Айдар Әгъләмов: «Башка милләт кызлары белән йокламадым. Мин - патриот!»

«Казан егетләре» төркеменә Айдар Әгъләмов 2009 елда килгән. Әле һаман да ул әлеге төркемдә. Состав исә бик еш алышынып торды. Айдар «Интертат»ка төркемнең тарихы турында һәм үзенең шәхси тормышы турында сөйләде.

«Бу яшемдә әти булуны соң дип әйтә алмыйм»

Айдар, соңгы тапкыр татарча нинди китап укыдың?

Мәктәпне тәмамлаганнан бирле, кулыма алып, татар китабын укыганым юк. Үземә кирәкле мәгълүматны мин күбрәк рус һәм чит ил әдәбиятыннан табам. 

Үз студиягез булгач, димәк, акча түгеп, башкаларга мөрәҗәгать итмисез.

Җырның көен дә, кайчак шигырен дә үзебез язабыз. Әлбәттә, бу акча ягыннан ярдәм итә. Әгәр дә үз студиябез булмаса, җыр яздырыр өчен, аны халыкка тәкъдим итәр өчен, безгә, син әйтмешли, акча түгәргә кирәк булыр иде. Җыр бәясе икеләтә-өчләтә артыр иде. Тагын бер әйбер бар: без атналап бер җыр белән генә шөгыльләнә алабыз. Ягъни безнең бер атна дәвамында әлеге җырны камилләштерә алырлык мөмкинлегебез бар. Вакыт жәл түгел — продукт яхшы булсын. Ә менә үз студияләре булмаган артистлар башка «аранжировщик» ларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Һәм, җырны «язганда», тавыш яздырганда, алар иҗат турында уйламый, ә вакытның үтүе өчен борчыла. Аларга бит студия арендасы өчен, «аранжировщик» ның вакыты, хезмәте өчен түләргә кирәк.

Ә без исә шул ук аранжировканы урынына җиткергәнче эшли алабыз. Дус музыкантларыбызны студиягә чакырып, алар белән киңәшләшәбез. Бер өч нота ярдәмендә генә көй уйлап табу — безнең максат түгел. Музыканы тыңлаганда, тамашачы эмоцияләр кичерергә тиеш. Һәм башка «аранжировщик»ның ни теләвебезне аңлап бетермәве дә бар. «Бу ошамый, теге ошамый», — дип аңлаткач та, ул безне аңламаска мөмкин. Әле шуның өчен өстәмә акча да соравы ихтимал.

Башка профессиональ студияләр белән эшлисезме?

Төрле музыкантлар һәм студияләр белән эшлибез. Шулай ук артистларга да аранжировкалар язабыз.

«Казан егетләре» төркеме аена ничә сум эшли?

Стабильлек юк. Банкетлар коткара, дөресен әйтсәк. Җитәрлек инде, әмма менә бу үзизоляция күпләрне сындырды. Ипотека түлим, гаиләм минем җилкәмдә, шуңа тагы да матуррак җырлар язарга тырышам (көлә).

Сезнең бер 5-6 гына көн элек улыгыз туды. Котлыйм! Синең яшең бар инде бугай. Соң түгелме?

Әйе, бәхетле Әти һәм Әни булдык. Миңа 33, Камиллага 23. Бу яшемдә әти булуны соң дип уйламыйм. Әгәр максатларың булса, тормышың заяга үтмәсә, хәтта 35тә дә әти була аласың. Үз планнарыңны үтәгәч кенә, өйләнергә кирәк. Өйләнгәнче, студиядә үз вакытымның 99 процентын үткәрә идем. Хәзер исә бар да башкачарак. Мин аек акыл белән ихластан теләп өйләндем.

Камилла Мәдәният институтын тәмамлады. Ул җырчы буларак үсәргә теләсә, каршы булмаячаксың?

Артист буласың килсә, үз-үзеңә бер сорау бирергә кирәк: кайсы дәрәҗәдәге җырчы булырга телисең? Миңа ошый һәм мин җырлыйм, дип кенә эш бармый. Әгәр үзеңә югарырак планка куйсаң, сиңа шушы максатың өчен барысын да эшләргә, тырышырга кирәк булачак. Җырчы булу җиңел түгел. Камилланың белеме бар, әйе. Без аңа җырлар язабыз. Әмма шуны аңла: әлегә максатым — «Казан егетләре» белән эшләү. Камилла белән дуэт яздырырга була, ләкин мин әлеге дуэт проектына 100 процент кереп китә алмаячакмын. Хатыным бүген «блогерлык»ка өстенлек бирә. Яшь әни киңәшләре һәм көн күреше турында кызыклы һәм кирәкле блог алып бара.

«Элек үпкәләүләр булса да…»

Бүген төркемдә өч кеше. Үзгәрешләр һәрвакыт булып тора. Нишләп солистлар китә?

Әйдә иң баштан башлыйк. «Казан егетләре» рәсми рәвештә 1996 елда барлыкка килгән. Киләсе ел төркемгә 25 ел булачак. Әлеге бәйрәмне зурлап үткәрергә исәп бар.

Бу концертка башка солистларны чакырырга теләр идеңме?

Кызык сорау. Килерләр микән?! Һәр солист безнең белән төрле мөнәсәбәттә. Әлбәттә, һаман да безнең белән аралашучылар бар. Дошманнар юк, алай дип уйлама. Әгәр сәхнә артында күрешсәк, исәнләшми калмыйбыз. Әле иң беренче елларда Илназар белән Тәлгать исемле егетләр дә булган икән. Соңрак Азат белән Вәли килә. Азатның тормышын хәзер төгәл белмим, ә Вәли белән аралашып торабыз. (Азат, Россиядә тыелган террор оешмасында катнашуда гаепләнеп, озак елларга ирегеннән мәхрүм ителде - ред.) Алар икесе дә вакытында: «Егетләр, әйдәгез дини җырлар башкарыйк», — дигән. Шулай итеп Азат белән Вәли Райан исеме белән дини җырлар һәм мөнәҗәтләр башкарабыз дип, үз юлларын сайлыйлар. «Казан егетләре» төркемендә, әлбәттә, дини юнәлешендәге җырлар да бар, әмма бары тик мөнәҗәтләр генә җырлау — башка әйбер. Ә ул елларда егетләр кызлар йөрәген ачык образлар, клиплар белән яулый.

Алга таба?

2009 елда мин Мәдәният институтын тәмамладым, үзем җырлар һәм аранжировкалар яза башладым. «Җәй айлары» дип аталган җырымны «Казан егетләре» белән дуэт буларак башкарырга ниятләдем. Әле башта «Айфара» белән җырлармын дип уйлаган идем. Соңыннан «Айфара» өчен үземне яшьрәк, дидем дә «Казан егетләр»енә мөрәҗәгать иттем.

Хәзер без синең белән утырган студиягә килдем. Монда бераз башкарак иде, әлбәттә, ун елдан артык үткән бит. Мин килгәндә, әле Азат белән Вәли төркемнән тәгаен китмәгән иде. Егетләр миңа: «Без болай да дүрт егет. Синең белән дуэт җырлау безгә нигә? Әгәр берәрсенең улы булсаң яисә акчаң булса, уйлашыр идек әле…» — диде.

Үпкәләдең?

Юк, барын да аңладым. Әгәр дә хәзер миңа берәрсе килсә, бәлки мин дә шулай дияр идем. Әгәр дә син беренче номерлы, кабатланмас тавышлы җырчы булсаң, аңлар идем әле… Бу очракта алар миңа: «Җырың ошады, калдыр, без аны башкарырбыз», — диде. Ә мин альбомны язып бетергән идем инде. Шулай итеп аларга җырымны бирергә риза булмадым. Әмма студиядән чыгып килгәндә, «Казан егетләре» нең продюсеры Рафаэль Мәҗитов белән күрештем. Рафаэль абый, тәҗрибәле һәм өлкән булуына карамастан, әле һаман да үз эшенә тугрылыклы. Төркем өчен ул үз гомерен биргән шәхес ул.

Рафаэль абый үз җырларымны күрсәтергә тәкъдим итте. «Баянда уйный беләсеңме?» — дигәне хәтеремдә. Ә мин музыка мәктәбенең нәкъ менә баян сыйныфын тәмамлаган идем. Соңыннан төркемдә солист булырга тәкъдим иттеләр. Башта: «Уйлыйм әле», — дисәм дә, бу сорауга җавабым әзер иде инде. Мин бит гади авыл егете, әле институтны тәмамлаган гына еллар. Соңыннан менә Вәли белән Азат китте. Һәм без өчәү калдык.

Артур һәм Марат белән биш ел иҗат иттек. Алар белән бер сәхнәдә эшләү үзе бер рәхәтлек иде. Профессиональ төркемдә эшләү иҗатка мәхәббәтне тагы да көчәйтте.

Нишләп Марат белән Артур китте?

«Казан егетләре» нең 15 еллык юбилеен Мәскәүдә үткәрергә булдык. Шушы вакытларда Марат үзенә өй алды. Ремонт ясаганда, ул түбәдән егылып төшә дә ике аягын һәм умырткасын сындыра. Продюсерның бер сүзе бар: «Әгәр дә җырчы булырга тугансың икән, нигә башка эшкә алынырга?». Әйтик, шул ук төзелеш юнәлешендә укыган кешеләр бар. Марат хәтта селкенә дә алмый иде. Барыбыз да шок хәлендә, тиздән унбиш еллык концерт…Әле концертны кичектереп тә булмый — ул бит Мәскәү!

Әле өстәвенә Артур: «Бу төркемнең йөзе — мин һәм Марат», — дип, концертта чыгыш ясаудан баш тарта. Кызганыч, Марат янына барырга вакытым да юк иде, чөнки көне-төне студиядә идем. Кулларымны төшереп, борылып китә алмадым. Концерны үткәрергә кирәк — шул иде максатым.

«Казан егетләре» төркеменең йөзе булуларында алар хаклы кебек?..

Әйе, килешәм, алар хаклы. Ул елларда популяр булган җырларны алар иҗат иткән. Нәкъ менә алар «Казан егетләрен» таныткан. Әмма минем дә башка юлым юк иде. Рафаэль абый Максуд Юлдашевны төркемгә чакырды. Алдыма бөтен репертуарны үзгәртү максаты куелды, чөнки һәр җырны диярлек Максудның тавышына көйләргә кирәк иде. Бэклар да яздырырга кирәк… Шулай итеп, Марат белән шалтыратышып торсак та, янына хастаханәгә дә барып җитә алмадым.

Соңыннан Рафаэль абый Илнатны чакырырга булды. Без аны алып баручы буларак белә идек. Ул актив, кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә белә. Ул үзе дә безнең белән җырларга каршы булмады.

Мараттан интервью алганым бар. Ул: «Операция ясаган көнне үк миңа алмашка башка егетләр таптылар. Моны белү бик аяныч иде. Алар минем терелүемә ышанмады. Әйе, табиблар да бик өметләнмәскә кушканнар иде, тик Ходай ярдәме белән мин сәламәтләндем», — дигән иде. (Бу интервью 2017 елда «Татар тудей» сайтында бастырылды).

Табиблар бер ярты ел Маратның аякка, гомумән, баса алмаячагын фаразлаганнар иде. Ә продюсер бераз башкачарак фикер йөртте. Аның шушы мизгелдә максаты, бурычы — Марат урынына башканы куеп, концертны коткару. Ул бит үз гомеренең 15 елын шушы проектка багышлаган.

Мин үзем генә калдым, диярлек… Артур ахырда безнең белән чыгыш ясарга риза булды. Продюсерыбыз акыллы кеше, дим бит. Ул аның белән җайлап сөйләшә белде. Шарт: шушы концертта эшлисең дә соңыннан дүрт ягың кыйбла. Концертның ахырында Илнат та чыкты. Концерт гөрләп узды! Артур соңыннан үзе генә иҗат итә башлады. Шуны әйтәсем килә: элегрәк бәлки үпкәләүләр булса да, хәзер без Артур белән аралашабыз.

Концерттан соң Марат янына бардыңмы соң?..

Юк, бармадым. Марат миңа үпкәләргә өлгергән иде инде. Имеш, мин алга таба бару теләгем белән аңа каршы килдем. Әмма без Маратка һәрвакыт ярдәм итеп тордык. Ул, хастаханәдән чыккач, Рафаэль абыйның йортында яшәде. Марат концертларда катнаша алмаса да, без көчебездән килгәнчә аңа ярдәм иттек.

Максуд китү теләген белдерде. Төркемдә эшләү авыррак инде ул, чөнки барысы да син теләгәнчә генә бармый. Илнат белән икәү кемне чакырырга микән дип уйланып утырганда, Фәнил искә төште. Ул вакытта Фәнил Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли иде. Ул безнең тәкъдимебезне кире какмады. Һәм без яңа җырлар иҗат итә башладык, чөнки: «Һаман шул ук җырларны башкаралар, үзләре яза алмыйлар», — дигән сүзләрне ишетәсебез килми иде.

«Яңа ел» җырына клип төшерергә кирәк булды. Марат, урын өстендә ятса да, әле һаман да безнең белән! Димәк, аны да төшерергә кирәк. Ул вакытта Марат аягында тора алмый иде әле, шуңа күрә храмокей корырга кирәк булды. Костюм кидерттек, прическа ясаттык — клип төшердек. Видеоалымнар ярдәмендә Марат та клипта катнашты. Ул үзе дә каршы булмады. Маратның төркемнән китүен беребез дә теләми иде. Аны халык белә, шуңа күрә аның төркемдә булуы безгә танылуда ярдәм генә итәр иде. Ул яхшы тавышлы солист.

Маратка концертлардан акча биреп торсак та, афишаларда аның фотосы юк иде. Һәм бу дөрес тә: ул чыгыш ясамагач, нигә без аны афишаларга кертик?! Ярый, Марат, таякка таянып йөри башлагач, студиягә килде. Биредә өстәлдә афишалар ята иде. Ул, афишаларда үзен булмавын күреп: «Аңлашылды, сез мине сызып ташлагансыз икән инде», — диде дә чыгып китте.

Ник Маратны туктатмадыгыз?

Марат бит безнең янга килеп: «Безнең эшне дәвам итәсез, молодцы», — димәде. Шулай дип, бергә эшләүне дәвам итсә, киләсе афишаларда ул, әлбәттә, булыр иде. Аның белән эшләргә шат кына булыр идек.

Кабат яңа репертуар булдырдык, яңа тавышлар яздырдык… Болар барысы да техник яктан минем җилкәмдә иде.

«Бер көнне артыграк бәхәсләштек…»

Соңыннан Айнур Латыйпов килә.

Коллективта баян булырга тиеш дип уйлыйм. Артур, Маратлар белән йөргәндә, баянда мин уйный идем. Айнур — профессионал баянчы. Без аның белән өч ел эшләдек.

Нигә Илнат белән Айнур китте?

Менә тыңла. 1-2 ел элек Илнатның кайбер тәкъдимнәре, фикерләре белән ризалашмый башладык. Ул: «Халыкка нәрсә кирәк икәнен беләм», — дия иде. Халык үзе дә үзенә нәрсә кирәк икәнен белми кебек… Мин аңлыйм: иҗади бәхәсләр булырга тиеш. Бәхәс булмаса, дөреслеккә ирешеп булмый. Әмма ул бәхәсләрдә һәркемнең фикеренә колак салырга кирәк, килешәсеңдер.

Продюсер да кабат-кабат: «Сәхнәдә чабуны бераз киметегез әле», — дип әйтә килде. Илнат җитезлеге белән аерылып тора — бу күренеш төркемнәр өчен хас түгел.

Бәлки ул «Казан егетләре» нең йөзе булырга теләгәндер?

Бәлки… Без бу хакта уйлаган идек хәтта. Илнат, безнең белән эшләп, тәҗрибә туплады. Ничек җырлар язарга кирәк икәнен дә өйрәнде. Дүрт аккордның барлыгын белде дә, кулына гитара алып, җыр язарга кереште. Төркем белән чыгыш ясаган видеоларны кулланып, үзенә реклама ясады ул. Бер көнне артыграк бәхәсләштек. Кыскасы, бетте, нокта куелды.

Ничек хушлаштыгыз?

Һәрбер үзгәреш төркем өчен катлаулы вакыт… Тагын «тупик»та калдык: җырларның барысын да диярлек янәдән яздырырга кирәк иде. Үзизоляция вакытында шушы репертуарны янәдән яздыру белән шөгыльләндем.

Баянчы Айнур?

Үзизоляция вакытында, әйткәнемчә, артистларга җиңел булмады. Күбесе иҗат белән бәйле булмаган шабашкаларга китәргә мәҗбүр булды. Айнурның хатыны авырлы иде әле ул вакытта. Ә кесә буш! Айнур эш эзли башлады. Ул йөк ташучы булып эшләде хәтта. Аны җәй урталарында бер оешма эшкә чакырды. «Егетләр, китәм», — диде ул. Нишләтәсең: без бит аңа акча бирә алмыйбыз… Хәзер без өчәү: мин, Фәнил һәм баянчы Илназ. Артта калганнарны онытып, алга таба иҗат итәргә кирәк.

«Казан егетләре» төркеменең, мәсәлән, 2000нче елларда башкарылган җырларына автор хокуклары кемдә?

Хокуклар бездә. Башкарырга теләсәк, аларны җырлый алабыз. «Саргайган мәхәббәт», «Миләүшә» һәм башкалар…Һәм ул җырларны яңартып, халыкка чыгару теләге дә бар. Бәлки юбилей концертына әзерләп өлгерербез.

Төркемне бренд дип атап була. Әмма аның дәрәҗәсе бераз гына төшмәдеме икән?..

Безнең төркем бөтендөнья күләмендә танылган бердән-бер Татарстанда төркеме! Әлбәттә, бренд! Шуны аңла: Марат һәм Артур киткәч, тамашачылары да алар белән китте. Ә без исә яңа баштан башларга мәҗбүр булдык. Хәзерге тыңлаучыбыз — яңа кешеләр. Артур белән Марат киткәндә, бренд белән бергә җырлар калды, ә тавышлар юк иде… Без яңадан башладык, төрле жанрларда эшләргә керештек.

«Казан егетләре» нең безгә кадәр иҗат ителгән кайбер җырлары «секси» жанрда язылган. «Секси» булып, кызларны үзебезгә гашыйк иткәч, алар белән нишләргә соң?! Студиягә алып килеп, яратыргамы?.. Ә үземне, гаиләмне кем ашатыр?!

Бүгенге көнгә кадәр продюсерыбызның максаты — халык җыр-моңнарын заман алымнары белән киләсе буынга җиткерү. Татарстаныбыз өчен янып торабыз! ТАССР 100 еллыгына да үз өлешебезне керттек: Татарстандагы барлык районнар турында җырлар булдырып, аны бер «альбом»на тупларга исәп.

Фәнил китәр дип уйламыйсыңмы? Курыкмыйсыңмы?

Дөнья, тормыш курыкмаска өйрәтте. Бүген бер-беребезгә: «Акча җитми», — дип әйткәлибез. Әмма әлегә Фәнил китәр дип уйламыйм. Минемчә, мин дөрес юлда. Консерваториягә укырга кердем менә. Әлбәттә, кулларны асылындырып: «Кемгә кирәк инде бу?» — дип тә әйтеп була, әмма алай ярамый, бу — ялкаулар, өметсезләр юлы.

«Йөргән кызларымны ник санарга?!»

Камилла белән ничек таныштыгыз?

Камилла тумышы белән Оренбургтан. Ул Казанга укырга килгән елны без ВКонтакте социаль челтәрендә бер-беребезне «лайкнуть» иттек. Мин аңа беренче булып яздым, аралашып киттек.

Сез тиз арада йөреп киттегезме?

Юк, әлбәттә. Озак кына сынап йөрдем үзен. Өч ел узгач кына, үз хисләрем турында әйттем. Ул бит кечкенә иде әле. Аралашканда, мин аңа бернәрсә дә вәгъдә итми идем.

Кызларың күп булдымы?

Булды инде. Ник аларны санарга, Алинәкәй? Әмма мин алар белән һаман да яхшы мөнәсәбәттә. Хәтта кайберләре үзара да дус.

Бу студиягә кызлар алып килгәнең бар идеме?..

Әлбәттә, көн саен түгел инде, әмма булгалый иде. Бу бик яхшы урын! Һәрбер дивар, өстәлләр, диван…

Гөлназ Батталовага ник өйләнмәдең?

Аның белән бер ел мөнәсәбәтләрдә булдык. Аерылыштык, чөнки кызыксынуларыбыз төрле иде. Әле өстәвенә мин хатынымның яшьрәк булуын тели идем. Гөлназ үзе бик талантлы һәм тырыш. Аңа үз максатларына ирешүен телим.

Шуны әйтә алам: ир-ат, өйләнгәнгә кадәр, интим мөнәсәбәтләрдә барысын да сынап карарга тиеш. Мин барысын да татып карадым.

Нәрсә соң ул барысын да?

Мин хәтта өйләнешүгә кадәр «брачный контракт» кирәк дигән фикердә идем. Гаиләдә ирекле мөнәсәбәтләр булырга тиеш дип уйлыйм идем. Мин, мәсәлән, сиңа хыянәт итә алам, ә син — миңа. Бу буйдак егетнең хыяллары гына иде. Миндә, өйләнгәнче, интим хыялларымны тормышка ашыру максаты бар иде. Шулай да эшләп өлгермәгән әйберләр калды. Музыкантлар бераз хыялый бит инде алар…

Нинди әйберләр ул?

Башка милләт кызлары белән йокламадым. Мин — патриот!!!

«Күзәтик, карыйк…»

Продюсерыгыз Рафаэль абый үз эшен дәвам итәрдәй кеше әзерлиме?

Берсендә Рафаэль абый миңа егетләр җыярга тәкъдим итте. Мин өч яшь егет таптым. Хәзер менә «Дуслар» төркемен ачып җибәрдек. Мин алар өчен продюсер. Үзебез алар өчен җырлар язабыз, концертлары да булыр.

Бу төркем акча китерерме?

Әйе, әлбәттә! Тырышырга кирәк. Без уйнар өчен генә җыелмадык. Егетләр дә моны аңлый. Күзәтик, карыйк — ни килеп чыгар?! Безнең арттан социаль челтәрләрдә күзәтергә була. Рәхмәт сиңа, Алинә, бу әңгәмә өчен! Синең потенциалың зур, син киләчәктә яхшы журналистлар рәтендә булачаксың.