Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Еладык та, көлдек тә»: Алмаз-Зөлфирә концертыннан репортаж

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина үз концертларын Казан тамашачысына күрсәтте. «Татар-информ» журналисты да тамашачылар арасында булды.

news_top_970_100
«Еладык та, көлдек тә»: Алмаз-Зөлфирә концертыннан репортаж
Салават Камалетдинов

Концертка барган саен үземә сорау куям: «Бу артист нәрсә күрсәтер икән?» Шоу-бизнес, төрле концертлар турында язучы журналистларның күбесенең: «Туймыйсыңмы ул концертлардан?» — дигән сорауны ишеткәннәре бардыр. Миңа да бирәләр бу сорауны. Әйе, журналист өчен концертка бару — ул эш. Һәм күп очракта ул шулай була да. Тамаша барганда ук нәрсә язарга икәнен, концертның нинди булуын, җырчылар җырлый беләме, ут куелышы әйбәтме — бу һәм башка сораулар турында уйлый башлыйсың. Тик Алмаз белән Зөлфирәнең концертының кайсыдыр өлешендә үземнең журналист булып эшләвемне оныттым.

«Зөлфирәнең теле әче»

Концерттагы динамика яхшы иде. Тамаша үзе өч сәгатьтән артык барды. Бу бер дә аз түгел, килешәсезме? Әгәр дә Алмаз белән Зөлфирә өч сәгать дәвамында җырлап торсалар, бераз ардырыр иде, мөгаен. Тавышы йөрәккә май булып яткан җырчыларны да өч сәгать дәвамында тыңлап булмый бит.

Әмма җырчылар сценарий эзлеклелеген югалтмаган. Ике-өч җыр башкаралар да, Алмаздан берәр шаярту яисә берәр лирик шигырь яңгырый. Тамашачы бер көлә, бер елый, ул концертка эмоция алыр өчен килә. Әгәр сез дә шундыйлардан икән, Мирзаяновлар концертына рәхим итегез. Көләрсез дә, еларсыз да, балачагыгызны, яшьлегегезне искә төшерерсез.

Бер генә мизгел бар: Зөлфирә шигырь сөйләгәндә, аның нәрсә әйткәне аңлашылып бетми иде. «Нәрсә диде ул?» — дип сорагач та, миңа төгәл җавап бирүче булмады. Әллә музыкасы артык көчле, әллә Зөлфирә сөйли белми. Тавышы «нечкә» дияр идем, җырлаганда бер дә алай түгел бит. Бу мәсьәләне Алмаз үзе чишәр әле. Ничек кирәк, шулай сөйләшергә өйрәтер.

Сөйләшү дигәннән, Зөлфирә Теләче районыннан бит. Алмаз әйтә: «Аның теле әче», — ди, ягъни Теләче — «тел әче» дигәнне аңлата, имеш. Мөслим киленнәренең телләре баллана ул. Зөлфирәнеке дә балланыр, яшәүләренә өч ай гына бит. «Нәмәкәй, белмәем, бәй соң», — дип сөйләшә башлар әле бер.

Өйләнешкәннәр бит, малай!

Алмаз белән Зөлфирә 2019 елның 28 декабрендә өйләнеште. Котлыйбыз. Юк, мин бу хәбәрне болай язарга тиеш түгелмен. ӨЙ-ЛӘ-НЕШ-ТЕ-ЛӘР! Менә шулай яхшырактыр, чөнки артистларның күбесе башта үзенең өйләнмәгәннәре белән мактанып йөри, соңыннан өйләнгәннәрен берничә еллар дәвамында сөйли. Алмаз белән Зөлфирә ир белән хатын буларак әле беренче сезон гына эшли. Аларга бу теманы күпертебрәк бирү дә ярый. Әмма киләсе сезоннарда да сүз өйләнешүегез турында барса, бер дә кызык булмаячак.

Концертта Алмаз Зөлфирәләрнең өенә беренче тапкыр ничек кайтуын, әтиләре белән ничек танышуын, соңыннан ничек йөри башлауларын сөйләде. Бу беренче ишеткән кешегә кызык булырга мөмкин. Әле Алмаз шушы тарихларны шаяру катыш дөреслек белән тамашачыга тәкъдим итә.

Мәсәлән, Алмаз беренче тапкыр Зөлфирәләрдә кунгач, кызның әтисе Алмаз йоклаган бүлмә ишеге яныннан китмәгән икән. «Яратты мине бабай», — ди Алмаз.

Альфред әфәнде безнең арада инде юк. Концертта Зөлфирә әтисе турында җыр башкарды. Еламады, түзде. «Әй, каты бәгырьле икән», — диясем килми. Киресенчә, молодец. Сәхнәдә син — артист. Җырны ахырына кадәр башкарып чыкты.

Алмаз Зөлфирәләргә кунакка кайтуын тамашачыны көлдерә-көлдерә сөйләде дә бер мәлне: «3-4 көннән бабай китте. Сөйләшмәгән сүзләр калды», — диде. Кисәк кенә тамашачының йөзләрендә булган елмаю күз яшьләренә әверелде.

Зөлфирә: «Әтинең бер теләге бар иде. Ул татар халык җырларыннан попурри ясавыбызны теләде», — диде. Теләк үтәлде. Зөлфирә күпләргә таныш булган татар халык җырларын, ретро-җырларны башкарды. Алар арасында Хәсән Туфанның «Әйткән идең» шигыренә язылган җыр һәм халык җырлары — «Сарман», башкалар бар иде. Зал да кушылып җырлады.

Күпләрне: «Зөлфирә Шәйдуллинамы, Мирзаяновамы?» — дигән сорау борчый. Зөлфирә — Шәйдуллина-Мирзаянова. «Бабайның фамилиясен саклап калырга кирәк», — ди Алмаз.

Минем әле әби-бабайлы чак…

Концертның кайсыдыр өлешләрендә үземнең журналист булуымны оныттым дип язган идем бит. Алмаз әбиле-бабайлы балачак турында шигырь сөйләгәндә диктофонымны кушарга, кулымдагы каләмем белән язарга кирәк булуын оныттым. Шигырь сөйләнгәндә, хәтта тамашачылар да телефоннарын алып куйды, сөйләшүләреннән туктады.

Әбиле-бабайлы балачак кайсыбызның хатирәләрендә якты мизгел кебек сакланмый икән?

Бабакайның печән чапкан мәле!

Печән тулы җиләк! Яшел борчак!

Минем әле елый белмәгән чак!

Минем әле әби-бабайлы чак!!!

Әбекәйле-бабакайлы булып

Ничә онык уйнап үскән идек…

Шул ишекне кайгы кайрып керде -

Хатирәләр калды җанны телеп…

Шигырьнең авторы — Эльмира Җәлилова. Эльмира Актаныш кызы, Алмаз исә Мөслимнән. Ә Мөслим белән Актаныш арасы ерак түгел. Бу ике иҗат кешесе бер-берсен аңлый. Алга таба да Эльмира шигырьләр иҗат итсен, ә Алмаз аның шигырьләрен тамашачыга җиткерсен иде.

Чакырылган кунак

Рәфис Кәлимуллинны чакырганнар иде. Ул Алмаз белән Зөлфирәнең туйларын алып барган икән.

Артист бу тамашада артык кебек булды. Салмак кына үз җае белән барган тамашада сикереп-сикереп биеде дә кереп китте.

Күз алдыгызга китерегез: төнлә 16 яшьлек бер кыз клубтан өйгә кайта. Әти-әнисен уятмыйм дип әкрен генә бармак очларына басып керә. Инде менә хәзер бүлмәсе янына барып җитәм генә дигәндә, җирдә торган берәр урындыкка килеп бәрелә, теге урындык дөбер-шатыр килеп идәнгә ава. Әлбәттә, әти-әни уяна. Рәфиснең чыгышыннан соң да шундый тәэсир калды.

Сүзем юк, Рәфис кебек җырчылар да кирәк. Кайбер вакыт концертларга динамика, җанлылык җитми, тамашачыны күтәреп алырга кирәк. Әмма бу концертта түгел.

Алмаз белән Зөлфирә концерт башында беренче җырның бер куплетын гына башкарды. «Барыбер беренче җыр истә калмый ул», — диде Алмаз. Моның белән килешик. Тамаша башында әле хәтта залда утырмаган тамашачылар да була. Концерт башында башкарган җырларын Алмаз, Зөлфирә ахырда да җырлады.

Шуны әйтәсем килә: сез истә калырлык җырчы булсагызчы. Акча эшләргә кирәк дип попсага кереп китәрсез микән? Бәлки Алмазның шаярулары күпләрнеке кебек бил асты шаяруларына әверелер. Авыл темасы, әби-бабайлы балачак турында шигырьләр сөйләнмәс… Юктыр ла, алай булмас. Мин дә, Алмаз белән Зөлфирәнең концертына килгән тамашачы да моңа ышана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100