Булат Нигъмәтуллин: «Мин «теща» белән хатынга караганда иртәрәк таныштым» | intertat.tatar

Булат Нигъмәтуллин: «Мин «теща» белән хатынга караганда иртәрәк таныштым»

Булат Нигъмәтуллин белән аралашу бик тыныч барды. Ул әкрен генә, төпле итеп үз фикерен аңлатып сөйли. Көлеп тә, шаяртып та куя.

«Үземне танылган түгел дип әйтәсем килми»

Булат абый, яшегез бара...

Бара инде. Казанга килүемә дә 20 ел була бит. Сәхнәгә чыкканда бераз бизәп куйсалар, грим ясасалар, болай яхшы күренәбез, яшәреп тә китәбез.

Ир-атны бизәндерүләренә нормаль карыйсызмы?

Каты сыламаска кирәк. Бит, маңгайлар ялтырамасын өчен, бераз гына сөртергә була. «Тоналка» гына сөрттерәм мин, кашларны ясатмыйм.

Фотографиягә төшкәндә: «Бу як белән яхшы чыгам», — дисез. Ник алай?

Шрам бар ич бер якта. 1998дән үк калган инде ул.

Авариягә очрагачмы?

Әйе, юл фаҗигасенә эләккән идек шул. Аллаһка шөкер, барыбыз да исән.

Бу сынау булды микән?

Бәлки, Аллаһ Тәгалә болай гына бернәрсәне дә бирми. Кеше ваемсыз бит, шуңа күрә төрле хәлләргә очрый. Авариягә очраганга кадәр, мин бик күп ситуацияләргә җиңел карый идем. Әмма фаҗигагә эләккәч, кеше туктый да уйлана. Хәзер, мәсәлән, трассада барганда аруымны сизәм икән, туктап йоклап алам. 1998дә әле мин яшь идем. Без, фаҗигагә очраганда, үзебезнең авыл егетләре белән туйга бара идек. Әле җырлый башлаган гына чак, акчасын да эшлисе килгән иде. Әмма барып кына җитеп булмады.

Хәзер сез популярмы соң ул?

Үземнең тыңлаучым өчен популярдыр инде мин. Әмма «топ» җырчылар рәтенә кермим. Танылган булуымның дәрәҗәсен төгәл әйтә дә алмыйм. Аны ничек билгеләп була икән? Үземне танылган түгел дип әйтәсем килми. Аннан соң, Татарстанның атказанган артисты да бит мин. Мине таныйлар!..

«Топ»лар рәтендә булыр өчен ни кирәк?

Җырларың халыкка ошарга тиеш. Җырчы гел популяр була алмый ул. Гомере буена популяр булучылар бик сирәк. Алар бер гасырга бер тапкыр гына туарга мөмкин. Сорагач, популярлыгыгыз төште, диясең киләдер. Ярый, килешәм, хәзер популярлыгым кимеде. Элеккеге кебек түгел, әлбәттә. Сәбәбен төгәл әйтә алмыйм. Югыйсә, шулай ук иҗат итәм, яңа җырлар яздырам.

Димәк, сез җырларыгыз белән тамашачының теләген үтәмисез?..

Халыкка ни кирәк дип кенә иҗат итмим шул мин. Җыр үземә ошый икән, яздырам, чыгарам. Мәсәлән, «Кирәкми сүзләр» дигән җырым заманадан калышмый да кебек. Минемчә, һәр җырчының үз вакыты бардыр. «Топ»та булган елларым да бар иде. Бездән соң башкалар килде.

Яшегез бара дигәч тә, сез әле картаеп барган җырчылар рәтендә түгел ич. Бездән соң башкалар килде, имеш…

Әле минем дә «топ» булып куюым бар, аптырамагыз. Бары тик бераз көтәргә кирәктер дип уйлыйм. Эзләнәбез, эшләүдән туктаган юк. Җырчыны бер җыр да таныта ала. Бәлки әле мин яздырган җырлар арасында да шундые пәйда булыр. Әмма: «Менә шушы җыр атачак», — дип әйтеп булмый. Аны беркем дә әйтә алмый. Теләгем, сәләтем, тырышлыгым бар. Кешегә ошый алуымны да беләм. Килешерсең, халык белән аралаша белү дә кирәк бит. Мин әле сәхнәдә артист буларак ачылып бетмәгәнмендер.

Җырлау сезнең өчен төп акча чыганагымы?

Моңа кадәр шулай иде. Хәзер пандемия шартларында күп җырчыларның бәяләре төште. Минем дә, әйтик, мәҗлесләрдә чыгыш ясау өчен сорый торган «ставка»м кимеде.

Күпме ул?

Ун меңнән башлап.

Күп түгел. Яшәргә кирәк бит. Бу төп чыганак түгел, димәк.

Эшлибез. Әйе, җыр төп эш түгел. Билгеле бер өлкә юк та. Хатыным да эшсез ятмый. Элегрәк эшләп алынган акчалар да бар. Бүген, дөресен әйтим, каешны бераз кысарга да туры килә. Теләкләребез минималь, шуңа акча җитә. Ипотека да түлибез. Өебез дә төзелеп бетмәде.

Инвестицияләр?

Алар әле акча китермәде. Көтәм.

Акчаның артык булмаган чакларында мәхәббәт сыналамы?

Яшь чакта гына мәхәббәт дип очынасың. Гаилә тормышында төрле сораулар, сынаулар барлыкка килә. Һәм мәхәббәт сынала! Акчаны югалткан чакларым да булды. Алдадылар… Бурычка сорадылар — ышандым. Хәзер исә кешеләргә ышаныр алдыннан, 100 тапкыр тикшерәм, төпченәм.

Сезне алдаган кеше әле һаман да яныгыздамы?

Ул бу шәһәрдә яшәми инде, күчеп китте. Ул миңа гына түгел, бик күп кешегә тиеш. Мин аны кичердем инде. Ул вакытларда мин яшь идем. Барысын да булдырам, таулар күчерәм, имеш. Теге яисә бу адымны ясагач, аннан соң ни булыр икән дип уйланмый идем. Хәзер исә яшь өстәлде, акыл артты, ялгышулар да кимеде. Кеше үз-үзенә артык ышанса, башкалар белән киңәшләшүне, сөйләшүне кирәк дип тапмый. Ә киңәш сорау, башкаларның фикерен белү күп очракта артык булмый икән.

«Абзыйга» эшләгәнегез бармы?

Әйе, офис эшендә дә эшләдем, сәхнәдән дә югалмадым. Көн саен эшкә йөрисең… Хезмәт хакы 20-25 мең иде. Ул елларда минем мәҗлестә чыгыш ясавым 30 мең тора иде. Бер кич өчен бит ул… Ә монда ай дәвамында көн саен эшләп, 20 мең аласың.

Сез үскәндә, яшьрәк булганда тагын да авыррак булгандыр…

Әти-әниләргә, гомумән, хезмәт хакы бирелми иде. Я он, я солы бирәләр иде… 1990нчы елларда ничек укып чыкканмындыр мин?.. Безгә кадәр тагын да авыррак булгандыр. Минем әни ягыннан дәү әнием гаиләсе белән авылдан куылган. Кулаклар дип. Әбиемнәр Йошкар-Ола якларына киткәннәр. Мин аны туган ягына — Әлкигә алып кайткан идем. Үзенең туган ягында әбиемнең 75 ел булганы юк иде. Туганнары, күрше-күләннәре белән очрашуын күргәч, елыйсың килмәсә дә елыйсың. Мин дә еламыйча калмадым. Әбиемнең үз нигезе сакланмаган, әмма ул барысын да хәтерли иде. Алар авыр заманнарда яшәгән… Тыныч кына яшәп ятканда үз нигезеңнән кусыннар инде! Башка сыймаслык… Хәзерге заманның да үз авырлыклары бар.

«Ике метрлы чокырда керпе күмдем…»

Улыгыз берәү генә.

Әйе, шулай туры килде. Теләк бар иде, яшермим.

Хатыныгызның әти-әнисе сезне ничек кабул иткән иде?

Хатыныма караганда, әби белән иртәрәк таныштым мин. Мин ул елларда инде җырлап йөри идем, әби дә җырлый иде. Әбиләрнең әле дә «Ветераннар хоры» бар. Шулай итеп, әби белән бер мәҗлестә таныштык. Хәтта сөйләшеп тә торганыбыз булган. Аннан соң Рәзилә мине әниләре белән таныштырырга булды. Шушы апаның йөргән кызым Рәзиләнең әнисе, ягъни минем булачак «теща» икәнен аңлалым. Рәзиләнең гаиләсе дә моңга-җырга гашыйк, шуңа күрә алар мине яхшы кабул итте. Әле һаман да әби мине үз улы кебек күрә. Нәрсә эшләсә дә, безнең өчен тырыша. Хәзер бабай да юк, Рәзилә гаиләдә бердәнбер кыз.

Нинди әти сез, Булат абый?

Мин яхшы әти. Үз балам өчен, әлбәттә. Без аның белән дуслар кебек ачыктан-ачык сөйләшәбез. Аңа: «Әти һәм әни - иң якын кешеләр була. Ни генә булса да, алар сине аңлар, кабул итәр», — дип аңлаттым. Хәзер инде кызлар турында да серләшәбез. «Татар кызын сайла», — дип киңәш итәм. Үзе дә татарча аңлый, сөйләшә.

Әтиегезгә каршы әйткәнегез бар идеме?

Яшүсмерләр әтиләренә каршы әйтә шул. Әтине тыңлап кына түгел, ә үзең теләгәнчә дә яшисе килә. Берсендә әти миңа кирәксез, бер файдасыз эш кушкан иде. Әле дә хәтерлим: 1991-1992 елларда яңа өй төзи башладык. Өй каршында электр баганасы тора иде. Әти: «Бу багананы күчерергә кирәк», — диде. Аны күчерер өчен, 3-4 метр ераклыкта чокыр казырга кирәк булды. Шушы чокырны миңа казытты. Көннәр үтте, теге багана тора да тора. «Әти, бу багананы күчерергә иде», — дим. «Улым, күчермәбездер, ул чокырны кире күмеп куй әле», — диде әти. Ә мин аны казыдым бит… Бер керпе төшеп киткән иде ул чокырга, кире менә алмады, үлде. Шул ике метрлы чокырда керпене күмеп куйдым. «Бүтән миңа бер файдасыз эш кушма», — дидем.

Улыгыз үсә, тәмәкесен дә, алкоголен дә кабып карау теләге барлыкка килгәндер.

Улыма: «Әгәр дә сыра эчеп карыйсың килә икән, миңа әйт. Үзем алып бирәм, бергә эчәбез», — дим. Урамнарда, теләсә кемнәр белән буталып йөргәнче, өйгә кайтсын. «Миннән курыкма, качып йөрмә», — дим.

Яшүсмер чакта үзегез дә тартып карагансыздыр?..

Кич чыккач, бервакыт тарттым. Мәктәптә укый идем әле. Өлкән малайларга ияреп, клуб каршына киттек. Имеш, без дә инде үскәннәр. Хәзер Сабан туе урынына төштек. Миңа һәм яшьтәшләремә тәмәке суздылар — без тарттык. Тәмәке исе киемгә сеңде бит, малай… Юкә агачын да ашап карадык, ләкин исе бетмәде. Ә сагызның булганы да юк. Мин җәй көне күбрәк әбиләрдә яши идем, чөнки авылга туганнан туган абыйлар, энекәшләр дә кайта иде. Кайткач: «Сез бит тарткансыз, әтиегезгә әйтәм», — ди әтинең сеңлесе. «Әйтмә, әйтмә, әтигә генә әйтә күрмә», — дип сорадык. Әйтмәде, рәхмәт төшкере.

Үзегез эчәсез?

Эчәм дип, авыз итеп карыйм. Минем шундый гадәтем бар — эчсәм, йоклар урын эзли башлыйм. Иң мөһиме — кайда булуыма карамастан, йокларга ятам. Эчкәч, холкым начар дип әйтә алмыйм.

Әгәр ир-ат, ялгышып, башка белән йокласа, гаилә таркалырга тиешме?

Шушы хата өчен генә парлар аерылыша башласа… Күп гаиләләр таркалыр иде, әлбәттә. Хыянәт булырга мөмкин инде ул… Кешенең үзенә уяу булырга кирәк дип уйлыйм. Үзең уйламасаң, Аллаһ кына саклап кала алмас. Һәм, әлбәттә, кичерә белү дә кирәк.

Әйтик, никахка кадәр яшәргә ярыймы? Улыгызда шундый теләк булса?..

Без яшәмәдек. Калганнар өчен җавап бирә алмыйм. Хәзер никахка кадәр яшәү дөрестер. Әгәр дә кеше аек акылы белән эш итә, тормышын мөстәкыйль алып бара, теләге бар икән, аңа нәрсә дип әйтәсең инде? Әмма безгә моны өйрәтмәделәр.

Туташлар кияүгә кыз булып чыгарга тиешме?

Бу соравыңа җавап бирә алмыйм. Тәрбиядән килә ул. «Желательно» дигән сүз дә бар бит. Кагыйдәләрне тагалар бит. Башта мөһим була, соңыннан башкалар белән аралаша башлагач, фикерең үзгәрергә мөмкин. Хикмәт бер-береңне аңлап яшәүдә.

Никахка кадәр йоклау дөресме?

Ничә яшьтә нихаклашуга караптыр. 35тә генә кияүгә чыксаң, шушы яшькә кадәр йөрисеңме?..

Яңа җырларыгыз бармы? Аларны «пиарить» итәсезме?

Хәзер радиоларда ротация түләүле. Яңа җырларымны күбрәк социаль челтәрләрдә урнаштырам. Җырны көн дәвамында ничәдер тапкыр яңгырату — аны танытумы? Белмим, бәлки радиодагы ротациягә түләп торырга да кирәктер. Халыкка җыр ошаса, ротация генә ярдәм итә алмыйдыр. Сәгать дәвамында берничә тапкыр яңгыратып, тамашачының колагына сеңдерү кирәкме?.. Минемчә, тамашачы үзенә кирәк җырны үзе сайлый. Аннан соң шул ук бер җырларны радиодан ишетеп тору да туйдыра бит. Икенче яктан карасак, яңа җырны таныту өчен ротация кирәк. Ә менә алга таба ни буласын син белә алмыйсың. Тамашачыга җыр ошаса, ул аны үзе сорый башлый, үзе сине күтәреп ала.

Үзегез татар радиоларын, җырчыларын тыңлыйсызмы?

Радио тыңлаштырам. Аерым җырчыларны тыңлаганым юк.

Эстрада үзгәрәме?

Үзгәреш гел бара инде. Хәзер мәгълүмат күп. Җыр яздыру өчен дә мөмкинлекләр күбәйде. Сәхнәне чүп басты, диләр. Шуны әйтәсем килә: чүп элек тә булган. Хәзер сайлау мөмкинлеге күп. Кайвакыт классика тыңлыйсым килеп китә — тыңлыйм. Татар халык җырларын да тыңларга яратам. Илһам Шакировның 180 җыры тупланган дискы бар миндә. Шуны тыңласам, рәхәт булып китә. Илһам ага кебек җырлый алмавымны белә идем, ләкин барыбер нәкъ менә аның дәрәҗәсендә җырларга теләгән чакларым бар иде.

Бәлки сезгә укуны дәвам итәргә кирәк булгандыр?

Бәлки консерваториядә укырга кирәк булгандыр. Әмма мин эстрадада «эләгеп» калдым. Тормышны алып барасы бар дип, шоу-бизнеска кереп киттем.