Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гашыйк булгач, борынымдагы алканы алып ташладым". Җырчылар мәхәббәт аркасында нинди адымга барган?

Мәхәббәт - дөньядагы иң сәер хис бит ул. Ул кешене тулысынча үзгәртергә мөмкин. Сөю аркасында кеше әллә нинди ахмак адымга барырга мөмкин.

news_top_970_100
"Гашыйк булгач, борынымдагы алканы алып ташладым". Җырчылар мәхәббәт аркасында нинди адымга барган?
14 февраль – Гашыйклар көне. Изге Вәли көне дә диләр әле. Йөрәгендә мәхәббәт хисе яшәгән һәркем өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе бу. Бер күрүдә башны югалтып гашыйк булган вакытлар һәркемнең күңелендә уелып кала. Сөйгәннәре өчен акылсыз адымга барган чакларын татар эстрадасы йолдызлары хәтерлиме икән?



Булат Бәйрамов, ди-джей: "8 Март көнне тәкъдим ясадым"

- Гашыйклар көне шактый бәхәсләр уяткан бәйрәмнәрнең берсе. Кайберәүләр аны католик дине белән бәйле булганга, кайберәүләр кирәксезгә санап бәйрәм итми. Шулай да бу көн минем күңелемә хуш килә. Аңа каты бәрелүчеләрне аңламыйм. Бу бәйрәм хисләребезне тагын бер кат белгертергә мөмкинлек бирә. Мин – романтик. Сюрпризлар ясарга, бүләкләр бирергә яратам.

Акылсыз һәм юләр, шаккаткыч адымнар ясаганым булмады үзе. Түбәләргә менеп, парашютлардан сикереп мәхәббәт аңлатканым юк. Ләйсәнгә 8 март көнне тәкъдим ясадым. Анысы бик “романтично” булды. Хәзер, гаилә коргач, очрашып йөргәндәге кебек “шапрынмыйсың”. Үземнең ярату хисен тыныч кына аңлатам. Бәйрәмне өйдә гаиләбез белән бергә билгеләп үтәчәкбез.



Рафил Җәләлиев, җырчы: "Юләрлекләр кылып йөргәнем булмады"

- Юк, юк. Башымны югалтып, юләрлекләр кылып йөргәнем булмады. Хатыным Эльмирага бер күрүдә үк гашыйк булдым. Матур гына очрашып йөргәннән соң кавыштык. Гашыйклар көнен зурлап уздырган юк. Гаиләбез өчен никах һәм туй көннәре генә истәлекле. Шулайда аны игътибарымнан читтә калдырмадым, иртәдән чәчәкләр белән сөендердем.  



Иркә, җырчы: "Гашыйк булсам да, мәхәббәткә барып җитми"

- 14 февраль минем өчен бәйрәм түгел ул! Мәхәббәтеңне бер көнне генә түгел, һәр көнне белдереп торырга кирәк дип саныйм. Гашыйк кешегә көн дә бәйрәм булырга тиеш. Бу бәйрәм яшьләр өчен күңелледер, бәлки. Яшьрәк чакта күп нәрсәдән кызык табарга, шашып гашыйк булырга мөмкин. Әмма олыгайгач бөтен әйберне бүтән төрле кабул итәсең. Мин бик тиз гашыйк булам. Ләкин алар зур мәхәббәт хисенә әверелми. Егетләр өчен башка сыймаслык адымнар ясаганымны да хәтерләмим. Хәзер яраткан ирем янәшәмдә. Аллага Шөкер, 6 ел бергә торабыз. Арабызда бер-беребезгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт. Гаиләм янымда булса — шул җитә, көн дә бәйрәм шул була.



Чәчкә, җырчы: "Мин җитди кеше"

- Гашыйк булу шундый матур хис бит. Һавада очып йөреп, чынбарлыкны күрмисең. Шулай булуга да карамастан, акылсызлыклар эшләп йөрмәдем. Мин җитди кеше. Тормыш иптәшем Ирекне дә җитди булганы өчен яраттым. Игътибарлы, төпле, яхшы күңелле булуы белән мине үзенә каратты. Кыланчык, мәхәббәт хисләрен бөтен дөньяга күрсәтеп йөргән егетләр миңа ошамый. Андый акылсыз адымнар вакытлыча була торган күренеш. “Алсу күзлекләр”не салып ташласаң, аларның берсе дә калмый. Мәхәббәт хисләре йөрәк түрендә сакланырга тиеш. Гашыйклар бәйрәмен көне буе гаиләм белән үткәрәчәкмен. Кая барасыбызны әле уйлап бетермәдек.



Илгәрәй, җырчы: "Соңгы акчама чәчәк алдым"

- Бик зур адымнар ясаганым булмады. Студент вакытта соңгы акчама гашыйк булган кызга зур чәчәк бәйләме бүләк иттем. Менә шул истә калган. Ул вакытта иң зур бүләк - чәчәк иде. Гашыйклар көнен зур бәйрәмнәр рәтенә кертмим. Бүген кич гаилә белән пицца, роллы, тәм-томнар алып билгеләп узачакбыз.



Лилия Хәйруллина, җырчы: "Борынымнан пирсингны алып ташладым"

- Бәйрәмнәрне яратмыйм. Аларны үткәрергә теләгем дә, вакытым да юк. Гашыйк булып, җитди адымнар эшләгәнем бар. Яраткан кешем өчен үземне тәртипкә китердем. Борынымдагы пирсингны алып ташладым, ябыгырга тотындым. Бу үзгәрешләр миңа файдага гына булды. Беренче мәхәббәтем белән озак йөрдек. Аның өчен елап йөргәнем истә. Артымнан йөрүче романтик егетләр күп иде. Асфальтка язучылар, конфет, чәчәк, бүләк бирүчеләр булды инде. Хәзер иң мөһиме - яраткан кешең белән бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү. Элек ирем бүләкләр бирмәсә, бәйрәм белән котларга онытса, үпкәли идем.



Венер Салимов, җырчы: "Минем кебек матур кешене болай да яраталар"

- Башны югалтып, акылга сыймаслык адымнарга барганым булмады. Кызларны чәчәк биреп, матур итеп сөйләшеп үземә карата идем. Минем кебек матур кешене андый адымнарсыз да яраталар иде.



Ленар Яшен, җырчы: "Җырлыйм!"

- Мин гашыйк булсам, хисләремне җыр аша гына җиткерәм. Бөтен дөньяга кычкырып йөргәнем юк. Реаль тормышта мин җитди, җырлар язганда гына романтик була алам. Гашыйклар көнен элек бәйрәм итә идем, хәзер бу бәйрәм гадәти көн кебек үтеп китә.


 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100