Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 ел шоу-бизнесы: Тямаев-Уразова, Лилия-Айгөл, Төхвәтуллинның тавыш операторы һ.б.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Алинә Айдарова 2019 елда татар эстрадасында истә калган мизгелләрен барлый.

news_top_970_100
2019 ел шоу-бизнесы: Тямаев-Уразова, Лилия-Айгөл, Төхвәтуллинның тавыш операторы һ.б.
"Татар-информ" архивы

«Рейтинг күтәрелде, репутация төште»

Мөгаен, иң гаугалы вакыйга Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев белән булгандыр.

Артистлар гастрольләр вакытында юлда очрашкач төшерелгән видеороликны Инстаграмга куйдылар. Юлда әллә төлке, әллә мәче үләксәсе ята. Ул аз гына күренеп ала, әмма кызыл тап юлда бәрдереп үтерелгән хайванга охшаган. Артистлар көлешә. «Шашлык ясарга өлгермәдек», — ди Гүзәл.

Бу видеоның нинди реакция китереп чыгарасын җырчылар күз алдына да китермәгәндер, мөгаен. Аларның бу ролигы башкаларыннан аерылмый — шул ук манералар, «дуслар» дип мөрәҗәгать итеп, көлеп сөйләшү. Әмма роликны социаль челтәрләрдә бөтенләй башкача бәяләделәр.

Җырчыларны хайваннарны рәхимсез җәберләүдә гаепли башладылар. Интернетта комментарийларда «живодерлар», «мәчене алар бәрдереп үтергән» дип язалар. Җырчыларның «халык артисты» һәм «атказанган артист» исемнәрен йөртүләренә игътибар итәләр — бу кешеләр башкаларны тәрбияләргә тиешле, дип искәртәләр.

Гүзәл белән Фирдүс тамашачыларның сүзләренә җавап итеп гафу үтенә һәм аклана башлады. «Бәлки минем шаяруым урынсыз да булгандыр. Кемнәр шаяруны аңламый, мин Гүзәл исеменнән дә, үз исемемнән дә гафу үтенәм», — ди Фирдүс бер видеоязмасында.

Уразова, гомумән, юлда яткан хайванны чүпрәк дип атады. Ул хәтта шул урынга барып видео да төшерде, юлда яткан әйбернең чыннан да чүпрәк кенә булганлыгын исбатларга теләде.

Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы җәзага тартуны сорап, имза җыю башланды. «Халык һәм атказанган артист исемен күтәргән һәм халыкка тәэсире булган кешеләр үз сүзләрен һәм адымнарын үлчәргә тиеш», — диелә өндәмәдә.

Бу видеоның пиар өчен төшерелгән дип әйтүчеләр дә булды. Анна Попова бу вакыйгага карата фикерен белдереп: «Рейтинг күтәрелде, репутация төште», — диде.

Лилия Муллагалиева һәм Айгөл Бариева белән бәйле низаг

Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева һәм Айгөл Бариева белән бәйле низаг та узып баручы елның истә калган вакыйгаларына керә.

Җырчылар чишенгән килеш урын өстенә ятып төшкән фотоларын «Инстаграм» битенә урнаштырды. Бу фото зур гауга куптарды. Берәү: «Былтыр кыш буе тюрбан „рекламировать“ итәбез диеп, гел тюрбаннан чорналып йөрдегез. Ә хәзер нәрсә рекламалыйсыз», — дип ачуланган иде.

Җырчыларны, бераз вакыт үткәч, НТВ каналыннан да күрсәттеләр. «Татар халык җырларын башкаручы Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны бер җенесле мәхәббәт пропагандалауда гаеплиләр», — дип сөйләде НТВ.

Айгөл белән Лилия исә: «Халыкны кимсетерлек ниндидер эш эшләгәнбез дип уйламыйбыз», — дип акланды.

«Барс медиа»ның «әтисе» Марат Гәрәев шоу-бизнестан китте

«Барс медиа» татар медиа группасының директорлар советы рәисе Марат Гәрәев һәм аның кызы Динә Гәрәева былтыр октябрь аенда татар шоу-бизнес өлкәсеннән китүен белдерде.

Марат Мәүлетович компанияне егерме ел буе җитәкләгән иде.

Әлеге бизнестан китү сәбәбен Марат Гәрәев акционерлар белән уртак фикергә килә алмау аркасында дип аңлатты. «Мин бер төрле фикер йөртәм, алар үсеш стратегиясен башкача күрә. Аларның планын мин дөрес дип санамыйм. Төрле якка тарткалаганчы, китәргә кирәк, дигән фикергә килдем», — диде ул.

Акционерлар барлыгы өчәү: Марат һәм Камил Гәрәевлар һәм Башкортстандагы вәкилләр. Марат Гәрәевне «Барс медиа» ның хуҗасы дип саныйлар иде. Чынлыкта аның «Барс»та нибары 25 процент кына өлеше бар икәнлеге билгеле булды. Димәк, компания белән идарә итәр өчен контроль пакет аның кулында түгел.

Марат Гәрәев үзенең акцияләрен абыйсы Камил Гәрәевның 60 яшьлек юбилеена бүләк итәчәк. Аның сүзләренчә, акцияләр акчалата алганда 60 миллион сум чамасы.

Быел «Барс медиа» оештырган «Татар җыры» фестиваленә 20 ел булды. Тантанада Марат Гәрәев күренмәде. Татарстан Президентны Рөстәм Миңнеханов «Барс медиа» компаниясенең директорлар советы рәисләренә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәрен бирде. Әлеге исем Марат Мәүлетовичка да бирелергә тиеш иде, әмма ул сәхнәгә чыкмады. Рөстәм Миңнеханов Марат Гәрәев турында: «Ул командировкада», — диде.

Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалды

Ришат Төхвәтуллинның Чишмә шәһәрендәге концерты алдыннан тавыш операторы югалды.

«Ун ел сәхнәдә булып, мондый хәлне күргән юк иде. Тавыш операторыбыз югалды. Бөтен Чишмә белән эзлибез. Нәрсә генә язмыйлар. Хайп, диләр. Чыннан да югалды, без аны таба алмыйбыз. Концерт барышында килеп чыгар дип көткән идек, концерттан соң да килеп чыкмады. Полициягә шалтыраттык, вокзаллардан эзләп, кибетләрдән тикшердек. Бу чын хәл. Концертыбызда минем дустым Нәргиз тавыш операторы булды. Артур флешка эзләргә дип чыгып киткән булган һәм без аны бүтән күрмәдек», — дип сөйли Ришат Инстаграмдагы видеосында.

Тавыш операторы Артур Гобузов табылды. Бу хакта Ришат Төхвәтуллин соңрак үзе хәбәр итте.

«Минем белән сөйләшмәде, биюче егет белән сөйләшкән, киемнәрне җибәрегез дигән. Без шуны ачыкладык — мондый хәл аның белән беренче тапкыр гына булмаган. Бергә укыган егетләре „имтихан вакытында авыр хәлгә калдырды“, дип язалар. Безнең аңлавыбызча, ул пультның настройкаларын бетергән дә, нишләргә белмичә, котырган да, кайтып киткән. Иң мөһиме: исән-сау, акча алган вакыт иде, берәрсе кыйнаган микән дип уйлаган идек. Борчыган өчен гафу итегез, шушы көннәрдә безнең белән булган өчен барыгызга да рәхмәт!» — диде Ришат.

«Болгар кызлары» солисты Айгөл Зәйнуллина ире белән судлашты

«Болгар кызлары» солисты Айгөл Зәйнуллина элекке ирен балаларын урлауда гаепләде. Бу хәлдән соң берничә көн үткәч, Айгөл балаларының Казахстанның Кушмурун бистәсендә булуын ачыклый.

«Бүген мин балаларымның Казахстанда икәнен белдем. Безнең кануннар эшләми. Элеккеге ирем балаларның ялган туу таныклыклары белән тыныч кына ил чикләрен узган. Иремнең әнисе дә барысын да белгән. Балаларымны кайтарырга ярдәм итегез», — дип мөрәҗәгать итә Айгөл.

Бүген балалар Айгөл белән. Суд Айгөлнең элекке иренең ата булу хокукларын ярты елга чикләгән. Әмма Айгөл сүзләренчә, ул әле һаман да аларга тыныч яшәргә ирек бирми. «Ул үзен гаепле дип санамый. Аның өчен хокук, канун дигән сүзләр юк. Балалар янына мәктәпкә килә. Алиментлар түләми. Аның ата булу хокукларын ярты елга чикләделәр. Март аеннан куркам. Тагын нәрсәләр күрсәтер микән?! Безне тынычлыкта калдырсын иде инде», — диде җырчы.

Айгөл Зәйнуллина «Интертат»ка биргән интервьюсында бу вакыйгалар турында ачыклап сөйләгән иде.

Хәмдүнә Тимергалиева һәм «буш башак» Тямаев

Фирдүс Тямаев, гастроль графигы тыгыз булу сәбәпле, «Татар җыры»нда катнашмавын белдергән иде. «Татар җыры» матбугат конференциясендә Хәмдүнә Тимергалиева: «Татар җыры»ның булуы инде әллә кайчан билгеле иде. Җырчы алдан үзенең шәхси концертларын планлаштыра. Аны чакырганнар. Шушы көнне ул ни өчен концертын куярга тиеш?

Безнең артистлар әзрәк популярлаша башласа, югары менәләр, беләсезме?

Аның 21 декабрьдә буласы билгеле иде бит. Маршрутында бер көн пауза ясасын. Нигә аңа читтән торып премия бирергә? Фән Вәлиәхмәтовка: «Бигрәк бу артистлар, таныла башласа, зур булып китәләр, димен».

Аңладыгызмы? Тулысы аның аска карап тора. Шуңа күрә Фирдүс Тямаевка бер көн «тәрәзә» ясарга була иде. Әзрәк кенә халыкка күренә башласалар, кеше танылмас дәрәҗәгә җитәләр. Алай ярамый. Без алар өчен генә популяр булдыкмыни? Без халык белән яшәдек. Җиргә төшсеннәр, матур гына итеп йөрсеннәр.

Безнең иң мәшһүр җырчыларыбыз — Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова. Әнә шулардан үрнәк алырга кирәк. Алар безнең классик җырчыларыбыз. Мәшһүрлек — халык яратуында ул. Халыкка кирәкмәсәң, син беркемгә дә кирәк түгелсең», — диде.

Бу сүзләргә җавап итеп Фирдүс Тямаев матбугат конференциясенә пародия ясады.

«Сезнең «Татар җыры» фестивалендә катнашмавыгызның сәбәбе нәрсәдә?» — дигән сорауга җырчы: «Мин чыннан да үстем, йолдызландым, миңа ул кызык түгел. Мин акча эшлим», — ди. Фирдүснең «крыша»сы булган Фәндүс: «Татар җыры» минем өчен показуха. Ул анда катнашырга тиеш түгел», — ди.

Фирдүс Тямаевның бу адымын тамашачыларның кайсысыдыр ошатты, ә кемгәдер бу бер дә ошамады.

Линар Белый продюссеры белән хезмәттәшлек итүен туктатты

Линар Вәлиев Башкортстан егете. Ул «Линар Белый» проектында җырлый иде. Линар һәм аның продюсеры Илнур Асаинов арасында низаг барлыкка килде.

Илнур Линарны «продюсерларга гына түгел, бөтен төркемгә „кул селтәүдә“, исерек килеш җырлауда» гаепләде.

Линар Вәлиев «Интертат»ка: «Проблемалар юк, бары тик Илнур килешелгән контрактны гына бозды. Исерек килеш җырлауда гаепләве, гомумән, дөрес түгел. Туганнарым каршында бер сәгатьлек концерт куйдым мин ул көнне. Үз туганнарым янында эчеп йөрмәм инде», — дип җавап кайтарды. Аның бөтенләй башка аңлатмасы бар.

«Әйе, „Линар Белый“ проекты башка булмаячак. Мин ике ел дәвамында бушлай эшләдем. „Илнур абый, болай эш бармый. Миңа һәр концерттан 2-3 мең булса да биреп бар“, — дидем. Ул миңа яный башлады, имеш, ул мине башкаларга сатачак. Унбер ел бушлай эшләячәксең дигәне булды. Үзенә берничә тапкыр әйттем, ул аңламады», — диде җырчы.

Закон буенча, бүген Линар «Линар Белый» проекты кысаларында яздырылган җырларны башкара алмый. Җырлар хокук ягыннан минеке. Линар, бүген әлеге җырларны башкарып, хокук боза», — дип белдерде Илнур Асаинов.

Бүген Линар әлегә үзе генә җырлый. Ул автор-башкаручы Ризван Хәкимнең иҗат кичәсендә чыгыш ясаган иде. Линар матур җырлый. Аңа уңышлар телим.

Айсылу Габдинова «Дуслык күпере» проектында катнашмады

Айсылу Габдинова — мәрхүм продюсер Илфак Шиһаповның уникаль табылдыгы иде. Илфак Шиһапов үлеменнән соң Айсылуны Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үзенә чакырды.

2019 елда Рифат Фәттахов Айсылу Габдинованы «Дуслык күпере» проектында катнаштырмады.

Айсылу «Интертат»ка: «Чыннан да, мин „Дуслык күпере“ фестиваленә чакыру алмадым, шуңа быел әлеге турда катнашмыйм. 12 апрельдән Рифат Фәттахов белән эшчәнлегебезгә нокта куела. Әмма Буа, Урмай, Шыгырданда планлаштырылган концертларда мин дә катнашырга тиеш идем. Афишада үземне күрмәү гаҗәпләндерде», — диде.

Айсылу бүген җырлавын дәвам итә. Шулай ук Айсылуның мәктәптә музыка дәресен укытуы билгеле.

Лэйна һәм өметле җырчылар

Татар эстрадасына ашкынып Лэйна исемле җырчы килеп керде. Аның «Малай на белом Барсе» җыры күп караулар җыйды. Җырны хәтта руслар да үз итте.

Шулай ук Лэйна татар тамашачысына таныш «Миләшләрем», «Аерылмагыз» җырларын да яратып башкарды. Җырчының «Миләшләрем» җырына төшерелгән клибын секс турында дип гаепләделәр. Бүген әлеге клип социаль челтәрләрдә юк.

Лэйна чыннан да популяр. Шушы популярлык вакытлыча гына булмасын иде.

Шулай ук мин шәхсән үзем өчен Айдар Рәкыйпов белән Рүзилә Хәертдинованы ассызыклап куйдым. Айдар быел УНИКС концертлар залында үзенең тәүге концертын да куйды.

Айдар Башкортстан Республикасы, Илеш районы, Югары Яркәй авылыннан. Ул Уфа сәнгать училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.

Рүзилә әлегә «сольный» концертын тәкъдим итмәсә дә, клиплары, җырлары радиолардан, телевидениеләрдән яңгырый. Ул Минзәлә кызы. КФУның музыка факультетында музыка һәм вокал укытучысына укыган. Минемчә, татар эстрадасына Рүзилә кебек яшь җырчы кирәк иде. Иркә, Ландыш, Гүзәл Уразова һәм башкалар хәзер инде урта яшьтәге җырчылар исәбенә керәләр.

Ә менә Айдар белән Рүзиләне өметле җырчы дип атыйсым килә. Аларга бары тик уңышлар телик.

Бәхетле вакыйгалар да булды

2019 елда бәхетле вакыйгалар да булды.

Узып китүче елда өйләнешүчеләр арасында Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина, Айваз Садыйров, Марат Мухин, Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина, Мөнир Рахмаев, Илфар Кәримов, Чаллы шәһәренең «Күңел» радиосы алып баручысы Алинә Хисматуллина, җырчы Миләүшә Сафина бар. Әгәр кемнедер онытсам, гафу.

Шулай ук әти-әни булучылар да булды. Шулардан, Салават Миңнеханов, Айгөл Сагынбаева, Ильназ Сафиуллин.

«Интертат»ка биргән интервьюларында Гөлназ Солтанова, Гөлназ Сираева — ирләреннән, ә Вил Усманов хатыныннан аерылуын хәбәр итте. Бу җырчыларга үз тиңнәрен табуны телибез.

Татарстанның атказанган артисты исемнәре Нурзадәгә, Ришат Төхвәтуллинга, Азалия Зиннәткә, Татарстанның халык һәм Башкорстанның атказанган артисты исеме Гүзәл Уразовага бирелде. Башкортстанның атказанган артисты исеме Илдар Хәкимов белән Айгөл Сагынбаевага бирелде.

Яңа елда уңышлар телик

2019 ел шоу-бизнесы турында нәрсә әйтеп була? Эстраданың ун иң популяр җырчылары исемлеген төзегән идек. Алар арасында Әнвәр Нургалиев, Салават Фәтхетдинов, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев һәм «Мунча ташы» эстрада театры бар. Быел бу җырчылар популяр, ә киләчәктә нәрсә буласын беркем дә белми.

Заман белән бергә тамашачы да үзгәрә, шуңа күрә быел популяр булган җырчылар, ике-өч елдан инде популяр булмаска да мөмкин. Рөстәм Закировны яисә Резидә Кадыйрованы, Алсу Хәбибуллинаны гына искә алыгыз. Алар хәзер популярмы?..

Минемчә, татар эстрадасына үз эшенең остасы булган берничә «аранжировщик» кирәк. Марат Мухин сәләтле музыкант, сүз юк! Уйлап-уйлап тордым да, бәлки Маратка «Аранжировщиклар мәктәбе»н ачарга кирәктер?

Яңа 2020 ел барыбызга да бәхет алып килсен! Җырчыларга уңышлар телибез! Татар моңы, мәдәнияты, сәнгате югалмасын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100