Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават: «Министр булмыйм», «Тартмаганга сүгенәм», «Артист сәхнәдә үләргә тиеш»

Бүген җырчы, Россиянең атказанган артисты, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының халык артисты Салават Фәтхединовның түган көне. Аңа бүген 62 яшь тулды. Кыю, туры сүзле, катгый фикерле Салават Зәкиевичның төрле елларда өздереп әйткән фикерләрен барладык.

news_top_970_100
Салават: «Министр булмыйм», «Тартмаганга сүгенәм», «Артист сәхнәдә үләргә тиеш»
Салават Камалетдинов фотосы

 1. «Иң рәхәте Татарстанда, Казанда яшәү».

Салаватны гомерендә беренче тапкыр Барселонада «басалар». Караклар Салават Фәхетдиновның машинасының тәрәзәсен ватып, автомобиль эченнән бар нәрсәне дә алып чыгып китә. Шул вакытта Салават испан халкы турында: «Шундый аңгыра халык, татарча да белмиләр, инглизчә дә аңлатып булмый. Шуңа күрә белеп торыгыз: иң рәхәте Татарстанда, Казанда яшәү», — дип җырчы инстаграмында 2019 елда язып калдырган.

2. «Яхшы җырлаган һәркем дә мәдәният министры булмый».

Салават Фәтхетдинов ике тапкыр мәдәният министры кәнәфиеннән баш тарткан. 2000 еллар башында Салават Зәкиевичка Минтимер Шәймиев шәхсән үзе министрлык җитәкләргә тәкъдим ясаган булган. Яхшы җырлаган һәркем дә мәдәният министры булмый, дигән Салават.

3. «Артист сәхнәдә үләргә тиеш».

Артист сәхнәдә үләргә тиеш, дигән җырчы. Ул үзен иң бәхетле артистларның берсе итеп саный, чөнки аның концертларына 6 яшьтән алып 60 яшькәчә тамашачы йөри. Татарстан һәм Башкортстан халкы Салаватны «Татар эстрадасы короле» итеп таный.

4.«Шамил Зиннурович миңа — пахан».

Салават бер үк спектакльне 150 дән артык тапкыр караган. Җырчының иң яраткан спектакле Камал театрындагы«Гөргөри кияүләре». Театрсыз яши алмыйм, кичке җидедән соң мин театрда», “Минем өчен Камал театры — изге урын. Ә Шамил Зиннурович Закировсыз мин аны күз алдыма да китерә алмыйм. Ул миңа гына түгел, күпләр өчен дә зур шәхес иде. Блатной да түгел, крутой да түгел — пахан иде ул. Шуңа да бүген мине, «Салават» театрымнан да гайре, Камал театрының язмышы борчый», — дип сөйләгән ул бер интервьюларында.

5. «Хатын-кызларны яратам».

Салават Зәкиевич ике төр хатын-кызларны яратмый: сүгенә торган һәм автомобильне начар йөртүче гүзәл затлар. «Шунда ук бәреп үтерәсе килә. Башка очракларда хатын-кызларны яратам», — дип сөйләгән артист.

6. «Ир-ат белән хатын-кыз дус була алмый».

Ир-ат белән хатын-кыз дус була алмый, дигән фикерен Салават Фәтхетдинов Илсөя Бәдретдинова белән дуслыгы турында сөйләгәндә әйткән иде.

7. «Тартмаганга сүгенәм».

Артист бер тапкыр да тартып карамаган. «Беркайчан да сынап карамадым һәм моның нәрсә икәнен дә белмим. Мөгаен, сүгенү белән компенсацияләнәдер»,— дигән җырчы.

8. «Бар җырчылар, бар җырлаучылар».

«Бар җырчылар, бар җырлаучылар», — дигән канатлы гыйбарә Салаватныкы. Ә ул үзен җырлаучылар рәтенә кертә.

9.  Салават әйткән:

«Кайда власть, кайда дуслык, кайда мәхәббәт, кайда акча — шунда хыянәт. Хыянәтнең башка урыны юк».

10. «Халык хәзер елый белми».

Артист сүзләренчә, кешеләр хәзер аз көлә, иң куркынычы — елый белми.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100