Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уңышлы җыр сере нәрсәдә? — җыр авторлары белән әңгәмә

Татар эстрадасында көн саен диярлек яңа җыр чыга. Кайсы көе белән истә кала, кайсы сүзләре белән, ләкин бар җыр да хит була алмый. Җырны тыңлаганда кайвакыт кем башкарганын да белмичә каласың. Көннән-көн күбәеп торган ул җырларга сүзләрне кемнәр яза соң?

news_top_970_100
Уңышлы җыр сере нәрсәдә? — җыр авторлары белән әңгәмә
Салават Камалетдинов

Ләйлә Дәүләтова: «Заказга да әйбәт язам»

Ләйлә, җырга сүзләрне күбрәк мөрәҗәгать итү буенча язасызмы, әллә үзегез шушы җырчыга бирер идем дипме?

Төрлечә була. Мәсәлән, Салаватның «Юк, юк» җыры шушылай язылган иде. Миңа Альфред Якшимбетов әзер биш көй бирде. Аларны ошатып, сүзләр яздым. Биш көйнең берсен аеруча ошатканымны әйткән идем, Альфред Якшимбетов башта «Әй, Ләйлә, бу бик гади генә көй бит», — дигән иде, аннары шалтыратып: «Карале, Салаватка да шул җыр ошады», — дип әйтте. Менә, «Юк, юк» җыры шулай туды.

Икенче мисал — Ранил Нуриевның «Син минем янымда» җыры. Ул үзенә туры китереп — көй, ә мин аның көенә сүзләр яздым. Менә нәкъ Ранилгә туры килә торган итеп: җиңел, җайлы, яшьләрчә.

Җырны махсус җырчыга язарга кирәк, ул булып карап. Әйтик, Салават белән Ранил — алар шулкадәр төрле. Салаватка төпле, көчле текст, ныклы фикер кирәк, ул шул фикерне җиткерә торган кеше. Ранил — яшь кеше, аңа заманча, яшьләрчә кирәк. Һәрбер җырчыга үзенә туры килгәнне язып бирергә кирәк, миңа калса. Әлбәттә, хәзер ике сүзне бертуктаусыз кабатлап торган текстлар да бар. Аңламыйм, ничек җырчы оялмыйча андый җырларны башкара ала? Үз-үзен хөрмәт иткән җырчы яхшы җыр җырларга тиеш. Аның яхшымы, юкмы икәнен белер өчен текстны аранжировкасыз, көйсез карарга, укыгач, «Аның мәгънәсе бармы?» — дигән сорау бирергә һәм көйне аранжировкасыз җырлап буламы икәнен ачыкларга кирәк. Шулай ук, җыр истә каламы — шуңа карарга киңәш итәм. Элекке җырлар истә кала бит, менә шулай булырга тиеш.

Күбрәк илһам килгәндә генә язасызмы, әллә сатып алырга мөрәҗәгать итүчеләр булганда, язарга кирәк дипме?

Миңа заказ буенча да күп мөрәҗәгать итәләр. Кыйбатка язам. Мин инде шундый яшьтәдер, заказга язган очракта да, илһам килгән кебек итеп, чып-чын итеп, яхшы яза алам.

Димәк, бу тәҗрибә эше?

Эчке дөньяңның бай булуы кирәк. Көй язар өчен талант җитә, ә яхшы шигырь язар өчен башыңда акылың һәм кешегә әйтерлек фикерең булырга тиеш. Буш матур сүзләр, «Әй, яратам, сагындым» кебек әйберләр язарга яратмыйм. Хәтта шул ук мин әйткән «Юк, юк» яки «Син минем янымда» җырларында да «Мин сине яратам» дигән сүзләр юк. Икесе дә мәхәббәт турында: берсе бик бәхетсез, икенчесе бик бәхетле, ләкин аны аңлар өчен текстын укып карарга кирәк.

Ранил Нуриевка язылган җыр сүзләре турында искә алдыгыз. Сез аның белән хәзер дә элемтәдәме? Ул соңгы арада татар эстрадасыннан югалып торды кебек.

Ранил башта ук: «Мин бары тик синең сүзләреңә җырлаячакмын», — диде. Ул сүзендә торды. Ранил хәзер бик текә проект булдырыр өчен эшли, без аның белән тагын да күбрәк аралашабыз, ләкин аның проекты турында сөйләргә хакым юк. Тиздән сез аны ишетәчәксез һәм шаккатачаксыз. Ул бик тырыш, талантлы кеше.

Сер булмаса, заказга язган очракта, иң кыйммәткә һәм иң арзан бәягә саткан җырларыгыз ничә сум иде?

Иң кыйбатлысын әйтә алмыйм, ул бик кыйммәт, үз бәясеннән ун тапкырга кыйммәтрәк, ә минималь бәя — ун мең.

Бәясе җырга карап билгеләнә. Һәрвакыт бартерга эшлибез, без бит иҗат концертлары да үткәрәбез. Без, авторлар, аларга җыр язып бирәбез, алар безнең концертка килеп җырлый. Бу — иҗади дуслык. Бу җырчылар арасында да бар, алар да бер-берсенең концертына килеп җырлый. Мин һәрвакытта да үземә ошаган җырчылар белән эшләргә тырышам һәм үземнең концертыма да ошаган җырчыларны гына чакырам. Үзеңә ошаган артист сиңа бушка килеп җырлаганда, нәрсәгә аңа җырны сатып торырга?

Композиторлар белән ничек эшлисез? Гел элемтәдә торып, бергә эшли торганнары бармы?

Беренче көйләрне миңа Фирзәр Мортазин язды. Мин аның аркасында гына эстрадага кереп киттем. Аның җырларын тыңлап, блокнотка язып, җырларын кассетада әйләндереп, татар эстрадасына гашыйк булдым. «Бәрәңге чәчәге», «Бер генә минутка» җырлары заманы иде ул. 

Ул минем сүзләргә көйләр яза башлагач, мин шаккаткан һәм нык шатланган идем, чөнки ул тиз яза. «Мин синең шигырьләреңә бер минутта язам», — ди ул. Башта аның белән эшләдек, ул вакытта Салаватның да иң популяр җырлары язылды. Фирзәр абый һәм Альфред Якшимбетов язалар, Салават җырлый иде. Салаватта гына 30 җырым бар. Утыз җыр — ул нәрсә дигән сүз? Салават бертуктаусыз минем җырны җырлап, ике концерт куя ала дигән сүз. Шулай ук Айдар Галимовта ун җыр бар, Хәния Фәрхидә ун җыр иде, Гүзәл Уразова белән Дилә Нигъмәтуллинада 6-7 җыр.

Хәзер Айдар Тимербаев белән эшләргә җыенабыз. Марат Мухин белән күп яздык. Дилә Нигъмәтуллинага «Хатын-кыз бәхете» җырын Оскар Усманов белән яздык. Ул, гомумән, заказга язылган җыр иде. Миңа Сәнифә Рангулова, эчтәлеген әйтеп, заказ бирде. Аның заказы белән мин «Хатын-кыз бәхетен» яздым, ләкин ул аны ошатмады. Шул ук көнне Дилә шалтырата, «Ләйлә, миңа тиз генә „Татар җыры“ на чыгарга җыр кирәк, Оскар Усманов белән яздырасы», — ди. Мин аңа «Хатын-кыз бәхете»н телефоннан гына сөйләдем.

«Кирәк түгел алтын-көмеш,

Кирәкми тәхете дә.

Насыйп ит мине, Ходаем,

Хатын-кыз бәхетенә».

Заказга язылса да, начар түгел бит. Эчемдә әйбер күп, нәрсәдер кирәк икән, аннан теләсә нинди үсенте чыга ала. Фикерләрем күп, шуңа күрә «Ай, ничек языйм икән?» дигән проблема юк. Мине берәр сәгатькә үземне генә калдырсалар, шул җитә.

Соңгы арада язылган җырларыгызның кайсын хит дияр идегез?

Гомерлеккә кала торган, көе дә, сүзе дә, аранжировкасы да, җырчысы да туры килгән җырлар була. Мәсәлән, мин башта ук ике җырны әйттем, димәк, болар чыннан да «Менә, ичмаса, җыр бу!» Мәсәлән, «Юк, юк»ны соңгы егерме елның хиты дип әйтергә кирәктер, аны белмәгән кеше юк. Мин шулай дип уйлыйм.

Ә соңыннан язган җырлар күп, мин әйтә алмыйча, аптырап утырам икән, димәк, алар хит түгел. Алай ук та түгел, минем, гомумән, соңгы елларда язганым юк. Мин хәзер үземә яза башладым. Ничек ул үземә? Менә «Кеше булып кал» бөтен интернетта чыкты. Ул илле куплетлы шигырь, аннан егерме җыр ясап булыр иде. Мин аны үзем укыр өчен яздым. Хәзер менә шуның яңасын яздым, анысы инде үлем турында, әле тагын язам — темаларын әлегә әйтмим. Хәзер фәлсәфи, үзем сәхнәдән укый ала торган шигырьләр яза башладым.

Шуңа күрә үземнең хитым дип шушы «Кеше булып кал»ны әйтә алам. Мин аны юбилейларда яттан сөйлим, мин туктаган җирдә әйтеп җибәрәләр, кешеләр яттан белә һәм миңа әйтеп торалар. Димәк, ул популяр. Әле шундый шатландым, районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов та ул шигырьне яттан сөйли икән.

Башта сүзләр языламы яки көйме?

Әзер көйгә язарга яратам, ләкин мин аны сайлап кына язам. Мәсәлән, Альбина Апанаева җырлый торган «Син минем матур кызым» җырын алыйк. Ул миңа унлап көй җибәргәндер, мин аларны ошатмадым. Ошаганын җибәргәч, «Менә монысы шәп, мин моңа язам», — дидем.

Башка җыр авторлары белән элемтәдә торасызмы?

Гөлүсә Шаһбан беренче тапкыр иҗат кичәсен үткәрде, аңа таяныч булдым, чөнки минем тәҗрибәм бар, андый кичәләрне еш ясыйм. Дөнья шул хәтле киң, без Гөлүсә белән бер-беребезне кабатламыйбыз һәм бер-беребезгә комачауламыйбыз. Ул яза торган мәхәббәт темасына мин инде күптән язмыйм. Кешеләр дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш. Минем концертыма Закир белән Гөлүсә Шаһбан берсүзсез килеп җырладылар. Бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәк.

Без матурлык, яхшылык таратырга тиеш. Җыр да нәкъ шулай, аны тыңлагач, кешенең яхшы булырга теләге уянырга, яшәү көче артсын иде.

Гөлүсә Шаһбан: «Җырның уңышы җырчыдан тора»

Гөлүсә, кайчан җырларга сүзләр яза башладыгыз?

Шигырьләрне Закирга кияүгә чыккач, 18 ел элек яза башладым. 2015 елда беренче җыентыгым чыкты, быел — икенчесе. Беркайчан да җырларга сүзләр язам дип максат куймадым, җыр текстлары язмадым. Күңелемнән чыккан, минем халәтемне тасвирлап бирә торган шигырьләр җырчыларның күңелләренә хуш килеп, алар аңа көй яздырта. Җырлар шулай барлыкка килә.

Заказга язмыйсызмы?

Сирәк кенә алай язам, менә Илсөягә (Илсөя Бәдретдинова) бер матур җыр яздык, Ләйсән Гыймаевага «85 тулганда» дигән җырны заказга яздым. Ә болай, күбесенчә, үземнең шигырьләр җыентыгымнан тәкъдим итәм. Шуннан сайлап алалар.

Шигырьләрегезне сатып бирәсезме?

Төрле вакыт була. Шигырь сатып кына баеп булмый инде. Аның бәясе — ике-өч мең сум.

Кызымның үзенә тота торган акчалары җыелып барган картасы бар, гадәттә, шигырь сатудан килгән акчаны шунда күчерергә кушам. Бушка биргән вакытлар да була. Синең эшеңә күпмедер бәя бирәләр, акча түлиләр икән, рәхәт инде. Китапны да, кадере булсын дип, сатып бирергә кушалар бит. Иң мөһиме — җырларым җырчылар иҗатында ниндидер урын алып торсын. Үзең язган җырлар күтәрелсә, күңелгә рәхәт.Һәр җырымны яратам, һәрберсе күңелгә якын.

Шигырегезне җыр итеп башкарырга теләп мөрәҗәгать иткән беренче кеше кем иде?

Беренчесен Фирзәр абый Мортазин «Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә» дигән шигыремне Айгөлгә (Айгөл Бариева) биргән, ләкин аның сүзләренең авторын мин икәнен белмәгәннәр, ул интернетта табып алынган.

Аннан соң Айдар Тимербаев «Бер пәп итеп үпкәннән» дигән шигырьне җырга яраклаштырды, ул халыкка барып җитте, халык аны яратты. Хәзер халыкның мәнфәгате икенче, аларга башка төрлерәк җырлар кирәк. Әлеге җыр халыкка ошагач, аңа охшатыбрак язарга дип мөрәҗәгать итүчеләр булды. Шуннан соң бер-бер артлы җырлар языла башлады. Үземнең шигырьләремне көйгә салгач, аларны тагын да ныграк аңлыйм. Шигырь көйгә салынгач, кеше күңеленә тагын да якыная. Шулай да, соңгы арада халык шигърияткә тартылганын күрәм, Инстаграмда да кешеләр шигырьләр укый, аларны ярата, үзләренең фикерләрен язып калдыралар.

Үзегез язган җырларның кайсыларын иң уңышлылары дип саныйсыз?

Бар җырларым да уңышлы. Менә Рифат Зариповның «Күңел эретерлек сүзләр бар» җырын уңышсыз дип әйтеп булмый бит, Азат Фазлыевның «Ярат кына» җырын да, хатыны Алсу Фазлыева белән җырлый торган «Әгәр сине очратмасам» җыры, «Бер пәп итеп үпкәннән», «Юри генә», «Бәхетле булырга беркайчан соң түгел», Закирның «Син минем иң соңгы сөюем» — аны Салават та җырлады. Вадим Захаровның «Ышан бары гомер иткәнгә», Резедә Шәрәфиеваның «Үзең әйбәт». Кайсы гына җырны алсам да, алар халык күңеленә барып җиткән. Миңа да алар бөтенесе дә якын, берсен дә аерып әйтә алмыйм. Ләкин концертымны «Күңел эретерлек сүзләр бар» җырына таянып эшлисе килде, чөнки ул бөтен кешенең күңел халәтенә туры килә һәм минем җыентыгымда күңел эретерлек сүзләр бар…

«Күңел эретерлек сүзләр бар

Чирдән терелтерлек сүзләр бар!

Гомер буе йөрәк түрләрендә

Саклап йөретерлек сүзләр бар!»

Бар җырыгыз да уңышлы дидегез, ә аның уңышы нәрсәдән тора? Сүзләре, көе, башкарылуы — бөтенесе бергә уңышлы туры килсәме?

Юк, аны җырчының хезмәтеннән күрәм. Җырчы ни хәтле җанын, тәнен биреп эшли, җыр шул кадәр уңышлы була. Заллар тутырып эшләгән җырчының кайсын гына күзәтсәгез дә, алар бер көн дә туктап тормыйча эшлиләр. Менә мин бер генә концерт оештырдым, ә алар ел буена ничә концерт куялар, аңа күп көч, энергия сарыф итәргә туры килә.

Иҗат кичәгез турында да сөйлисезме?

Бу минем юбилей шикелле булды инде, мин аны ике ел элек күңелемә салып куйган идем, Аллаһы Тәгаләгә генә таянып эшкә тотындым. Концертым мин теләгәнчә узды, бик матур булды. Шигырьләремне җыр иткән җырчыларга, көй авторларына шундый рәхмәтлемен, алар миңа терәк булдылар. Алла боерса, яңа җырлар да туар. Концертымны тагын кабатлыйсым килә, кечерәк форматта Татарстан буйлап та алып йөртәсем килә. Менә шуның белән янып йөрим, сүнмәсәм ярый инде.

Ренат Галиәскәров: «Армиядә унбиш җыр яздым»

Ренат, сезнең өчен җырларга сүз язу процессы нәрсә ул — махсус җыр өчен дип язасызмы, әллә бары уй-фикерләрегезне шигъри юлларга салырга тырышасызмы? Күбрәк заказга язасызмы, әллә бары тик илһам булганда, үзегез теләгән темаларга гынамы?

Җырларга текстларны 2010 елдан язам. Җыр язу процессы һәрвакыт бертөрле түгел. Иң элек күңелдәге фикерләрне язып, җырчыларга күрсәтеп, алар җыр язалар иде. Аннан соң заказга да яза башладым. Әлбәттә, үзеңнең баштагы уйларны кәгазьгә төшерү җиңелрәк. Бу очракта син ирекле рәссам ролендә. Заказ буенча язганда башкаларның фикерләренә күбрәк колак салырга туры килә. Бәяләре 5-10 мең сум була. Ул очракта заказ бирүчене тыңлап, аның уйларын үзең аркылы үткәрү мәслихәт. Илһамны гына көтеп утыру дөрес түгел, дип уйлыйм. «Аппетит ашаган вакытта килә», — ди бит халык. Махсус заказ буенча язганда вакыт кысалары белән дә очрашырга туры килә бит әле. Җырны вакытында тапшырырга да кирәк. Иртәнге җиделәргә кадәр язган төннәрем байтак. Җыр сүзләре белән гади шигырь юллары да аерыла. Кайвакыт, язылган шигырьне күреп алып, шушы текстны җыр итеп язып бирергә сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә юк түгел.

Әзер көйләргә язасызмы, әллә башта сүзләр барлыкка килә, аннары көй табыламы?

Әзер көйгә текст яза алмам төсле тоела иде элегрәк. Хәзер андый проблема юк. Көйгә дә яраклаштырып язам, көйсез генә дә текст көйлим.

Күбрәк җырларны Илназ Гарипов һәм Илсөя Бәдретдиновага язасыз дип беләм, башка җырчыларга да язасызмы?

Танылган җырчыларга килгәндә, Илназ Гарипов, Илсөя Бәдретдиновадан тыш, Әбри Хәбриевта бер җырым бар, Илдар Әхмәтов бер җырымны башкара. Риназ Фазлиәхмәтов һәм Марат Мухин — минем җырларымны башкаручылар. Илсур Шәрипҗанов әзерли бер җырымны.

Иң җиңел һәм авыр язылган җырларыгызны аерып әйтә аласызмы? Гомумән, үзегезнең җырларыгыздан иң уңышлысы дип атардайлары бармы? Яки барысын да тигез күрәсезме?

Минем бит әле армия турында унбишләп үзем башкара торган җырым да бар. Өчесен яздырып,Интернетка урнаштырдым. Менә аларны хәрби хезмәт вакытында җиңел генә язган идем. Үзеннән үзе җиңел язылган иде. Бик озаклап язылган җырым әле дөнья күрмәде. Бер юл күңелдә 2013 елдан бирле бөреләнеп йөрде. Узган ел җәен генә язып бетереп, Реваль Хисмәтуллин көй иҗат итте. Бу җырыбызның хуҗасы юк әлегә.

Шулай ук Илназ Гарипов башкаруындагы «Тик күзләрең яшьле» җырының да соңгы ике юлын көй, аранжировка әзер булгач кына, армиядә вакытта язып бетереп, Илназга хат белән салган истә. Барлык җырларымны да бертигез күрәм дисәм дә, текст, мәгънә ягыннан үземә ошаганнары: «Смайлик куеп елмайсам да» (Әбри Хәбриев), «Бөркетләр», «Ялгышма» (Илназ Гарипов), «Гафу ит, әнкәй» (Илсөя Бәдретдинова).

Смайлик куеп елмайсам да кайчак,

Күпләр белмәс ихлас хисләрне.

Күзгә карап ишетүче бар ул

Әйтелмичә калган сүзләрне.

Гөлфия Шакирова: «Казахча да яза башладым»

«Юлларда буран микән?

Карларын салган микән?

Авылның тар урамында

Сукмаклар калган микән?


Үзем еракта булсам да,

Күңелем өйдә икән.

Капка төпләренә чыгып,

Әнием көтә микән?»

Ябай Малай башкаруында бу җырны күпләр ишеткәндер. Гөлфия Шакирова 2000 елдан бирле җырларга сүзләр яза. Мәсәлән, Гүзәл Уразованың «Нигә генә?», Гөлназ Асаеваның «Оныта алмыйм», Зәлиләнең «Сары такыялар», Радик Юльякшинның «Кабатла», Альбина Кармышеваның «Мин әле дә сине яратам» җырлары аныкы.

Бу автор өчен җырга сүз язу — әйтергә теләгән фикереңне шигырь юлларына салу. «Элегрәк тә яза идем, тик үзем өчен генә», — ди ул. Аның сүзләренә язылган җырларны татар һәм башкорт артистлары җырлый, рус, казах телендә дә иҗат итә башлаган.

Күп композиторлар белән эшлим. Гүзәлия белән 200дән артык җырыбыз бар, Уфадан Лилия Вахитова белән дә шулай ук. Заказга язарга сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп, бәяләре төрле чакта төрлечә. Заказга язганда, җырчыны күз алдына китереп язам. Төрле кешедә төрле энергетика бит. Язганда аның тавышы ишетелеп китсә, уңышлы җыр була инде ул. Җырның уңышы сүзләреннән генә тормый. Композитор көйне яза, аранжировщик аранжировка ясый, җырчы халыкка алып чыга. Шуңа аның уңышы күп факторларга бәйле, — ди Гөлфия Шакирова.

Азат Хәкимҗанов: «Тузга язмаган шигырьне дә җыр итеп була»

Мәгънәле шигырьләр язучылар күп, ләкин хәзер бар җырны җыр итүче — ул аранжировка, аранжировка әйбәт булса, тузга язмаган шигырьне дә җыр итеп була. Яза башлаганда махсус җырга дип язган юк иде. Үзем өчен генә иҗат иттем, күңелгә тулганнардан. Шулай яза торгач, композиторлар, җырчылар кызыксына башлады, — ди Азат Хәкимҗанов.

Азат Хәкимҗанов иҗат иткән җырларның күбесен яшь җырчы һәм көй язучы Айзилә Вахитова башкара.

«Ара тагын ерак… Ике арада безнең,

Йолдызлар тузаны, сызгырган ачы җил…

Ишетсә йөрәгең, җый да син хисләрне,

Моң булып сарылып әйдә кил…

Көтәмен… Күкләрдә йолдызлар атыла,

Теләгем һичшиксез тормышка ашачак…

Беләм бит кайтасың…Ә моңсу хисләрем,

Таң белән офыкка качачак…» — дип җырлый ул.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100