Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзизоляция маҗаралары: Гарипов өч пар оекбаш тапкан, Рәхмәтуллин аяк белән исәнләшә

Коронавирус авыруы таралу сәбәпле, Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү игълан иттеләр. «Интертат» җырчыларның өйдә нәрсә белән шөгыльләнүләрен белеште.

news_top_970_100
Үзизоляция маҗаралары: Гарипов өч пар оекбаш тапкан, Рәхмәтуллин аяк белән исәнләшә

«Носкиларымны кайчан табар идем әле...»

Илназ Гарипов фатирын җыештырырга булган. Җыештырганда күптән югалткан өч пар носкиен тапкан. «Ярый әле үзизоляцияләү бар, носкиларымны кайчан табар идем», — ди Илназ. 

Ринат Рәхмәтуллин дусларын аяк белән сәламли            

Ринат Рәхмәтуллин өендә генә бикләнеп ятмый икән. Битлек киеп, кибеткә дә бара. Кибеткә барганда дусларын очраткач, алар белән күрешми, ә аяк белән генә сәламли.

Ландыш Нигъмәтҗанова өчпочмак пешерә

Ландыш Нигъмәтҗанова үзизоляцияләү вакытында тәмледән-тәмле әйберләр пешерә икән. Алар Балтач районы Түбән Кенә авылында ял итә.

Ләйсән Гыймаева ире Булатка чүп түгәр өчен битлек тегеп биргән

Булат Бәйрәмов чүп түгәргә дә битлек киеп йөри икән. Аңа битлекне Ләйсән Гыймаева махсус тегеп биргән.

Зөлфәт Зиннуровның коронавирус турында фәлсәфи уйланулары

Зөлфәт Зиннуров белән элемтәгә кергәндә, ул урамда уха пешерә иде. «Уйланып утырам әле», — диде Зөлфәт.

«Син популяр булганда, банкетлар бар. Ә олыгайгач, синең урыныңны яшьләр ала», — ди ул.

Баһлар «автомастерской» ачкан

Гүзәл Идрисова да безгә көннәрнең бер өлешен видеога төшереп җибәрде. Алар Илназ белән өч малай үстерәләр. Егетләрнең һәммәсенең үз эше бар. Кемдер машинасын юа, кемдер сәпиткә ремонт ясый.

«Эшегез каты икән, мин әйтәм, өйгә кермисез», — ди Гүзәл.

Резидә Шәрәфиева урындыклар тышлый

Резидә Шәрәфиева ашалып беткән урындыкларын тышлый. Эш беткәч, ул фитнес белән шөгыльләнә. «Адәм баласына эш кирәк. Ул эшсез яши алмый», — ди җырчы.

Лилия Хәйруллина белән интервью

Карантин булгач, мин дә җырчылар белән очрашып, алардан интервью ала алмыйм. Лилия Хәйруллина белән күптәннән әңгәмә корасым килгән иде. Аның белән видеошалтырату аша аралашып алдык. Сөйләшүебезнең бер өлешен сезгә дә күрсәтәм.

Һәр әйбернең уңай якларын таба белергә кирәк. Сез дә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында моңсуланып утырмагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100