Гөлдания Хәйруллина: «90нчы еллардагы популярлыгымны кулланып калдым дип әйтә алмыйм»

Гөлдания Хәйруллина «Интертат» сайты өчен журналист Алинә Айдаровага интервью бирде. Күпләр язмышларыннан зарлана, яшәү авыр, ди... Гөлдания апа андыйлардан түгел. Күргәннәре күп булса да, ул уфтанмый. Үзе: «Артык көчле дип әйтә алмыйм үземне, әмма ихтыяр көчем нык», - ди.

«Рөстәмгә беренче күрүдән гашыйк булмадым»

Сез кайда яшисез, Гөлдания апа?

Миннән гел, интектереп: «Кайда яшисең?» — дип сорыйлар. «Адресым — Советлар союзы», — дим. Мин бөтен җирдә дә яшәргә яратам. Кайда яшәсәм дә, миңа рәхәт.

Әле мин булмаганда, үзегез яшьрәк булганда, бик популяр булгансыз, диләр.

Борын-борын заманда шулай булган, дип сөйләрлек түгел инде. Үземне борынгы заман җырчыларына кертмим. Ә болай, әйе, популяр идем. Салават та җырламый иде әле ул елларда. «Төзүчеләр» мәдәният сараенда үткән концертларымның берсендә Салават үзенә реклама ясау максаты белән генә чыгыш ясаган иде әле.

Популяр булу нәрсәдә чагыла ул: сине таный башлыйлармы, әллә инде акчаң кинәт күбәеп китәме?

Беркайчан да акча санамадым, аны беренче урынга куймадым. Кечкенәдән җырласам да, җырчы булып китәрмен дип тә уйламадым. Артист булу хыялым да юк иде. Шуңа күрә беренче эш урыным завод булды. Әтием тимерче булып эшләде. Мин гел әти янында идем, ни кызык тапканмындыр ул чакта, белмим. Әле өстәвенә, кыз фамилиям дә Биктимерова. Шулай итеп, тимер-томыр арасында эшләп йөрдем. Әмма барыбер Аллаһ Тәгалә үзе мине шушы җырчы булу юлына чыгарды.

Заводтан ничек китәргә булдыгыз?

Заводны күз алдыңа китерәсеңдер: анда шау-шу, берни ишетелми. Мин, эшли-эшли, рәхәтләнеп кычкырып җырлый идем. Тавышым ишетелмәсә дә, иреннәрем селкенә иде. Бер көнне ике егет яныма килеп, русча: «Җырлыйсың әллә?» — дип сорады. Үзем өчен җырлыйм, мин әйтәм. Ә бу егетләрнең үзләренең вокаль-инстументаль ансамбльләре бар икән. Алар: «Җырчы кирәк», — дип, үзләренә чакырды. Бу ансамбльдә русча җырлый башладым.

Рус телен белә идегезме?

100 % булмаса да, сөйләшә-аралаша белә идем. Казанда миннән бер генә яшькә өлкәнрәк туганнан туган Гүзәл апам яши иде. Хәзер дә Казанда яши ул. Гүзәл гитарада уйный белә иде. Мәктәпләрендә вокаль-инструменталь ансамбльләре булды. Телевидениегә дә төшерәләр иде аларны. Бер сүз белән әйтсәк, Гүзәл апа «йолдыз» иде. Ә мин, аның янында йөреп, әкрен генә кушылып җырлый идем. Шуннан соң, төрле бәйгеләрдә катнашып, үземне сынадым.

Заводтан кайчан киттегез соң?

Заводтан китәргә артык ашкынмый идем. Безнең цехта матур җырлаучы бер апа эшли иде. Исемен генә хәтерләмим. Теге егетләр ансамбле белән концерт куйгач, шушы апа яныма килеп: «Әй, балакаем, синең урының тимер-томыр арасында түгел, сәхнәдә», — дигән иде.

Шулай ук бездә шагыйрә Лилия Вәлиева да эшләде. Бер көнне Лилия мине Ленин исемендәге мәдәният сараена алып барды. «Мине анда алмаслар», — дип курыккан идем. Ә шушы мәдәният сараенда Суфия апа Шәһиева җитәкләгән хор бар иде. Шул хорда солист булып җырлый башладым. Шунда Рөстәм абыең белән дә таныштым. Ул безнең хорга баянчы булып килгән иде.

Җырчы булуыгызга әти-әниегез каршы килмәдеме?

Каршы килделәр, дип әйтә алмыйм. Әнинең мине медицина өлкәсендә укытасы килгән иде. Әмма мин баш тарттым, «Минеке түгел», — дидем.

Җырчы булу өчен акча кирәк идеме?

Акча кайчан кирәкми икән?! Әмма хәзерге вакыттагы кебек бөтен нәрсә акчага терәлмәгән иде, әлбәттә. Әле Ленин мәдәният сараена бару - җырчы булдың дигән сүз түгел, моны да онытмаска кирәк. 

Рөстәм абыйга беренче күрүдә гашыйк булдыгызмы?

Юк, Рөстәм абыеңа беренче күрүдә гашыйк булмадым. Репетицияләр соң бетсә, ул мине өйгә кадәр озатып килә иде. Мин әле бу вакытта бик яшь идем бит. Шул унҗиде-унсигез яшьләр булгандыр.

«Әй, Аллам, сәгать уннарга гына бара торган эш бирче», — дип сорый идем»

Нинди иде ул унҗиде яшьлек Гөлдания?

Нинди идем икән, кызык сорау. Ул вакытларда җитдирәк булганмындыр, хәзер шуграк мин.

Без тулай торакта дүрт кыз тордык. Миннән кала, өчесе дә Арчаныкы иделәр. Әле ул елларда Әтнә дә Арчага керә иде. Берсе җырлый, икенчесе бии, өченчесе баянда уйный, мин җырлыйм… Безнең бүлмәдә һәрвакыт кеше күп була иде.

Аннан соң ниләр булды соң?

Без көн дә сәгать иртәнге биштә торып, заводка эшкә бара идек. «Я, Аллам, сәгать уннарга гына бара торган эш бирче», — дип ялвара идем. Бер мәлне Ленин мәдәният йортыннан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә тавышны тыңлатырга җибәрделәр. Каушасам да, бардым. Эшкә алабыз, диделәр бит. Иң мөһиме һәм мине сөендергәне — эшкә унга килергә кирәк иде. Бәхет шушы бит инде дип, эш урынымны алыштырдым.

Куркытмый идеме? Гомумән, башка дөнья бит.

Куркыткандыр инде. Өч көн эшләгәч тә, Нәфисә Василова төркеме белән Апас районына концерт куярга чыгып киткән идек. Алар безнең өчен инде танылган шәхесләр иде. Әле ул заманнарда микрофоннар да юк. Баянга кушылып җырлый идек.

Акчасын түлиләр идеме соң?

Хезмәт хакы бар иде, әлбәттә. Күпме икәнен хәтерләмим. Күп иде дип әйтә алмыйм, бөтен кеше дә шул чама хезмәт хакы ала иде.

Егетләр гашыйк була идеме? Җырчы, артист бит инде сез.

Булгандыр, нишләп гашыйк булмасыннар?! Мин генә бераз кыргыйрак идем. Тәрбиядер, күрәсең.

Чаллыга ничек кайтырга булдыгыз?

Чын дөресен әйтсәм, Чаллы шәһәрен яратмый идем. Нишләптер күңелемә ятып бетми иде. Әти миңа: «Кызым, Чаллыга, йә Түбән Камага кайт, якынрак булырсың», — дия иде. «Үлсәм дә, кайтмыйм», — дип, җавап кайтара идем әтигә. Әмма икесендә дә яшәргә туры килде. Чаллыда, гомумән, төпләнеп калырга язган булган.

Хәзер, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Казахстаннан кайткач, барыбызны да отпускка җибәрделәр. Мин Түбән Камада яшәүче абыемнарга кунакка кайтып киттем. Укырга керермен дип уйламый идем, әмма шулай да документларны биреп карарга булдым. Үземне сынап карыйсым килгәндер инде. Укырга алдылар. Моны белгәч, өйгә елый-елый кайттым. Түбән Камада укыйсым килми, дим. Эш урыным да бар иде, өстәвенә. Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләү миңа ошый иде. Әмма: «Сеңлем, җырларга өлгерерсең. Укы», — дип киңәш иттеләр дә, мин укырга булдым.

Булмас димә, язмыш бу, димәк.

Дөрес әйтәсең, шуңа һәрбер сүзне үлчәп сөйләргә кирәк. Түбән Камада дүрт ел дәвамында укыдым, белгеч булдым. Башта теләмичәрәк укысам да, Түбән Камадагы «Яшьлек» җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлагач, биредә яшәргә дә, укырга да җиңелрәк булды. Ул елларда шушы ансамбль бик популяр иде. Тамашачылар хәтта билетлар да таба алмый иделәр. Без чыгыш ясаганда, тамашачылар сызгыра-сызгыра алкышлый иде.

«Җиңегән чишмә» әдәби-музыка берләшмәсенә Сара Садыйкова, Сибгать Хәким, Гомәр Бәширов, Бакый Урманче килә иде. Күңелле иде, бер җөмлә белән әйтсәк. Берничә елдан «Яшьлек» ансамбленең җитәкчесе декрет ялына китте дә, мине җитәкче итеп сайладылар.

Укып бетергәч, ниләр булды?

Кире Казанга Җыр һәм бию ансамбленә эшләргә китәрмен дип уйлый идем. Әмма китәр алдыннан берничә көнгә Чаллыга килдем. Чемоданнарым җыелган иде инде. Чаллыда миңа дип эш әзерләп куйганнар икән инде. Рөстәмнең әнисе дә: «Барыбер кире кайтасың бар. Нигә китеп йөрисең инде?» — диде. Ахырда Чаллыда төпләнеп калдым.

Хәзер Рөстәм белән өйләнешергә булдык. Августның 31енә язылышу көнен билгеләдек. Ул елда Чернобыльдә атом станциясе шартлаган иде. Шуңа күрә төрле аланнарга балаларны алып килделәр. Рөстәм лагерьларның берсенә эшкә керде. Паспортын чалбар кесәсенә кыстырган да, матайда йөргәндә, документ төшеп калган. Шулай итеп, билгеләнгән көнне язылышып булмады. Егетләр Рөстәмнән: «Өйләнәсең килмәгән инде синең», — дип көлгәннәр иде. Туй көнебез шулай итеп яз көненә күчте.

Озакка күчкән.

Хәзер генә бит ул — акча түлисең дә, язылыштыралар. Ул вакытларда гаризасын язасың, бер ай сине тикшерәләр, чират… Аннан соң гына язылышасың.

Рөстәм абый киткәнче, ничә ел бергә яшәдегез?

Без Рөстәм абыең белән бик бәхетле булдык. Яшәвебезгә 25 ел булды микән?!..

Ул үлгәч, алга таба яшәргә каян көч таптыгыз?

Беркайчан да бирешергә ярамый. Кызым, туганнар, дуслар көч өстәп торды. Җирләгәндә, беткән идем инде… Апалар килеп: «Әй, апаем, беткәнсең бит инде», — дияләр иде. Борчылмыйча булмый, хәтта ризык та тамактан үтми иде. Әйе, кешегә кайгы килә. Үз-үзеңне елмайдыртырга кирәк. Мин үземне тәрбияләргә тырыштым.

Рөстәм үлгәч, аның җырларын барлый башладым. Кайберләренең сүз авторлары билгесез иде, кайсыларыдыр бер күплетлык итеп кенә язылган. Бик күп эшләнелде, иртәнгә чаклы утыра идем. Аллаһ боерса, китабын чыгарырга иде. Дизайнерга да бирдек, хәзер әзер вариантын көтәбез. Чыгарырга кирәк, бу эш минем өстемдә тора. Китапка йөзләп җыр керде. Җырлар китапта ноталары белән чыгачак. Аллаһ боерса, тәкъдим итү кичәсен дә үткәрергә уйлыйбыз.

Үлгәндә, Рөстәм абый хастаханәдә идеме?

Әйе, ул хастаханәдә үлде. Төннәрен йокламагач, Лилияне чакырдым. Лилия хастаханәгә килгән көнне китеп барды.

Авырмы?

Ике иң якын кешемне җирләдем инде. Әни ел ярым элек китеп барды.

Нишләп яңадан кияүгә чыкмадыгыз?

Бөтенесен әйтеп бетермим, яме?! Мин үзем, гомумән, интервью бирергә, шәхси тормышымны сөйләргә яратмыйм. Лилияне әйтәсе дә юк. Безне Инстаграмда сүгәләр инде. Имеш, ирләре, балалары юк, эшләре беткән — биеп йөриләр. Безнең тормышта ни барын кеше белми һәм белмәсен дә. Бәхет тынычлыкны ярата ул.

Мин иҗат белән шөгыльләнәм. Менә үзизоляция вакытында яңа һөнәрем ачылды — видеолар төшерәбез. Башта Лилиягә: «Кызым, безнекеләр моны кабул итмәс, кирәкми», — дигән идем. Хәзер үземә дә ошап китте. Үземне яңа яктан ачтым.

Көнегез ничек үтә?

Көн дә, ничәдә ятуыма карамастан, иртәнге җидедә торырга тырышам. Көн саен бизәнәм. Беркая барырга кирәк булмаса да, бизәнмичә калмыйм. Кызлар: «Әй, Гөлдания, әлбәттә, сине Рөстәмең яраткан. Син бит һәрвакыт чибәр», — дияләр иде. Үзем өчен бизәнәм, мин ямьсез булып күренергә тиеш түгел. Бизәнеп куйгач, кәефләр дә күтәрелә. Болай план буенча яшәргә тырышам. Нишләргә кирәк булуын язам. Язсам, онытылмый, язмасам, онытырга да мөмкинмен.

«Кешене тикшерергә кирәкми дип саныйм»

Ялгышырга ярыймы ул, Гөлдания апа?

Әлбәттә, кешенең ялгышырга хакы бар. Нинди ялгыш бит әле?! Минемчә, иң зур гөнаһлар — ул гайбәт сөйләү һәм кеше гомерен өзү. Гомер бер генә тапкыр бирелә бит. Болай да авыручылар, төрле фаҗигаләр нәтиҗәсендә урын өстендә калучылар җитәрлек. Тормышның ямен тоя алмый яшәүчеләр бар. Ә ялгышмыйча яшәп булмый. Бу — факт.

Ничек яшәү ялгыш, ничек яшәү ялгыш түгел?

Үзең теләгәнчә яшәргә кирәк. Без: «Болай ярамый, тегеләй ярамый», «Кеше тегеләй әйтер, кеше болай әйтер», — дип тәрбияләнгән. Менә болай яшәү авыр һәм бу яшәү рәвеше ялгыш. Кеше башкаларны тикшергәнче, үзеннән башларга тиештер дип уйлыйм. Кешене тикшерү кирәк әйбер дип санамыйм.

Кеше сүзенә ничек карарга?

Хәзер, гомумән, кеше сүзенә игътибар итмәскә тырышам. Әгәр дә кеше әйткәнчә яшәсәң, рәхәтләнеп яшәп тә булмый. Шулай да әйбәт кешеләр күбрәк, әмма араларында начар сүз язучылар да чыккалый.

«Кызым Лилиядән үрнәк алам»

Лилияне төрле уколлар ясап, йөзен үзгәрткән, диләр.

Лилия кечкенәдән мөстәкыйль бала булды. Мин аны беренче сыйныфка илттем дә унбердә барып алдым. Ата-аналар җыелышына да гел бара идек дип әйтә алмыйм. Ә йөзенә килгәндә, мин аның алай нәрсәдер кадаганын белмим. Иреннәре кечкенәдән калын. Әле брекетлар да куйдыргач, тагын да зуррак булып күренәләр.  

Лилиянең сәхнәгә чыгуын сезнең исемегез белән бәйләүчеләр дә бар.

Әйе, шулай дип язгалыйлар. Имеш, мин Лилияне төрткәлим. Ул электән үк: «Сезнең исем белән таныласым килми», — дип килә. Шуңа күрә җырлау стилен дә үзгәртте. Аның үз юлы, үз стиле бар. Аның бу стиле халыкка чыгар өчен авыррак. Татар халык җырын җырлап, тизрәк таныла алыр иде ул. Лилия бөтен кеше дә кабул итә алырлык стильдә җырламый, ул яшьләр тыңлый торган стильдә эшли. Әмма ул халык җырларын да башкара ала. Кирәк урыннарда «Гөлҗамал»ны да, «Күбәләк»не дә җырлый. Берничә тапкыр Америкага һәм Канадага Сабантуй бәйрәмнәренә барды. Анда шулай ук үзебезнең татар халык җырларын башкарды. Бүген иҗат буенча да, яшәү буенча да Лилиядән үрнәк алам. Яшьләр, минемчә, күбрәк белә.

Нишләп тагын бер бала алып кайтмадыгыз?

Икенче елга, икенче елга, дидек тә, шулай берәү генә булып калды. Табасы булган. Ярый, хәзер кызым бар. Берәү булсын — бәхетле булсын!

«Танылган булуым белән кулланып калдым дип әйтә алмыйм»

Яшь җырчыларны тыңлыйсызмы?

Бер хакыйкать бар — җырчының халык тарафыннан кабул ителүе яки ителмәве. Бер җыр гына башкардың да җырчы булдың, дигән сүз түгел. Танылу — бер нәрсә, әмма менә соңыннан шушы танылуыңны югалтмау авыр булырга мөмкин.

Сез үзегез танылу яуладыгыз, аны тоттыгыз да. Ә хәзер сез популярмы?

1994 елда чыгарылган кассетам да бик күп еллар сатылды. Кассета сатучылар: «Җырчыларның бер-ике хитлары була, ә сезнең бөтен җырыгыз да хит», — диләр иде. Популяр булдым, әйе.

Соңыннан мин ун-унбиш ел телевидениегә чыкмадым, бары тик гастрольләр белән йөрдем. Йөзем бозылды… Чакырдылар, әмма мин баш тарттым. Йөземнең карарлык җире дә юк иде. Әле хәзер дә шрамнарым бар. Ә концертларда ерактан йөзем күренми. Әле барыбер сәхнәдә үз урыным бар, мине беләләр. Үзем турында инде онытылган җырчы диясем килми. Бер танылуны югалтып, кире сәхнәгә менү җиңел түгел. Әмма тормыш дәвам итә, барысы да алда, Аллаһ боерса! Үземне төшеп калганнар рәтенә кертмим.

Ул еллардагы популярлыгыгызның ни дәрәҗәдә булуын хәтта аңлап та бетермәгәнсездер, бәлки.

Танылган булуым белән кулланып калдым дип әйтә алмыйм. Рөстәм дә тыйнак кеше иде. Әрсезрәк булсак, бәлки тагын да популяррак булыр идем, акчасы да күбрәк эшләнгән булыр иде. 

Йөзегезнең начарлануы нидән икән? Бозыммы әллә?..

Йөрмәгән кеше, эшләмәгән эш калмады. Бераз бетте, әмма ничек беткәнен әйтә алмыйм. Сорап язучылар бар, тик аларга җавап итеп: «Менә шулай иттем, болай иттем», — дия алмыйм. Өшкерүчеләргә дә бардым, дарулар да эчтем. Һәркемнең үз версиясе. Бозым дип төгәл әйтә алмыйм. Кинәт чыкты…

Бозымнарга ышанасыз?

Барысы да булырга мөмкин. Кешегә бозым ясау — зур гөнаһ! Куркыныч бу. Берсендә Түбән Камадагы күрәзәче әбигә барган идем. Шушы күрәзәче: „Әй, бу баланың күрәселәре күп әле, ләкин ул бөтенесен дә җиңеп чыгачак“, — дип әйткән икән. Бу хакта миңа бераз вакыт үткәч кенә әйттеләр. Аллаһ Тәгаләгә җиңеп чыгарга көч бирүе өчен рәхмәт. Җиңгән әйберләр әз булмады.

Нишләп Аллаһ сыный икән?

Белмим, дөрес яшәмибездер. Бәлки безгә кадәр ялгыш язмыш белән гомер иткәннәрдер. Күп очракта уйламыйча сөйләшәбез, әллә нәрсә әйтеп куябыз.

«Кызык вакытлары да, кызганыч вакытлары да була»

Әйдәгез төшенкелеккә бирелмик әле. Берәр кызыклы хәл сөйләгез. Гастрольләрдә булмый калмыйдыр ул.

Аларны искә төшерсәң, Алинә, барлап бетерергә бер тәүлек җитмәс. Берсендә гитаристыбыз Сәгыйтьне юлда онытып калдырган идек. Ягулык станциясенә туктадык, ул да машинадан төшкән булган. Аннары 70-80 чакрым үтсәк, гитаристыбыз юк. Кире барып алдык инде. Әле бит ул кышның иң салкын вакытлары иде. Кире килсәк, Сәгыйть өшегән, катып басып тора, балакаем.

Аннан соң берсендә Дәниф Шәрәфетдинов та шулай ук берүзе басып калды. Кафе янында туктаган идек. Ансыз китеп барганбыз. Бервакыт мин уянып китсәм, Дәниф юк. Шулай ук кире борылдык. Ярый әле кафеда калган иде, өшемәде.                                                                    

Язмыш барыбер кызык, әйеме?

Кызык вакытлары да, кызганычы да була. Язмышны үзебез сайласак та, гел без теләгәнчә генә бармый. Бүгенге көндә сәхнәдә басып торуым белән мин бәхетле. Һәрберебезгә дә үз юлыбыз белән барырга язсын. Әле иҗат итәргә көч тә, илһам да бар. Рөстәмнең өч меңгә якын җырын чыгарасым бар. Бәлки җырчыларга да бирә алырмын, Аллаһ боерса.

Концерт куярга уйлыйсызмы?

Әлбәттә, әзерләнәм. Әмма якын арада концерт булмаячак. Әле вирусы да китәргә ашыкмый бугай. Өстәвенә, концерт куймавымның сәбәбе дә бар. Ул сәбәбне мин сиңа хәзер әйтмим. Соңрак әйтермен. Бөтен серне дә бер күрешүдә сөйләп бетерергә димәгән. Әле тагын очрашырбыз, Аллаһ боерса.