Сәнифә Рангулова: «Әнием вафатыннан соң берничә көн туктаусыз еладым» | intertat.tatar

Сәнифә Рангулова: «Әнием вафатыннан соң берничә көн туктаусыз еладым»

«Елмай!» дип балкыган йолдызыбыз — Татарстанның атказанган артисты Сәнифә Рангулова кинәт эстрададан югалды. Җырчы нинди югалтулар кичергән? Беренче мәхәббәте кем? Яңадан сәхнәгә кайтачакмы? Тормышындагы үзгәрешләр турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Сәнифә Рангулова — Пермь өлкәсе Барда районы Күчтәнти авылы кызы. Әнисе Сәкинә белән әтисе Шәрифҗан гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстерә. Сәнифә апаның абыйсы Суфый, апасы Сафия, сеңлесе Замирә.

Яңа туган кызга әти-әнисе бик үзенчәлекле исем бирә. «Мин Санифә идем. Математика укытучыбыз Фоат абый исемемне „ә“ хәрефе аша әйткәч, гаҗәпләндем. Казанга килгәч, мин шулай ук Сәнифәгә әйләндем. Хәзер үземә дә „а“ белән әйтү ят кебек тоела. Гомумән, Сәнифә исемле кешене башка очратканым булмады, ул бик сирәк исем. Фамилиям дә сирәк. Кызганыч, исем кушу тарихын белмим. Кушканнар икән, димәк, ул исем булган», — дип искә ала җырчы.

— Кечкенә вакытта мин таза идем. Абый миңа карап, мине юан дип үртәләп, көлә иде. Без балачакта аның белән уйнап сугыша идек. Ябыгам дип, ашамыйча йөрдем. Хәзер аңлыйм: алай гына ябыгып булмый.

Сафия апамның ире Миша исемле рус кешесе иде. Кызы Любовь исемле. Ул хәзер җиде буын әби-бабаларыбызны барлау белән шөгыльләнә.

Абыйның кызы да рус кешесенә кияүгә чыкты. Алар инде рус кешеләре. Катнаш никахларга мин каршы түгел, иң мөһиме — кешесе әйбәт булсын. Бай егет эзләүчеләр бар… Кемнеңдер сөйгән яры түрә, кемнекедер гади эшче — мин дәрәҗәгә бүлеп карамыйм. Кешелекле булсын иде ул. Минем өчен барлык кеше дә бертигез.

«Соңгы елларда җырламадым, җырлар турында уйламадым»

— Сәнифә апа, кая югалдыгыз?

— Югалдым дип әйтмәс идем. Мин барыбер үз һөнәремә тугры калдым, һәрчак эшләдем, кечкенә залларда булса да, концертлар куйдым. Артист кеше бер дә югалмый, ә эшләвен, иҗат итүен дәвам итә. Мин барыбер концертлар куйдым, пандемия вакытында гына туктап калдым. Маяковскийның «Йолдызлар яна икән, димәк, ул кемгә дә булса кирәк», дигән сүзләре бар. Мин аны язмыш сынавы дип кабул итәм.

Аннан соң кешеләр гайбәт чыгара башлый, имеш, нәрсәдер булган, каядыр киткән ди… Югыйсә, артист та шул ук тормышта яши. Үзем турында гайбәт ишеткән юк, шөкер.

Әмма соңгы елларда иҗаттан бөтенләй ерагайдым. Җырламадым да, җырлар турында да уйламадым.

— Замана социаль челтәрләрдә дә актив булуны таләп итә. Инстаграм битегез быел майда генә башланган…

— Инстаграмда язылучылар аз. Вконтактега алданрак кердем. Дөрес, узган елларда да утырдым, ләкин әйтер сүзем, күрсәтер әйберем юк иде. Интервью алырга теләп шалтыратучылар күп булды. Ә минем әйтер сүзем юк. Бетте, шуның белән башка җырламам дип уйладым. Юк, барысы да бетмәгән, барысы да үзеңнән тора икән.

…Хәзер ВКонтактеда дуслар күп. Төрле кеше бар: олысы да, кечесе дә. Шунысы кызык: яшьрәк чактагы фотоларымны күреп, яшь егетләр яза миңа.

— Сәнифә апа, кеше эшли-эшли дә, бер мәлне арый, кайчак туя. Аңа ял итеп алу кирәк. Бу сезнең ял итеп алу чоры булып алгандыр…

— Иҗат энергиясе беткәндер. Хәзер элеккеге кебек дәртем уянды. Минем, чынлап та, эшлисе, җырлыйсы килә башлады. Яңа җырлар яздырасым килә. Җырларым — байлыгым.

— Бәлки сезгә күз тигәндер?

— Юктыр. Мин күз тиюгә ышанмыйм. Менә инде унбиш еллап йога белән шөгыльләнәм. Йога — фәлсәфә ул. Үзенең күнекмәләре, сулыш белән эшләү төрләре бар. Йога кешенең үз-үзен ачарга, тормышны аңларга булыша.

— Кулдан эш бармагач, кеше дингә бирелә.

— Мин үз-үземә ышанып яшим. Сүз дә юк, «Алла бирса», «Аллага шөкер» дип әйтәбез. Иртән торгач та, «Аллаһы Тәгалә кушса, исән-сау барып кайтырга насыйп булсын», — дим. Бу — уңай энергия бирә торган сүзләр. Ул эшеңә дә, тормышыңа да уңай тәэсир итә.

Хәзер күбесе сәламәт яшәү рәвешен алып бара, туклануга игътибар бирә. Мин дә моны гадәткә керттем. Иртән торгач, физик күнегүләр ясагач, эш көнем дә яхшы кәеф белән үтә.

«Үз кешеңне табу — лотерея билетын откан кебек»

— Сәнифә апа, һәр кеше беренче мәхәббәтен сагынып искә ала, аның турында җырлар да бар. Сезнең беренче мәхәббәтегез бар идеме?

— Беренче мәхәббәтем сигезенче сыйныфта укыганда булды. Ул малай аңа гашыйк булуымны белмәде. Гел-гел искә алмыйм, үткән-беткән. Ләкин шул вакытта гашыйк булып янып йөргәнемне беләм. Без аның белән очрашмадык та, сөйләшмәдек тә. Җавапсыз мәхәббәт иде ул.

Шундый ук мәхәббәт Зөлфәт Хәкимгә булды. Эстрадада җырлый башлагач, Зөлфәт Хәким белән дуслаштым. Анда юмор хисе бар. Ул вакытта аның популяр чагы — Тинчурин театры студиясендә эшли иде. Мин аңа үлеп гашыйк булдым! Безнең арада бернәрсә дә булмады. Бу да җавапсыз мәхәббәт. Җавабын эзләмәдем дә мин аның.

Зилә, беләсеңме, үз кешеңне табу — лотерея билетын откан кебек. Бәхет эше. Нинди яшьтә булсаң да, үз кешеңне тапсаң, яхшы. Язган булса, насыйп ярың очрыйдыр барыбер. Тормышта булды инде барысы да. Ошаткан кешең белән гомер буена бергә яшәячәксең дип тә әйтеп булмый — кеше үзгәрә. Ләкин моны начар күренеш дип санамыйм. Аерылып, яңадан өйләнешүчеләр бар. Бу нормаль процесс.

Кеше ялгызы калса, ул барыбер сөйгән ярын очратуын тели. Мин дә шундый өмет белән яшим (көлә). Кеше бер-беренә юл биреп кенә озын-озак бергә яши ала дип уйлыйм.

— Ә сез үзегезгә тиң ярны таба алмадыгызмы?

— Иптәшем булды, яхшы мөнәсәбәттә калдык. Мин шәхси тормышымны яктыртырга теләмим.

— Күңел өметләнәдер бит?

— Өметләнә.

— Барыбер гашыйк буласы, үз мәхәббәтеңне табасы киләдер ул?

— Ул синнән сорап тормый, әлбәттә. Гашыйк буласым килә! Шундый җырым да бар (Ләйлә Дәүләтова сүз., Риф Гатауллин көе).

— Сезгә хыянәт итүче, ышанычыгызны югалткан кешеләр булдымы?

— Шөкер, тормышта андыйлар булмады. Иптәш булып яшәгән кешеләрдә дә андый сыйфат юк иде. Мин аларны яхшылык белән генә искә алам. Кеше сөйләү, гайбәт тыңлау кебек гадәтләр миңа хас түгел.

«Әнием вафатыннан соң берничә көн бертуктаусыз еладым»

— Туганнарыгыздан бар кеше дә исән-саумы?

— 17 яшемдә әнием китте. Минем кулда үлде ул. Әнинең өч елга якын бавыры авыртты. Аны көндез Барда хастаханәсенә алып киттеләр. Ул чирләп булса да аягында йөри иде әле. Икенче көнне иртән автобуска утырып әни янына бардым. Аның хәле яхшы иде. Кирәк-ярак әйберләрен алып килдем.

Кичке якта хәле авыраеп китте, сөйләшми башлады. Бер яктан икенче якка борылып ятты. Күңеле болганды. Сөлгеләр куеп, сөртеп тордым. Ярты сәгать борчылып ятты. Укол да кадап карадылар, файдасы булмады.

Газиз әнием төнге уникедә кулымда үлеп китте. Әни вафат булган көн — яңгырлы август көне иде. Әнинең гәүдәсен моргка алып китмәделәр, ак материал белән төрделәр. Хастаханәдә телефон юк, әнинең үлгәнен әтигә, туганнарга хәбәр итәргә кирәк — автомат телефон эзләп урамга чыгып киттем. Үзем йөгерәм, үзем чыланып беттем — яңгыр койды. Телефон табып, өйдәгеләргә шалтыраттым.

…Әни баскыч төбендә ятты, мин көтеп утырып тордым. Әтиләр килеп җитте. Зиратка кайтарыр өчен ашыгыч ярдәм машинасын бирделәр.

Әни бернәрсә дә әйтмичә вафат булды. Бу якка, теге якка бор, дип кенә әйтте. Әни вафатыннан соң берничә көн бертуктаусыз еладым. Әнием артист булырга теләвемне белә иде, ләкин җырчы булганымны күрмичә калды.

— Әниегез төшкә керәме?

— Ни гаҗәп, әни төшкә һаман да керә. Әни вафатыннан соң мин аңа хат яза башладым. Хәзерге тормышны тасвирладым, хәлләремне яздым. Үлгән кешегә хат язу уе кайдан башыма килгәндер… Әнигә хат язып, эчемне бушата идем. Хәзер язмыйм.

Әни төштә бер сүз дә әйтми. Мин көндәлегемә һәр күргән төшемне яза барам.

— Кеше төшкә кергәч, рухына дога укырга кирәк, дип тә әйтәләр…

— Сеңлем укытам дип әйтә. Мин алай эшләмим. Кеше төшкә керә икән, аны истә тотарга кирәк дип саныйм. Сафия апам берничә ел элек вафат булды. Ул чирләп йөрмәде, ашказаны белән нәрсәдер булган иде. Аягында йөрде, соңгы ике атнада аркасы авыртып, массаж ясатты. Ашказаныннан ниндидер сыеклык агып чыккан дип аңлаттылар. Атнадан артык комада ятты. Шуннан соң җан бирде.

Апам менә-менә уянып китәр дә, терелер дип өметләндем. Пермьгә бардым, тик апам янына кертмәделәр. Үлгән кешенең фотосын көннәр-төннәр буе карап, аны сагынып елап утырсаң, яшәүнең мәгънәсе калмый. Кеше китеп баргач елыйсың инде, әмма алга таба яшәргә дә кирәк бит әле.

Ә әти-әни үлгәч, үксез бала буласың. Ничә яшьтә булсаң да. Әле дә ярый туганнар бар. Алар Пермьдә яши, без дустанә мөнәсәбәттә, аралашып торабыз.

Әтием 2007 елда китте. Ул ярты еллап авырды, аннан соң бакыйлыкка күчте. Исеме бөтен районга таралган иде. Әтинең каты кычкырып сөйләшә торган гадәте бар иде. Ветеринар табиб булып эшләде. Иртәнге дүрттә фермага чыгып китә иде дә, иртәнге алты тулганда эштән кайтып җитә иде.

Кеше аның янына килүдән туктамады. Иртән яки төнлә чакыртсалар, әти берсүзсез бара иде. Элек фермада берничә йөз баш мал асрадылар. Һәр кеше сыер, сарык, каз, үрдәк тотты… Эше күп иде әтинең. Хәзер маллар аз, ферма да юк. Татарстанда бар, ә Пермь якларында шактый кимеде.

Капканы ачуга: «Нигә йоклап ятасыз?!» — дип бер кычкыруы була, без торып баса идек. Әти кычкырса, бөтен урамга ишетелә. Билгеле, ул начарлык эшлим дип тавышын күтәрмәде. Соңгы елларында мәчеткә йөри башлады, азан әйтте.

«Мин моңлы җырчы түгел»

— Шулай да, сез — иҗат кешесе. Иҗат кешеләре бәхетсез була, дигән стереотип бар.

— Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки үз вакытында классик язучылар, шагыйрьләр, композиторлар белән эшләдем. Гөлшат Зәйнәшева, Резедә Вәлиева, Фирая Зыятдинова белән дус булдым. «Ней-на-на-на» җырын барыгыз да хәтерли. Татарча сүзләрен Фирая апа язды. Рус эстрадасыннан Лайма Вайкуле, Лариса Долина да җырлады. Ләкин татарча варианттагы җыр беренчерәк чыкты.

Радиода «Акбүз атлы егеткә» дигән беренче җырымны 1991 елда яздырдым. Аннан соң «Әй, егетләр, егетләр» җыры чыкты. Гөлшат апа кызык кеше иде ул. Аның янына кунакка барып, җыр темаларын сөйләшеп утырасың. Берзаман, табадан төшкән шигырь хат белән килеп ирешә. Шуннан Гөлшат апа шалтырата. Монысын үзгәртик әле, бу урынын төзәттем, дип әйтә. Соңгы җырыбыз — «Бала бишеге» иде. Башка бер генә шагыйрь дә хат салып җибәрми иде.

…Эстраданы күзәтәм. Әнвәр Нургалиевны ошатам. Мин гомергә үзебезнең җырчыларны алай тыңламадым. Чыннан да, матур, моңлы җырчы, җырлары кешеләргә яшәү дәрте бирә. Чибәр кеше. «Ялгызларны кемнәр яратыр?», «Соң дисең микән» кебек җырлары үзәкне өзә. Айдар Галимов та шундый.

— Татарның Мэрилин Монросы дияр идем сезне. Бу образны үзегез уйлап таптыгызмы?

— Үзем. Костюмнарны да үзем тектердем, чәчне сарыга буяу уйланылмыйча эшләнде. Соңыннан гына эстрадада сары, ак чәчле артистлар, кыска итәклеләр күренә башлады.

«Елмай», «Кызлар пирчәткә түгел» кебек җырларга минем образым туры килде. Яшь кыз, якты кыска киемнәр, җитмәсә, блондинка да әле. Бер-берсенә килешеп торды бу. Кешенең күңеленә шул образым, шул яшь кыз кереп калды. Артистларда да шул хәл: алар тамашачы игътибарын истә кала торган роле белән яулап ала.

Бу образда бернинди начарлык күрмәдем. Әгәр дә олы яшьтә кыска итәктән чыксам, тыныч кына кабул итмәсләр иде. Мине җырчы буларак түгел, күбрәк шәхес буларак истә калдырдылар. Татар халкы моңлы җырчыларны ярата, ләкин мин моңлы җырчы түгел. Табигатьтән бирелгән тавыш ничек бар, шулай. Аны үзгәртеп булмый.

Җырчы һөнәрен сайлап, дөрес юл сайладым микән, дип уйланган чаклар булды. Күренмәсәм дә, журналистлар мине онытмый. Рәхмәт аларга.

«Илһам абый Шакиров мине яратып: „Барда кызы“, — дип йөртә иде»

— Сәнифә апа, күпчелек артист авылдан чыккан. Тугын ягыгыз — яшел бишегегезне искә төшерик әле.

— Туган ягым матур, кешеләре киң күңелле. Бездә талантлар бик күп, чөнки татарча укып үстек. Безнең якка гына хас җирле сүзләр бар. Мәсәлән, килдем кый, бардым кый. «Кый» кисәкчәсен кушалар. Пирогны «бүкмә» диләр. Бәрәңге чистартуны «кәртүк кажау» диләр.

Мәктәптә укыганда печән чабып, аннан соң кипкән печәнне җыеп йөргән истә. Мине абзарның түбәсенә печәнне урнаштырырга менгерәләр иде. Сыерын да саудык — бөтен эшне эшләдем. Басу буйлап таңга кадәр сыерны эзләп йөргән чаклар булды. Елга буена кашыяк (савыт-сабаны), керләр юарга төшә идек. Яулык белән балык сөздек, чумып тоттык! Кызганыч, хәзер чумарлык су калмаган, елгабыз кибә бара.

Кечкенәдән үк мичтә кәртүк шәңгә (бәрәңге пәрәмәче) пешердек. Пилмән ясау да популяр бездә, икмәк пешерү турында аерым сөйләп була. Төнгегә калдырып, иртән кабарган була ул. Табага салып, мичкә тыга идек.

Илһам абый Шакиров мине яратып: «Барда кызы», — дип йөртә иде. Гомумән, артистлар да, язучылар да Барда ягын ярата. Авылда ике яклап Урал таулары күренеп тора. Тол дигән елгабыз да бар. Пермь өлкәсе куе урманнары белән дә бай. Татарстанда басулар, кырлар күргәч, шаккаттым. Татарстанда урман чагыштырмача аз.

— Туган якларыгызга кайтасызмы?

— Быел кайтасым килә. Соңгы тапкыр авылымда 2016 елда булдым. Нигезебез тора, шөкер. Абыем еш кайтып йөри. Өебез, бакчабыз төшкә керә. Бездә карагатлар (карлыган) күп иде. Балан җыеп, бәлеш пешерә, кайнатма ясый идек.

Безнең авыл Печмень рус авылы белән күрше. Бер авыл җирлеге булганга күрә, рус кешеләре дә Сабантуйны яратып бәйрәм итә. Концерт программасы, уеннар ике милләт халкын берләштерә.

— Паспортка «башкорт» дип язу булганмы?

— Паспортыбызда «башкорт» дип язылган иде. Хәзер паспортлар үзгәрде, алай язмыйлар. Элек ни өчендер язган булганнар. Рус теле һәм рус әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә татарча иде. Татарча укып үстек без.

«Мин сәхнәгә кайтам әле!»

— Сәнифә апа, машина йөртәсезме?

— Йөрткән чак булды. «Кара күзем син» җырын искә төшерсәгез, клипны машинага утырып төшердем.

— Киләчәккә өметләрегез нинди?

— Әйткәнемчә, минем хәзер җырлыйсы килә башлады. Эшлисем килә. Ләкин замана җыры кирәк. Үз кешеңне табу авыр булган кебек, үз җырыңны да эзләп табу авыр. Җыр гына түгел, ул хит булсын иде… Дәртле, бер дә ишетелмәгән җырларны җибәрсәләр, шатланып кабул итәр идем. Алла боерса, мин сәхнәгә кайтам әле!

— «Елмай» дип җырлый идегез. Тормышта гел елмаерга туры килдеме?

— Аллаһы Тәгалә миңа шундый холык биргән: мин бервакытта да төшенкелеккә бирелмим. Авырлыклар булса да, мин аның яхшы ягын күрергә тырышам. Соңгы елларда авыр вакытлар булды. Әмма мин бирешмәдем. Холкым көчле.

Һәр кеше үз юлын, үзен табарга тиеш. Ул очракта нәрсә генә әйтмәсеннәр, ничек кенә өйрәтергә тырышмасыннар, кеше үз юлыннан тайпылмаячак. Мин кешене өйрәтергә яратмыйм. Кеше фикерен тыңлыйм, ә калганын барыбер үзеңә сайлыйсы.

Театрга йөрергә киңәш итәм! Соңгы елларда Камал театрына барып, көч җыеп кайтам. Һәркемнең үз илһам чыганагы була торгандыр. Үткән атнада гына да «Җәйнең бер кичендә» һәм «Өйләнәм.тат» спектакльләрен карадым. Гомумән, бөтен спектакльләрне диярлек карап бетердем.

Китаплар укырга яратам. Бөтен дөнья классикасын аеруча. Авыр чакта Джек Лондонның «Мартин Иден» китабына мөрәҗәгать иттем. Эмиль Золя, Томас Манн, Лев Толстой, Антон Чехов, Федор Достоевский һ.б. авторларның әсәрләрен укү файдалы.

— Бу исемлектә татар авторлары очрамады. Нигә икән?

— Татар әдәбиятын укымыйм дип әйтә алмыйм. Туфан Миңнуллин, Илсөяр Иксанова, Зөлфәт иҗатын яратам. Гариф Ахунов, Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол белән шәхсән таныш идем.

Туфан абый, Нәҗибә апа минем белән сөйләшеп утыра иде. Җеннәребез туры килде микән… Шулкадәр нәрсәләр сөйләшкәнебездер? Туфан абыйның «Кара-каршы» тапшыруына да чакырганы булды. Тапшыруны карамам да инде, карарга куркам, нәрсәләр сөйләгәнемдер…

Композитор Ренат Еникеевка: «Җырларымны радиодан тыңлагыз әле», — дия идем. Җырларымны шундый классик композитор тыңлый иде… Даһиларыбыз киткәч, бушлыклар арта бара. Кеше гомере кыска, ни хәл итеп була. Кеше барыбер вафат була. Шуңа күрә иртән торып, кояш нурларын күреп тә, гомумән, һәр нәрсәдән ямь табып яшәргә кирәк.