Мәскәү татарлары концерты: Хәнияне чыгарган артист, Салават энесенә җыр язган җырчы

9 февраль көнне Казанның «Полимер» мәдәният йортында «Яшь йөрәкләр» проекты концерты узды. Концертка беренче тапкыр Мәскәү җырчылары да чакырылган иде.
Проектның оештыручысы Җәүдәт Гыйльманов әйтүенчә, «Яшь йөрәкләр» проектының концертлары якынча 18 ел дәвам итә.«Яшь йөрәкләр» проекты үзешчән җырчыларга тамашачылар каршында сәхнә тотарга мөмкинлек бирә. «Без йолдыз ясамыйбыз, тавыш яздыру студиясе кирәк булса, аранжировкага ихтыяҗ булса, бик теләп булышабыз. Мөмкинлек булганча ярдәм итәбез», — диде проект җитәкчесе Җәүдәт Гыйльманов. Әлеге проекттан чыккан җырчылар арасында Наил Табанаков, ИлГәрәй, Нурзадә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, «Хомай» төркеме бар. Хәзер танылып килүчеләре: «Май», «Инеш» төркемнәре, Рөстәм Егоров, Зөлфирә Сөнәгатуллина. Дарина Фәхретдинова «Россиянең алтын тавышы» фестивалендә Гран-при иясе булды», — дип билгеләде проект җитәкчесе. Бу продюсерлык кебек буламы? Җырчылар акча түләргә тиешме?Минем бер артисттан да акча сораганым юк. Аллаһы Тәгалә кешенең эшләгәнен күрә, бу яктан бирмәсә, икенче яктан акчасын бирә, дип саныйм. Бөтен артистлар белән бушлай эшлим. Үзләренә дә: «Мин сездән йолдыз ясамыйм, ләкин сәхнәдә үзегезне ничек тотарга өйрәтермен», — дим. Мин аларны сәхнәгә чыгарам, соңыннан тагы да үсеп китәргә теләсәләр, икенче продюсер үзәкләренә җибәрәбез. Бер биш елдан соң күрешкәч, исәнләшсә, рәхмәт әйтәбез инде, исәнләшмичә киткән кешеләр дә булгалый. Без Мәсгут абый Имашев, Миңгол абый Галиев белән эшлибез, кирәк чакта вокалистларыбызны аларга җибәрәбез.Һәр җырчының да Казан тамашачысының күңелен яулыйсы килә. Бу аларның беренче адымнары. Кем белә, бәлки, танылып та китәрләр. Киләчәктә мондый кечкенә зал белән генә канәгать булмыйча, бәлки, зуррак залларга да халык җыярлар. Бу аларның беренче адымнары, шуңа да һәрберебез дулкынлана.Җәүдәт абый белән унбиш елга якын әлеге проектны алып баручы Илфат Мусин да үз сүзен өстәп куйды.Үз акчасына балаларның җырларын да яздырып йөри әле ул. Залларны арендага алган, хәйрия концертлары оештырган чаклары да булды. Бервакыт минем яныма килде дә: «Әйдә, җитәр акча эшләп йөрергә, теге дөнья турында уйлыйсы бар», — ди. Шуңа күрә моның акча эшләү өчен оештырылган концерт түгел икәнлеген дә билгеләп үтәсе килә, керү бушлай иде. Илфат Мусин үзе мәктәптә укытучы булып эшли һәм җырларга сүзләр яза. Аның җырларын Әсхәт Дөбершатыр, ИлГәрәй, Лилия Муллагалиева, Гүзәл Җәләлова башкара.Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укыту җырлар язганда әдәби яктан уңай тәэсир иткәнен дә ассызыклады.Мәктәптә хәзер укучылар белән чиста әдәби телдә бик сөйләшеп булмый, алар аңласын дип, әзрәк гади телгә күчәбез, әдәби тел җырлар язганда кирәк. Шигырьләр генә түгел, зуррак әсәрләр язасы килә. Повестьларым да бар, трилогия дә яздым. Хәзер үзеңә китап бастырырга рөхсәт бирделәр бит, дүрт китап чыгардык, бишенчесен әзерләп ятабыз, анда биш йөзгә якын җыр текстлары тупланган. Яшьләр җырга сүзләрне заказга язуны сорый, алай да язам, шулай да күбрәк күңел сораганны иҗат итәсе килә, — диде Илфат Мусин.«Мәскәүдә үз авторлары бар»Җәүдәт Гыйльманов Мәскәүдән беренче тапкыр концерт куярга Казанга килгән җырчылар ничек тупланганын сөйләде.Концерт гомумән ничек оештырыла?Мин җырчыларны карыйм, тыңлыйм, аннары телефоннарын табып шалтыратам һәм чакырам. Менә монда Рәйсә Кәбирова дигән җырчыбыз белән сөйләштем дә, ул миңа җырларын җибәрде. Миңа ошады, «Әйдә, оештырып карыйк», — дидем. Концертны тулысынча Мәскәү җырчылары катнашында оештырырга тәкъдим итте. «Ярар, кызык була бит», — дидем.Мәскәү җырчылары белән концерт оештыру идеясе барлыкка килгәч, башкаладан татар җырчыларын табу авыр булмадымы?Миңа бөтен җырчыларны Рәйсә Кабирова табып бирде. Бөтен җырларын җибәрде, тыңладык, карадык, безгә ошады.Алар күбесенчә нинди җырлар башкара?Мәскәүдә үзләренең авторлары бар. Әйтик, Зөфәр Гобәйдуллин, Сәид Абдуллин, Фәрит Әббәсов. Күбрәк танылган җырларны җырлыйлар. Халык җырларын да башкаралар.Әлеге мәдәният йорты шәһәр читендәрәк, тамашачы җыярга кыенмы?Хәзер шәһәр уртасында да тамашачы җыярга бик авыр. Көн саен Казанда бөтен мәдәният йортларында егермеләп концерт үтәдер, халык үзе дә кайсы концертка барыйм дип баш ватадыр. Безне «Полимер» мәдәният йортында якты чырай белән каршылыйлар, биредә инде ничә еллар эшлибез. Халык ияләнгән, алар безне белә, афишаны карап кына торалар. Башта Мәскәүләрне чакырдым, аннары, халык килмәсә, оятка калам дип курыктым. Аллага шөкер, залга кеше җыела башлады, — диде ул.«Хәния Фәрхины Мәскәүдә күтәргән Илдар абый Шиһапов безне җыйнап тора»Әлеге концертка җырчылар туплаган Рәйсә Кәбирова Мәскәүдән алты артист алып килгән. «Үземә ошаган җырчыларны табып алып килдем. Аларны күптән беләм, бергә җырлап йөрибез», — диде ул. Үзе белән «Апа-сеңел» дуэтында җырлаучы сеңлесе Зөлфирә Ильясова гына концертка килә алмаган.Мәскәү тамашачысы ничек кабул итә?Аллага шөкер, бик җылы каршылыйлар, заллар тутырып киләләр. Безнең Мәскәүдә татар мәдәният йорты бар, менә шул йорт безне берләштерә. Аннары җитәкчебез Россиянең атказанган артисты Илдар абый Шиһапов безне җыйнап тора.Рәйсә Кәбирова Мәскәү җырчылары бергә «Тальян» җыр театрында эшләүләре турында да әйтте.Концертта чыгыш ясаган Татарстанның атказанган артисты Әлфинә Әхмәтҗан Рәйсә Кәбирова сүзләренә өстәп, «Әйтеп узасы килә, Илдар Шиһаповның кул астыннан Хәния Фәрхи чыккан. Иң беренчеләрдән булып Илдар абый аны Мәскәүдә күтәрде», — диде. Безнең Мәскәүдә төрле концертлар, фестивальләр, конкурслар еш була. Казанда да булгалаганым бар, ләкин Казан белән генә чикләнәсем килми. Казанда болай да артистлар күп, концертлар да гел оештырылып тора, шуңа күрә без татар мәдәниятен рус кешеләре арасында яшәүче татарларга җиткерәбез. Гастрольләргә йөрибез. Мин Нурлат районыннан, Мәскәүдә яшәвемә кырык еллап, ләкин Нурлатка да кайтам, Казанда да концертлар уздырам. Финляндиядә дә, Төркиядә дә булдык.Мәскәүдәге концертларга күбесенчә татарлар йөриме, әллә руслар да киләме?Башка кешеләрнең концертларын мин белмим, ләкин үземнең концертларыма төрле милләт кешеләре җыела. Польшадан да, дагыстанлылар да, руслар да килә.2017 елда Татарстан Республикасының атказанган артискасы исемен бирделәр. Аллага шөкер, шул көнгә дә җиттек. Башка милләтләр арасында үзебезнең мәдәниятебезне таныткан кешеләргә дә Татарстан шундый исемнәр бирүенә сөенәбез. Мондый проектларга бик яхшы карыйм, алар бик кирәк, шушындый проектлар булмаса, яшьләр сәхнәгә ничек чыга алыр иде?«Казанга килү минем өчен шок булды»Әлфия Хәбибуллина Пенза өлкәсенең Селәү авылыннан, хәзер Мәскәүдә яши. Мине Рәйсә апа чакырды. Татар мәдәният үзәгендә җыр белән шөгыльләнәм һәм шунда Казанга барырга тәкъдим иттеләр.Күптәннән җырлыйсызмы?Әйе, күптәннән, Мәскәүдә мин бишенче ел, шуннан бирле иҗат итәм. Мәскәүдәге татарлар штабында да булгалыйм. Анда һәр атна җыелышалар, бик еш бара алмасам да, вакыт булганда йөрим. Үзем хисапчы булып эшлим.Ниндирәк җырлар башкарасыз?Төрлесе бар, нинди җыр күңелемә ята, ошый, шуны җырлыйм.Казанда танылырга, Казан тамашачысын яуларга дигән максат куясызмы?Һәрбер артист бу хакта хыялланадыр. Әлбәттә, монда килү минем өчен шок булды.Әлфия Хәбибуллина кайда гына булса да, татар җырын онытмавы турында әйтте.Пензада укыганда «Бортаслар» дигән ансамбльдә җырладым. Институт бетергәч, эш эзләп Саратовка күчендем, анда «Тургай» дигән ансамбльдә җырларга туры килде, соңыннан шулай ук эш буенча Екатеринбургка китеп, анда «Ләйсән» ансамблендә җырладым. Кая гына барсам да, татар җырын күңелемдә йөртәм.Әлфия Хәбибуллина Мәскәүнең татарлар штабы рәисе Рөстәм Ямалиевка Мәскәү татарларын бергә җыеп торганы өчен рәхмәтләрен белдерде.«Башкалада татарларның иҗаты яхшы үсеш ала»Ринат Каюмов Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәреннән. Мин татар һәм рус телләрендә җырлыйм. Мәскәүдә күбесенчә татар телендә җырлыйм, чөнки үзебезнекеләр күңелемә күбрәк хуш килә. Минем репертуарым төрле: заманча җырлар да, классиклар да, халыкныкылар да бар.Җырчы — Сезнең төп һөнәрегезме?Юк, югары дәрәҗәгә җиткән хоббием гына.Әлеге проектта катнашучы башка җырчылар белән Мәскәүдә дә бергә җырлыйсызмы?Әйе, алар белән төрле мәйданчыкларда еш очрашабыз. Әле Мәскәүдә тагы татарча җырлаучылар шактый калды. Мәскәүдә җырчылар гына түгел, биючеләр дә, театраль студия дә бар. Башкалада татарларның иҗаты яхшы үсеш ала.«Салаватның энекәше Айдар Фәтхетдинов «минем җырны башкара»Концертта чыгыш ясаган Зөфәр Гобәйдуллин җырларына сүзләрне дә, көйне дә үзе яза икән. Автор-башкаручы булгач, күбесенчә үзегезнең җырларыгызны башкарасыздыр?Әйе, һәрвакытта да үземнең җырымны башкарырга тырышам. Кешенекен җырласаң, кешенең уен сөйлисең бит инде, ә болай үзеңнең уйларыңны дөньяга чыгарасың. Ничек дисәң дә, авылдан шәһәргә киткәч, авылны сагынып яшибез. Бу тема җырларда һәрвакыт күтәрелә. Бер автор белән бәхәскә кергәнебез дә бар. «Мин сагыну турында синнән яхшырак язам», — ди. «Читкә чыгып карамыйча, кеше сагына белми», — дидем. Әйе, аның җыры да матур, минеке дә, ләкин минеке тирәнрәк кебек тоела.Үзем Апас районыннан. Армиядән кайттык, кызлар китеп беткән, егетләр дә әз — кая барырга? Дусларга кунакка дип кенә барган идем Мәскәүгә, шунда калырга туры килде.Туган якларда еш буласызмы?Ничек булса да, елга өч-дүрт тапкыр булса да кайтырга тырышам. Әле, Аллага шөкер, әнием исән-сау, туган нигезне ташлап калдырасы килми.Мәскәүдә үз тамашачыгыз бармы, концертлар оештырасызмы?11 апрельдә Мәскәүдә үземнең иҗат кичәмне оештырырга ниятлим.Зөфәр Гобәйдуллин ничек җыр яза башлавын да сөйләде.Өченче класста беренче мәртәбә мәхәббәт турында шигырь яздым, укытучым шелтә белдерде: «Син, өчлегә укыган малай, ник шигырь язасың?» — диде. Шуннан соң, язуымны дәвам итсәм дә, кешегә күрсәтмәдем. Шәһәргә киткәннән соң, поездда утырып кайтам шулай, колакка көй, сүзләр үзләре килә сыман тоелды — кемдер әйтеп тора кебек. Кәгазь алдым да, язып куйдым, шундый шигырь килеп чыкты — «Мондый шигырьне яза алам микән ни?» — дип үземә дә ышанмадым.Хәзерге эстрада җырчылары арасында Сезнең җырларны башкаручылар бармы?Салаватның энекәше Айдар Фәтхетдинов «Тырыш мине гафу итәргә» җырын башкара, көе минеке, Рафаэль Латыйпов «Татар кызы»н җырлады.Шулай ук ул Мәскәүдә татар телен онытмаска, ешрак татарча сөйләшергә тырышуларын да җиткерде.Айдар Магзянов, җиде ел Мәскәүдә яшәгәннән соң, ике ай элек Казанга күчкән, үзе Башкортстан егете. Кечкенәдән җырлаганын һәм җырлы-моңлы гаиләдә үскәнен җиткерде. «Мәскәүдә яшәгәндә һәр атна саен җырлап, кешенең кәефен күтәреп, үземне сөендереп йөрдем», — диде ул. Хәзер аны Казанда да концертларга чакыра башлаганнар.Сәхнә артында тыйнак кына «Мин үземне җырчы дип санамыйм инде. Җырларга яратам, шуңа чакырган җиргә барырга тырышам», — диде.«Мин үземне җырчы дип санамыйм», — дисә дә, сәхнәгә чыгуы булды, тамашачылар урыннарыннан торып биергә тотынды, җырлап бетерүгә «Браво», «Афәрин» сүзләрен дә аның өчен жәлләп тормадылар. "Җырчылар танылмаган булса да, бик әйбәт җырлый"Тамашачылар күбесенчә өлкән буын вәкилләре иде. Алар Җәүдәт Гыйльмановның концертларына күптәннән йөри. Җәүдәт абый концертларының тугры тамашачылары Миңниса апа, Наилә апа һәм Фоадия апа белән дә сөйләшеп алдык. Концертларга еш йөрибез, кая чакыралар, шунда барабыз. Бу „Яшь йөрәкләр“ концертын бик ошатабыз, Җәүдәткә шундый концертлар күрсәткән өчен рәхмәт. Җырчылар танылмаган булса да, алар бик әйбәт җырлый, — диделәр. Җәүдәткә исәнлек-саулык телим, йөзгә хәтле яшәсен. Җырчыларны да ошатып, киләсе концертларда көтеп алам. Җәүдәт кайда, без шунда, — диде «Яшь йөрәкләр» концертларына яратып йөрүче Әсхәт абый. "Бөтен дөнья маймылланганда, аларга кушылып маймылланырга кирәкми"Концертны карарга дип Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та килгән иде. Аны да сәхнә түренә чакырып җырлаттылар, музыкасыз да җырлады, гармунчы Адел Җәләлиев уйнавына да җыр сузды. «Мин Сезгә бүләк әзерләдем», — дип, Дмитровградтан килгән укучысы Ринат Агаевны сәхнәгә чакырды, аның җырлавын сорады. Концерны оештыручы Җәүдәт абый каршы килмәде әлбәттә. Сәхнәгә чыккан һәрбер кешене тамашачы бик җылы кабул итте. Концерт барышында Җәүдәт Гыйльманов сәхнәдә профессионал җырчылар түгел, ә үзешчәннәр икәнен әйткән иде. Миңгол Галиев бу хакта үз фикерен белдерде. «Үзешчәннәр дип әйтмә, үзешчәннәр әнә "Алтын барслар" алып йөри. Мондагы җырчылар сикергәләмичә, чынлап та фикер биреп, татар халкының йөзен күрсәтә. Бөтен дөнья маймылланганда, аларга кушылып, аларны уздырып маймыллану кирәкми», — диде ул. Концерт тәмамлангач, Миңгол Галиев: «Дөньяга сибелгән татар халкының йөзе, киләчәге, дәүләтчелеге аның моңының нинди дәрәҗәдә булуына бәйләнгән. Безнең сәнгатебезнең бүтән милләтләргә үрнәк булырлык мөмкинлеге бар», — дип җиткерде.Җәүдәт Гыйльманов та нәтиҗә итеп, «Аллага шөкер, халык та җыелды, артистлар да яхшы җырлады. Миңгол абый әйткәнчә, халыкчан атмосфера булды», — диде.