«Адәм белән Һава»: зәңгәр экраннардан югалган тапшыруның чираттагысы сәхнәдә булды

«Адәм белән Һава» тапшыруның ябылуы белән тамашачыларның күбесе килешмәде. Тапшыруның авторы Ләйлә Дәүләтова да, билгеле, моның белән килешми. «Татар-информ» журналисты Алинә Айдарова зәңгәр экраннардан төшеп калган «Адәм белән Һава» тапшыруының чираттагысын сәхнәдән карады.

ТНВ каналында баручы «Адәм белән Һава» тапшыруы ябылды. Бу хакта тапшыруның алып баручысы Ләйлә Дәүләтова үзенең «Инстаграм» челтәрендә хәбәр иткән иде.

Раяз Фасыйхов белән Асылъяр туганнармы?

Концертны Раяз Фасыйхов үзенең кызы һәм улы белән ачып җибәрде. Рәхәт, бәхетле язмыш турында җырлады алар. Җырлары әйбәт! Гел дус-тату гаилә булып яшәргә язсын сезгә. Раязның хатыны Люция ханым да концертта бар иде. Ул иренең һәм балаларының чыгышларын сәхнә артыннан карады. Фасыйховлар бер җырны башкардылар да, кереп киттеләр. Нишләп Раяз үзе генә тагын бер җыр җырламады икән? «Адәм белән Һава» җырчыларның гаиләләре турындагы тапшыру бит, диярсез. Соң, барыбер, тагын берне җырлатсалар була иде инде. Әллә Раязга түләмәгәннәр микән?!.. Бушлай җырлап йөрергә, үзешчән җырчы түгел бит ул.

Асылъяр да тамашада катнашты. Афишалардан аның булачагын күргәч, кызыксынуым уянган иде. Әллә ул да гаиләсе белән килә микән, дигән сорау да туды.

Асылъяр турында төрле имеш-мимешләр ишетергә туры килә. Җырчы Раяз Фасыйховның хатыны Люция апаның туганының хатыны, диләр. Чыннан да шулай бугай ул. Әмма, шәхсән мин Асылъяр белән Люция апаның туганнарча гөр-гөр килеп сөйләшкәнен күрмәдем.

Асылъяр үзенең балаларын күрсәтми. Билгеле булганча, аның кызы белән улы бар. Берәр кайчан бәлки, миңа да интервью бирер әле ул. Барысы да тигез генә бармагандыр…

Концертка җырчы үзе генә килде. Тавышы да, чибәрлеге дә шул ук. Асылъяр үзгәрмәгән. Филармония залын моңга күмгәне өчен аңа рәхмәт.

Зарланганда, аларга кара, кеше!

Тамашада җырчылар гына катнашмады. Чыгыш ясаучылар арасында җыр сәнгатеннән ерак торган кешеләр дә бар иде.

Инвалид дигәч, күп очракта үз эченә бикләнгән, үзе уйлап чыгарган кимчелекләрдән ничек арынырга белмәүче кешеләр күз алдына килә. Миләүшә Зарипова, Илнур Ханнановларның сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән булса да, алар бер дә үз эченә бикләнмәгән. Алар елмая, кешеләр белән аралаша.

Илнур сәхнәгә аякларда басып чыкты. Өстенә чалбар кигән. Бер мәлне, урындыкка утырып, чалбарының балагын салды. Ә анда аяк юк икән… Протез. Шуңа карамастан, Илнурның йөзеннән елмаю барыбер китмәде.

Миләүшә ханым исә коляскада йөри. Ялгышмасам, узган елны ул коляскада утырып кызы белән биегән дә иде. Бу тамашада исә ул җырлады. Залдан аңа бер тамашачы: «Инде нәрсә генә эшләмәдең, Миләүшә, синнән тагын нәрсә көтәргә?» — дип сорады. Миләүшә апаның әле планнары шактый. Көтегез!

Унбер балага бәхетле булу мөмкинлеге бирүчеләр

Актаныштан Алмаз һәм Мәрьям Сабитовлар гаиләсе балалар йортыннан унбер баланы тәрбиягә алганнар. Балаларның барысы да тамашачыга татарча бию бүләк итте. Татар милли киемнәрен киеп, үзебезчә биеделәр. Соңыннан балаларга бүләкләр тапшырылды.

Сабитовларның үзләренең дә өч балалары бар икән. Алар кебек олы йөрәкле кешеләр җир йөзендә күбрәк булсын иде.

Актанышта капка баганасы да җырлый диләр…

Концертта Дәниф Шәрәфетдинов та җырлады. Ул Актаныш районы Киров авылыннан. Тамаша залында утыручы язучы, драматург Данил Сәлихов җырчы турында матур фикерен җиткерде.

«Дәниф Актаныштан. Унбер баланы җитәкләп чыккан Сабитовлар да Актаныш районы Киров авылыннан.

Актанышта капка баганасы да җырлый, диләр. Җырлыйлар да, эшлиләр дә, ятимне дә чиккә какмыйлар, гарипне дә күтәреп алалар. Күрәсез, киләчәктә Актаныш районыннан тагын бер матур тавыш килеп ята. (Бу сүзләр Дәниф абыйның улы Динар турында — автор).

Рәхмәт, энем. Беләбез, син авырып та алдың. Әмма шундый малай үстереп, аны халыкка бүләк итеп, милләткә зур эш эшләдең», — диде Данил абый. Язучы үзе дә Актаныш районы Киров авылыннан.

Әйе, үзем дә Актаныштан булгач, якташларны мактаганны ишеткәч, күңелгә шундый рәхәт булып китә, малай. Кайтасы килә… Сагынып кайтканда дүртйөз чакрым кырык чакрым кебек кенә узыла. Ләйлә апа үзе дә Актаныш районы Богады авылыннан бит.

Дәниф абый авариядән соң, озак вакыт авырып, урын өстендә ятты. Бүген дә ул аксап кына йөри. Шулай да, тавышы югалмаган. Табигатьтән килгән тавыш, сәләт кая китсен инде?!

Ләйлә Таишева «Адәм белән Һава» тапшыруының алып баручысы

«Адәм белән Һава» тапшыруының искесен яптылар, ә сәхнәдә барган тамашада аның яңасы ачылды. Үзләре сәхнәләштергән тамашада Ландыш Нигъмәтҗанова үзе, Фәрит Таишев һәм аларның өч баласы да катнашты. Кызлары Ләйлә Таишева — яңа «Адәм белән Һава» тапшыруының алып баручысы булды. Бернәрсә дә үзгәрмәгән дә кебек. Ябылганында Ләйлә Дәүләтова булса, монысында ла Ләйлә. Тик Ләйлә Таишева.

Сценарий буенча ул Ландыш белән Фәрит Таишевларга кунакка бара.

Үзе белән таныштырып: «Ләйлә Дәүләтова инде картайды, иске тапшыру ябылды. Сезнең алдыгызда яшь алып баручы — мин Ләйлә Таишева», — дип башлады ул сүзен.

Алар арасында менә шундый әңгәмә булды:

Ләйлә Фәриттән: «Сез, Ландышны беренче тапкыр күргәч, нәрсә турында уйладыгыз?» — дип сорый. Фәрит исә: «Вау, менә талант бу, дип уйладым», — дип җавап бирә.

«Ә сез, Ландыш?» — ди алып баручы. Ландыш: «Малай туса, Әнвәр, кыз туса, Ләйлә исеме кушарбыз дип уйладым», — ди.

«Ландыш, Фәрит популяр җырчы иде. Аның артыннан кызлар күп йөри идеме?», — ди Ләйлә, җитди итеп.

«Йөрделәр, бик күп. Хәтта сугышкан кызлар да булды. Берсе әйтә: „Миңа кирәк түгел, үзеңә ал“, — ди. Икенчесе: „Үзеңдә калдыр, миңа кирәк түгел“, — ди. Менә шулай сугышып беттеләр», — дип сөйләде Ландыш.

Уенын-чынын бергә кушып, яшь алып баручы Ләйлә Таишевлар гаиләсеннән менә шундый интервью алды. Чыннан да, «Адәм белән Һава» тапшыруының яңа версиясе кызык иде. Монысы искесеннән кызыграк та булды кебек. Чөнки тозлы-борычлы иде.

Әле алып баручы Фәритнең беренче хатыны турындагы сорауларны да кертсә, «вүпщем» кызык булыр иде…

«Журналистика бетеп бара»

Концерт әйбәт булды. Ләйлә апа, үзенә генә хас үзенчәлекле алымнары белән башкалардан аерылып тора торган шәхес. Аның тамашасында, әйтик, Кар кызы ябык гәүдәле түгел. Ә бит, гадәттә, Кар кызын уйнарга зифа гәүдәле кызларны сайлыйлар.

Концерттагы Кыш бабай исә тамашачыларга, гомумән, стриптиз биеп күрсәтте. Концертның бу урынында тамашачы көлергә тиеш булгандыр, бәлки. Әмма, бер дә кызык булмады. Чөнки, чәйнәлеп беткән шаяру инде бу. Кыш бабай булгач, бүләксез буламыни? Ул үзенең бүләген ерак Ташкенттан ук килгән тамашачыга бирде.

Ләйлә апа кебекләрне шәхсән үзем хөрмәт итәм. Үзем дә бит, «язма» — дип боерганда, киресен эшләп, язарга яратам. Ләйлә апа да, тапшыру ябыла дигәнгә карамый, зур концерт-тамаша тәкъдим итте. Без аның белән аралашып алдык.

Тәҗрибәле журналист буларак, бүгенге татар журналистикасы турында әйтегезче. Матбугат үзенең сыйфатлылыгын, актуальлеген югалтмыймы? Татар телевидениесе бүген нинди дәрәҗәдә һәм ни хәлдә?

Сез инде үз соравыгызга үзегез үк җавап биргәнсез. Чыннан да, бүгенге басма матбугат әкренләп үзенең актуальлеген югалта бара, чөнки хәзер бөтен кирәкле мәгълүмат Интернетта, Инстаграмда.

Бала кечкенә булгач, без бик яратып «ШаянТв»ны карыйбыз. Татар телевидениесендә дә бик матур проектлар бар, ләкин һәр нәрсәдә сыйфат булырга тиеш. Вакыт үткәрү өчен ясалган буш сүзле әйберләрне, гомумән, аңламыйм. Сәхнәдәме, телевидениедәме, матбугаттамы — һәрнәрсә халыкка файдалы булырга тиеш. Я уйландырсын ул, хак юлны курсәтсен, я рәхәтләнеп көлдерсен, һич югы дөньяны онытып ял иттерә алсын. Нәрсәнедер карагач, укыгач, яшисе килергә, күңелгә көч керергә тиеш.

«Адәм белән Һава» тапшыруының башка күрсәтелмәвен җитәкчеләр нәрсә белән аңлатты?

Ә мин аңлатмасын сорамадым да. Алар: «Ябабыз», — диде, мин: «Ярар», — дидем!

Җырчылар арасында сезне өнәп бетермәүчеләр бармы? Әйтик, сез аларга: «Сезнең турыда тапшыру төшерик әле», — дисез, ә алар кырт кисеп: «Юк», — ди.

Юк, андый хәлнең булганы юк. Юк, дигән җавап булганда да, ул миңа карата булган мөнәсәбәт белән бәйле түгел. Гаиләсе чыннан да яхшы булган кешеләр бик теләп тапшыруга төшәргә теләк белдерә.

Татар журналистлары арасында сез ничектер аерылып торасыз кебек. Коллегаларыгыз арасында көнләшүчеләр бармы?

Белмим бит, мин үзем беркайчан да, беркемнән дә көнләшмәдем, чөнки моңа вакытым юк, эшем бик күп. Миннән бик көнләшеп, теләсә нинди этлекләр эшләп йөрүче берничә хатын-кызны беләм, ләкин миңа барыбер. Алар мине түгел, үз -үзләрен генә бетерә. Әнием әйтмешли, Аллаһы Тәгалә ташламаса, бәндә ашый алмый.

Этлек эшләүчеләргә таш атмыйсыз?

Минем кемгәдер таш атып йөрергә теләгем дә, вакытым да юк. Барлык буш вакытымны кечкенә кызым белән үткәрергә яратам. Бик шәп мәкаль бар. Кешегә пычрак атсаң, ул аңа барып та җитмәскә мөмкин, ләкин синең кулыңда һичшиксез пычрак калачак.

Аллаһы Тәгалә чиста күңеллеләрне ярата. Бер дошман килеп чыкса, ул миңа булышырлык тагын да көчлерәк кешене бирә. Аллаһы Тәгаләнең яклавын, саклавын һәрвакыт тоеп яшим. Шуңа күрә, беркайчан да куркып яшәмим. Дөньяда барысы да яхшыга бара.

«Адәм белән Һава» тапшыруын әле зәңгәр экраннарда күрә алырбыз бит?

Зәңгәрендәме-яшелендәме икәнен әйтә алмыйм, ләкин берничә айдан яңадан эшли башлаячакбыз, Алла боерса.

Мин беренче курска укырга кергәндә, сез миңа: «журналист булма», — дигән идегез.

Дөрес әйткәнмен, хәзер дә шул фикердә. Журналистика бетеп бара, шуның өстенә табигатегез буенча сез журналист тугел.

Журналистның табигате нинди аның?

Үз эшеңнен фанаты булсаң гына, уңышка ирешеп була. Бөтен чирләреңне, хәлсезлекләреңне онытып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.

Сезнең кебек акыллы һәм уңышлы журналист булып булмас инде. Хәер, һәрберебезнең үз юлы. Хушыгыз.

Үпкәләмә инде, Алинә. Сез сорадыгыз — мин чын йөрәктән җавап бирдем. Мин акыллы журналист түгел, бары тик сездән ике тапкыр зуррак яшьтә генә. Синең кебек яшь һәм чибәр кешенең акчалы эштә эшләвен телим. Шулай да, җаны теләгән елан итеп ашаган, ди.

Үпкәләмим, Ләйлә апа. Без бит якташлар да әле. Мин дә башкалар кебек гел мактап, ялагайланып язмыйм шул, бераз гына чеметеп тә алырга да яратам.

Дөрес эшлисез, шулай кирәк тә. Бар икән әле күрәселәр…

«Адәм белән Һава» тапшыруының яңа чыгарылышларын көтәбез. Концертка килгәндә бар да яхшы булды. Артист булмаганнар сәхнәдә чыгыш ясап, тамашачы белән якынрак танышты. Ә бит сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә зур сәхнәдә чыгыш ясау, сәхнәдән торып кеше белән аралашу да бәхеттер ул.

Ә Ләйлә апа яхшы журналист. Бетүгә таба баручы татар телевидениесенең иң уңышлы проектларының берсе булып танылган «Адәм белән Һава» тапшыруы да эшен яңадан башласын иде. Бу бит тамашачыларга кирәк.