Хәмдүнә Тимергалиева: «Нигә бала тапмадым икән дип үкенәм»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 2018 елда Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруында кияүгә чыгуы, бала алып кайтырга теләве һәм тормышы турында сөйләгән.

«Аерылып китсәм, „Хәмдүнә тора алмады“, - дигән сүзләрне ишетүдән оялдым»

Олы кешеләр дә, сабый балалар сыман, могҗиза көтә, диләр. Күңелләрегездә беркемгә дә әйтми торган нинди яшерен хыялларыгыз бар?

Бөтен кеше дә өмет белән яши. Үзеңә күрә киләчәккә план корган буласың. Хыялларым зур. Яшь барган саен, «озаграк яшәсәм ярар иде», дип уйлыйм. Яшәргә яратам.

Гадәттә, ялгыз яшәүчеләр парлылардан көнләшә. Ә парлылар, киресенчә, ялгыз гына рәхәтләнеп, бер кайгысыз яши, диләр. Сезнең күңелдә андый уйлар бармы?

Миндә кешеләргә карата көнләшү юк. Көнләшсәм дә, «эх, шулай булырга иде», дип кенә уйлыйм. Җир йөзендә күпме кеше бар, аларның барысы да үзенчә ялгыз. Бер түбә астында парлы булып яшәү — ул әле парлы дигән сүз түгел. Гомер буе ялгыз яшәгән хатын-кызлар, гомер буе ялгыз яшәгән ирләр бар. Читтән караганда гына әйбәт инде ул, бер кешенең дә казаны буш түгел. Парлы булып ялгыз булганчы, ялгызың гына яшәү — бәхеттер. Минем җанны аңлый торган дусларым бар, алар белән мин бәхетле.

Эх, янымда үзем кебек аңлый торган кеше булса дисезме, әллә, Аллага шөкер, үзем генә тынычлап яшим дип уйлыйсызмы?

Яшәеш вакытында булган ирең синең белән уртак фикерле булса, матур, тыныч итеп яшәсә генә, шулай уйларга нигез бар. Яныңдагы ир дошманлашып, сине күрә алмыйча, кимсетеп яшәсә, аның бөтенләй булуы кирәкми. Этле-мәчеле яшәү — яшәү дигән сүз түгел.

Сез мондый ачулы сүзләр сөйләгәндә гел бер ир-атны күздә тотасыз кебек…

Бер ир-атны гына түгел, хатын-кызның кадерен белмәгән ирләр бик күп. Үлем түшәгенә яткач кына хатынының кадерен аңлаган ирләр бар. Ир-ат нинди генә авыр хәлгә калмасын, хатын-кыз аны беркайчан да ташлап чыгып китмәячәк, һәрвакыт тугры булып кала. Хатын-кыз — тормышны җайлап, оештырып яшәүче зат ул. «Без парлы» дип, театр уйнап йөрүче парларга көнләшмим, кирәге дә юк. Күбесенә ышанмыйм.

Шулай да, Сезгә лаек булырлык, туры килерлек бер ир-атны да очратмадыгызмыни соң?

Бервакыт очраткан идем. Кияүгә дә чыккан идем, ләкин ул бөтенләй икенче кеше булып чыкты. Мин ул вакытта бик каты арыган идем, кемнеңдер җилкәсенә башымны куеп, миңа аз гына булса да ял бирерлек егетләр солтанын таптым дип уйладым, ул үзен бик яхшы күрсәтте.

Сигез ай торгач, мин үземнең бишенче хатын булып барганымны белдем. Бу — 24 май — минем туган көнне булды. Табын әзерләдем, мунча яктым, шул табыннан соң ул миңа беренче тапкыр сугыш оештырды. Кешеләр арасында миңа китереп сукты ул. Дөнья беткән кебек булды. Курку түгел, бу — гарьләнү иде. Миңа шул вакытта ук борылып чыгып китәргә иде. Аерылып китеп, «Хәмдүнә тора алмады», - дигән сүзләрне ишетүдән оялдым.

Ирегез белән ничә ел тордыгыз?

Биш ел.

Биш ел кыйналып яшәдегезме?

Шулай килеп чыга инде.

Кешенең кем икәнен белер өчен, аның белән бергә яшәп карарга кирәк, диләр.

Дөрес әйткәннәр. Адәм баласы кавын түгел бит, ярып, эчен карап булмый.

Чынлыкта кем икәнен белер өчен, аерылып карарга кирәк, диләр. Бу сүзләр белән килешәсезме?

Әйе. Халык хак әйтә.

Аллага шөкер, аерылдым дип яшисезме?

Җирләр, күкләр белән сөенеп яшим бүген. Анда булсам, үлә идем мин.

Бала вакытларыгыз авыр үттеме?

Юк. Әткәй белән әнкәй бик тырыш кешеләр иде, балаларны да эшчән итеп үстерделәр.

Яшь чагында егетләр белән йөрдегезме?

Минем арттан йөрүче егетләр булды. Әткәй янында үстем мин, кыргыйрак та булдым. Аллаһ сакласын, безнең арттан озатып килгән берәр егетне күрмәсеннәр. Мөселман тәрбиясен алдык без. Озатып килсәләр дә, бераз гына капка төбендә тора идек.

Сезгә дә әти-әниегез: «Кызым, тизрәк кияүгә чык», — дип киңәшләр бирә идеме?

Әткәй белән әнкәйдә андый нәрсә булмады, әткәй: «Кулыгыздан килгәнчә укып калыгыз», — дип теләде. Бүгенге көндә туганнарыбыз белән аралашабыз.

«Теге дөнья» дигән сүздән куркасызмы?

Җир йөзендә үлем бар, туу бар. Мин аны табигать законы итеп кабул итәм. Курыкмыйм. Ник дисәң, бер миннән генә калмый бит ул, бөтен кешегә дә килә торган әйбер.

Ирегезгә ашарга әзерләп, балалар карап, өйдә утыра алыр идегезме?

Хәзер яшь чаклар үткән, кемгәдер кияүгә чыгып, кем артыннандыр карап яши торган вакытым түгел. Концертсыз утыра алмыйм.

Сез яшь чакта да андый булмагансыздыр?

Кеше артыннан карау холкымда юк. Мин эшли торган эшкә башкаларның килеп кысылуын яратмыйм. Миңа үземә генә эшләргә кирәк. Тәнендә җаны булган, аягында басып торган кеше барысын да үзе эшләргә тиеш.

Димәк, сезнең ялгыз калуыгызда холкыгыз гаепле.

Минем арттан көчек шикелле ияреп йөри торган ир кирәкми. Миңа чын хуҗа булырлык ир кирәк. Кыюмын, бернәрсәдән дә куркып тормыйм, Аллаһтан һәм кеше рәнҗетүдән куркам. Җир йөзендә кеше рәнҗеше бар. Димәк, Җирдә илаһи көч бар.

Берәүне дә рәнҗетмичә яшәп буламы?

Була. Менә бу гадәтне миңа Ида апам өйрәтте. «Кеше сүз әйтә дип, беркайчан да кызып китеп җавап бирмә», — диде. Кешегә начарлык эшләгән адәмгә Ходай җәзасын бирә бит. Җирдә җәза биреп торасы юк, Аллаһы Тәгалә барысын да тигезли.

«Беренче кешемнән нигә бала тапмадым икән, дигән уй булды»

Өзелеп яраткан кешем булды, ләкин бергә булмадык. Шулай килеп чыкты. Мин яңа гына эшкә килеп урнашкан идем һәм безнең арада сөйләшү булды. «Җырыңны, сәхнәңне ташлыйсың, минем белән яшисең. Юк икән — юк», — диде. Ә минем ул вакытта шулхәтле җырлыйсым килә иде.

Их, яшь чакта бала табасы калган икән, дигән уй юктыр бит?

Беренче кешемнән нигә тапмадым икән, дигән уй булды. Мин аны чын мәгънәсендә яраткан булганым. Аны беркайчан да онытканым юк. Ул кеше буларак та, чын ир иде.

Яшь вакытта: «Әнкәй, мин өстәл тирәли балалар тудырып үстерәм», — дип әйткәнем бар иде. Әнкәй көлә иде. Күрәсең, берәү дә юк. Берәр генә балам булса да ярар иде дип уйлыйм.

Аллага шөкер, энекәшем Илһам Шәриф бар. Миңа ярдәм кирәк булганда ул һәрвакыт килә. Игътибарыннан калдырганы юк.

Яңадан 18 яшегезгә кайтсагыз, тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?

Исемемә нахак сүз әйтүчеләргә бик борчыла идем. Хәзерге уем булса, мин аны колагыма да элмәс идем. Шуларга игътибар итеп, вакытым әрәм булды. Хәзер минем бер нәрсәгә дә исем китми: ишетмим дә, күрмим дә. Мин әле олыгаерга җыенмыйм, карт аю — урманда, яшь әле мин!

Сезгә ошамаганны эшләсәләр, нишлисез?

Кире бозып, үземчә эшләп куям.

Соңгы вакытта җырчыларыбызның күбесе фонограммага авыз ачып тора. Хәзер бит булмаган тавышны да ясап куя торган аппаратура бар. Уйлап карарга кирәк: ыгы-зыгыдан арыган кеше ял итәргә, тере артист күрергә килә. Шуларны ничек итеп алдап, авыз ачып торырга кирәк?

Гомеремдә фонограммага авыз ачканым юк. Тормыш яхшы яшәсәң дә, начар яшәсәң дә үтә. Минем әнкәй туксанга җитеп үлде. Әнкәйнең нәселе — озын гомерле нәсел. Яхшы яшәргә тырышырга кирәк. Яшисе килә бит әле!