып үсеп килә.

 Гимназиядә укыганда, якыннарыгызны бик сагына идегезме?

 Авылга бик сирәк кайттым. Сентябрьдә укырга килгәч, кышкы һәм язгы каникулга гына җибәрә иделәр. Бик сагынсам да, еламадым. Укырга бик яраттым. Ни өчен Уфага укырга килүемне яхшы аңлый идем.

Атна саен хат яздым. Авылдан да хатлар килеп торды. Әти-әниләр, конвертка открытка салып, эченә акча да яшерә иделәр. Өстәвенә, гимназиядә туклану өчен генә аена 800 сум түләргә кирәк. Ул вакыт өчен зур акчалар. Әтием металлургия комбинатында да эшләде. Газиз кешеләребез апам белән миңа төпле белем бирергә тырышты. Аларга зур рәхмәтлебез!

«Исән калуыбызга өмет кимегәннән-кимеде»

 Ни өчен кышкы буранлы көндә юлга чыгарга булдыгыз?

 Тугызынчы сыйныфта укыганда, Туймазы шәһәрендә үткән «Озын көй» конкурсында катнаштым. Чара 15-18 февральдә оештырылды. «Сандугач» һәм «Төйәләс» җырларын башкарып, беренче урынга лаек булдым. DVD уйнаткыч бүләк иттеләр. Мондый техника гимназиядә берәү генә иде. Аерым номинациядә җиңүем өчен акчалата да бүләк тапшырдылар. Шатлыгымны әти-әниләр, туганнарым белән бүлешәсем килде. Шуңа 23 февраль бәйрәмнәренә өч көн ял биргәч, акчама билет сатып алып, алдан хәбәр итмичә генә, газиз кешеләремә сөенче эшләргә дип, авылга юл тоттым.

Станциягә килеп төшкәч, ике туган абыемны очраттым. Карлы-буранлы кич, автобус, машиналар йөрми, юллар ябык. Җәяү юлга чыктык. Каршы искән җил үзәккә үтте, арытты. Җиде чакрымлап атлаган идек, безне арттан колонна куып тотты. Алдан – УАЗ машинасында милиция, артыннан тагын берничә җиңел автомобиль ияргән. Иң азактан барган ак «жигули» Альбина белән Русланны һәм мине утыртты. Абыем Ришат белән Вилюр юл буендагы бер авылда куна калырга булдылар. Без кузгалып киттек. Әмма машинабыз әз генә бара да бата, без аны бергәләп этеп чыгарабыз. Бер төшәбез, бер утырабыз, аяклар лыч су булды. Авылга 18 чакрымлап юл калган иде, «Жигули» ныклап батып, төпкә үк утырды.

Альбина да, мин дә бик юка киенгәнбез, шәһәрдән кайтып киләбез бит! Русланның итекләре ныклырак булып чыкты, өс киемнәре дә, бүреге дә җылырак иде. Без ныклап өши башладык. Шулвакыт буран эченнән бер шәүлә күренде. Ат килә иде. Чанадагы абзый безне кызганып утыртты. Аның ике пар пимасы булган. Альбина белән мин аяк киемнәребезне алыштырдык, сарык йоныннан толып белән ябындык. Әмма эчкә җылы керерлек түгел иде.

Берничә сәгать эчендә кар бик күп яуды. Җирдән өч метр биеклектә салынган таш юл кыр белән тип-тигез булды. Атыбыз барып-барып, карга чумды да кузгала алмады. Юлдан язып, бөтенләй башка якка кереп киткәнбез. Хуҗасы атны тугарды да, безгә монда көтеп торырга кушып, ярдәм артыннан китте. Кичке тугызынчы яртылар иде. Без чанада ятып калдык.

Көтәбез, көтәбез… Буран тынмый, һава температурасы да төнгә каршы тагын да түбәнгәрәк тәгәрәде. Иксез-чиксез кар диңгезендә берүзебез. Әйтерсең, галәм киңлегендә бездән башка кеше юк. Йоклап китмәс өчен сөйләшергә тырышабыз.

Әти-әниләремне уйлыйм. Бу мизгелдә, өйгә кайтып җитә алмыйча, буранда адашып калуым турында хәбәр аларга да барып җиткәндер… Иң якын кешеләрем белән күңелемнән хушлашып та өлгердем.

Төнге бер җитте. Исән калуыбызга өмет кимегәннән-кимеде. Кар явып, өстебездән ныклап каплап китте. Кышкы «юрган»ыбызны күтәрерлек тә түгел. Аның авырлыгын да тоймыйбыз. Җылырак булыр дип, кар астыннан чыгарга да тырышмадык. Кар ява да ява. Тын алырга гына тишек ясап торабыз. Альбина бик кыска куртка кигән иде, өшүдән ул аңын югалта башлады… Төнге өч… Күпме генә бер-беребезне йоклатмаска тырышсак та, күзләр йомылды, йокы басты…

Өн белән төш арасында бик ерактан кемнеңдер кычкырганын ишеттек. Ике сыбайлы безне кар астыннан чокып чыгарды.

Ярдәм артыннан киткән абзый авылга барып җитә алган һәм туй барган йортка килеп кергән булган. Табыннан унбиш ир-ат торып чыккан. Унбиш атны 5-10 метр саен арканга бәйли алар, чөнки ике кул сузымыннан берни күренми, буран һаман тынарга да җыенмый. Күпмедер ара үткәч, соңгы икесе чылбырдан сүтелеп, торып кала. Бу ике җайдакны, әйтерсең, ниндидер көч нәкъ безнең якка алып килә…

Альбина атларлык хәлдә түгел иде, аны ат өстенә күтәреп салдык. Без арттан атладык. Атлар да йончыган иде, хәтта берсенең койрыгына ябышып бардым. Ризасызлык белдереп, тибәр хәле юк иде аның…

Бу юлы да дөрес юнәлештә булмаганбыз. Бик еракта читтә ут күренеп калгандай булды. Абзыйларга кычкырам: «Мин ут күрдем», — дип. Туктап карап тордык. Ут чаткысы кабат сизелеп алды. Шул якка юл тоттык. Бераздан авылга барып җиттек һәм ут булган йортның ишеген шакыдык. Бәхетебезгә, бу өйдә шәфкать туташы яши икән. Ул безгә беренче ярдәм күрсәтте.

Җылыга керү белән, Альбинаның авызыннан күбекләр килә башлады. Чак-чак сулыш алды, өянәк башланды.

Минем йөзем көрән төскә керде. Уң як колагым туңган булган. Җил дә шул яктан иде. Шешеп китте. Өзелеп төшәрләр иде, шәфкать туташы колак яфраклары артына ниндидер үлән белән мазь куеп, башымны бәйләде.

Өченче юлдашыбызның хәле яхшырак иде. Җылы киемнәре аны саклаган.

 Әниләрегез Сезнең буранда адашып калуыгыз турында кайчан хәбәрдар булалар?

 Ришат белән Вилюр куна калмый, бу көнне авылга кайтып җитәләр. Кич ике туган абыем, безгә килеп: «Фәридә апа! Тимур кайтып җиттеме?» — дип сораган. Әти-әниләр аптырашта калганнар. Ул заманда бездә телефон юк иде. Әни күршеләргә кар ера-ера барып керә. Тирә-яктагы авылларга шалтырата башлыйлар, сорашалар. Туй барган йорттан унбиш кешенең эзләргә чыгып китүен ишетеп, керфек тә какмый көтеп утыралар…

Буранда өч кеше адашып калуы турында Гадәттәш тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итәләр. Әмма ярдәмгә җибәрелгән бульдозерлар Сибайдан чыга алмый. Урыны белән 7-8 метрга кадәр кар өеме баскан була. Газеталарда Уфа студентлары буранда адашып һәлак була, дип язып чыгардылар. Исән калуыбыз үзе бер могҗиза булды.

Без күрше авылга кайтып җиткәнбез икән. Таң белән әтием килеп алды һәм Уфага дәваханәгә алып киттеләр. Колакны кисеп алу куркынычы янады. Ике айга якын дәваханәдә яттым. Альбинага да бик озак дәваланырга туры килгәндер. Бүгенге көндә кияүдә, ике баласы бар.

Җәй көне безне тапкан урынны барып карадык. Тау итәгенә килеп чыккан булганбыз. Тауда үскән агачлар һәм куакларга игътибарлап карасаң, алар «Аллаһ» сүзен хәтерләтә…

«Адашсам да, яратам кышның бураннарын…»

 Бүген буранлы көнне яратасызмы соң?

 Бәләкәй чактан ук буранны яраттым. Әтием һәрвакыт атлар тотты. Кыш көне аларны тау буеннан төнлә алып кайта идек. Йолдызлы кич, я буран. Берни күренми, әтием белән икәүләп атларны юллый идек.

Шуңа бервакытта да бураннан курыкмадым. Кар яуганда юлга чыгарга да яратам.

 Сез өйләнгән, ике кыз үстерәсез…

 Тормыш иптәшем Гүзәлия — Баймак районы Темәс авылы кызы. Һөнәре буенча журналист. Декрет ялына кадәр режиссер ярдәмчесе булып эшләде.

Картәнисе һәм картәтисендә авылда үсә ул. Тормышның ачысын да күрә. Дүрт яшьлек чагында әниләре хәбәрсез югала. Сигезенче сыйныфтан соң картәтисенең сеңелесе Темәскә алып кайта. Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.

Танышып, дуслашып йөри башлагач, Гүзәлияне дустымның туена авылга алып кайттым. «Әти-әниләр ни әйтер икән?» — дип куркып торган идем, якыннарым бик җылы каршы алды, беренче очрашудан ук үз кызлары кебек кабул иттеләр. Безгә 20 генә яшь иде. Җәйге каникуллар вакытында өйләнештек.

Гүзәлиянең әтисе исән-сау, Екатеринбург шәһәрендә яши. Әнфисә ханым белән матур дөнья көтәләр. Без аларны туебызга чакырдык. Шулвакыттан алып, бик якын аралашабыз. Кунакка йөрешәбез, аларның терәк-таянычын тоябыз. Уллары тугач, минем хөрмәткә Тимур дип исем дә куштылар.

Без ике кыз үстерәбез. Алтынайга — 9, Айчулпанга 2 яшь.

Алтынай җырлый, бии. Көй-моңны ишетү сәләте көчле. Берәр яңа җыр ишетсә, шунда ук хатасыз кабатлап җырлый ала. Киләчәктә җырларга теләге булса, каршы килмәс идек. 

 Эстрадада иҗат юлыгыз җиңел генә башландымы?

 Укуымны тәмамлагач, бер тын эзләнү чоры үттем. Матди яклап авыррак чакта такси да йөртергә туры килде.

Казан театрында эш тәкъдим иттеләр, җыенып, юлга чыгарга эзерләнгән идем, Хөсәен Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясеннән дә шалтыраттылар һәм икенче көнне үк «Кәрвансарай» төркеменә эшкә алдылар. Күп конкурсларда катнаштым. Беренче тапкыр башкорт җырын 3D форматта эшләдек. Эстрада-этник җырлар, биючеләр белән матур номерлар әзерләдек. «Дуслык моңы», «Озын көй», «Урал моңы”нда беренче урыннарны алдым.

Үземнең төркем белән Башкортстан буйлап гастроль турын башлап җибәрдек. Беренче концертларым туган якларымда үтте. Баймак, Сибай шәһәрләрендә, күрше авылда бик матур тамашалар куйдык.

 Иҗат кешесе өчен нәрсә ул мәхәббәт?

 Илһамның иң көчле чыганагы — сөйгән ярыңа, туган ягыңа, дусларга мәхәббәт. Мәхәббәтсез яшәп тә, эшләп тә булмый. Иң мөһиме бу тормышта — мәхәббәт! 

 Тимур! Ихлас әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Сезгә Яңа елда яңа иҗади уңышлар телибез! 

 Сезгә зур рәхмәт!

«Безгә „ улыгыз үлгән“ дип хәбәр иттеләр»

Фәридә Рамазанова (Тимурның әнисе):

— Буран вакыйгаларын искә алу да бик авыр. Йөрәк түрендә мәңгелеккә уелып калды ул көн. Барыбызның да сәламәтлеген какшатты.

Тимурны югалтып, 13 сәгать дәвамында кайда икәнен белмәдек. Күршеләрдән гадәттән тыш хәлләр идарәсенә шалтыраттым. Безгә үле дип хәбәр килде. Ул төннең озынлыгы… Һаман да онытылмый. 

Иртәнге унда гына улыбызның исән икәнен белдек. Битен дүрт сантиметр калынлыкта боз каплаган булган. Бик озак дәваханәдә ятты. Пневмония булды. Әмма шулкадәр салкын тидереп тә, табигать биргән тавышын югалтмады ул. 

Улымның концертын карап, елап утырам. Аллаһының ярдәме генә саклап калгандыр үзен. 

Басай, Төрекмән авыл халкына зур рәхмәтләремне белдерәм. Ул көнне тышка чыгарлык түгел иде. Бер метр ара да күренми, күз ачкысыз буран. Төрекмән авылында туй барган. Анда булган кунаклар, үз гомерләрен аямыйча, бер-берсен арканнарга бәйләп, балаларны коткарабыз дип, эзләргә чыкканнар. 

Тагын бер-ике сәгать, бер мизгел һәм без улыбызны югалта идек. Берничә гаиләгә ул көнне кара кайгы җиле исте. Аллаһыга шөкер, барысы да исән-сау. 

Балларыбызны эзләүдә катнашкан, аларны тапкан кешеләргә — барчасына сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Бала кайгылары күрмәсеннәр, якыннары белән һәрвакыт бергә булсыннар.