Ренат Галиәскәр: «Миңа әле дә секс белән шөгыльләнергә ярамый»

Тамада, җырлар авторы Ренат Галиәскәр «Интертат»ка интервью бирде. Нинди генә сорау бирсәң дә, аның җавабы әзер иде. Шулай да мин аның нинди соравыма төгәл җавап бирә алмаганын ачыкладым.

«Алтынчы сыйныфтан фермада эшләдем»

Ренат, тормышым тегенди-мондый, дип еш зарланасыңмы?

Юк, еш түгел. Гомумән, зарланырга яратмыйм. Зарланып утырсаң, Аллаһ Тәгалә зарланганыңны күрер дә, әле синең начар тормыш күргәнең юк, дип тагын да хәлеңне начарайтыр. Ә инде бай яшим, дип сөенеп йөрсәң, әле бу байлыкмыни, дип тагын да өеп бирер, ди. Мин менә шулай дип яшим. Аллаһка шөкер, миндә барысы да бар.

Нәрсәң бар?

Сәламәтлегем, акылым бар. Тормыш күрерлек эшем бар.

Аена ничә сум эшлисең?

Төрлечә була. Чама белән әйтсәм, 150-200 мең. Яшәргә җитә, шөкер. Мин үзем һәрвакыт күбрәк эшләргә тырышам. Әгәр үзеңә яңа үрләр куймасаң, яхшырак яшәүгә ирешеп булмый.

Шушы 150-200 меңең карантин вакытында да сакланамы? Акчаның күбесен банкетларда эшлисеңдер…

Юк, мин бит әле шигырьләр дә язам. Җырларга язганымны сатам. Алып бару эшеннән тыш башка һөнәрем дә бар. Гомумән, беркайчан да эшсез утырмыйм. Карантин вакытында мин авылга кайттым. Рәхәтләнеп ял иттем, әти-әни янында булдым. Озак түгел, бер генә атна. Әмма миңа бу вакыт аралыгы да җитте, чөнки мин соңгы елларда бик аз ял итәм. Калган вакытларда эшем туктап тормады, Аллаһка шөкер.

Авылда нишләдең?

Йокладым. Казанда йокым туймый, көн саен иртәнге биштә торам. Күпләр авылда кайткач, эшлибез дә эшлибез, диләр. Белгәнеңчә, без өч малай, әти-әни дә исән-сау, шөкер. Шуңа күрә авылда гел эшләтеп кенә торалар, дип зарлана алмыйм. Авылда мин төннәрен йокламаска мөмкинмен — нәрсәдер язам-сызам. Иртәнге дүртләрдә торып, су буенда фотога төшеп, уйланып йөри алам.

Әниең: «Улым, тор инде», — дип уятмыймы?

Авылда 9-10га кадәр рәхәтләнеп йоклыйм. Әнинең уятканы юк. Алар икесе дә Казанда йокламыйча эшләгәнемне беләләр, мине аңлыйлар. Хәзер әти белән әни балачакка караганда мине күбрәк иркәли. Алтынчыдан тугызынчы сыйныфларга кадәр ферма көтүен көттем. 10-11дә укыганда комбайнда эшләдем. Ул вакытта сәгать иртәнге биштә эштә булырга кирәк иде. Кыскасы, эшләп үстек. Әз-мәз акча эшләп, берәр кием ала идек. Ә хәзер исә әти белән әни бер сүз әйтми.

Яшьтәшләреңнән оялмый идеңме? Алар рәхәтләнеп йоклый, син эшлисең…

Юк, бернинди дә оялу юк иде. Ул елларны безнең яшьтәшләрнең барысы да диярлек эшләде һәм бу нормаль күренеш иде. Әти-әнигә бераз гына җиңеллек тудыру, үзеңне чып-чын егет итеп тою өчен эшли идек. Үз кулларың белән акча эшләү рәхәт бит! Хәзер ул «әти малайлары» күп. Кайберләренә әтиләре акча бирә дә, тегеләр шуңа яши. Беткәч, тагын әтиләренә шалтыраталар. Әтиләре бер көнне юкка чыкса, бу малайлар ачтан үләргә мөмкин, Аллам сакласын. Аңлыйм, әгәр сиңа әти-әниең акча биргән һәм син аны файдалы итеп кулланасың икән, бу бары тик яхшы гына.

Нинди бала булып үстең, Ренат?

Мактанып утырасым килми. Шулай да алай тәртипсез булып үстем дип әйтә алмыйм. Әти-әни белән бәхәсләшкән чаклар да булгандыр. Мәсәлән, урамнан өйгә керәсе килмәгән чаклар. Аннан соң әнием башлангыч сыйныф укытучысы. Без абыем Айдар һәм энем Дамир белән «укытучы балалары» дигән исемгә кызыллык китерерлек итеп йөрмәдек.

«Миңа әле дә секс белән шөгыльләнергә ярамый»

Ипотека түлисең?

Юк, хәзер инде үз фатирым бар. Менә ремонт эшләрен тәмамладым.

Сиңа 33 яшь. Ник син һаман өйләнмәгән?

Насыйп итмәгән, күрәсең.

Мин бирә торган оятсызрак сораулардан куркасыңмы? Шулай ишетелде.

Юк, курыкмыйм. Бир. Һәр сорауга тулы җавап бирмичә генә, менә дигән сүз әйтеп куярга була.

Шулай да табам әле мин син җавап бирә алмаган сорау. Әйдә, мастер-класс. Кайчан беренче тапкыр берәр кыз белән йокладың?

Тыңла. Әгәр бу соравыңа җавап бирсәм, үз алдымда да, башкалар өчен дә антисоциаль бәйләнешләрне, мөнәсәбәтләрне пропагандалау килеп чыга. «Менә бу бит әле шушы яшьтә шулай иткән. Ник миңа кызлар белән йокларга ярамыймыни?» — дип берәрсе уйланырга мөмкин.

Әллә әле ярамаган яшьтә йокладыңмы? Бик яшь булгансың бугай.

Миңа әле дә секс белән шөгыльләнергә ярамый, Алинә. Минем никахлы хатыным юк.

Рәхәт идеме соң, Ренат дустым? Секс белән шөгыльләнгәндә мәхәббәтнең булуы мөһимме?

Рәхәт булмаса, ул эшләр белән шөгыльләнмәсләр иде. Ә мәхәббәткә килгәндә, кемгәдер кирәк, кемгәдер юк. Миңа күпмедер дәрәҗәдә тартылу кирәк.

Бер төнлек кызлар бар идеме?

Тәәк… Булгандыр. Әмма мин беркемне дә алдап йөрмәдем.

Аларга ошамаган микән? Нишләп юкка чыкты алар?

Белмим, бәлки. Мин үземне түшәктә Ловелас, дип әйтә алмыйм.

«Улым, матур булган, ләкин башка җырлама», — диделәр»

Сез өч егет үстегез. Абыең һәм энең белән үзара мөнәсәбәтләрегез нинди?

Без бик яхшы аралашабыз, Аллаһка шөкер. Минем танышларым арасында үз бертуганнары белән аралашмаучылар бар. Олыгайгач талашучылар да юк түгел. Бу дөрес түгел. Бертуганың бит ул синең! Ничек үз туганың белән берничә ел аралашмый торып булсын?! Мин менә шушы күренештән куркам. Хәзер безне, әйе, әти-әни, нигез бәйләп тора. Алар тота микән безне?.. Без бер-беребезгә ярдәм итәбез. Айдар абый, олы кеше буларак, безгә гел үзе шалтырата. Әле берсендә Дамир миңа: «Абый, син чын абый», — дигән иде. Әллә акча биргән идемме шунда…(көлә).

Сез өчегез дә тамада булып эшлисез. Бу сәләтләрегез кайдан килгән икән?

Әнием матур итеп баянда уйный, әти ягыннан бабай җор телле булган. Бәлки аннан күчкәндер. Әмма без бит җырламыйбыз. Мин генә бер җыр яздырып карадым. «Җырлама, җырлый белмисең», — диләр иде миңа гел. Минме җырлый белмим, дидем дә җыр яздырдым. Бу идеям турында әни белән абыйга әйткәч, алар да: «Җырлама, кирәкми», — дип көлделәр. Армиядә татарча хәрби хезмәткә багышланган унбишләп җыр язып кайттым. Беренчесен яздырып, әни белән абыйга тыңлаттым. «Матур булган, ләкин башка җырлама!» — диделәр. Мин тагын икене яздырдым инде аннан соң.

Армиягә сине берәр кыз озаттымы?

Мине күп кызлар озатты.

Бабник?

Юк, син дөрес аңламадың. «Шәрык клубы» бар иде элек. Менә шушы клубның кызлары озатты мине. Йөргән кызыңның озатмавы хәерледер дә. Дус егетемне кызы озаткан иде. Берсе теге хыянәт итә дип уйлый, тегесе бу хыянәт итә дип уйлый. Шуңа күрә талашалар иде. Дусларым арасында кызлары армиядән көтмәгәннәре дә бар. Әмма беркемне дә хөкем итәргә кирәкми. Аларның арасында ни булуын син бит белмисең. Теге талашучы пар армиядән соң бергә булды. Әмма соңыннан алар аерылышты һәм егет башкага өйләнде.

Элек булган кызларың белән нигә аерылыша идең?

Карашлар туры килмәү — иң төп сәбәп. Хатын-кыз өчен гаилә беренче урында булырга тиеш. Бигрәк тә хәзер кызлар карьера турында уйлый. Минемчә, болай булырга тиеш түгел. Үзенең яратып эшли торган шөгыле бар икән, мин каршы түгел. Әмма гаиләне икенче планга калдырырга ярамый. Гаиләмне, Аллаһ боерса, мин акча ягыннан үзем тәэмин итәрмен. Хатын-кыз ирен иртән эшкә озатып, кич каршы алырга һәм балаларны кеше итеп тәрбияләргә тиеш. Кызларның күбесенә банкетлардан иртәнге бишләрдә кайтуым ошамый иде. «Бу — минем эшем», — дип аңлата идем. Бер-береңә ышанырга кирәк. Ышаныч булмаса, алга таба бергә булуның мәгънәсе юк.

Татар журналистикасы турында ни әйтә аласың?

Мин татар журналистикасын төптән белмим. Татар матбугатында миңа бер күренеш ошамый. «Бу авылда мунча янган. Анда ике кеше янып үлгән», «Менә монда бу үлгән» дигән язмалар ошамый. Тормышта болай да күңелсез вакыйгалар күп. Телевизордан да начар хәбәрләр турында еш сөйлиләр. Кеше шушы негативны, үзе теләмәсә дә, үзенә кабул итә. Әгәр хәйрия йөзеннән язасың икән, бу дөрес күренеш. Ә халыкның башын катыра торган мәкаләләр язарга кирәкми. Сәясәт турында язарга була, мәсәлән. Журналист кеше анализ ясый, үз фикерен курыкмыйча әйтә белергә тиеш.

Татар эстрадасы халәте хәзер нинди?

Татар эстрадасын даими рәвештә тыңлыйм. Яратып тыңлаган җырчы юк. Күп очракта нинди җыр тыңлавым күңел халәтеннән тора. Татар эстрадасын сүгәләр инде, әмма мин алай уйламыйм. Татарлар белән бәйле өлкәгә тел-теш тидерсәләр, ачуым чыга. Эстрада нинди генә булса да, ул безнеке — татарныкы. Җырларда мәгънә булырга тиеш. Кайвакыт чит ил җырларын тыңлыйм. Аларның җырларында, гомумән, мәгънә юк. Безнеке белән чагыштырганда, аларның җырлары — чүп. Рөстәм Сәрвәровның акыллы сүзләре искә төште. «Россия буенча бары тик татарлар һәм руслар гына гастрольдә йөри», — дигән иде ул. Аллаһка шөкер!

Татар теле халәте турында да берничә сүз әйтче.

Үземне милләт җанлы кеше дип саныйм. Кая гына барсам да, татарча сөйләшергә тырышам. Әмма татарча сөйләшергә оялучылар бар. Нигә оялалар? 90нчы елларда, мәсәлән, троллейбуста татарча сөйләшүчеләр булса, аларга: «Оставьте свой татарский в деревне», — дип әйтә алганнар. Бу — курку хисе. Курыккач, оялу барлыкка килә. Татарлар белән дә русча сөйләшәбез! Бәлки аңламас, имеш. Ничек инде татар кешесе татарча аңламасын?! Үзара татарча аралашсак, без татар телен саклауга үз өлешебезне кертәчәкбез. Гаиләдә балалар белән татарча аралашыйк. Татар теле бетә, диләр. Бетә, дип куркып утырырга кирәкми, телебездә аралашырга кирәк. Бары шул.

Армиядә хезмәт иткәндә татарча сөйләшә идеңме? Анда башка милләт вәкилләре дә булгандыр.

Читкә киткәч, татар булуыңның кадере арта. Хәтта университетка укырга кергәндә дә мин әллә ни русча белми идем. «Татарча сөйләшмәгез», — дигән иде безгә берәү. Без, татар егетләре, аңа: «Син бар, берәр җирдә утырып тор. Бу безнең туган телебез», — дигән идек. Ә армиядә татарлар бар иде. Без үзара гел татарча аралаштык. Моны әйтергә ярый микән инде, белмим…

Миңа ярый. Бу безнең арада гына кала.

Байрак төшергән вакытта рус гимны уйный. Без Мамадыш малае белән татарча гимн җырлый идек. «Татарстаным, сәлам газиз улыңнан», — дип. Рус малайлары: «Сүзләрне бутадыгыз әллә?» — диләр иде. Норматив булмаган лексика кулланып, җавап бирергә туры килә иде кайчак. Татарларны җебегән, мескен халык дип уйламасыннар. Кирәк вакытта усал да булу мөһим. Университетта да, армия сафларында да мине «Татарин» дип йөртәләр иде.

Еш сүгенәсеңме? Бу кимчелек түгелме?

Әйе, сүгенәм. Һәм сүгенүнең кимчелек булуы белән дә килешәм. Тиздән бу проблемадан арынырга иде. Үземне контрольдә тотарга тырышам.

«Илфак абый ялгыз кеше иде»

Син - Илфак Шиһапов белән тыгыз элемтәдә торган кешеләрнең берсе булдың.

Без 2005 елларда таныштык. Әмма ул елларда тыгыз аралашмый идек. Илфак абзый бүгенге көне белән яши иде, заманадан артта калмый иде. Артык акыл да өйрәтмәде ул. Киңәш сорасаң гына, сиңа сүзе белән ярдәм итә иде. Ул: «Авылга кайткач, башта исерекләр белән сөйләшә идем», — дия иде. Шушы сүзен хәтерлим. Илфак абый төрле кешеләр белән аралашып китә алды. Берәр шигырь язсам, мин Илфак абый белән киңәшләшә идем. Ул — минем остазым.

Әрәм булды…

Илфак абый иҗат кешесе буларак ялгыз иде. Әрәм булды, әйе. Минемчә, ул бәхетле гомер кичерде. Аның яраткан эше, балалары бар иде. Оныгын да күреп китте. Иҗат итте! Талантлылар иртә китә. Үзеңнән соң нәрсәдер калдыра алгансың икән, димәк, син бәхетле булгансың.

Нишләп аны коткармадыгыз? Сез бит тыгыз элемтәдә идегез…

Шуңа таба барганы сизелә иде. Коткара алмадык, тырышлыгыбыз җитмәгән, күрәсең. Кайчак: «Аңа булышырга кирәк иде», — дип үземне ачуланам. Мәсәлән, кыйнап туктатырга була иде. Аңа авыр иде. Ир-ат кеше аерылуларны авыррак кичерә ул, Алинә.

Аның үлүен сиңа кем хәбәр итте? Күрешүегездән күп вакыт үткән идеме?

Илназ Гарипов әйткән иде миңа. Мин ул вакытта машинада бара идем. Илфак абзый үлгәнче, без чама белән бер ай элек күрешкән идек. Әле: «Әйдә күрешик», — дип шалтыратуымны да хәтерлим. Ул вакытта Илфак абый хастаханәдән чыккан иде. «Яңа киемнәр алам», — дигән иде ул. Күрешергә генә өлгермәдек… Без бит хәзер дөнья куабыз, үзебезне генә кайгыртабыз.

Нәрсә ул бәхет, Ренат?

Яшисе килү, яшәү өчен көч ташып тору — бәхет. Һәм, әлбәттә, сәламәтлек. Минем дә кулларым төшкән чаклар була. Берәр авырлыклар булса, Илфак абзыйга шигъри формада хатлар язам. Шулай ук дусларым белән күрешә алам. Яисә үзем генә калып, өйдә утырырга мөмкинмен. Эшем бармаса, күңелемне күтәрә торган фильмнар карарга яратам. Бирелгән гомернең кадерен белеп, аны заяга үткәрмәсәк иде. Соңгы арада ешрак аралашырга кирәк икәнен аңлыйм. Кайчак дөнья куудан туям да, әти-әни янына авылга кайтып китәм.

Шулай ук акча эшли алу да бәхеттер?

Тормыш корырга кирәк, шуңа күрә эшләмичә булмый. Торыр җирем дә бар, машинам да бар, шөкер. Әлегә гаиләм генә юк, Аллаһ теләсә, булыр. Йөргән кызым да юк.

Кызлар күп язадыр? Ялгыз калудан курыкмыйсыңмы?

Һәрбер язган кыз минем кешем, дигән сүз түгел бит. Буй җиткән ир-ат өйләнергә, үзеннән соң буын калдырырга тиеш. Бу - Аллаһтан иңдерелгән миссия. Гаилә кирәк, өйләнәсем килә. Мин өч бала теләр идем.

Бәлки миңа гына өйләнерсең?.. Балалар да табармын, гаиләм беренче урында булыр.

Эмм…

Менә бит теге син җавап бирә алмаган сорау! Шаярам.

Бәлки сиңа өйләнермен дә. Ешрак очрашып, туры килүебезне яисә туры килмәвебезне ачыкларга кирәк. Шаярмыйм.