Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза вакытында җырларга ярыймы?

Рамазан аенда күпләр ураза тота. Шул исәптән җырчылар да. Ураза тоткандагы үзенчәлекле режимның тавышка тәэсире бармы? Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән, сораштыру уздырырга булдык. 

news_top_970_100
Ураза вакытында җырларга ярыймы?
Салават Камалетдинов

Дилә Нигъмәтуллина:

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Концертлар биргән вакытта уразага керми идем. Шулай да былтыр хәйрия концертында чыгыш ясадым, бик авыр булды жырлавы, чыннан да организм, тавыш өчен зур сынау бу. Аннан алдагы көндә дустым Альбина Апанаеваның туган көн табынында, бик нык кыстасалар да, баш тартып, сәхәрдә ныклап ашармын әле дип җиңелчә генә тукланган идем. Икенче көнне иртән йоклап калганбыз да, ашап булмады, су йоттым да уразага кердем, кабаланып чыгып киттем. Нияз Җәләлов белән Алексеевскига хәйрия концертына юл тоттык, ул да уразада иде. Кайтырга чыккач Ниязга: «Һай, бүтән түзә алмыйм, бер тәүлек диярлек ашамаган килеш мин», — дигәч, юлда тукталып тамак ялгап алдык. Былтыргы Рамазан ае менә шулай истә калды.

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Имамиева:

Организмнар төрле, уразаны һәркем үзенчә кичерә. Бу вакытта җырлауны чикләргә кирәк дип санамыйм. Беркөнне оркестрга кушылып җырладым, Казан филармониясенең бер төркем егет-кызлары музыкаль спектакльдә дә уйнадык. Без, артистлар, эш белән мавыгып, онытылып йөрибез. Иң күңеллесе концерттан соң яки тамаша барышында бергәләшеп ифтар ясау.

Ураза тотучыга Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә, һәркемгә фарыз иткән, димәк, тотыйммы-юкмы дигән уй булырга тиеш түгел. Без шундый сынауларга да түзә алмагач, ахирәттә тәмуг утлары булса ничек түзәрбез соң? Әлбәттә, кеше үз хәлен марафончы кебек ахыргача җитәрлек итеп көйли белергә тиеш. Ураза кешене күңелен сафландырырга, сабырлыкка, башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга өнди. Кеше энергияне юк-барга сарыф итмәскә, ачу сакламаска, үз-үзеңне камилләштерергә өйрәнә.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи:

Мин уразада, шөкер. Апрель аенда балалар өчен ике концерт әзерләдем. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардым, шигырьләрен сөйләдем. Ураза тотуның тавыш өчен зыянын күрмәдем. Уразада Аллаһы Тәгалә рәхмәтен сала, ярдәме зур. Су эчеп кенә тавыш булмый ул, булган тавыш та югалмый.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, профессор Венера Ганиева:

Укучыларым арасында ураза тотучылар бар. Алар хәлсез, кәефләре төшенкерәк, чөнки дискомфорт кичерәләр. Җырлау читтән карап торганда гына җиңел эш кебек. Дәрес вакытында төрле күнекмәләр ясыйбыз, тирән итеп сулыш алулар, җырлау эмоциональ һәм физик яктан шактый көч таләп итә.

Ураза тоткан укучыларыма карап аларны кызганып та куям, алар өчен зур стресс бу, югары ноталарны алырга кирәк булганда җиренә җиткереп башкара алмыйлар. Бу вакытта гадәти туклану һәм йокы режимы бозыла. Алар авыз кибүләргә түзәргә, йокы килү белән көрәшергә мәҗбүр. Бу һәркемнең үз ихтыярында, киңәш бирә алмыйм, шулай да укымаган, җырламаган вакытта тотсалар, кулайрак булыр иде. Опера җырчыларына ураза тоту катгый тыела, чөнки бу аеруча авыр хезмәт, сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин.

Намазга басу, ураза тоту өчен бар яктан да әзер булу кирәк. Миңа күптәннән тәкъдим итәләр, әлегә бу гамәлләрне башкару өчен үземдә өлгергәнлек тоймыйм. Һәркемнең үз яшәү рәвеше, якын иткән шөгыльләре була, мәсәлән мин һәр иртә һәм кич җәяү йөрергә чыгам. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, өч чакрым араны узам. Велосипедта да йөрергә яратам. 

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

Уразаны мәктәп елларыннан бирле тотам. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән бүләк — иң матур, иң изге ай Рамазан ае. Ураза тоту һәр мөселманга тиеш гамәл.

Төркемемдә алты кеше тотабыз. Быел ураза вакытында 17 көн концерт бирдек, Оренбург өлкәсе Абдулинода хәтта ике сеанс концерт эшләдек. Анда вакыт буенча ике сәгатькә аерма да бар әле. Концерт барышында сәхнә артында авыз ачкан чакта кисәк башлар әйләнеп китә инде, ләкин барысы да тәртип, тавышка, сәламәтлеккә бер зыянын да күрмим. Киресенчә, ураза вакытында өйдә ятсам эч поша, «мүкләнәсең» димме, гастрольләрдә вакыт та тиз уза.

Бу концертларда тамашачылар бик күп итеп сый-нигъмәтләр китергәннәр иде, өстәлләребез сыгылып торды, барысына да чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Чөнки кайбер төбәкләрдә һаман да кафеларның эшчәнлеге тыелган, ашау мәсьәләсен хәл итү кыенга туры килер иде.

Рамазан аенда килеп чыккан проблемалар да ничектер үзеннән-үзе чишелеп куя, могҗизага тиң шаккатмалы хәлләр була. Мондый мисаллар Аллаһының кодрәте киңлегенә ышанмаган җирдән ышандыра, әлбәттә.

Ураза тоту бигрәк тә минем шикелле кызу канлы, хисле кешеләр өчен файдалы, күп нәрсәләрдән тыелып торасың, тормышның асылы турында тукталып уйланасың. Ризыкның, суның нинди зур нигъмәт икәнен искә төшерә, кадерен белергә өйрәтә. Менә хәзерге вакытта авыз ачарга әзерләнеп, күчтәнәч итеп китерелгән балыклардан аш пешерергә җыенабыз. Балалар бездән үрнәк ала, шуңа күрә Рамазан аен һәрвакыт барлык шартына туры китереп үткәрә алсак иде.

Гает көнендә балаларга күп итеп бүләкләр өләшергә кирәк, безнең кебек үк алар да  кечкенәдән нинди зур бәйрәм икәнен күреп үссен. Әниләрдә ифтар уздырдык, үзебездә дә үткәрергә җыенабыз. Безнең гаиләдә Яңа елны да болай зурлап каршы алган юк, дини бәйрәмебезне бик көтеп алабыз, ныклап әзерләнәбез. Теләкләрне дә дөрес итеп тели белергә кирәк — байлыкның әзергә-бәзер күктән төшкәнен көтеп ятмаска, ә иман байлыгы, тормыш алып бару өчен сәламәтлек, якыннарыңның исәнлеген, иминлек, шайтаннардан саклауны сорау зарур.

Айгөл Рәхимова:

Ураза тотам, бер көнен дә калдырганым юк. 20 көнгә концертка да чыккан бар. Кайчак иртән башым бераз әйләнеп куярга мөмкин, хәл юк дип әйтә алмыйм, тавышка йогынтысы юк. Җырлаганда авырлыкларны тоймадым. 

«Фәридә-Алсу» дуэтыннан Фәридә Әхмәтшина:

Апрель ае без эшләгән Казан филармониясендә премьералар ае булды. Көн саен репетицияләр, бик җаваплы эш көннәре нәкъ ураза вакытына туры килде. Ләкин Алланың рәхмәте белән җиңел узды. Әлбәттә, эчке дөнья бераз салмаклана, һәрнәрсәгә сабырлык белән карыйсың. Көн дәвамында кирәк булганда дәрт тә уянып китә, балалар өчен музыкаль спектакльдә Фея ролен башкарганда шуны сиздем (мин анда бии-бии җырлыйм). Без яшь бит әле! Авырлыкны сиздермибез. Шунысы куандыра, кичкә таба ифтар вакыты җиткәч табыннар әзерләп, кемдер җимеш юа, кемдер бәлеш өләшә, чәйләр әзерләп хезмәттәшләрем белән бергәләшеп авыз ачабыз. Ничек шундый коллективта тавыш яңгырамасын инде! Алланың биргәненә шөкер. 

«Фәридә-Алсу» дуэтыннан Алсу Сөнгатуллина:

Ураза тотабыз, Аллага шөкер. Бик күп репетицияләрдә катнаштык, көненә ике концерт куйган көннәр дә булды. Аллаһы Тәгалә булыша, зыян килүләр булмады, киресенчә, үземдә җиңеллек тойдым. Кеше чыдам бит ул, эчке көчләр уяна, тавыш тагын да яхшыра кебек. Җырчыларга чыгыш алдыннан ашарга ярамый дип тә әйтәләр бит әле. Көн ахырына су эчәсе дә килә, хәл бетеп киткән кебек була, ләкин үзеңне кулга аласың да, тагын да күбрәк дәрман килә.

Барысы да тәртип, шөкер, ураза тотканда югарыдан ниндидер көч булыша дип саныйм.

Гөлназ Гарифҗанова:

Уразаны өченче ел рәттән тотам. Беренче елны кыенрак иде, вакытларын белми идем, онытылып китеп су эчкән чаклар да булды. Хәзер күңел үзеннән-үзе шуңа тартыла, башкалардан үрнәк алып өйрәндем, ияләштем. Рамазан аенда сөйләмеңә игътибар итәсең, киемнәрнең дә тыйнаграгын сайлыйсың, холыкны төзәтү өчен бик мөһим. Ураза тотуның кеше организмы өчен зур сынау икәнлеге белән килешәм.

Мин Башкортстанда уздырылучы «Яңа моң» проектында катнашам, ул ураза тоту чорына туры килде. Җырлавы авыр булды, су эчәсе килә, хәтер начарлана, су җитмәгәнлектән бит тиресе дә бозыла. Дин ягыннан караганда бөтенләй сәхнәдә җырларга ярамый, хәрам гамәл санала, нәшидләр, догалар гына рөхсәт ителә. Ләкин һөнәрем шушы булгач, икесенең берсен сайлый алмыйм, параллель рәвештә алып барырга тырышам. 

Алсу Галләмова, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең табиб-оториноларингологы, фониатр: 

Җырчыларның ураза тоту мәсьәләсенә безнең һөнәр ияләре иң беренче чиратта медицина күзлегеннән карый, әлбәттә. Моны һәркем үзе хәл итәргә хокуклы, тыя алмыйбыз, әмма әлеге процессларга бәйле барлык мәгълүматны җиткерергә бурычлыбыз. Аеруча җитди чыгышлар көтелгәндә тавышка андый өстәмә авырлыклар ясаудан сакланырга киңәш итәбез.

Элек эшчәнлегебездә тавыш ярылары дигән сүзтезмә кулланылса, хәзер аларны тавыш бөрмәләре дип атыйбыз. Тавыш бөрмәләре гел яхшы хәлдә булсын өчен тавыш гигиенасын төгәл үтәргә кирәк — дөрес тукланырга, артыгы белән көч китермәскә. Җырчыларга чыгыш ясарга 1, 5 сәгать кала ашарга ярамый, чөнки җырлаган вакытта диафрагма хәрәкәтләнә. Көне буе су эчмәгәнлектән тавыш бөрмәләре кибеп, үзара тоташмау күренешенә китерергә мөмкин. Ябыгу максатыннан тотылган диеталар да шундый нәтиҗәгә китерә ала, организмга аксым җитәрлек күләмдә керергә тиеш.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100