Гөлүсә Шаһбан: «Закир тагын хыянәт итсә, мин дә шулай ук җавап бирер идем» | intertat.tatar

Гөлүсә Шаһбан: «Закир тагын хыянәт итсә, мин дә шулай ук җавап бирер идем»

Ни өчен Гөлүсә Шаһбан иренең хыянәтен кичергән? Беренче ире аны ничек рәнҗеткән? Закир Шаһбанның бер тапкыр да «яратам» дип әйткәне юкмы? Болар турында Гөлүсә Шаһбан «Гадел әңгәмә» тапшыруында сөйләде.

«Миндә ике Гөлүсә яши»

Гөлүсә ханым, сез «Миндә ике Гөлүсә яши» дисез…

Әйе. Мин инде аны күптән беләм. Миндә ике Гөлүсә бар икәнен күптән тоя башладым. Аның берсе таулар күчерерлек көчле, фикерле, аягында нык басып торучы Гөлүсә булса, икенчесе — елак, бер нәрсәгә дә ышанмаучы, һәрбер нәрсәдән негатив эзли торган. Алар һәрвакыт бер-берсе белән бәхәсләшә. Ләкин берсенең дә әле җиңгәне юк.

Ә бүген бездә кунакта кайсы?

Бүген икесе дә. Ләкин сүзне күбрәк үз аягында нык басып торучы, кыю, киләчәккә ышанган, тырыш Гөлүсәгә бирербез.

Уңышларыгызда кайсы Гөлүсәнең өлеше күбрәк икән? Гел үзеңә генә ышанып утырып та булмый. Кайчакта шикләнмичә дә булмый, шикләнгәндә үз хаталарыңны табып, төзәтәсең бит ул.

Минем уңышларымда үзенең һәр адымына ышанган Гөлүсәнең өлеше зур. Икенче Гөлүсә әллә кайлардан кеше күрмәгән начар әйберне табып, күреп, дәлилләргә маташа. Әмма беренче Гөлүсә барыбер үз юлыннан атлый, үз дәлилләрен китерә. Бәлки, ул теге Гөлүсәнең негатив мәгълүмат белән дәлилләргә тырышуы, кыю Гөлүсәнең ниндидер үрләргә ирешүенә өлеш тә кертәдер. Бәлки, ул кирәктер дә.

«Закирга җыр бирү турында уем да юк иде»

Иң беренче язган җырыгызны хәтерлисезме?

Хәзер «Иң беренче җырым шул», — дип әйтсәм, кемдер: «Минеке бит ул», — дияргә мөмкин. Айгөл Бариева башкаруындагы Фирзәр абый Мортазин белән иҗат иткән «Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә» җыры.

Бу сүзләрне Айгөл ничектер интернеттан эзләп тапкан да, сүзләргә, эчтәлегенә гашыйк булып, җыр итәргә уйлаган. Фирзәр абый белән бергә иҗат иткәннәр. Радиога киткәч кенә миңа: «Бу бит Гөлүсәнең җыры», — дип хәбәр иттеләр.

Айгөл Бариева белән аңлашкансыздыр бит?

Әйе. Айгөл: «Бу синең җыр икән. Әле күптән түгел генә яздырдым», — дип үзе миңа язды. Аңлаштык инде. Беркем белән дә низаг булганы юк.

Беренче җырыгызны Закир абыйга бирәсегез килмәдеме?

Юк. Закирга җыр бирү турында уем да юк иде. Закир үз сукмагы, мин үз сукмагым белән атладык. Мин шигырьләр язсам, ул башка авторлар җырларын башкара. «Ниндидер үрләр яулыйм әле, минем җырларны менә шул җырласын», — дигән хыяллар беркайчан да булмады миндә. Мин яздым да яздым. Җырларым бер-бер артлы туа торды, халык күңеленә барып ирешә торды.

Мин мишәр бит инде, мактанып та әйтә алам, һәрбер җырым диярлек хит дәрәҗәсенә күтәрелде. Бу миңа тагын да күбрәк иҗат итәргә мөмкинлек бирә, күңелне үстерә.

Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Җырларыгыз халыкка якын булгангамы икән бу?

Шәхсән үз фикеремне әйтәсем килә. Бәлки, бу бераз сәеррәк булыр. Закир белән яшәү дәверендә минем һәрвакыт Закирны күтәрәсем, аңа ярдәм итәсем, тагын да танытасым килде. Минем куйган хезмәтемә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шулай кайтадыр дип уйлыйм. Аллаһы Тәгаләнең: «Гөлүсә, үзең дә әзрәк күтәрел әле, үзең дә бераз балкы әле», — дигән рәхмәте итеп кабул итәм аны.

Шигырьләрнең ихласлыгыдыр да. Шигырьләрне беркайчан да заказга язганым юк. Яза алмыйм мин заказга. Шигырьгә заказ бирсәләр, елап бетәм, йөрәкләрне ярырдай булам, үз-үземә урын таба алмыйм… Һәр туган җырым — кайчандыр йөрәгемнән, бәгыремнән чыгып, күңел халәтемне чагылдырган шигырьләр. Алар ничәдер елдан соң гына җыр булып туа.

«Закирның 20 елга бер тапкыр да „яратам“ дип әйткәне юк»

Мәхәббәтегез — Закир абый турында сөйләшеп алыйк әле. Ничек танышканыгызны хәтерлисезме?

Безне җырчы Фирүзә Сибгатуллина таныштырды. Мин тулай торакта яши идем. Ул аңа кунакка килде. Шулай таныштык. Иң кызыгы, без бер атна эчендә бергә яшәп тә киттек. Шул бер атна эчендә никах та укыттык, авылга да кайттык, әниләр белән дә таныштык. Хәзер бергә булуыбызга 20 ел тулып килә.

Шулай тиз генә кавышкач, димәк, башта «Бу — минем кеше», — дигән фикер булгандыр, әйеме?

Шулай уйладыммы, юкмы икән… Ләкин миннән «Чыннан да, яратып чыктыгызмы, әллә нәрсәдер өмет итеп, кызыгыпмы?» — дип күп сорыйлар. Мин чынлап әйтә алам — яратып. «Әгәр күрсә синең күзләрең», «Ярат кына», «Син — минем иң соңгы сөюем» — алар барысы да Закирга багышланган.

Ә Закир абый мәхәббәтен ничек аңлатты?

Закир — шундый кызык кеше. Кешенең яшен никах белән чагыштыралар бит инде. Биологик яше яшьрәк булса да, ул никах буенча миннән өлкәнрәк санала. Аның дүрт никахы булган. Нинди ниятләр белән минем белән тормышын башлап җибәргәндер… Ләкин бүгенге көнгә хәтле аның гаилә өчен кайгырып, рәхәт яшәү өчен тырышуын тоеп яшибез.

Ләкин аның 20 елга бер генә тапкыр да, менә бер генә тапкыр да «яратам» дип әйткәне юк. Ләкин мин аны тоям.

Хатын-кыз колагы белән ярата диләр бит, читен түгелме?

Читен түгел. «Бәгърем» дип дәшә. «Әй, шуның хәтле төчеләнмә әле», — дим. Сүзләрнең төчеләнеп торганын түгел, ә «ялт» итеп сөйләшә торганнарын яратам. Миңа сүз белән түгел, гамәл белән кирәк.

«Тышкы кыяфәтенә карап кына кешегә бәя биреп булмый»

Бүген үзегезне Закир абыйның ышыгында дип әйтә аласызмы? Әллә киресенчәме?

Ю-юк. Янәшәңдә ир булу кирәк инде ул. Янәшәңдә терәк булу кирәк. Үзеңдә ышаныч тоясың. Нинди булсын — ир булсын, бетле булсын — тун булсын, дип әйтәләр бит инде. Хатын-кыз янында һәрвакытта ир булырга тиештер дип уйлыйм. Ул аягыңда нык басып торырга ниндидер көч бирә. Шуңа күрә мин Закирның ышыгындадыр… Мин аның киңәшләренә таянам.

Закирны Татарстанда белеп бетермиләр әле. Җырчы буларак кына түгел, ә нинди кеше икәнен. Ул — шуның хәтле мөстәкыйль кеше. Мин аны һәрбер кешегә дәлилләп йөри алмыйм бит инде.

Мәсәлән, аның минеке шикелле телефоны бар. Шуннан фатир өчен онлайн түли, акчаларны күчерә, Ютубка керә, тыңлый, хатлар яза, хатлар ала… Мөстәкыйль инде. Хәзерге заманда гади кешегә яшәү өчен нәрсә кирәк булса, ул барысыннан да куллана.

Хәзер бездә тышкы кыяфәтенә карыйлар да… «Мескен!» Ә мескенлек бит ул түгел. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап кына бәя биреп булмый. Мескенлек — кешенең эчке халәте ул.

«Хыянәттә Закирны түгел, ә аны чыгарыннан чыгарган хатын-кызны гаепләдем»

Хатын-кыз хыянәтне кичерми, дигән сүзләр бар. Сез моның белән килешәсезме?

Һәрбер хатын-кызның холкыннан торадыр инде. Мин андый әйберләргә шундый тыныч карыйм. Кайбер вакытта Интернетта күзәтәсең… Анда иренең ниндидер бер хыянәте аркасында аерылып, кеп-кечкенә ике баласы белән яңа тормыш башларга дип, мәхәббәтне челпәрәмә китергән тарихларны карыйм да шаккатам. Яратып чыккан кешеңнең бер хыянәте аркасында, бөтен тормышны ничек челпәрәмә китерергә була инде? Әзрәк төптәнрәк уйларга кирәк. Бәлки, бу миңа яши-яши килгән фикердер.

Ул хыянәтнең ничек килеп чыкканын да белмисең бит әле. Бәлки ялгышлык беләндер. Дүрт аяклы ат та абына, ирләр дә абына.

Физик хыянәт һәм рухи хыянәт бар бит. Физик хыянәт канәгатьләндерү өчен генә. Ә күңеле белән гомере буе бер кешене генә ярата торган ирләр бар. Ул физик яктан хыянәт итәргә мөмкин. Аның өчен тормышны челпәрәмә китерергә кирәк дигән сүз түгел. Гаиләне ничек тә булса саклап калырга кирәк. Мин хыянәтне гафу итмәүчеләр ягында түгел.

Бер интервьюгызда Закир абыйның хыянәте турында сөйләгәнсез. Шул вакытта яраткан кешеңнең хыянәте турында белгәч, «Ардым, җитте, булды», — дип барысын да ташлап китү теләге булмадымы?

Юк-юк. Закир белән яшәү дәверендә, аны ташлап китү уе бөтенләй булганы юк. Бәлки, тәрбия дә шундыйдыр инде.

Әйе, хыянәт булды. Моның мәгънәсезлек икәненә төшендем. Монда мин Закирны гаепләп калдырмадым, әлбәттә, Закирны чыгарыннан чыгарган хатын-кызны гаепләп калдырдым. Ул хатын-кыз Закирның, аның гаиләсенең нинди халәттә булуын күрергә тиеш иде. Закир миннән аерылса, киләчәктә ул аның белән тормышын дәвам итә алыр идеме? Ул аны бәхетле итәр идеме? Бөтенесен күз алдымнан үткәрдем дә, барыбер соңгы этапта Закир беркая да китмәячәген аңладым.

Авыр булды. Йөрәккә мизгеллек авырлык булып ала инде ул. Хәзер бер кызык хәл кебек кенә искә төшә. Ләкин һәрбер начарның яхшы ягы бар. Закир белән 2002 елда кавышкан булсак, 2015 елга кадәр язылышмаган идек. Бу хәлләрдән соң мин икенче көнне үк Закир белән барып язылыштым, гаиләне ныгыттым. Балам хакына.

Закир: «Бүген синең белән язылышам, ләкин иртәгә үк барып кире аерылышам», — дип барды ЗАГСка. Кунаклар чакырып, матур итеп язылыштык. Шундый бәйрәм кебек иде. Тышкы яктан матур иде, эчтә нәрсә кайнаганын үзебез генә белдек инде без аның.

Ләкин Закирның шундый юләрлеге киләчәктә гаиләне тагын да ныгытты, якынайтты гына. Законлы ир белән хатын булдык, мин Шаһбанова фамилиясен алдым. Бәлки, бу минем ихтыяр көчемне дә ныгыткандыр.

Андый хәлләр була. Ләкин һәр шундый хәлдән соң гаиләне җимереп булмый инде, сакларга кирәк.

«Арабызга кергән хатын-кызның сиксәнгә җитеп килгән әнисенә шалтыратырга мәҗбүр булдым»

Хатын-кызны чит гаиләгә кысылырга нәрсә этәрергә мөмкин икән?

Моны төрлечә аңлатырга була инде. Кемгәдер яши-яши күңелсез була башлый. Кайдандыр кызык эзли. Кемдер: «О-о, бу бит Закир Шаһбан. Миңа Закир Шаһбан үзе яза! Нәрсәләр язар икән, тикшерим әле», — дип уеннан уймак китереп чыгарырга мөмкин.

Бәлки, хисләр дә булгандыр. Ләкин иллегә җитеп килә торган хатын үз хисләре белән идарә итә белергә тиештер инде, ул бит инде 18 яшьлек түгел. Гаиләне җимерергә инде…

Без аның белән хәтта телефоннан да сөйләштек. Ләкин ул аңларга теләмәде. Ахыр чиктә мин аның әнисенә шалтыратырга, олы кешене борчырга мәҗбүр булдым. Миңа моның өчен бик оят булды. Әнисенә дә сиксән тулып килә иде. Ләкин минем башка чарам калмады.

Ул Закирга шалтыратып: «Нишләп синең хатының минем әнигә шалтыратып, сиксән яшьлек кешене борчый?» — диде. Мин бу сүзләрне аңламадым. Ничек шалтыратмаска тиеш инде мин?! Минем балам әле ул вакытта бишенче сыйныфта гына укый иде, үзем… Гаиләмне саклап калыр өчен мин теләсә нинди адымга бара алам. Миндә аның хәтле дәрт тә, рухи, физик көч тә бар. Шуңа күрә сак булыгыз, белеп торыгыз!

«Закирга бернинди үпкәм дә калмады»

Гаиләдә иң мөһиме — ышаныч. Шушы хәлләрдән соң Закир абый белән киләчәккә өметегез бармы?

Мин киләчәкне Закирдан башка күз алдына китерә алмыйм. Хәзерге заманда бигрәк тә. Тормыш болай да авыр, икәү тартып барырга рәхәт. Киңәшләшсәң, сөйләшсәң дә — гел икәү. Бергә сөйләшкәндә акыллы фикерләр туа.

Закирга бернинди үпкәм калмады. Аллаһы Тәгалә бер-берсен тулыландырып яшәр өчен бер кешегә икенчесен җибәрә. Гел тискәре якларын гына эзләмисең. Алга таба атлар өчен уңай якларын эзләп яшәргә тырышырга кирәк. Гомер бер генә. Ничек булса да, яшисең. Түзәргә, сабыр итәргә кирәк. Нәрсәдер эзләп йөрергә түгел. Без булмаган җирдә генә әйбәт, дип әйтәләр бит. Шуңа күрә бүген һәм хәзер яшәргә кирәк.

Алла сакласын дип әйтәм, Закир абый шушы адымга тагын барса, кичерә алыр идегезме?

Әгәр ул шундый адымга бара икән, мин дә шундый ук адым белән җавап бирер идем дә тынычланыр идем. Бөтенләй рәхәт булыр иде аннан соң.

Әгәр инде ул күрә торып, «Сиңа авыр булсын», — дип шундый адымга барса, «Ярар, Закир, синең миңа нинди мөнәсәбәт, минем дә шундый ук җавабым», — дип мин дә шундый ук адымга барыр идем. Егерме беренче гасырда яшибез. Алай итеп үз-үземне бетереп, нервыланып, елап утырмас идем инде. Бу шаяру, әлбәттә.

Беренче иренең кыерсытулары…

Закир абый — сезнең икенче ирегез. Беренче ирегезне яшьлек хатасы дип атаганыгыз булган.

Бу бик модный сүз бит. Яшьлек хатасы, холыклар туры килмәде… Андый сүзләр табарга була. 18 яшь, Чистай педучилищесында укып йөрим. Әбидә фатир «снимать итеп» тордым. Уңган бит инде мин. Бөтен тәрәзә өлгеләрен сөйрәп төшереп юам, үтүклим, эләм. Күршедән бер апа керде дә: «О-о, бу безнең Нияз абыеңа әйбәт», — ди. Нияз исемле уллары булды, күрәмсең.

Шулай бу безне таныштырды да, улын миңа ияртеп авылга кайтарып җибәрде. Минем шул «юк» дип әйтә белмәвемме инде… Мин аны ниндидер бер җиһаз алып кайткан шикелле алып кайтып, әниләр белән таныштырдым. Нәрсә булганын үзем дә аңламый калдым. Шулай туй да булды, яшәп тә киттек.

Кул күтәрүләр дә, кыерсытулар да күп булды, Аллам сакласын хатын-кызларны. Аңа да 18. Аны гаепләмим, әле ул тормыш, хатын-кыз күрмәгән, гаиләнең нәрсә икәнен белми иде. Безнең гаилә барып чыкмады. Мин артыма да карамыйча, кирәкле документларымны гына җыйдым да, өйгә таба йөгердем. Чынлап шулай булды ул. Кыш көне… Иртәнге сәгать алтыда чыгып йөгердем. Автобуска да соңга калып, ниндидер машинада кайтып киткәнемне хәтерлим.

Ул артта калган инде. Китапның бер бите шикелле ябып куелган. Ләкин бу минем тормышымда булган. Үткән тормышымда беркемне дә гаепләмим. Һәрбер кеше дөньяга килә, ниндидер сынаулар үтә. Бу сынаулар киләчәккә әзерли, күзне ача.