Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова концерты: ялтыравыклы күлмәк, бер кәрзин мандарин, дәртле тамашачы

Бу атнада җырчының Казанда концертлары узды.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова концерты: ялтыравыклы күлмәк, бер кәрзин мандарин, дәртле тамашачы
Илсөя Бәдретдинованың сторисыннан

Казанның «УНИКС» концертлар залында атна буе Илсөя Бәдретдинованың концертлары узды. Билет алырга өлгермәүчеләр күп булган һәм шундый тамашачылар өчен җырчы апрель аенда биредә тагын биш көн концерт куярга җыена.

Илсөя Бәдретдинова «Фәрештә түгел» концерт программасында яңа җырлары белән бергә «Путин кебек ир кирәк», «Торып бас» һ.б. җырларын да башкарды. Мәрхүм ире Илфак Шиһаповны да искә алды, концертларда гел ул язган җырларны сорап җырлатуларын, шулай ук Хәния Фәрхи репертуарындагы җырны да концерт программасыннан төшереп калдырырга теләмәвен әйтте. Бу программада артист Зәйнәб әби белән бәйле хикәятләрне дә күп сөйләмәде, ә җырлады да җырлады.

Илсөя Бәдретдинованың төркемендәге егетләр дә аерым номерлар күрсәтте. Алар төрле уен коралларында да уйнады, русча да җырлады, биеде дә. Якутия кызы Айысхаана белән башкорт егете Илнур да үзенчәлекле номер күрсәтте. Айысхаана җырчының барлык җырларын яттан белә, кушылып җырлый. Илсөя аның белән татарчалы-русчалы әңгәмә дә корды. Ул сорауларга татарча да җавап бирде.

Җырчы дистәгә якын күлмәк һәм костюм киеп чыкты. Кызыл күлмәктән кала, алар барысы да ялтыравыклы иде. Аның барлык киемнәре дә үзенчәлекле һәм зәвыклы итеп тегелгән. Илсөя киемнәр өчен җаваплы стилист-дизайнеры Алинә Бәдретдинова һәм визажисты Вера Григорьева белән дә таныштырды. Алар аңлашып эшләүләре, җырчыга илһамның төнлә килүе һәм «хәзер үк кирәк» булуы гына кыенлык тудыруы турында әйттеләр.

Артистка гадәти чәчәк бәйләмнәре белән бергә күтәреп булмаслык гөлчәчәкләр дә бүләк иттеләр, әмма күпчелек ашарга алып килгән. Бу концертта да кәрзин-кәрзин ризык, торт, бәлеш, балалар пюреларына кадәр бар иде.

Беренче булып сәхнәгә Гөлүсә һәм Закир Шаһбанның кызлары Алисә менде. Ул чәчәк һәм үзе пешергән тортны бүләк итте. Алисә яшь кенә булуга карамастан, заказга тортлар пешерә икән.

Илсөянең бертуган апасы белән җизнәсе дә килгән иде. Алар каз пешереп алып килгән. «Минем апамның 20 сыеры, 20 үгезе бар. Әллә нинди акчалар бир, алар хайваннарын ташламаячак. Менә 50 казның берсен алып килгәннәр», — диде ул.

Сәхнәгә җырчының туган авылы Иске Шөгер җирле үзидарә рәисе Лилия Мөктәсимовна дә менде. «Күптән түгел генә атказанган исеме бирделәр. Бу эшне башлаган һәм миңа әйтмичә азагына кадәр җиткергән кеше — Лилия апа», — диде Илсөя Бәдретдинова.

Артистның күп җырларының авторы Ренат Галиәскәр: «Синең ашарга яратканыңны беләм», — дип бер кәрзин мандарин тапшырды, ә Айдар Тимербаев: «Син бу бүләккә (атказанган исеме) күптән лаек идең, инде бүген син халык артисты исемен алырга тиеш идең һәм син халык артисты булачаксың», — диде, матур чәчәк бәйләме бүләк итеп.

Сәхнәгә «Болгар» радиосы алып баручысы, җырчының якын дус кызы Айгөл Хәйруллина да менде. «Мин сиңа китап алып килдем, китап укырга яратмаганыңны беләм. Бу китапның авторы да, исеме дә бар. Ләкин аңа берни дә язылмаган. Канатлы сүзләреңне язып, кулъязма итеп тәкъдим итәрсең дип ышанам», — диде ул.

«Гел үзен карап торуы, бар әйбере тәртиптә булуы белән „ачуны китерә торган“ дус кызым инде ул. Миңа шалтырата да, „Концертларга энергия күп китә, иртән бу витаминны, кичкә тегесен эчеп куй“, — ди. Айгөл, карале, кырык яшь тулганчы без ирләр турында сөйләшә идек, хәзер чир турында», — дип көлдереп алды тамашачыны җырчы.

Илсөя Бәдретдинова белән «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабированың дуслыкларына да 20 ел икән. Шул уңайдан журналист дустына атап яңа гына табадан төшкән шигырен укыды.

Концертның бишенче көнендә Фирдүс Тямаев та килгән иде. «Сиңа атказанган артисты исеме бирделәр. Син күптән халык артисты инде», — диде ул Илсөяне кочаклап.

Чакыру бирмәдем, билет сатып алып килгән. Училищедан бирле дустым. Мине куып чыгардылар, ул укып калды. Дөнья йөзендә беркем дә белми торган серләремне белә торган кеше ул — Фирдүс Тямаев.

Ирле-хатынлы бер пар Чистайдан килгән иде. «Сезнең апагыз кебек үк булдыра алмасак та, 11 сыерыбыз, аларның 11 бозавы һәм 11 үгез бар. Концерт белән Чистайга да килсәгез дә, ирем Казан концертына алып килде», — диде хатыны. «Вәт, молодец, мужик», — дип тамашачысының күңелен күрде җырчы.

Татарстан районнарыннан килүчеләрдән тыш, Мәскәүдән, Екатеринбургтан һ.б. махсус концерт карарга кайтучылар бар иде. Шулай ук җырчының иҗатташ дуслары да килгән иде.

Сәхнәгә икесе бер чәчәк бәйләменә тотынып, игезәкләр сыман киенгән ике кызчык менде. Берсе мәктәптә укый икән. Кызлы булу җырчының хыялы икәнен тамашачылар белә. Ул алар янына чүгәләде дә: «Менә иртәгә мәктәпкә баргач классташларыгызга әйтегез. Мин концертта булдым, „она вообще нормальная женщина“ диегез. Әти-әниләре, әби-бабайлары бергә җыелып концертка килсеннәр», — диде.

Сәхнәгә төрле район авылларының җирле үзидарә җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә менде. Җырчы аларга рәхмәтләрен әйтте. «Килгән саен мул табыннар белән каршы алалар, мин үземне ашатучыларны онытмыйм», — дип тамашачыларны көлдереп алды Илсөя.

Җырчыны халык якын итә, сәхнәдә син халык җырчысы дип тә әйттеләр. Сәхнәгә бүләк тапшырырга менүчеләр шул арада аның белән сөйләшеп тә алалар, үзе тамашачылар янына төшкәч тә, җырларга да ирек бирмичә, әйтәсе сүзләрен әйтеп калырга тырышалар.

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егетләр һәм кызлар да елдан-ел остаралар, сәхнәдә бөтен күңелләрен һәм көчләрен биреп эшлиләр. Төркемдә яңа гитарачы егет тә бар. Ул да бу шаукымга акрынлап кереп бара, әмма калганнар кебек үк «кылана» алмый әле.

«Үзләре алдында мактарга тырышмыйм инде. Әмма аларның һәрберсе алтын бәһасендәге шәхесләр», — диде җырчы үзенең командасы турында.

Илсөя Бәдретдиновага алып баручы да кирәкми, ул концертны үзе дә кайбер алып баручылар көнләшерлек итеп алып бара. Концертка килгән халыкны башта көлдерә, аннары елата, җырлата, биетә, уйландыра.

«Җәмәгать! Кырык яшькә җиттем инде, һаман да яхшылык белән начарлыкны аера белмим. Менә мин үзебез яндагы базарга кишер, помидор, алма алырга йөрим. Анда гел бер ир-ат басып тора. Аның көн саен башы авырта. Мин аңа гел 50 сум биреп китәм. Менә бу яхшылыкмы инде, әллә начарлыкмы? Ул миңа шундый итеп карый, мине аннан да күбрәк яратучы юк кебек тоела. Исән генә булсын инде!» — дип тәмамлаганда тамашачы яшь аралаш көлә иде инде.

Аның бер генә концерты да Зәйнәб әбисе белән истәлекләрне сөйләмичә узмый. Бу юлы ул әбисе кушуы буенча «Ак каен» шампуне шешәсенә колорадо коңгызы җыюын, аннары әбисенә хисап тотуы турында сөйләде. «Әби „кызым, булдыргансың“ дип капкачын яба иде дә, чүплеккә ташларга куша иде. Ә мин фәлән кешеләрнең тыкрыгыннан уза идем, анда койма юк, менә шунда шешәнең капкачын ачып колорадо коңгызларын кертеп җибәрә идем. Менә әйтегез әле, җәмәгать! Бу яхшылыкмы, начарлыкмы?» — диюгә халык дәррәү кул чабып көлде.

«Ә менә Якутиядә колорадо коңгызы юк икән. Айысхаана нинди була дип сорагач, интернеттан табып күрсәттем. «Ой, божечки, какая красота! Зачем их убивать?» — ди.

«Бер елны Сабантуйга ерактан туганнар кайтты. Бер ай өй җыештырдык, гомер буе шулай чиста яшәгән кебек булды. Бүлмәләргә дә ремонт ясадык, ак обойлар ябыштырдык. Кайттылар! Әбине өйдә калдырып, җыелып киттеләр Сабан туена. Әллә нинди салкын көн иде ул. Мин өшедем дә, кайтып мичне җибәрдем, ә аның кайсыдыр җирләрен ачасы булган. Ул шартлады. Чыннан, шартлады. Теге ак стеналар кап-кара булды. Әби саңгырау, ишетми.

Мин чыгып киттем дә, агач төбенә утырып әти-әни кайтканын көтәм. Кайттылар! Әти әнине машина ишеген ачып чыгарды. Бу хәлдән әни дә, кунаклар да аптырап калды. Күргән нәрсәләремени?! Өйгә кереп киттеләр. Ачык тәрәзәдән әтинең «пилорам»да әйтә торган сүзләре бер-бер артлы очып чыкты. Шуннан мин кердем дә «Бер минутка да калдырырга ярамый инде сезне, дим. Әти шулвакыт әбигә кычкыра. Кычкырма, өшегәндер дә җибәргәндер, дим. 80 яшьлек карчыкка ышанып өй калдыралармыни? Әби мәрхүмкәем чын дөресен белмичә китеп барды инде», — дип сөйләде ул.

Төркемдәге баянчылар Фәнзил Шәрифуллин һәм Илшат Хисаметдинов залга төшеп тамашачыларны биетеп тә алды. Кыю кызлар Айдар Тимербаевның янында хатыны утыруга кармастан, аны биергә чакырды. Ул карышып маташты, әмма тамашачы кыз үзенекен иткәнче тырышты, тәки биетте композиторны. Бу матур күренеш, сәхнәгә карыйсы юк, калган тамашачылар да биючеләрне күзәтә.

Биергә яратучы тамашачы мине гафу итсен инде, әмма сәхнәдә артистлар чыгыш ясаганда концерт караучылар каршына басып бию бик үк матур түгел. Халык билет алып, концерт карарга килгән, ә бик үк аек булмаган кеше кыланмышларын, хәрәкәтләрен күзәтергә түгел. Әлбәттә, җырчының көчле энергетикасы «торып бастырта» һәм аның «банда»сының артистлары адреналин бирә, ирексездән сикереп торып биисе килә. Чыннан да биергә яратучыларга, бәлки, рәтләр арасындагы баскычларга басып биергәдер, концерт карарга килгән тамашачыга комачауламас өчен диюем инде.

Тамашачы концерт тәмамлангач та залдан чыгарга ашыкмады, басып алкышлап торды. Ә Илсөя «Әйдә, бу җыр да калмасын», — дип әле бер җырын, әле икенчесен җырлавын дәвам итте. Артистлар кереп киткәч, халык ишеккә юнәлгәч тә, сәхнәдә биюче егет биеп калды әле…

Сүз уңаеннан, төркемдәге талантлы егетләрнең берсе, башкорт егете Илнур Коләхмәтовның яңа гына чыгып килгән мыек-сакалы ошамады, матур түгел инде. Күрәсең, бу мыек Илсөя Бәдретдиновага да тынгы бирмәгән. Ул Илнурның мыек-сакалын кырдырткан сторис куйган. Җырчы чыннан да үзе янына уңган, егетләргә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтемгә тугры калучыларны җыйган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100