Ләйсән Мәхмүтова: «Театр сәхнәсеннән урындыкларга тибеп чыгып киткәнем булды»

Ләйсән Мәхмүтованың фамилиясе дә ни генә тора. Татарстанның халык артистлары, хәзер инде мәрхүм Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның төпчек кызы «Интертат»ка интервью бирде. Әңгәмәбез Исламия апа белән Хәлил абый гомер иткән фатирда узды.

«Театрдан китүемне ишеткәч, әниләрнең күзләренә яшь килде»

Сезнең театрдан китүегезгә ничә ел үтте инде ул, Ләйсән?

Күп, бер унбиш еллап бардыр. Кайбер артистлар театрдан гомер буе китә алмый. Мәсәлән, Лилия апам. Ул театрдан мәңге китмәячәк. Апам бик талантлы, шуңа күрә аны һәрвакыт эшләтеп торырга кирәк дип уйлыйм. Минемчә, артистларны атларны эшләткән кебек эшләтергә кирәк.

Шулай да бүгенге көнне чишелеш таләп иткән мәсьәләр бар: сәхнәләштерүгә яраклы материаллар аз. Апамда язу осталыгы да бар, әмма ул бераз ялкаурак шул... Әни вакытында яза иде бит. Нигә яза башлады?.. Чөнки әсәрләр җитми иде.

Театрдан ник киттегез? Рольләр бирмиләр иде әллә?

Шәхсән миңа театрда нәрсәдер җитми башлады, алга таба үсәсем килде микән?!.. Гел көтеп кенә утырып булмый бит… Әле мин өстәвенә беркайчан да ялагайланырга яратмадым. Ә театрдагы сәясәт шушы якка борылып беткән иде, диярлек. «Син шундый матур, шундый яхшы», — дип, майлы күзләр ясый белмәдем һәм белмим дә. Өстәвенә мин әле яшь идем, шуңа күрә бәлки нәрсә әйткәнемне, сөйләгәнемне аңлап та бетермәгәнмендер. Әмма үз фикеремне беркайчан да әйтмичә калмый идем. Хәзер андый формада сөйләшүчеләр юк та ул. Яшьләр җитәкчеләр белән бик сак итеп, һәр сүзләрен үлчәп сөйләшә.

Бу холкыгызның бер чалымыдыр?

Мөгаен. Мин алган тәрбия башка булды. Гаиләдә баланы кысмасаң, аңа үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирсәң, бала күңелендә ирек барлыкка килә. «Болай нитмә, тегеләй нитмә», — дип торсалар, бала үз эченә ябыла башлый. Бәлки Лилия апамны шулай үстергәннәрдер, аңа карата таләпчәнрәк булганнардыр. Ә мин бит икенче бала. Минемчә, икенче балага һәрвакыт җиңелрәк ул.

«Театрдан китәм», — дигәч, Исламия апа, Хәлил абый ни диде?

Аларның күзләренә яшьләр килде. Әни мине һәрвакыт театр сәхнәсендә күрә иде. Аңла: артист режиссер белән бер дулкында булырга тиеш. Аларның фикерләре, карашлары тәңгәл килсә генә, алар, бер-берсен аңлап, эшли ала. Бу очракта режиссер мине рольләрнең берсендә дә күрмәде.

Казанда башка театрлар бар. Бәлки башкасында күрерләр иде?

Юк, алай уйлаганым булмады. Мәскәүдәге бер күренеш миңа ошый. Аларда артист бер үк вакытта ике театрда да уйный ала. Театрда бит нәкъ менә син катнашкан спектакльләрне көн саен куймыйлар. Бүген, мәсәлән, бер театр сәхнәсендә уйныйсың, иртәгә башкасында алкышлар кабул итәсең. Бездә исә никтер алай эшләмиләр. Мондый тәҗрибәнең бездә бер тапкыр гына булганы бар. Ике театрда да уйнап йөрсәм, тагы да дөрес аңламаслар иде. Шулай ук бер театрдан икенчесенә күчү дә бездә кабул ителми.

Соңыннан Казан шәһәр филармониясендә эшли башладыгыз.

Театрдан әле тәгаен китмәгәндә үк, Казан шәһәр филармониясендә ярты ставкада эшли идем. Тегендә дә, монда да ярты ел дәвамында эшләдем. Миңа кагылышлы: «Сине бу театрда бернәрсә дә көтми», — дигән сүзләрне ишеткәч, тәгаен китәргә тәвәкәлләдем. Театрда гариза язган вакытларда, «Зө-Ләй-Лә» төркеме инде ярты ел җырлый иде.

«Зө-Ләй-Лә» ай-һай популяр төркем иде.

Популяр булдык, әйе. Дискотекаларның башланып киткән чорлары иде ул… Безнең максатыбыз татар яшьләре тыңлый алырлык җырлар булдыру иде. Чит ил музыкасы миңа һәрвакыт ошап килде. «Нишләп бездә бу типтагы музыка юк икән?» — дип үз-үземнән сорый идем. Һәм шулай итеп уйланып утыргач, алдым да үзем язарга керештем.

«Зө-Ләй-Лә» төркемен булдырып, алга таба үсешкә ирешә алачакмын дип уйлый идегезме?

Юк, русча әйтсәк, без «от балды» җыелдык. «Әйдә эшләп карыйк әле», — дидек. Әмма бездә ниндидер сметалар, бизнес-планнар юк иде. Аннан соң безнең тавышларыбыз да әллә ни туры килеп бетми. Ләйсән белән безнең тавышлар бертөрлерәк, әмма Зөлфиянең тавышы классик, ул өстәге ноталарны җырлый. Трио буларак җырлаганда, ягъни тавышны өчкә бүлгәндә, матур яңгырый: үзебезчә әйтсәк, мин аста җырлыйм, Ләйсән — уртада, Зөлфия — өстә. Әмма җырны тавышларга бүлмәгәндә, аңа безнең белән җырлавы уңайсызрак иде.

Театрда эшләгәндә сез барыбер кая да булса да беркетелгән. Уйнамыйсың, әйе, әмма хезмәт хакы барыбер килеп торгандыр. Ә монда чыгып китәсең — алда билгесезлек. Куркытмадымы?

Җаваплылык бар иде, әйе. Мин театрдан киттем, Ләйсән Закирова - мәктәптән. Әйткәнемчә, «Зө-Ләй-Лә»нең дә танылып китүенә 100% ышануыбыз юк иде. Әмма театрдан китүем өчен борчылмадым. Шулай да театрдан киткәндә, «Зө-Ләй-Лә» төркеменең нигезе «салынган» иде. Безне Ләйсән белән Филармониягә тулы ставкага чакырдылар. Җитәкчелек «Зө-Ләй-Лә» буларак популярлашып килүебезне аңлап алды. Ә Зөлфиябез исә театрда да, безнең белән дә эшләвен дәвам итте.

Әмма хәзер шуны аңлыйм: әгәр дә театрда эшем күп булса, җырлар язарга вакытым булмас иде. Ә буш вакыт пәйда булгач, ник иҗат итмәскә?! Үзеннән-үзе шигырьләре дә табылды. Мине аңлаучы «аранжировщик» та булды. Танышым Илсөяр Сәфиуллина берсендә миңа әтисенең шигырьләрен биргән иде. Ул вакытта аның әтисе инде олы яшьтәге абзый иде. «Юксыну» җырының авторы нәкъ менә ул. Гадәттә, безнең татарлар каен, чишмә, кояш турында җырлый. Ә бу шигырь минем аудитория — яшьләргә туры килә иде.

Акчасы да кергәндер?

Кү-үп… Яхшы эшли идек. Әтиләргә төрле җиһазлар ала идем. Без хәзер дә эшлибез, әмма ул вакыттагы популярлыгыбыз юк инде. Димәк, акча да эшләп булмый. Элегрәк безне татарлар гына түгел, руслар да тыңлый иде. Бәлки алар җырның мәгънәсен аңламаганнардыр да, әмма барыбер тыңлыйлар иде, чөнки аларга музыканың ритмы ошый иде. Без үзебез дә хәзер чит ил музыкасын тыңлый алабыз, әйеме? Ә бит күбебез җырларның тәрҗемәсен белми.

Сез акчаны хәзер ничек эшлисез соң?

Мин филармониядә эшлим. Шулай ук кинолар да төшерәм. Әле, Аллаһ боерса, Чулпан Закирова җитәкчелегендәге яңа зур проектлар көтелә. Шулай ук «Уеннан уймак» фильмының өченче сезонын чыгарырга булдык. Ул комедия жанрында булачак. Минемчә, безнең татар тамашачысына комедия җитми. Дөресен әйтсәм, кайбер мелодрамалар миңа охшап бетми… Хәтта «Кыр казлары артыннан» спектаклен дә, тулаем карап бетермичә, тамаша залыннан чыгып китә идем. Шулай ук хатын-кыз бәхете турында бер фильм төшерәсем килә. Утырып язарга кирәк шуны.

Нишләп «Зө-Ләй-Лә» «бетте»?

Без олыгайдык. Яшь булганда сикереп бию берни түгел ул. Ә тамашачыга энергия кирәк. Олыгая барган саен, энергия үзеннән-үзе кими. Әмма мин үкенмим. Әгәр дә театрдан китмәгән булсам, бәлки артист буларак сүнгән дә булыр идем. Без популяр булып китә алдык! Ул вакытта популярлашу җиңелрәк тә иде. «Кызлар, сезнең материалыгыз безгә ошый. Әйдәгез безгә килегез», — дип радиодан, телевидениедән чакырып торалар иде. Хәтта безгә түлиләр иде әле. Ә хәзер яшьләрнең хыяллары, максатлары бар, әмма акчалары гына җитми. Уйлап кара: топта булган татар җырчылары ротацияләргә елына бишәр миллион акча түли.

Топта булган татар җырчылары ротацияләргә елына бишәр миллион акча түли.

Җырчы булу теләге сүндеме?

Җырчы булырга тели идем дип әйтә дә алмыйм. Теләсәм, бии идем; теләсәм, җырлый идем. Бер өлкәдә генә эшләсәм, бәлки профессионал булып китәр идем. Мин үземне артык талантлы җырчы димим. Бер нәрсә белән генә шөгыльләнсәм, тиз туям. Соңыннан җырлар иҗат итә башладым. Беләсеңме, «сольный» җырларым танылып киткәч, мин ышанмый идем. Төгәлрәк әйтсәм, үземне тиешенчә бәяләп бетерми идем. Берәр бәйрәмгә чакырсалар: «Юк инде, минме?!» — дия идем. Башымда: «Мин матур түгел! Мин булдыра алмаячакмын!» — дигән чүп оялаган иде. Шулай итеп үзем үземне күп нәрсәдән мәхрүм иттем. Тормыш миңа тәкъдим итә, ә мин баш тартам…

Алсу Хәбибуллина һәм Рәсим Низамов төркемендә биюче буларак йөргән чакларым булды. Рәсим Низамовның «Каен»нының популярлашып килгән чагы иде ул. Без бер бригада булып эшләдек. Үземне биюче, димим, мин спектакльдәге кебек бии идем. Беренчеләрдән булып залда утырган ир-атларга бәйләндем, кеше күңелен күтәрергә тырыштым. Бию — ул шундый ук спектакль, миниатюра.

Берсендә миңа бер профессиональ биюче: «Синең аякларын авыр», — диде. Шушы вакытта Рәсим белән Алсу Камал театрында концерт куярга җыена иде. Миңа да әлеге тамашада биюче буларак катнашырга тәкъдим иттеләр. Аякларым авыр булгач, андый сәхнәдә чыгыш ясый алмыйм, профессионаллар биесен дидем үземә. Камал театры сәхнәсе минем өчен изге урын кебек иде. Хәзер генә аңлыйм: аякларың кыек булса да, биисең килсә, биергә кирәк. Артистта энергия булырга тиеш! Соң аңладым, кызганыч.

Аякларың кыек булса да, биисең килсә, биергә кирәк.

Консерваторияне тәмамлаган җырчыларны гына алыйк. Шундый матур җырлыйлар, әмма популярлашып китә алмыйлар. Моңы да бар, сәләте дә чиктән ашкан, әмма алар курка, ояла, сәхнәгә чыккач, кысыла. Ә халыкка харизма, энергия бирергә кирәк.

Хәзер Ләйсән Мәхмүтова янәдән аерым проект булып танылырга тели бугай?

Нәрсәдер эшләргә кирәк, бер урында утырырга ярамый. Вакыт агым сулар кебек ага. «Зө-Ләй-Лә»дә үзгәрде, безнең карашлар хәзер үзгә. Мәсәлән, минем фольклор җырларын башкарасым килми. Миңа шәхсән үземә рок якынрак. Һәр кешенең үз стиле бар, һәм без һәрберебез дә үз стилебезгә тартылабыз.

«Мин сине яратам» җыры бар. Аны банкетларда еш сорыйлар. Әмма минем аны җырлыйсым килми. Туйдым, чын. «Сорыйлар бит», — диләр…

Хәзер «Зө-Ләй-Лә» концерт куйса…

20 еллык юбилеебызны үткәрәсе иде. Беләсеңме, халык сорый, көтә. Куярга булсак та, бик күп көч кирәк булачак. Без башланган чордагы яшь кызлар түгел. Камал театры сәхнәсендә беренче концертыбызны куйган идек. Режиссерыбыз Илдар Хәйруллин булды. Бер җырга бию куелмаган иде. Безнең бит үз сәхнәбез, ягъни кабатларга урыныбыз юк иде ул вакытларда. Ә концерт инде тиздән башлана. Илдар абый: «Сез матур биемисез», — дигән иде. Бер мәлне түзмәдем: «Бирегез микрофон, җырлап карыйк», — дип кычкырдым. Соңыннан сәхнә артына кереп еладым. Концерт яхшы үтте, Аллаһка шөкер.

Хәзер концерт кую тагы да авыррак биреләчәк. Шулай да нәтиҗә булырга тиеш иде… Бәлки әле булыр да, кем белсен.

«Ошамый икән, әйтеп салам»

Хатын-кызлар арасында дуслык буламы?

Дуслык — ул кемнеңдер кемгәдер юл бирүе. Менә кемдер юл бирми башласа, дуслык бетә. Дусларым бар, әмма барлык серләремне сөйли алырлык кешем юк. Хәтта апама да бар булганыннан 70 процентын гына сөйлим. Холкым шундый — сөйли алмыйм. Серләрем күңел түремдә булса, миңа уңайлырак.

Алай авыр түгелме?

Бәлки авырдыр да. Шулай да барыбер сөйли алмыйм. Сөйләсәм, җиңелрәк булыр дип тә уйламыйм. Поездда сине беренче һәм соңгы тапкыр күрүче кешегә сөйлә сереңне, диләр. Әмма аларга да сөйләгәнем юк. Бәлки тормышымда сөйли алырлык серем дә юктыр. Уйландырдың әле… Шәһәр филармониясе кызлары белән без дус яшибез. Проблемаларыбыз булса, яшермибез, «Ватсап»тагы төркемгә язабыз.

Сезнең белән яисә сез аның белән дус булмаган кешеләр бармы? Бәлки сез ул кешегә ышанып бетмисездер…

Холкыма ярамаучылар бар. Андыйларга тимим, аралашмаска тырышам. Мин һәрвакыт гаделлек яклы. Әгәр дә кеше оятсызлана башласа, дәшмичә кала алмыйм. Яисә берсе икенчесен алдаса, шуны күрә торып, әйтмичә калмый. Миңа «әбизәтелне» тыгылырга кирәк. Җыелышлар булганда да, һәрвакыт чыгыш ясыйм. Мин генә түгел, тагын бер-ике кеше бар безнең коллективта. Кыскасы, ошамый икән, әйтеп салам.

Әгәр дә ачуыгыз чыкса, сездән ераграк торырга кирәктер?

Артык үпкәләтсәләр, кичерә алмаслык гаделсезлек күрсәм, ачуым чыга. Берничә тапкыр театр сәхнәсеннән урындыкларга тибеп чыгып киткәнем булды. Болай мин үзем конфликтлы түгел…

Берничә тапкыр театр сәхнәсеннән урындыкларга тибеп чыгып киткәнем булды. Болай мин үзем конфликтлы түгел…

Холкыгызның бу ягы балачактан ук бармы?

Беләсеңме, кырык яшемдә мин нәрсәне аңладым: кешегә гел: «Әйе, әйе», — дип торырга ярамый. Хәзер мин: «Юк», — дип әйтергә өйрәндем. «Яхшы түгел, алай ярамый», — дигән калыплар хәзер юкка чыкты. Мәсәлән, синең шушы эшне эшлисең килми, ә сине мәҗбүр итәләр. Коллектив фикереннән генә торырга ярамый. «Шулай әйттеләр бит», — димичә, үзең теләгәнчә эшләргә кирәк.

Нинди яшүсмер идегез? Мәсәлән, мәктәптәге яисә колледждагы чыгарылыш кичен искә алыйк.

Хәзер бер тарих сөйлим. Ул кичне мин чыгарылыш кичәсеннән кайтып килә идем. Камал театры тукталышына чыктым да автобус көтеп басып торам. Хәзер бер мәлне яныма машина килеп туктады. Егетләр: «Сәлам», — дип миңа эндәштеләр. Мин боларга башта игътибар итмәдем. Соңыннан үзләре белән каядыр дәште болар. «Юк», — дидем. Бер мәлне егетләр машинадан чыкты һәм без сугыша башладык. Мин дә кыйнадым аларны — кулымда пакетлар иде, ә пакетлар эчендә кәстрүл. Күрәсең, ул кәстрүл белән ашарга алып килгән булганмындыр. Ахырда фингал белән урамда басып калдым. Әмма теге егетләргә дә эләкмәде түгел. Әле иң истә калганы — бәйрәмгә әнинең көмеш беләзеген һәм алкаларын киеп бардым. Егетләр машинадан чыккач: «Көмешләремне урласалар, әни үтерәчәк», — дип уйлап куйдым. Шулай итеп өйгә иртәнге якта гына шешкән ирен һәм күз белән кайтып кердем. Әни: «Ни булды?!» — дип аптырады. Әле ул көнне гастрольгә китәсе иде. Ә әнием шундый кеше иде: гастрольләргә бармыйча булмый. «Бернәрсә дә белмим, гастрольләргә барарсың», — диде. Киттем инде, биткә грим сыларга туры килде. Гомумән, тормышым бик кызык минем, Алинә!

«Әле чибәр иде дә бит, чукынчык»

Ирегез Руслан көнче түгелме? «Зө-Ләй-Лә» белән җырлап йөргәндә, сезне ошатучы егетләр күп булгандыр.

Юк, ул көнче түгел. Беренчедән, миңа өйләнгәнче, ул артист булуымны белде. Гастрольләрдә йөргәндә, балдак кими идем. Сөйләмәсеннәр әле, дидем. Балдак бернәрсәне дә хәл итми ич ул. Биш балдак кисәң дә, яратмасаң яисә башкалар белән кызыксынсаң, хыянәт итәргә була. Иң мөһиме — хатын белән ир арасындагы ышаныч. Ә егетләр безгә эндәшсә, без кызлар белән үзебезне горур тота идек. Елмая идек тә, үтеп китә идек.

Ничек таныштыгыз сез?

Руслан тумышы белән Таҗикистаннан. Сугыш вакытында алар гаиләсе белән Ростовка качканнар. Соңыннан Руслан Казанга килгән. Безне 1998 елда Яңа ел кичесендә таныштырдылар. Ул елда әниләр кунакка киткәннәр иде, ә мин өйдә калдым. Лилия апалар да килгән иде. Миңа: «Шундый уңган-булган егет бар», — дип сөйләделәр. Ә минем егетем юк иде. Мин, гомумән, үзем турында утызларда гына кияүгә чыгармын дип уйлыйм идем. Ә Руслан тартмый, эчми…90нчы елларда тартмаган, эчмәгән егетләр бик аз иде! Килде бит бу. Шундый тыйнак итеп: «Юк, мин аракы эчмим», — дигән иде әле. Шаккаттым, кыскасы! Әле чибәр иде дә бит, чукынчык.

Ул сезнең түшәктәге беренче тәҗрибәгезме?

Оппаа, әйе. Ә беләсеңме, ышанырлык егет янымда юк иде дә, чөнки ул вакытларда егетләрнең барысы да диярлек эчте. Ул сәхнә артындагы сүгенүләр… Кемгә гашыйк буласың инде анда?! Ә Руслан башка камырдан ясалган ул. Аның өлкәннәргә карата карашы, үз-үзен тотышы…Әнием: «Ул бит сине ярата, өйләнешегез» — дигән иде.

Ике малай үстерәсез. Әни буларак сез нинди?

17 яшьлек өлкән улыма игътибарымны җитәрлек бирмәдем дип уйлыйм. Аңа ике ай булганда, «Зө-Ләй-Лә» белән чыгышлар ясый башладык. Алты айлык вакытында гастрольләргә чыгып киттем. Эшкә киткәндә, аның белән яратышып саубуллашмый идем. «Ярый, мин киттем», — дип кенә әйтә идем. Әгәр дә кочакласам, үпсәм, киресенә, ул елап калачак дип уйлый идем. Әниләр, ирем аны карап үстерде. Ә мин җырларга дип җәһәннәм тишегенә китә идем…

Әни буларак кечкенәсе өчен, кайчак усал мин, кайчак киресенчә артык йомашак. Аның белән декрет ялында өч ел утырдым. Шунда әни булу бәхетенең нәрсә икәненә төшендем. Шабашкалар булып тора иде, шуңа кайчан чыга идем, әмма еш түгел. Минемчә, егетләрне бераз катырак итеп үстерергә кирәк. Алар үзләрен дә, киләчәктә хатыннарын да сакларга тиеш. Гомумән, егетләр сакчы бит алар.

Сез ирегездән көчлерәктер?

Бәлки… Мин гел ашарга пешереп кенә, җыештырып кына торучы хатын түгел. Табак-савыт булса, аннан соң да юармын әле, дияргә дә мөмкинмен.

«Тамашачы әти-әниемне матур итеп исләрендә калдырырга тиеш иде!»

Исламия апаның төшегезгә кергәне бармы?

Икәүләп бер керделәр. Әтинең яшь чагы — ул кап-кара мыеклы. Аңламадым мин ул төшне. Әни концерт костюмында иде бугай.

Авырмы?..

Әлегә юк. Һаман да ышанып булмый… Мин үскәндә аларны еш күрмәдем. Казанда да без аерым яшәдек. Әле һаман да алар кайдадыр бар кебек. Бәлки гастрольләрдәдер яисә шәһәр читендәге йортларында…Әтинең авырган, ямьсез чагын хәтерләмим. Әнине дә бары тик матур итеп хәтерлим. Үлмәгәннәрдер алар, дим… Хәтта зиратка баргач та, әнинең шунда ятканын күз алдыма китерә алмыйм.

Әллә җирләгән көн дә онытылдымы?

Юк, онытылмады, барын да хәтерлим. Мин бу вакыйгаларны чынбарлык итеп кабул итмим.

Исламия апаның соңгы көннәрендә янында булдыгызмы?

Әйе, апам белән чиратлашып казый тордык. Шулай ук тагын берничә апабыз әнине карарга булышты, чөнки аны берүзен калдырып булмый иде инде. Әнинең хәлләре соңгы көннәрендә авыр иде… Тормый иде, сүз дә әйтми иде. Бәлки хәтта безне танымагындыр да. Ярый әле аны сез, тамашачылар, андый булыр күрмәдегез. Әтинең дә ярты башы юк иде… Тамашачы әти-әниемне матур итеп исләрендә калдырырга тиеш иде! Яман чир авыруы белән авыручы кешеләргә карыйм да: «Ярый әле безнең әни алай интегеп ятмады», — дим.

Бу фатирда алар яшәгән. Ул кемгә калды?

Әни үлгәч, бу фатирга бер өч ай керә алмадым. Шулай да, чәчәкләргә су сибәргә кирәк булгач, кереп, тиз генә чыгып китәргә тырыша идем. Бу фатир миңа калды, шәһәр читендәге йортны апама калдырдылар. Мин бу фатирны сатмаячакмын. Монда әти белән әнинең исе калды. Хәзер минем якыннарымнан апам гына бар. «Ярый әле ул бар», — дип сөенәм. Ул минем өчен балачактан ук әни кебек иде. Нәкъ менә ул мине карады, үстерде. Нишләтәсең, әти белән әни гастрольләрдә йөрергә тиеш иде. Хәзер дә мин апасыз тормышымны күз алдыма китерә алмый. Уйларга да куркыныч: ансыз калсам… Аллам сакласын! Мин аны бик яратам! ,

Рәхмәт сиңа, Алинә. Тагын бер килерсең әле, яме?!