Фирзәр Мортазин: «Ир кеше дә елый. Гарьләнеп елаганым бар»

Фирзәр Мортазинның җырларын белмәгән кеше юктыр. «Язлар килә», «Хуш инде», «Бәрәңге чәчәге», «Өзелгәнсең сиреньнән» һәм башкалар. Автор-башкаручы белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез.

«62 яшемдә рәхимсез кешегә әйләнеп барам»

Фирзәр абый, сез бүген Салават белән бергә концертлар куеп йөрисезме?

Әйе, Салават белән бергә концертлар куеп йөрибез.

Сезнең турыда «Салаватны кеше иткән», диләр.

Бу — буш сүзләр. Илһам Шакировның абыйсы Илһамның үзенә караганда яхшырак җырлый иде, дип сөйлиләр. Дөрес түгел инде ул. Салаватны мин кеше итмәдем. Без бары тик дуслар гына. 1988 елда танышкан идек.

Шушы еллар дәвамында әрләшкән чакларыгыз булган идеме?

Иҗат кешеләре әрләшмичә тормый инде. Ә дус буларак безнең арада проблемалар булганы юк.

Сез популяр булганда, Салават беркем түгел иде.

1988 елда Спорт сараенда бәйге үткәрделәр. Салават шул бәйгедә катнашты. Шунда танышып киттек тә. Ул елларны Салават беркем түгел иде, ә мин җырчы идем инде.

Сезнең холыкларыгыз төрлеме?

Юк, без икебез дә тиз кызабыз, тиз суынабыз. Холыкларыбыз охшаш.

Ничек уйлыйсыз, ялгышкан кешеләрне гафу итәргә кирәкме?

Бу арада кайбер кешеләрне кичермим. Кеше миннән ярдәм сораса, мин тырышып ярдәм итәм. Ә менә мин берәр нәрсә сорасам, алар я булышмыйлар, я булышырга тырышкан кыяфәт кенә чыгаралар. Алай ярамый. Андый кешеләрне гафу итмим.

Кеше бер-берсен сатамы?

Әйе, ярдәм итмәү генә түгел, сине сатучылар да бар. Мин 62 яшемдә бик рәхимсез кешегә әйләнеп барам.

Нигә? Язмыш рәхимсез булырга мәҗбүр итәме?

Сеңлем, мин тормышта барысын да үзем төзедем, бар булганына үзем ирештем. Кеше ярдәме белән Фирзәр Мортазин булган кеше түгелмен. Язмыш үзгәрә, заманасы башка.

Үзегез кешеләргә ярдәм итәсезме соң? Әллә, рәхимсез булгач, булышмыйсызмы?

Хәлдән килсә, ярдәм итәм инде. Рәхимсез булыйм, дисәм дә, барыбер ярдәм ителә ул. Салават та күп алдана. Җан, тәнең белән ышанасың, ә кеше сине алдый. Хәзер халык рәхимсез, акыллым. 90 елларда халык гомумән башка иде.

Нәрсә белән аерыла ул хәзерге һәм 90 еллардагы халык?

Элек без балыкка бара идек, табигатькә чыга идек. Ә хәзер күрешергә мөмкинлек юк, чөнки кеше дөнья куа. Кеше үз күршесенә кунакка керми. Бу сүз безнең турыда түгел. Мин күршеләрем белән дус яшим, без йөрешеп торабыз. Гомумән, урамыбыз дус.

Димәк, тормыш кешене үзгәртә?

Әйе! Әле син яшь. Менә кара: элек аена 90 сум акча эшли идем. Ул вакытны мин шикәр заводында сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Алдан ук: «Бу айда — моны, киләсе айда тегене сатып алам», — дип план кора идек. Ә хәзер бу айда планыңны корасың да, киләсе айда барып алам дисәң, бәясе ике тапкыр арткан була. Стабильлек юк. Шуңа күрә кеше дә явызлана.

Ничек алдаучы кешене алдамаучыдан аерырга?

Моның өчен яшәү тәҗрибәсе кирәк. Яшь чакта алданасың инде ул. Әле олыгайгач та барыбер алданасың. Мине дә алдадылар. Үзеңә һәм гаиләңә ышанырга кирәк. Дуслар да күп түгел. Җанын бирергә әзер булучы дусларым бар, әмма алар берничә генә.

Администраторлар алдаганнардыр?

Алдамаса, администратор чын администратор булмый ул. Бер-ике ел матур гына эшләп йөрергә мөмкин, соңыннан барыбер үзенең кесәсен дә кайгырта башлаячак. Бүрене күпме генә ашатсаң да, урманга карый бит.

Сез үзегез кеше алдыйсызмы?

Мин алдый торган кешегә охшаган әллә?!

Мишәрләр турысын бәреп әйтәме?

Мин «Мишәрстан»да яшәсәм дә, үземне мишәргә санамыйм. Россиядә тугач, «россиянин», диләр. Мин Буаныкы булгач, мине дә мишәр дип беләләр.

Мишәрләрне усал, диләр.

Хәзер бу сүзләр артта калды инде. Элек «мишәр» дип котырталар иде. Миңа: «Мишәр» дисәләр, моның белән горуланам.

Бурычка акча бирәсезме?

Элек бирә идем, хәзер бирмим. Аннан соң ул кеше артыннан үз акчаңны сорап йөгерергә кирәк. Әгәр акчам булса, дустыма булыша алам.

«Популяр җырчы булу максатын куймадым»

Акчагыз бармы соң, Фирзәр абый?

Бар, эшләп торам. Эш юк, диләр. Ялкау кеше, әлбәттә, эш таба алмаячак. Ә эш бар!

Җырлар сатасызмы?

Җыр сатып, акча эшләмим. Алдынгы җырчыларга сатмыйм. Чит яклардан җырчылар сораса, белмәгән кешегә, мәсәлән, сатам. Бәяләрен артык кыйммәт куймыйм. Руслар белән чагыштырсак, безнең бәяләр аларныкының 1 проценты гына.

Җырларын сатып акча эшләүче композиторлар татарда бар.

Композиторга да яшәргә акча кирәк. Сатсын, дөрес эшли. Минем пенсия 12 мең, мәсәлән. Аңа яшәп буламы? Юк. Ә безнең хөкүмәткә күпме файда китердем микән мин? Вакытында миллионнар ташый идек. Эшләгән акчаның 30 процентын салым итеп тотып калалар иде.

Акча эшлим әле дип көй язарга буламы?

Калганнарны белмим, әмма минем беркайчан да алай иҗат иткәнем булмады. Шигырьне укыганда көй туа. Кайвакыт көй барлыкка килә, ә кайвакыт — юк. «Пар балдаклар» җырына биш елдан соң кире әйләнеп кайттым. Башта җыр тумады.

Популяр була алдыгызмы?

Стадионнар җыйган чаклар булды инде. 1988 елда Казанда 68 концерт куйган идем.

Нишләп җырлаудан туктадыгыз? Кая китте популярлыгыгыз?

Мин үземнең алдыма беркайчан да популяр җырчы булу максатын куймадым. Салават сәхнәгә чыккач, аңа җырлар яза башладым.

Үзегезгә җитәрлек акча эшлисезме?

Әйе, акча җитә. Сәләте булган кеше югалмый ул. Яшермим, яхшы машинада йөрим, өем дә әйбәт.

Нишләп Казанда яшәмисез?

2000 елда гаиләм белән Казанга күчкән идек. Сигез ел яшәдек тә авылга кайтып киттек. Бүген Казанда тору мөмкинлегем бар. Бәлки күчәрбез дә. Улым гаиләсе белән Казанда яши. Шулай да мин авылны, җирне яратам.

Авылларда халык бармы соң?

Яшьләр кайтмый. Авылларда юллар юк. Уйланам: картлар үлсә, авыллар нишләр? Бер айга 7-8 кеше үлә, ә туучы юк. Бер 5-6 елдан авыллар бетәчәк… Бик аяныч. Авылның гөрләп торганын күрәсем килә.

«Яшисе дә килми башлый»

Фирзәр абый, елаганыгыз бармы?

Ир кеше дә елый. Гарьләнеп елаганым бар, кызым. Яшьрәк вакытта гаделсезлек аркасында елый идем. Бер төрле булырга тиеш, әмма башкача була да куя. Соңыннан ул гаделсезлек белән килешергә өйрәнәсең.

Ул гаделсезлеккә игътибар итмәсәң, яшәве җиңелрәктер?

Ничек аңа игьтибар итмисең инде?! Минеке булган җир өчен салым түлим. Шул җиргә утырткан яшелчәләр өчен аерым бер салым кертергә планлаштыралар.

Гаделсезлек бар шул…

Кайвакыт карап торасың да, яшисе дә килми башлый. Шул гаделсезлекне күрәм дә, әллә нәрсә була шунда.

«Татар телевидениесе карарлык түгел»

Телевизор карыйсызмы?

Кушарга мөмкинмен, әмма ялган сөйләгәннәрен күрсәм, сүндерәм. Куркыныч фильм күрсәтсәләр, карамыйм. Ул телевизорда файдалы мәгълүмат бирмиләр дә кебек. Анда 70 процент ялган. Интернетта да шул ук. Үтереш, сугыш күрсәтәләр. Бу кеше үлгән, тегесе авариягә эләккән. Бездә изге кешеләр дә бардыр бит. Бала туган, туй үткәргәннәр, матур бәйрәм үткән…

Шулай…

Татар телевидениесе, гомумән, карарлык түгел хәзер. Курыкмыйча әйтә алам! Казах фильмнарын күрсәтәләр инде. Ул киноны бер үк тавышлар тәрҗемә итә. Хезмәт хаклары турында әйтеп тә торасы түгел инде. Ике мең акчамыни инде ул?!

Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруын яптылар.

Сәләтле кешене беркайда да яратмыйлар. Ләйлә сәләтле журналист, ул югалмас.

Берәр нинди дәрәҗәгә ирешсәң, синең өчен сөенәләрме?

Юк, әлбәттә. Кеше синең яныңда гына елмаеп йөри, ә ахырдан сине әшәке итеп сөйли. Беркем дә җиңүеңә шатланмый.

Илдар Юзеев белән булган хәл

Сез иҗат иткән җырлар арасында мәңгелек дип атарга мөмкиннәре бар. Әйтик, «Хуш инде».

Илдар Юзеев. Бер хәл сөйлим хәзер. «Хуш инде», «Бәрәңге чәчәге» җырларын бәйгегә җибәргән идем. Илдар Юзеев жюри рәисе булган. Бу җырларны ул тыңлап та карамаган. Соңыннан Илдар абый үзе шигырьләр җибәрде, әмма мин аның шигырьләренә башка көй язмадым.

Үпкәләдегезме?

Юк, бу — минем принцип. Андый авторлар хәзер дә бар. Алар миңа шигырь бирсә дә, мин язмыйм.

Нишләп?

Җыр язып, шагыйрьне автор итеп танытам, ә алар «деловой»га әйләнә.

Кемнәр икәнен әйтмисезме?

Юк, мин гайбәтче түгел.

Ә журналистларны гайбәтче, диләр.

Әйе, булмаганны булган дип язучылар бар. Гомумән әйткәндә, интервью бирергә яратмыйм. Сине белгәнгә генә ризалаштым.

«Татар җыры» фестиваленең кирәге юк дип уйлыйм»

Җырчыга продюсер кирәкме?

Бездә продюсерлар юк та инде ул. Ваһапов фестивале бар. Әмма алар җырчыдан акча ала. Продюсер бай булырга тиеш.

«Барс медиа» компаниясе…

Аларны белмим дә, беләсем дә килми. Алар музыканы аңламый. Бөтен эстраданы бозалар. Фонограмма дигән күренешне керттеләр.

«Татар җыры»?

Бу фестивальнең кирәге юк дип уйлыйм. 80 процент җырчылары авызларын ачып тора.

«Татар радиосын» тыңлыйсызмы?

Юк, тыңламыйм. Тыңларлык нәрсә бар соң анда?..

Авызларын ачып торучы җырчылар бармы?

Баянга кушылып, «плюска» җырлаучылар бар. Әле күптән түгел халык йөри торган бер җырчының концертына бардым. Исемен әйтмим. Ярты концертыннан чыгып киттек. «Дабл» дигән әйбер танылды хәзер. Үзләре дә җырлаган булалар, әмма тавыш инде яздырылган.

Аларны нишләтергә икән?

Менә шуны белеп торсыннар: берәр кайчан, «плюс»ка җырлап торганнарын күргәч, микрофонын тартып алачакмын. Ишетсеннәр. Үз тавышыңа җырлый алмыйсың икән, афишаңа шулай дип яз.

Әйдәгез җырчылар турында сөйләшик. Ришат Фазлыйәхмәтов?

Ул талант! Зөлфирә Шәйдуллина, Гөлназ Асаева. Алар молодцы! Татар халкының бөтен җырларын да башкарып чыга алалар.

Ник Ришат артык популяр түгел?

Хәзер халыкка биергә һәм җырлый белмәскә кирәк.

Кайсы артистның концертын карарга яратасыз?

Рифат Зариповка бара алам. Молодец ул!

Данир Сабиров турында нәрсә әйтә аласыз?

Данир җырчы түгел. Аңа юмор һәм бию белән тамашачыны үзенә каратырга кирәк.

Коллегагыз Ризван Хәкимов турында нәрсә әйтә аласыз?

Ул бик яхшы композитор. Әмма җырчы түгел. Аңа җырларга кирәкми. Үпкәләмәсен, гафу итсен.

Җырчылар берара популяр була да, соңыннан югала.

Һәр җырчы моңа әзер булырга тиеш. Илһам Шакиров, Салават кебек җырчылар сирәк була. Салават 31 нче сезонын куйды. Калганнар 30 ел җырлап карасыннар әле, соңыннан сөйләшербез.

Яшь җырчыларга авырмы хәзер?

Җырын сатып алырга кирәк. Ярый, минем кебегрәк кеше булса, «сәләтле бала» дип, бушка да бирергә мөмкин. Соңыннан аранжировка ясатасың, тавышыңны яздырасың, клибын төшерәсең. Клип төшерер өчен ызбаңны сатасың. Аларга бер дә җиңел түгел.

Ротацияләре дә кыйммәт…

Әгәр җырчылар радиога җырларын китерми башласа, радио ябылырга мөмкин. Ә радио барыбер акча сорый. Мәсәлән, туган көнгә багышлап тыңлаучы җыр сорый, ди. Радио ул җырны яңгырата да акча эшли. Әле син өстәп аларга тагын түләргә тиешсең.

«Салават турында авыз чайкамасыннар»

Тямаев белән Уразова арасында булган гауга турында нәрсә әйтерсез?

Пиар инде бу. Әнә, Уразова белән Элвин Грей арасында булган пиар кебек.

Салават белән Элвин Грей арасында нәрсә булган иде?

Элвин Грейның бер тапкыр да Салаватка каршы әйткәне булмады. Ул Салаватның кем икәнен белә. Салават акыллы кеше. Ул бу хәлгә карата бер сүз әйтмәде, игътибар да бирмәде, чөнки ул үзенең кем икәнен белә.

Болар бит әле чыгып килүче бәләкәчләр генә, ә инде төшеп баралар.

Салават кеше буларак нинди ул?

Ул гел кешегә ярдәм итәргә генә тора. Балалар йортларына бара. Берәр кеше авырса, Салават җаны белән ярдәм итә башлый. Аның турында авыз чайкарга кирәкми. Көнләшүче генә сөйли.

Сез яшь чакта сезне дә өлкәннәр сүккәндер?

Әйе, әмма мин бит сүкмим. Җырласыннар, ләкин үз тавышларына. Көненә өч концерт куя идем. Бер концертта баян белән 22 җыр башкардык. Чалбарлар бер атнага түзә иде. Елга өч баян алмаштыра идек.

Көненә 66 җыр башкарыр өчен тавыш кирәк бит.

Әгәр тавышың юк икән, җырлама. Шул. Әнә Рөстәм Закиров. Менә анда тавыш! Кеше буларак та менә дигән кеше ул. Рәсим Низамов! Беркайчан да яздырылган көйгә авызын ачып торганы юк.

Алар нишләп популяр түгел соң?

Халык үзгәрә, кызым. Татар халкын аңламыйм.

«Кассеталарның акчасы миңа тимәде»

Сез үзегез ничек җырлый башладыгыз соң?

Биш яшьтә баян тарта идем инде. Кич клубтагы концертларга йөри идек. Әле ул концертарга йөрергә дә ярамый иде, ә мин барыбер бара идем. Соңыннан алты яшьтә Казандагы интернатка кермәкче идем. Ул интернатта җырларга өйрәтәләр иде. Әнкәйләр җибәрмәде. Дөрес эшләгәннәрдер дә.

Хәзер мәктәпләрдә музыка дәресләрен укытмыйлар да…

Юк, әлбәттә, ул музыка укытучыларының хезмәт хаклары аз бит.

Шулай да музыка укытучысына укыгансыз.

Әйе, сигезенче классны тәмамлагач, Лениногорск шәһәренә укырга кердем. Музыка бүлегендә укыдым.

Ничек җырчы булып киттегез?

1987 елда Илһам Шакиров концерт белән Буага килде. Шул концертта җырладым. Икенче көнне җырларымны яздырып алдылар. Бер-бер артлы кассеталар таралды. Ул кассеталарның акчасы миңа тимәде. Сорый дә белмәдем. Шулай популярлашып та киттем.

«Күп күрдек инде без»

Сорыйм инде. Әти-әниегез күптән вафатмы?

Әнкәй үлгәнгә — 15 ел, әти киткәнгә 13 ел булды. Авыру алып китте аларны.

Хатыныгыз Наилә апа белән күпме бергә яшисез?

41 ел, Аллаһка шөкер. Кайсы артист хатыны белән 41 ел торган? (Көлә).

Егермедә өйләнгәнсез. Иртә булмаганмы?

Юк, үкенмим. Әмма хәзер егетләр, кызлар егермедә гаилә корырга уйламыйлар. Башта аякка басарга кирәк. Һәм бу дөрес тә. Ә безнең вакытта акча, торак турында уйлау юк иде. Ай саен 360 сум акча эшли идем, ике мендәрем бар иде.

Наилә апаны әти-әниегез белән ничек таныштырдыгыз?

Таныштырмадым, Наиләне кич үзебезгә алып кайттым. Мин авылдан чыгып китәргә тели идем. Әниләр: «Өйләнмәсәң, җибәрмибез», — дигәннәр иде.

Авылдан кая киттегез?

Златоуст шәһәренә. Күп күрдек инде без. Акча юк иде. Ике җирдә эшләргә ярамый иде, тикшереп тордылар. Шулай да барыбер, качып кына, «шабашка»га йөри идем.

Өйдә акча өчен кем җавап бирергә тиеш?

Акчаны ир-ат эшләргә тиеш. Наилә пенсиясенә кадәр 17 ел эшләмәде. Аның төп вазифасы — хатын. Безгә кунакка гел кеше килә иде. Хәзер дә килә. Хатын-кыз булсам, асылынып үләр идем. Җыештыр, пешер, ю… Ничек түзәргә кирәк?!

Ике бала үстердегез. Кызыгыз Чулпан бер мәлне җырлый иде. Нишләп дәвам итмәде?

Чулпан җырчы булырга беркайчан да тырышмады. Без аның белән ике альбом чыгардык. Гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Юридик өлкәдә эшли.

Киявегез русмы? Бай яшиләрме?

Әйе, рус. Әйбәт яшиләр. Торган фатирлары үзләренеке, икесендә дә машина бар. Ике кыз үстерәләр. Кода-кодагый әйбәт кешеләр.

Улыгыз Ленар?

Чулпан белән аларның аермасы биш ел. Улым Казанда яши. Кызы укырга керде быел. Өч оныгым бар, Аллаһка шөкер.

Сәләтле кешеләр бер-бер артлы китә, Фирзәр абый.

Исламия Мәхмүтова китеп барды. Ул олы белән олы була белде, кече белән кече булды.

Әлфия апа Авзалова.

Соңгы елларда Әлфия апа белән бергә эшләргә туры килде. Ул сүз артыннан кесәгә керми иде. Салават әйтмешли, Әлфия апаны кайгырып түгел, көлеп искә алырга кирәк. Сүз артыннан кесәгә керми иде.

Үләргә курыкмыйсызмы?

Аның турында уйланырга ярамый. Күп уйласаң, фантазия әллә кая алып китәргә мөмкин. Мин күп уйламаска тырышам. Шуңа авылда яшим дә инде. Бу ыгы-зыгыдан ераграк булыр өчен. Өйдә берәр нәрсә ватылды икән, әллә ни борчылырга кирәкми. Наилә борчыла. «Ярар, яңаны алырбыз», — дип аны борчылмаска өйрәтәм.

Мин сезне усал кеше дип уйлаган идем.

Нишләп усал булыйм инде мин? Нормаль кешемен. Хәзер усал дип уйламыйсыңдыр бит?

Юк, уйламыйм. Рәхмәт, Фирзәр абый. Киләсе очрашуларга кадәр.