Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концерт: «Ул әле дә кайтыр кебек!»

Быел 30 майда Хәния Фәрхигә 60 яшь тулган булыр иде. Әгәр Хәния апа исән булса, ул 2017 елдагы кебек үзенең туган көнен тамашачысы белән бергә каршы алыр иде. Әмма кызганыч, инде менә дүртенче ел тамашачы бары тик Хәния Фәрхине искә алу концертларына гына йөри.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концерт: «Ул әле дә кайтыр кебек!»
Михаил Захаров

Хәния кайткан! Хәния янә безнең белән! Аның тавышы янә сәхнәдән яңгырый! Әйе, җыры да нәкъ аныкы бит. «Бәйрәм» ансамбле дә биредә. Тыңла инде, моң-җырга гашыйк дустым, тыңла!.. Тамашачысы да: «Менә-менә хәзер зарыгып көткән җырчым чыга», — дип көтә… Әнә тавышы ишетелә, әйе, нәкъ аның тавышы! Әмма сәхнә буш. Юк… Кайтмаган икән… Аның йомшак тавышы бары тик экраннан гына яңгырый… Бу бары тик үз-үзеңне алдау гына. Ул инде мәңге кайтмас, әмма аның кабатланмас моңы, калдырган җырлары беркайчан да аны оныттырмас!

Ниһаять, Казанда Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концерт үтте. Әлеге концерт, пандемия таралу сәбәпле, язын үтми калган иде. Концерт залы тулы булмады, хәзерге вакыттагы режим таләп иткәнчә, бары тик 50 проценты гына тулган иде. Бу концерт үткәрүнең төп шарты. Концертның режиссеры Раил Нуриев сүзләренчә, бу проект әле дәвам итәчәк.

Фирүзә Ибәтуллина: «Ул үзе дә кадерен белдертә белде»

Концерт афишасында җырчыларның кайсы катнашуы билгесез иде. Шуңа күрә сәхнә артына кергәч, җырчыларга игътибар иттем. Илсөя Бәдретдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлнара Гыйбадуллина, Чулпан Йосыпова, Айгөл Бариева… Күзем Хәния апаның сеңлесе Фирүзә ханым Ибәтуллинага төште. Ул бераз борчылып тора иде. Әйтерсең лә бүген, чыннан да, аның апасының концерты булачак. Ул үзенең апасына — Кояшына — уңышлар тели кебек.

Алинә, сылуым, Хәния апаның булмавына һаман да ышанып булмый, - диде ул. - Беренчедән, бу хакыйкатьне йөрәк кабул итми. Икенчедән, җырларын яңгыратып торалар, аның тамашачысы күбәйгәннән күбәя бара. Хәтта исән чагына караганда хәзер аны халык ныграк ярата башлады. Татар һәм башкорт халкына рәхмәт! Үзегез дә күрәсез: хәтта башка милләт кешеләре дә, Хәния апаны яратып, җырлар чыгара, шигырьләр яза.

Менә ансыз дүртенче ел китте… Әмма ул һаман исән кебек. Мин аны кояшка тиңләдем. Ул исән чакта аңа: «Апам, алтыным», — дия идем. Хәзер аннан үземә яктылык алам. Ул әле дә балкый һәм мин аның балкуында яшим. Әмма… Барыбер әрнүле», — дип сөйләде Фирүзә ханым.

Бүген аның кебек җырчылар бармы? Ул татар сәхнәсенең примадоннасы иде…

Бу - авыр сорау. Минемчә, һәр җырчы үз урынында. Җырчылар бар, аларның һәммәсе яраткан тамашачысын таба. Хәния апам киткәндә инде яшь җырчы түгел иде. Моңа карамастан, аны яше дә, өлкәне дә яратты. Бүген аның урыны буш дип әйтсәм, башкалар үпкәләмәсеннәр. Ул әле дә кайтыр кебек! Аның артыннан җырлап килүче яшьләр бар, Аллаһка шөкер. Исемләп әйтмим, үпкәләтәсем килми. Әмма барыбер тамашачы Хәниясен эзли, сагына.

Исән чакта кешенең кадерен белеп бетермиләр, диләр. Хәния апага бу сүзләр туры килми кебек.

Мин бу сүзгә каршы киләм. Исән чакта да, Аллаһка шөкер, аның кадерен белделәр, Алинә. Ул үзе дә кадерен белдертә белде. Ул кадерсез булмады, кадерле булды.

Татар һәм башкорт халкына хезмәт итү аның өчен бәхет идеме?

Әлбәттә! Бу эш аның өчен бәхет булуын күңеле дә, йөрәге дә, теле дә, җыры да әйтте. Аның өчен сәхнәдә җырлау, минемчә, бөтен булмышы иде. Син күрәсең: кайбер җырчылар бизнес ягына китә яки, яшем бара дип, җырламый башлый. Хәния апаның матурлык салоны ачарга теләге бар иде. Әмма ул барыбер сәхнәдән китә алмады. Аның 4 август көнне дә концертлары планлаштырылган иде. Әмма үзе генә китте… «Сәхнәне яшьләр бизи. Минем яшем бара инде», — дип әйтеп куя иде, ләкин китәргә барыбер тәвәкәлләмәде.

Төшегезгә кергәлиме?

Керә! Башта кермәгән иде, аннан әз-әзләп керде. Менә Хәмдүнә апа ташлап китте… Аның да вафат булуы көтелмәгәндә булды. Бер атна элек Хәния апа төшемә керде. Елмая-елмая чәй әзерләп йөрде ул. Һәркем үзенекен уйлый — мин борчуга калдым. Әниебез дә өлкән яшьтә, 91 яше белән бара. Ул да сырхаулап, авырып тора. «Апау, көчем юк, инәүгә тимә. Ерак йөр әле, ерак йөр», — дидем иртән, үземчә догалар кылдым. Хәмдүнә апа китте… Урыны оҗмахта булсын!

Үзегезчә әйтсәк, «инәү»егезнең хәле ничек соң?

Апабыз үлгәч, инәү үзгәрде, биреште. Әмма, шөкер, ул үз акылында, күзе күрә, аягы йөри. Шулай да элекке егәрлеге юк. Хәния апа киткәч, барыбыз да бирештек… Гәүдәбез генә йөри.

Хәния апа, әйтик, бер 15 ел үткәч онытылмасмы?

Онытмаслар! «Онытылыр, димә» җырын гына алыйк. Аны төрле буын кешесе яратты, алар онытмаслар. Җырларын да тыңлыйлар. Саклап калыйк!

Илсөя Бәдретдинова: «Артистның авырырга һәм тамашачы алдына кәефсез чыгарга хакы юк»

Алга таба Илсөя Бәдретдиновага игътибар иттем. Ул һәрвакыттагыча нәрсәдер турында уйланып утыра иде.

Илсөя, Хәния апа җырын башкару җаваплылыкмы?

Җаваплылык, әлбәттә. Үтерәм дисәләр дә, Хәния апа кебек җырлый алмаячакмын. Сәхнәгә чыкканыма 17 ел. Мин аңа һәрвакыт сокландым. Төркемемдәге егетләрне дә Хәния апаныкы кебек булсын дип сайладым. Хәния апаныкылар чатнап чыгып басалар иде… Алар чыккач, ялтыравыклы күлмәген киеп, Хәния апа килеп чыга иде. Ул бөтенләй бүтән төрле иде. Хәтта күлмәге дә, чәче дә, үз-үзен тотышы да башка кешенеке кебек түгел иде. Зәвыклы, затлы була белде ул.

Аның җырлары яңгырарга тиеш — мин җырлыйммы, башкалармы… Җыр яңгыраган саен, тамашачы Хәния апаны күз алдына китерә. Шушы җырлары аны яшәтә һәм мәңге яшәтәчәк.

Шушы җырларны җырлау авырдыр.

Авыр, чөнки Хәния апаның тавышы тора. Кайбер хезмәттәшләремнән: «Сәхнә артыннан ачуланып тора кебек», — дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Ә мин, Хәния апа белән аралашкан саен, шул тиклем җылылык ала идем. Миңа ул, сәхнә артында басып, елмаеп торадыр кебек.

Сезнең образларыгыз төрле. Әле менә бу елларда гына сез бераз үзгәрдегез. Ә элегрәк усалрак, хәтта «борзыйрак» кебек идегез. «Бәлки бераз үзгәрерсең, затлырак булырсың», — дип әйтми идеме?

Юк! Бер очрак булган иде. Әле ул вакытта Хәния апа белән мин шәхсән таныш та түгел идем. Минем сәхнәгә чыгып кына килгән вакытым. Сүгәләр, төрле сүзләр ишетелә, башкасы-башкасы… Хәния апа минем туган ягым — Лениногорск районына үз концерты белән кайткан. Безнең клуб мөдире Хәния апага: «Илсөя Бәдретдинова шушы районныкы», — дип әйткән. Хәния апа, мине гомерендә бер генә тапкыр да күрмәгән кеше булса да, сәхнәгә чыгып, райондашлар алдында мине шуның кадәрле матур итеп: «Була ул, була. Дәртләндереп торыгыз, ул бит сезнең район кызы. Молодец ул», — дип, исемемне күтәреп, кайтып киткән. Мин моны гомеремдә дә онытмыйм. Һәм ул аны тамашачы алдында яхшы булып калыйм, дип эшләмәде.

Тагын бер истәлек бар: тормышымда авыррак вакытлар иде. Безгә теплоходта эшләргә туры килде. Икебезгә бәләкәй генә бер каюта бирделәр. Анда түгәрәк бер көзге эленеп тора иде. Күрәсең, мин бер ноктага карап утырганмындыр. Хәния апа көзге каршында бизәнә. «Илсөя, берәр нәрсә булдымы?» — ди миңа. «Булды инде», — дим. «Авырмы?» — ди. «Авыр, Хәния апа», — дим. «Кил әле, бер әйбер күрсәтим», — ди миңа. Үзе көзге каршында тора бит инде. «Көзгегә кара әле, кемне күрәсең?» — ди. «Хәния Фәрхине күрәм», — дим. «Даа, Хәния Фәрхи, әйеме? Бер карасаң, гади бер хатын инде», — ди. Үзе чигенде дә мине бастырды. «Ә хәзер кемне күрәсең?» — дип сорый. «Мине — Илсөяне күрәм», - дим. «Ә менә минем өчен көзгедә Илсөя Бәдретдиновп карап тора. Нәрсә әйтмәкче булам: нәрсә генә эшләсәң дә, барыбер халык күңелендә Илсөя Бәдретдинова булып калачаксың. Әгәр һәр сүзне үзеңә якын ала башласаң, сәхнәдә тора алмыйсың. Син бер генә нәрсәне аңла: яхшы буласың килсә, үләргә кирәк. Шуннан соң гына синең турыда яхшы итеп сөйли башларлар», — диде.

Эстрадада төрле хәлләр була: сөйлиләр дә, чәйниләр дә. Хәния апа шушы сүзләрдән өстен булгандыр?

Әйе, әлбәттә. «Болай булган да тегеләй булган», — дип сөйләшеп утырсаң, Хәния апа килеп керә иде дә: «И, кызлар, сез дә шулар дәрәҗәсенә төшеп утырмагыз инде. Сине сөйләмәсеннәр, мине сөйләмәсеннәр, имеш… Авыл хатыны синең белән мине сөйләмәгәч, кемне сөйләсен инде? Кызлар, мин шундый тәмле итеп каз пешерергә өйрәтәм. Булды, языгыз», — дип бөтенләй башка темага алып кереп китә иде. Менә шундый иде Хәния апа! Аның да төрле вакытлары булгандыр, кеше ич.

Әле тагын аның репертуарыннан җырлар башкарачаксызмы?

Менә быелгы программада, туганнары белән сөйләшеп, безнең төркемдәге матур җырлаучы егет Илнур Коләхмәтов белән «Арала бу газаптан» җырын дуэт итеп башкарасы килә. Әлбәттә, бу эшне рөхсәт сорамыйча эшләмәячәкмен. Хәзер концерт алдыннан андый сорауларны бирергә уңайсыз. Ә менә концерт тәмамлангач, рөхсәт сорап карыйм. Әгәр рөхсәт булса, шушы җырны программага кертәчәкмен.

Тамашачы җырчыларны һәрвакыт матур итеп кенә күрә…Һәрвакыт алай түгел бит ул.

Әлбәттә, төрле вакытлар була. Мәсәлән, мин әнине җирләдем дә икенче көнне концерт куйдым. Өч сәгать буена елмаеп, «вах» итеп концерт бирдем. Әмма соңгы җырымда гына: «Кичә әниемне җирләдем», — дидем. Билетларың сатылган икән, тамашачыга барыбер: әниең үлгәнме, эчең авыртамы, балаң авырыймы, сиңа берәр сүз әйттеләрме, кәефең бармы-юкмы… Барыбер! Артистның авырырга һәм кәефсез килеш тамашачы алдына чыгарга хакы юк! Аның белән бер әйбер дә булырга тиеш түгел. Җырчы кеше гел бәхетле, гел елмайган булырга тиеш.

Авырдыр ич…

Үзем сайлаган профессия. Мин аны үлеп яратам, мин аннан башка үземне күз алдына китерә алмыйм. Рәхәт!

Хәмдүнә апа да китте…

Быел, гомумән, елы әллә нинди булды. «Ничек кердең, кире чык та матур итеп кер», — дип, артына тибеп чыгарасы килә бу 20нче елны. Инде хәзер берничә генә ай калды, Аллаһка тапшырган. Аларын да исән-сау гына ерып чыгыйк инде. Хәмдүнә апаның үлүен хәбәр иткәндә, трассада бара идем. Туктап: «Бу хәл дөрес түгел», — дип, тын ала алмыйча утырдым. Хәмдүнә апа янына барып, аның үз телендә: «Ятма әле, ә, кыланып! Хәмдүнә апа, „ты че“, кит инде моннан», — диясе килә. Хәмдүнә апа һәрвакыт килеп кочаклый иде. Син чыгып кына киләсеңме, әллә инде исемле җырчымы, яшьме син, картмы — барыбер. Беренче чиратта, син аның өчен кеше! Ул бөтенебезне тигез күрә иде, күпләребез өчен үрнәк булды.

Кешенең кадерен исән чагында белергә кирәк. Барыбыз да берәр кайчан китәрбез, беребез дә мәңгелек түгел. «Монысы начар булган икән, тегесе тегеләй булган», — диләр… Ә кайсыбыз идеаль?! Бераз гына үзеңнең арткы ягыңны карап, кеше турында нәрсәдер сөйләгәнче, тыела белергә кирәк. «Ә бәлки алай булмагандыр?..» — дип сора үз-үзеңнән! Менә шушы «бәлки» сүзе сине гөнаһтан коткарып калырга мөмкин.

Дәниф Шәрәфетдиновның сәламәтлеге чамалы икән…

«Бәйрәм» ансамблендә 1996-2001 елларда эшләгән Дәниф Шәрәфетдинов та концертта катнашты. Дәниф абыйның сәламәтлеге чамалы икән… Аягы бераз аксый, ә күзләре, гомумән, күрми кебек… Ул сәхнә артына чыкканда ялгыш кына урындыкка бәрелә язды. Ярый янында кешеләр булды…

Әмма моңа карамастан, тавышың бар икән, ул беркая да китми. «Хәния апа булмаса, „Бәйрәм“ ансамбле озак еллар эшләмәс иде», — диде ул.

Раяз Фасыйхов: «Хәния апаның җырын җырлаганда, ул өстән карап тора кебек»

Алга таба ир-егетләр гримеркасына үттем. Анда Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов утыра иде. «Авыр…» — ди ул. Борчылуы да йөзенә чыккан. Нигә борчыла, дисезме? Концертта Хәмдүнә Тимергалиеваның Хәния Фәрхи турында әйткән сүзләре кергән видеоны күрсәттеләр. Әлеге ике легенда дәрәҗәсендәге җырчылар инде безнең арада юк… Нәкъ менә шушы видеодан соң, Раяз Хәния Фәрхи репертуарыннан «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә» җырын башкарды. Раязның шушы чыгышына әзерләнеп утырган вакыты иде.

Безнең Раяз абый белән күп тапкырлар концерт алдыннан очрашканыбыз бар. Ул һәрвакыт шаяртып ала, җырчылар белән аралаша иде. Әмма бу концертта ул миңа бүтән төрле тоелды. Берүзе генә гримеркада утыруы да шуннандыр. Әле өстәвенә, Раяз Фасиховның хатыны — Люция ханымның әтисе дә Хәмдүнә апа үлгән көнне китеп барды.

Чыгышы тәмамлангач, Раяз абый белән сөйләшеп алдык.

Кеше киткәч, аның җырын җырлау авырдыр, Раяз абый?

Әлбәттә, авыр. Хәния апаның җырын чын күңелдән җырларга кирәк. Аның кебек барыбер беркем дә башкара алмас. Җырлаганда, Хәния апа өстемдә тора кебек. Чыкканда да: «Хәния апа, Хәмдүнә апа, булышыгыз», — дидем. Мин сәхнәгә чыгар алдыннан Хәмдүнә апа сөйләде. Хәмдүнә апа әле безнең өчен яңа яра. Ул: «Апаем, тавышың бар, кыяфәтең бар, җырла», — дип һәрвакыт әйтә иде. Шуңа күрә Хәмдүнә апа сүзләреннән соң, сәхнәгә чыгып, Хәния апаның җырын башкару җиңелләрдән булмады.

Хәния апа, Хәмдүнә апа кебекләр тагын булырмы?

Хәзер кызганыч, сәнгать шоу-бизнеска әйләнеп бетте. «Илалай-ихахай»га халык йөри, шуңа күрә күпләр нәкъ менә шушы өлкәдә иҗат итәләр. Алар кебек җырчылар булмаячак. Алар юлыннан барырга теләүчеләргә авыр булырга мөмкин.

Син шушы юлдан баручыларның берсеме?

Юктыр, Алинә. Минем барыбер бераз гына үз юнәлешем. Әмма мин аларның традицияләрен, зәвыклыкны сакларга тырышам.

Хәмдүнә Тимергалиева: «Ул, сәхнәгә чыкса, алиһә була иде»

Әйткәнемчә, Хәмдүнә апаның Хәния апа турында әйткән сүзләре концертта яңгырады. Кем белгән, бәлки бу концертта Хәмдүнә апа катнашырга тиеш булгандыр…Әмма алар икесе дә күкләрдә. Урыннарыгыз оҗмах түрләрендә булсын, татар халкының горур кызлары!

«Ул — минем җырларны, мин аның җырларын җырлаган очраклар булды. Әйтик, „Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә“ җырын мин башкардым. Без дус мөнәсәбәттә яшәдек. Хәния кеше буларак бик чиста күңелле иде, аның телендә беркайчан да артистлар турында да, гади халык турында да гайбәт булмады. Мин аны менә шундый чисталыгы өчен ярата идем. Җыр мәсьәләсенә килгән вакытта, ул халкыбызның иң яраткан җырчыларның берсенә әверелде. Мин аны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җир йөзенә җибәрелгән бер фәрештә дип әйтер идем. Ул, сәхнәгә чыкса, алиһә була иде. Халык яратты, мин үзем дә аның җырларын яраттым. Ул чын мәгънәсендә Аллаһ Тәгаләдән халык җырчысы булып яратылган», — дигән булган Хәмдүнә Тимергалиева.

Илназ Баһ: «Без аларны карап, тыңлап үстек, ә безнең балалар ни тыңлар?!»

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова Хәния апа репертуарыннан «Ышан бары йөрәк авазына» җырын башкарды. Илназ әфәнде белән аралашып алдык.

«Мин сәхнәдә 15 ел булсам, шуның 6-7 елы Хәния апа белән бергә үтте. Мәктәптә укыганда Хәния апаның җырлары кергән «Сандугач керде күңелгә» видеокассетасын тыңлаганымны хәтерлим. Бу 1989-1991 еллар булгандыр. Аннан соң, үзем дә җырлый башлагач, Хәния апа белән сәхнә артларында очрашырга туры килде. Бу минем өчен зур дәрәҗә иде. Хәния апа белән сөйләшкәндә: «Кара әле, Хәния апа мине белә бит, мин дә аны беләм», — дип язмышка сөенә идем. Кечкенә чакта аның янына якын килермен дип тә уйламый идем.

Хәния апа бик сабыр иде, беркайчан да күрешмичә китмәде. «Гаиләдә ничек? Балаларың ничек?» — дип сораштыра иде. Концерт ахырларында халык алдына чыккач, һәрвакыт кулдан тота иде.

Әле бүген дә репетиция барганда, Хәния апа бары тик килеп җитмәгән кебек кенә тоелды. Хәния апа соңрак килер кебек иде… Әле һаман ышанып бетеп булмый. Бик кызганыч! Оештыручыларга рәхмәт. Хәния апа һәрвакыт күңелләребездә яшәячәк. Ул онытылмас!

Бер-бер артлы китәләр… Без аларны карап, тыңлап үстек, ә безнең балалар ни тыңлар? Аларга без: «Менә алар бар иде», — дип аңлата алырбыз микән? Җаннары тыныч, авыр туфраклары җиңел булсын!» — дип сөйләде Илназ Баһ.

Айдар Галимов: «Чәчкә атар чакта кырау сукты»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та концертта катнашты. Ул: «Безнең көзләр әле ерак иде. Нигә язмыш усал шаяртты?! Чәчкә атар чакта кырау сукты, очар чакта канат каерды. Синсез җәйләр салкын, синсез кышлар — ялкын…» — дип җырлады. Айдар әфәнде җырлаганда, артта Хәния апаның фотолары күрсәтелде. Ничек моңсу, ямансу булмасын?..

«Бүген Хәния безне тагын җыйды. Әйе, моңсурак җырлар, видеотасмалар, көннәре дә моңсу.

Хәмдүнә апабызны озатырга килә алмадым. Бу — тагын бер зур югалту. Алар икесе дә бер төбәктә, бер чишмә суын эчеп үскән балалар… Зур җырчылар. Хәмдүнә апаның безнең арада булмавына берничек тә ышанасы килми. Барыбызга да сабырлык бирсен! Тормыш дәвам итә. Аларның җырлары, кабатланмас образлары калды. Гел апалы-энеле кебек булдык. Күпме вакыт үткәч, Габделхәй янына килдем дә: «Сәлам, җизни, күптән күрешкән юк», — дидем бүген.

Кешенең бөеклеге ул үзе бу дөньядан киткәч аңлашыла, диделәр. Кеше киткәч кенә кемне югалтканын аңлыйлар», — дип сөйләде Айдар Галимов.

Айдар әфәнде шулай ук «Онытылыр, димә» җырын башкарды. Онытылмаслар, әлбәттә, онытылмаслар!

Аларның күңелләрендә ни булганын бары тик әниләрен җирләгәннәр генә аңлар…

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева да концертта чыгыш ясады. Ул «Утыр әле, әни, яннарыма» һәм «Әлдермешкә кайтам әле» җырларын башкарды. Ул, аның янына килгәч: «Инде бөтенесен сөйләдем», — диде.

Алия дә, Алсу да бу концертта еламыйча калмады. Аларның күңелләрендә ни булганын бары тик әниләрен җирләгәннәр генә аңлар…

«Бәхетле дә, шат та булдык инде…»

2017 елның 30 маенда Хәния Фәрхи Казанда туган көн концертын үткәргән. Шушы концерт язмаларын экраннан күрсәттеләр. Шулай ук концертның режиссеры Раил Нуриев Хәния апаның истәлеге булып сакланган башка аудио- һәм видеоязмаларны да барлаган. «Әлеге видеоларны саклаучы һәм безгә бирүче Хәния апаның дусларына, туганнарына, телеканалларга рәхмәт», — диде Раил әфәнде.

Кичә үткән концертны, күзеңне йомып карасаң, Хәния апа үзе җырлый, үзе шигырь сөйли кебек тоелыр иде. Ул үзе җырлаганда каз тәннәренә күмеләсең, күз яшьләре дә күренә. Янымда утырган бер апага: «Я, еламагыз инде», — дидем. «Еламыйча торып буламыни?..» — ди ул миңа.

Залда еламсырап утыручылар күп иде. Хәния апа үзе исән вакытта аның концертына килүчеләр еламагандыр. Моңлы тавышы, серле елмаюы белән тамашачысына еларга ирек бирмәгәндер.

«Яшәмәдек инде синең белән

Әйтешеп тик иркә сүз генә.

Бу тормышның усал кырыслыгы

Куенына алды безне дә.

Бәхетле дә, шат та булдык инде,

Яралы да булдык, затлы да.

Җиде ятлар салмас яраларны

Сала ала сөйгән яр гына.

Тик шулай да сөю сүрелмәде,

Өзелсә дә кайчак өметләр.

Гашыйклар күп җирдә, тик барыбер,

Булмас сыман безнең кебекләр», — дип Хәния апа Марат Кәбировның шигырен укыды. Ничек еламыйсың, ди… Бу шигырьне тыңлагач, Хәния апаның җырлавын ишеткәч, чыннан да аның безнең арада булмавына ышанып булмый, ышанасы килми.

Кеше китә — җыры кала, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Мондый проектлар күбрәк булса, җырчылар Хәния апаның җырларын җырлап, халыкка кабат-кабат чыгарып торса, ул онытылмас!

«Бүген концертыбызны шушылай оештырганга мин һич кенә дә үкенмим. Ничектер шулай традициягә кереп калды инде: туган көнемне үземнең концертларым белән үткәреп җибәрәм, сезнең белән. Сез — минем иң зур, иң олы бүләгем гомер юлымда. Сез күрәчәксез әле бу язмаларны да. Истә калачак бүгенге көнем. Сезнең дә күңелләрегездә сакланыр дип уйлыйм. Һәрберегезгә исәнлек-саулык, байлык телим», — дип 2017 елның 30 маенда тамашачысы белән саубуллашты Хәния апа. Бу аның Казан тамашачысы алдында куйган соңгы концерты булган. Шул көнне ул концертта булган берәрсе бу хакта уйлаган микән?..



Галерея: Хәния Фәрхи истәлегенә үткәрелгән концерт
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100