Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Көтүче һәм инженер баласын чагыштырырга ярамый»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның «Ике юбилей» моноспектакленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Данир журналистлар белән очрашуда төрле сорауларга җавап бирде.

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Көтүче һәм инженер баласын чагыштырырга ярамый»
Салават Камалетдинов

«Салават абый үзенең җае кайчан килүен үзе дә белми»

«Ике юбилей» моноспектаклендә танылган артистлар Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Гамил Әсхәдулла һәм башкалар белән беррәттән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та төшкән.

«Салават абыйны иң азакка калдырдык, чөнки Зәкиевичның җаена килергә кирәк. Ә ул үзенең җае кайчан килүен үзе дә белми. Августта Салават абый белән буласы съемка, абыйның авыртып алуы сәбәпле дә, шулай ук башка сәбәпләр дә бар иде, декабрь ахырына күчте. Ахырына кадәр җиткердек, эшләдек, чыгардык… Урынында ук текстын аңлаттык, чөнки барыбер Зәкиевичтан башка ул рольдә уйный алырлык кеше юк» — дип сөйләде Данир.

Данир шулай ук Салават абыйга әлеге идеясе турында сөйләгәнен дә искә төшереп үтте. «Июль иде бу. Шалтыраткач, Салават абый: „Данир, бер кәефем юк. Үземне дә күрәсем килми“, — диде. Үзегезне күрәсегез килмәсә дә, мине күрегез әле, дидем. Марсель белән бер проект уйлап табуыбызны әйттем. Хатыны Ләйсән апаның туган көненнән соң янына килдек. Салават абыйны янәшәмә утыртып, сценарийны аңлаттым. „Молодец. Яшь чакта эшләп калырга кирәк. Моны башкарып чыга алсагыз, егетләр, бик әйбәт“, — диде дә, аның өлешен август аенда төшерәбез дип сүз куештык… Декабрьдә төшердек», — дип сөйләде ул.

Матбугат конференциясендә моноспектакльнең режиссеры Марсель Мәхмүтов та бар иде. Ул: «Зәкиевичка бу образ якын, шуңа ул ризалашты», — диде. Данир Салават абыйны «Крестный отец» романындагы төп герой — Дон Вито Карлеоне белән чагыштырды.

Егетләр фикеренчә, әгәр Салават абыйга образ туры килмәсә, ул хәтта ризалашмас иде дә.

«Көтүче һәм инженер баласын чагыштырырга ярамый»

«Халык дөрес итеп чагыштырырга тиеш. Берсендә мине Максим Галкин белән чагыштырдылар. «Менә Данирның андый интеллекты юк, фәлән-төгән. Нәрсә белә соң ул?» — дип яздылар. Мин, әлбәттә, килешәм. Хәзер мин балаларымны ничек тәрбиялим, нинди мөмкинлекләр бирә алам… Мин — ПТУдагы физкультура укытучысы һәм пешекче малае. Галкинның әтисе — Россия армиясе генералы, әнисе — математика фәннәре кандидаты. Көтүче баласы белән инженер баласын чагыштырырга ярамый.

Галкинга яхшы мөмкинлекләр бирелгән, ул төрле илләр күргән. Аңа карамастан, бәлки, ул белмәгәннәрне мин беләмдер. Мәсәлән, Сәпәй авылы Азнакайдан җиде чакрым икәнен ул белмидер, бәлки. Ә мин беләм. Аннан соң безнең халык артык гади булуны ярата. Гадирәк булган саен, «үзебезнеке», диләр. «Әйбәт, әллә кем түгел. Ә теге кылана…» — диләр», — дип үз фикерен белдерде Данир Сабиров.

«Хөсетлек һәрбер милләттә дә бардыр. Мин концертка әзерләнгәндә туп белән төрле номерлар ясарга өйрәндем. Шуны куйгач: „Эшең юк“, — диделәр. Үземә каршы барып, ничек миңа кыен булуын, интеккәнемне күрсәтә алмыйм», — диде артист.

«Авыл кешесе образын төшереп калдыра алмыйм»

Матбугат очрашуы үткәч, Данир Сабиров журналист Рәмис Латыйповның сорауларына җавап бирде.

Татар халкында хөсетлек бармы?

Кешенең үзеннән тора. Бөтенесен дә шундый дип гаепләп булмый. Мин үзем көрәшеп үскән егет. Бер әти «улым» дип кенә тора. Бу ир — зур кеше һәм ул көрәштә улының җиңүен теләде. Аларның, ягъни әти белән угылның кем булуын әйтәсем килми. Көрәштек без хәзер. «Кара, малай, җиңде», — ди халык. Егет тотты да минем кулны күтәрде. Әтисе психланып: «Нишлисең син?» — ди. Бу егет белән әле һаман да аралашабыз. Ул гадел кеше.

Бу безнең милләтнең сыйфаты дип әйтеп буламы?

Бар ул, әйе.

Бу сыйфат милләтне артка өстериме? Яисә, киресенчә, үсешкә илтәме?

Артистлар арасында булмаган әйбер турында булган дип сөйләүчеләр бар. Берсендә миңа: «Менә шушы кеше синең турында менә шулай әйтте», — диделәр. Шушы артист янымда булганда тоттым да, имеш, минем турында нидер әйткән кешегә шалтыраттым. «Ник син минем турында шулай дип әйтәсең?» — дидем. Бу мизгелдә янымда басып торучы артист: «Мин шаярттым гына бит. Нигә аңа шалтыратасың, шаяруны да аңламыйсыңмы?» — диде. Кирәк идеме аңа менә шушы интрига? Ул мин шалтыратырмын дип уйламаган иде инде.

Татарның үзенчәлекле сыйфатлары бармы?

Руслар белән, рус оештыручылары белән эшләү җиңелрәк. Ә безнең пешекче апалар: «Акча эшләргә киләсең, әле чәй сорыйсың монда», — диләр. Фәлән итәсең, тегеләй итәсең…

Татар кешесе гадирәк юморны ярата, диелде матбугат конференциясендә. Бу нәрсә белән бәйле?

Аңлап бетермиләрдер, күрәсең. Рамил Шәрапов турында начар сүз әйтәсем килми. Ул күңеле белән яхшы малай, авыл егете. Ә мин үземне авыл егете дип әйтә алмый. Азнакай — ул шәһәр. Авылга кайта идем, авыл тормышы белән мин дә таныш.

Менә 8 мартта Рөстәм Нургалиевич булып котлау куйдым. Кемгә генә күрсәтмә: «Охшагансың», — диделәр. Әмма: «Президенттан көләсең, бу — артык әйбер», — диючеләр дә булды. Рамил дә матур котлады, әмма шул ук образда. Ул гадирәк, авылча булгач, халык аны үз итә. Әмма мин үземә үзем каршы барып, авыл кешесе образын ала алмыйм. Рамил өчен шатмын, ул да озак тырышты. Ул хәзер алга китте, аны халык кабул итте. Гадирәк, халыкчанрак булсаң, әйбәт.

Сәяси юмор бездә юк.

Нигә үз башыңа проблема? Әйбәт кенә яшәп ятканда… Әгәр үзеңә бернәрсә дә булмаячагын белсәң, көчең, мөмкинлегең булса, сәяси темаларга да шаярта аласың. Бәлки, хәзерге танышларым зур түрә булып китәрләр. Мөнәсәбәтләребез яхшы булып калса, мин дә шаярта алырмын. Берсендә бер зур абзыйга Салават абый: «Син туктап тор әле, мин сөйлим», — дигән иде. Зәкиевич — молодец.

Бервакыт Әбри Хәбриев татар телендә сүз уйнату мөмкинлеге булмавын һәм рус теленең байрак булуын әйткән иде.

Рус теле хәзер байрак. Барыбер басылабыз, сүзләр югала бит. Нишләтәсең инде… Руста яшәгәч, шулай инде, бернәрсә дә эшләп булмый. Барыбер безне чиклиләр, ә без аларны түгел. Тарих үзенекен эшләгән. Бөтен нәрсә русча булгач, әлбәттә, русның теле байрак була. Мин үземне дә татарча камил сөйләшәм дип әйтә алмыйм. Әллә нинди матур элекке сүзләр бар. Әмма без аларны тормышта кулланмыйбыз. Ә нигә кулланмыйбыз? Чөнки әкренләп руслашып киләбез. Әнгам Атнабаевны укыйм. «Син башкортмы, син татармы, анда түгел мәсьәлә. Башкорттан да, татардан да урыс туа — вәт бәла!» — дип язган ул. Бу 1980 елларда язылган шигырь. Һаман шул ук бер проблема. Ул мәңге бетмәс.

Балаларым минем белән генә татарча сөйләшә. Бу әти-әнидән, дәүләттән тора. Хәзер менә мультфильмнар татар телендә чыга башлады. «Нигә татарча „дурацкий“ мультиклар гына, әти?» — ди кызым. Заманга туры килә торганы татарча булсын иде. Үзбәк туганнарым бар. Алар киноларны үз телләрендә карый. Мәсәлән, «Титаник»ны. Бездә аның татарчага тәрҗемәсе юк, русчасын карыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100