«Казан кичләре»: үпкәләгән Вадим һәм Уразова, Тямаев, «Барс Медиа» турында уйланулар

Ак булып, саф булып истә калсын Казанның кадерле кичләре! Филармония концертлар залында чираттагы «Казан кичләре» тамашасы үтте.

Яңа татар телеканалы!

Татар дөньясында тагын бер татар-рус каналы барлыкка килде. Телеканалның исеме «BEZ» дип атала. Каналны «Таттелеком» кабель операторындагы 128 каналда һәм «YouTube”тан карап була.

«Оештыручылар арасында мин, Дамир Дәүләтшин, Эдуард Үтәганов, Фәнил Вакказов һәм тагын ике кеше бар», — ди Айгөл Нәбиуллина. Ул үзе каналда баш мөхәррир вазифасын үти.

«Казан кичләре» проекты «Мәйдан» телеканалыныкы иде. Ул беренче тапкыр 2016 елның 24 ноябрендә үткәрелгән. Әмма «Мәйдан» ТНВныкы булгач, бу проект эшләвеннән туктап торды. Яңа телеканал әлеге проектны янәдән сәхнәгә кайтарды. Шулай итеп «Казан кичләре» янәдән сәхнәдә. Әлеге концертта тамашачыларга телеканал да тәкъдим ителде.

Проектның үзенчәлеген язып үтик. Һәр концерттагыча бу тамашада да җырчылар җырлый. Әмма, башка концертлардан аермалы буларак, биредә алып баручы артистны сәхнәгә чакырып кына калмый, ә аңа төрле сораулар да бирә. Шулай ук концертта ачык микрофон да оештырылган иде, ягъни тамашачылар да артистларга үзләренең сорауларын бирә алдылар.

Менә бу — проектның төп үзенчәлеге.

Концертның алып баручысы — Фәнил Вакказов.

«Әлеге проектта алып баручы ролен үтәү миңа бик ошый. Үземне классик алып баручы дип саныйм. Күңелем түрендә журналист яши. Миңа кешеләрнең тормышы, алар очраган төрле кызык вакыйгалар кызык. Бигрәк тә үземә концертка әзерләнү процессы ошый. Артистка сорау әзерләр өчен аның турында күпме мәгълүмат белергә кирәк. Актуаль сораулар бирергә тырышам. Җырчылар төрлечә җавап бирә. Кайберләре ихластан сөйли, кайберләре миңа шундый сорау бирерләр дип уйлап, җавапларын әзерләп үк килә. Соравымны юморга борып җибәрүчеләр дә бар», — ди Фәнил.

Аның фикеренчә, артистларга «чәнечкеле» сораулар да бирергә кирәк. «Күп очракта «чәнечкеле”сораулар тамашачыга кызык була, чөнки аларның да әлеге сорауларны бирәсе киләдер, әмма алар оялалардыр. Җырчыны төрттереп алудан курыкмаска кирәк», — ди алып баручы.

«Интертат» хәбәрчесе дә, алып баручы белән тамашачылардан читтә калмыйча, җырчыларга үзен кызыксындырган сорауларны бирде.

«Начар итеп сөйлиләрме, мактыйлармы — барыбер»

Сәхнә артына кергәч, иң башта быелның иң популяр җырларының берсе булган «Малай на белом барсе» җырын башкаручы Лэйна очрады. Шәхсән мин Лэйна белән әле аны тамашачы белмәгән чакта ук таныш идем. Гадәттә, җырчыларның күбесе, популяр булгач, үзгәрә. Ягъни алар сине күрми башлыйлар. Лэйна исә бер дә андый түгел. «О, Алинә», — дип кочаклап алды.

— Лэйна, «Малай на белом барсе» җыры белән танылырмын дип уйлаган идеңме?

— Юк, ул популяр булып китәр дип бер дә уйламаган идем.

— Әлеге җыр нәрсә турында?

— Татарстанга карата мәхәббәт турында. Мин дә Татарстаныбызны яратам. Кечкенә чактан Казанда яшәргә хыяллана идем.

— Җырга карата тискәре фикердә булучылар да бар. Аларга син нинди карашта?

— Әйе, килешәм синең белән. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Шуны онытмаска кирәк. Әле менә бүген кыскарак юбка кидем. Олырак яшьтәге тамашачыга бу, әлбәттә, ошап бетмәс. Кеше һәрвакыт бәйләнер әйберне таба инде ул.

Сине «чәйниләрме»?

— Сөйләсеннәр әле, Алинә. Начар итеп сөйлиләрме, мактыйлармы — барыбер. Иң мөһиме — сөйләсеннәр. Әгәр синең турында бер сүз дә әйтмиләр икән, димәк, сине күрмиләр.

— Татар телендә җырлаячаксыңмы?

— Татарча җырларга кирәк. Әгәр син татар икән, синең татарча җырларга теләгең бар икән, нигә җырламаска?

— Русча җырлап, татар теле онытылмасмы?

— Юк, туган телем онытылмаячак. Татарча җырлар әле чыгачак. Шулай ук русча да җырлаячакмын. Бәлки рус эстрадасында да танылып булыр.

— Рус эстрадасыннан курыкмыйсыңмы?

— Юк, бер дә курыкмыйм. Мәскәүдә чыгыш ясадым инде. Тамашачы начар кабул итмәде дип уйлыйм. Тагын бер рус җырын чыгарырга планлаштырабыз. Ул яз көне чыгачак. Тамашачының әлеге җырны ничек кабул итүен күзәтергә кирәк булачак.

— Казанда яшәргә хыяллана идем, дидең. Рус эстрадасында популяр булып китсәң, Мәскәүгә күчмисеңме?

— Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Мәскәүдә яшәсәм дә, татарча треклар яздырачакмын. Мәсәлән, Элвин Грей, Мәскәүдә яшәсә дә, татарча җырлаудан туктамады бит.

— Эстрадада конкуренция бар. Танылу бер әйбер, әле бит шул баскыч та калырга да кирәк.

— Конкуренциягә артык игьтибар итәргә кирәк түгел дип уйлыйм. Үзеңә максат куеп, эшләргә генә кирәк. Конкурентларның булуы бер дә начар түгел.

Хәзер синең белән аралашырга теләүчеләр саны арткандыр?

— Әйе, аралашырга теләүчеләр бар. Һәм мин алар белән аралашам. Бәлки мин артык гадидер дә. Егетләр дә күп яза. Минем директорым бар. Ул минем кемнәр белән аралашканымны белеп тора. Директорым яшь буенча миннән өлкәнрәк, шуңа күрә ул миңа караганда кемнең кем икәнен яхшырак аңлый.

— Бүген син популяр, әйе. Әмма күпләрдә әлеге популярлык берара гына була.

— Күтәрелүләр дә, төшүләр дә булырга тиеш. Тормыш йөрәк тибеше кебек. Пульс та бит бер менә, бер төшә. Популярлыгымны югалтудан курыкмыйм, чөнки эшләргә әзер булучы командам бар. Әгәр төшеп китсәм, барыбер кире күтәреләчәкмен.

— Шәхси тормышың турында да сөйләче.

— Нәрсә дип әйтим инде? Миңа әлегә 19 яшь. Кияүгә чыгу турында уйламыйм да. Шулай да мәхәббәткә ышанам һәм аны эзлим.

— Нәрсә ул мәхәббәт, Лэйна?

— Бер-берсен белмәгән кеше очраша да һәм алар арасында кабатланмас бер хис туа. Менә бу — мәхәббәт. Бер-берсен яраткан кеше гомер буе бер-берсенә көч биреп торырга тиеш дип уйлыйм. Яхшы егетләрнең булуына да ышанам.

— Синең ирең нинди булырга тиеш?

— Минемчә, ул иҗат кешесе булыр. Бәлки музыкант, бәлки җырчы. Без бер-беребезне аңларга тиешбез.

— Сез гастрольләргә чыгып киткәч, балаларыгызны кем карар?

— Балалар кечкенә булганда, әлбәттә, мин караячакмын. Әнием дә ярдәм итәр, Алла боерса.

— Син Кукмарадан. Мал-туарларыгыз бармы?

— Бездә юк, ләкин әби-бабаларымда сыерлар бар. Сыер сауганым юк. «Малай на белом барсе» җырының клибында савып карамакчы идем, ләкин сыер миннән курыкты. Сыерларның көтүдән кайтуын хәтерлим. Капка төбенә утырып, сыерларны көтә идем. Алар кайткач, бу сыернең сөте күп булачак, монысыныкы әз булачак, дип әбиемә әйтә идем. Бер сорау: ничек алар туп-туры үзләренең өйләренә кайта алалар микән? Димәк, алар үзләренең өйләренең кайда икәнен беләләр. Бу сорауга һаман да җавапсыз.

— Син әле яшь. Җырчыларның күбесе 25-30 яшьләрдә генә популяр була.

— Мин үземне популяр итеп хис итмим дә. Әле алга таба эшләргә дә эшләргә кирәк.

«Кеше булачакмын»

Каршыма Вадим Захаров очрады.

— Вадим, халык санын алганда татар булачаксызмы?

— Юк.

— Ә кем булачаксыз?

— Кеше булачакмын.

Вадим абыйның чыгыш ясар вакыты килеп җитә иде, шуңа күрә ул миңа: «Соңрак сөйләшербез», — диде.

Чыгышыннан соң җырчы: «Сорауларыңа җавап бирмим», — диде.

Әллә кәефе беткән иде инде. Сәхнәдә булган бер хәлне язам. Вадим җырлап бетергәч, сорауларга җавап бирәм дип, алып баручы янына басты. Вадимга кадәр Марина Карпова белән Алинә Давыдова җырлаган иде. Кызларның икесе дә трибуна янында Вадимны көтте. Болар хәзер өчесе дә трибуна артында булганда залдан берәү сорау бирде: «Бөтен керәшен җырларын да беләсезме?». Җырчылар: «Барысын да белеп бетереп булмый инде», — диделәр.

Сорау бирүче ханым керәшен җырының бер өлешен җырлап күрсәтте дә: «Моны беләсезме?» — дип сорады. Вадим белән Алинә бу җырны беренче тапкыр ишетүләрен әйтте, ә менә Марина бу җырның рус версиясен җырлап күрсәтте.

Алинә белән Вадим җырларга гына җыенганнар иде, сәхнәдә җанлы оркестр көй уйный башлады. Бу музыка җырчылар сәхнәдән чыгып киткәндә уйнала торган булу сәбәпле, Алинә белән Вадимга чыгып киткәргә туры килде.

Әллә шул ачуын чыгардымы, белмим. «Сорауларыңа җавап», — бирмим дигәндә йөзе бераз кырысрак иде.

Вадим Захаров сәхнәдән берничә кызыклы хәл сөйләде. Аларны сезгә дә язып үтим.

«Теләгән текләкләр кабул була, ди, кадерле туганнар! Ярый әле җырчылар арасында Винарис Ильегет барлыкка килде», — ди Вадим. «Үземнән дә тазарак кешене күргәч, сөенәм. Винарис белән басып торганда ябык булып күренәм. Ябыкма, Винарис», — ди җырчы.

Тагын бер хәл турында сөйләде: «Раяз белән бер сөйләшеп утыра идек. „Вадим, бераз ябык инде“, — ди. „Бөтен кеше дә ябык була алмый бит, матур кеше дә кирәк сәхнәдә“, — дидем. Менә шуны искә төшергәч, көләсем килә», — дип сөйләде Вадим.

«Җырлыйсым килми»

Зөфәр Хәйретдинов та әлеге концертта катнашты. Аның белән дә аралашып алдык.

— Зөфәр абый, «Барс Медиа» татар медиа группасы турында нәрсә әйтә аласыз? Җитәкчелекнең үзгәрүе компаниянең эшчәнлегенә ничек тәэсир итәр икән?

— Җитәкчелектә ниндидер үзгәрешләр бар, әйе. Анда ике туган эшләде бит инде (Марат һәм Камил Гәрәевлар). Димәк, абыйсы энесенең эшеннән канәгать түгел.

— Компаниянең эшчәнлеге турында ни диярсез?

— Элек әлеге компаниягә бик күп акчалар сарыф ителде. Яңа «йолдызларны табып, ротацияләр ярдәмендә аларны таныталар иде. Күрәсең, соңгы вакытта компаниягә «салынган» акчалар үзләрен акламый башлаган. Акча кире кайтмый. Җырчылар табу кыен түгел, әмма алар хезмәттәшлек итәргә бик теләми.

— Нишләп акчалары кире кайтмый?

— «Барс Медиа» төрле дисклар сата иде. Аларда аудиосы да, видеосы да бар иде. Ә хәзер кеше аларны сатып алмый, чөнки Интернет бар. Әлеге дискларның кирәге юк. «Барс» әлеге эш белән шөгыльләнми дә. Аларның хәзер өч эше бар: радио, телевидение һәм концертлар. Концертлар да соңгы вакытта аларга акча китерми башлады, чөнки аларның үз йолдызлары бетеп бара. Ә читтән килгән җырчыларга акча түләргә кирәк. Әле залның арендасы да бар.

— «Татар җыры» фестивале дә бар бит әле.

— Әйе, минемчә, аның да санаулы көннәре калып барадыр. Проект тулаем «Барс Медиа”ныкы иде. Фестивальдә җырлаганнарның барысы да диярлек үзләренеке иде. Чакырылган җырчылар арасында Салават, Зәйнәб, Айдар Галимовлар була иде. Ә хәзер җырчыларның 85 проценты аларныкы түгел. Бу бит тагын чыгымнар кирәк дигән сүз. Ә проектка «Барс”лар болай да бик күп акча тыгалар, чөнки тамашачыны җәлеп итә белергә кирәк. Тамашачыга ошамаса, ул я икенче елга килми, я «Барс Медиа”га билет хакын киметергә кирәк булачак.

— Билет хаклары кыйммәт шул…

— Үзган елны 15000гә кадәр иде. Минемчә, ул билетларның бәяләре бермә-бер төшәчәк.

— «Барс»тан чыккан җырчылар турында нәрсә әйтә аласыз?

— «Барс Медиа» ярдәмендә танылган иң популяр җырчы — ул Гүзәл Уразова. Ә компаниядән күпме җырчы чыкты. Алар берсе дә үзләре концерт куеп йөри алмыйлар. Эльмира Сөләйманова тырышкан була, ләкин ул да Уразова дәрәҗәсендә түгел.

— Нишләп җырчылар үз концертларын куеп йөри алмыйлар?

— Элек «сольный» концертлар белән йөрүчеләр сирәк иде. Иң күбе — ун кеше. Халык та концертларга йөри иде. Төрле шәһәрләргә барып 3-4 концерт куя идек. Ә хәзер авыр, чөнки сәхнә чуарланды. Кем генә җырламый да, кем генә сәхнәгә менми. Халык бер концертны карап кайта да, аңа ошамый. Ул әлеге концерты ошамаган җырчыга гына түгел, калганнарына да йөрми башлый.

— Димәк, халык бизә?

— Юк, халык бизми, җырчы тамашачысын үзе биздерә. Мәсәлән, элек тамашачы, кассага барып, билетны үзе ала иде. Ә хәзер билетны таратып, акча гына бирсәләр иде дип, өенә китереп бирәләр. Халык билет алмый.

— Хәзер җырчылар да китереп бирә алмый бит.

— Әйе, хәзер электрон касса уйлап таптылар. Налог түләр өчен кертелде бу әйбер. Концерт йөри торган халыкның 50% электрон рәвештә билет сатып ала белми.

— Ландыш, Иркә?

— Ландышның «сольный» карьерасы юк диярлек. Иркәгә килгәндә, әле яңа гына йөри башлады. Аның өчен бу инде соң. Алар инде әллә кайчан танылырга тиеш иделәр. «Барс”та ун елдан артык эшлиләр бит. Ун ел эчендә җырчы популяр булып, кире төшәргә тиеш. Ә алар әле һаман популяр булып китә алмыйлар.

— Таныла алмаулары нәрсә белән бәйле икән?

— Артистта харизма булырга тиеш. Менә ал бүгенге биш популяр җырчыны: Тямаев, Ришат Төхфәтуллин, Илсөя, Уразова һәм Әнвәр Нургалиев. Аларның һәммәсенең дә харизмалары бар. Бу җырчылар бер-берсеннән аерылып тора. Бүген стандарт классик җырчы булып, сәхнәдә популяр булып китү кыен.

— Җырчы бер ара популяр була да, соңыннан төшеп китә. Бу нормаль күренешме?

— Бернәрсә дә мәңгелек була алмый. Һәр җырчыны көтә бу.

— Тямаев та төшәчәкме?

— Әлбәттә. Җырчының үзеннән дә торадыр. Кеше үз өстендә эшләргә тиеш. Һәм иң мөһиме — «йолдызлык чире» белән авырмаска. Әгәр әлеге чир белән авырса, җырчы тиз арада юкка чыгачак.

— Сез дә кайчандыр популяр идегез..

— Мин үземнең сәхнәдән төшүемне көтеп тормадым, төшкәнче җырлаудан туктадым. Беренчедән, үземнең төшәчәгемне белдем. Икенчедән, әкренләп икенче эшем — авторлык эшем пәйда булды. Хәзер инде алты ел үз концертларым белән йөргәнем юк, чөнки җырлыйсым килми.

— Сез ротацияләргә акча түлисезме?

— Юк, миңа нәрсәгә ул?! Ходай сакласын. Бу дөрес әйбер микән? Түләүчеләр популяр булып китәрмен дип уйлыйлардыр, ә миңа популярлык кирәкми. Мин җырчы булып акча эшләмим, башка өлкәдә эшлим.

«22 декабрь туебыз булачак»

Грим бүлмәсендә Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллинаны күрдем. Аларның 22 декабрь туйлары була икән.

— Алмаз, бу көннәрдә тамашачыларга: «Концертларга ризык, эчемлекләр алып килмәсеннәр иде!» — дигәнсең. Барыбер күчтәнәчләрне кабул итәсезме?

— «Алмыйбыз», — димәдем бит. «Мәшәкатьләнеп, алып килмәгез», — дидем. Билет сатып алганнар бит, концерт карарга дип килсеннәр.

— Зөлфирә дә бәлешләр ашыймы? Яисә тазарырга куркамы?

— Соңгы вакытта ошамый, дөресен әйткәндә. Тиздән туебыз булачак.

— Кайчан?

— 22 декабрь.

Безнең сөйләшүгә Зөлфирә дә кушылды.

Алинә Айдарова: Нишләп туегызны кышка калдырдыгыз? Никахыгыз 23 август булган иде.

Алмаз: Зөлфирә туеның кыш көне булуын теләде. Һәм Зөлфирәнең энесе армиядән кайтырга тиеш. Аны көтәбез.

Алинә: Күлмәк алдыңмы әле, Зөлфирә?

Зөлфирә: Менә иртәгә барачакмын. Әлегә ниндине алуымны белмим. Шулай да якынча ниндине аласым килгәнне беләм.

Алинә: Алмазга күрсәтмәячәксеңме?

Зөлфирә: Юк, туйга кадәр күрергә ярамый.

Алмаз: Кая качырасың син аны? Бергә торабыз бит.

Зөлфирә: Апаларга качырырмын. Күлмәк сюрприз булырга тиеш.

Алинә: Туегыз ничек үтәчәк?

Зөлфирә, Алмаз: Әлегә бернәрсә дә белмибез. Иртәгә ял көне, Алла боерса, шунда барысын уйлашачакбыз. Әмма "кәләш сатып алулар" булмаячагын төгәл беләбез. Туебыз Казан Ипподромының ресторанында көндез булачак. Ни өчен көндез, чөнки Мөслимнән килүчеләр дә булачак. Ә Мөслим якын түгел.

Алинә: Туегызны кем алып барачак?

Алмаз: Рафис Кәлимуллин алып барачак.

Алинә: Туйдан соң зөфәф төне була микән ул?

Алмаз: Никахтан соң буладыр ул.

Зөлфирә: Бездә булмады.

Алинә: Ничек инде булмады?

Зөлфирә: Без никахтан соң концерт куйдык бит.

Алмаз: Соң төнлә бит концерт куймадык.

Зөлфирә: Юк бугай. Әллә булдымы?

Алмаз: Син мине мыскыл итеп торма инде. Мунчага да бардык. Соңыннан Зөлфирәне больницага салдылар.

Алинә: Төннән соңмы?.. Нишләттең Зөлфирәне?

Зөлфирә: Башкортстанда велосипедта йөргәндә егылдым. Аннан соң аягым шешә башлады. РКБга баргач, бар да яхшы дип кайтардылар. Шулай йөри торгач, бер мәлне атлый алмый башладым. Гематома җыелган булган.

Алинә: Фатир алдыгыз?

Алмаз: Әйе, хәзер ипотека белән аерым яшибез. Унбиш елга алдык.

Зөлфирә: Тизрәк түләп бетерәсе иде.

«Кеше сүзенә артык игътибар итмәскә кирәк»

Раяз Фасыйхов та шунда.

— Раяз, Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова бераз гына шаулашып алганнар иде. Бу хакта беләсеңме?

— Ишетеп беләм. Пиар булды микән бу, ялгыш шулай булып чыкты микән? Мин бер вакыт үзем дә аудан соң, кулга казмы, үрдәкме тотып, фото куйган идем. Тотындылар инде тәнкыйтьләргә. «Ничек кызганмыйсыз аларны?» — дип яздылар. Мин теләсә ничек атып йөрмим бит. Гүзәл белән Фирдүс тә шаярырга гына теләгәннәрдер.

— Гүзәл ул әйберне чүпрәк диде әле.

— Бу инде Гүзәлнең акланырга теләве. Гүзәл белән Фирдүснең миллионлаган аудиториясе бар. Бәлки аклану кирәк тә булмагандыр. Шаярып, уйнап әйтелгән сүз генә булгандыр бу. Гастрольләрдә йөргәндә, җырчыларга юл крыенда ашарга, эчәргә туры килә. Әгәр кафе янында этләр йөрми икән, куркырка кирәк, дип көлешә идек. Әгәр дә песиләр, этләр исән икән, димәк, кафеның котлетларын ашарга ярый. Бу — бары тик көлешү. Без бары тик бу көлешүләрне видеога төшерми идек.

— Аларга нәрсә әйтә аласың?

— Кеше сүзенә артык игътибар итмәскә кирәк. Гүзәл җаны белән борчылган да, аклана башлаган. Фирдүс уйламагандадыр аны. Тырнак астыннан кер эзләүчеләр гел булачак. Шуны әйтәсем килә: игътибар итмәскә кирәк. Видеоны алып кына атасы иде.

— Сиңа кызык булдымы соң?

— Юк, әлбәттә. Миңа күрсәткәч: «Аллам», — дип кенә куйдым. Фирдүс турысын бәрә дә әйтә. Шул Фирдүснең әйткәненнән Гүзәл көлгән.

— Пиар кирәкме ул?

— Кирәктер инде ул. Син кешенең телендә икән, димәк, синең белән кызыксыналар. Әмма шул пиарга гына карап, концертка килүчеләрнең саны артыр микән? Безнең халык табигыйлыкны, ихласлыкны ярата. Миңа берәр компания пиар тәкъдим итеп, әгәр ул пиар минем мораль тәлапләремә туры килмәсә, риза булмаячакмын. Хэт, нәрсә вәгъдә итсеннәр шунда.

— Кешегә барыбер ярап бетеп булмый, әйеме?

— Әле менә күптән түгел генә бер мәсәл укыдым. Бер пар бара икән. Ире хатынын ишәккә утырткан. Бу иргә берәү: «Кара инде, „подкаблучник“, хатынын утырткан, ә үзе җәяү бара», — дигән. Ир моны ишетеп, ишәккә үзе менеп утырган. Моны күреп, икенчесе кычкырган: «Хайван, хатының җәяү бара, ә син ишәккә утыргансың», — ди. Моны ишетеп, ишәккә ир белән хатын икесе дә менеп утырган. Моны күреп: «Ничек ишәкне кызганмыйсыз?» — дигәннәр. Ир белән хатын моны ишетеп, ишәктән төшеп, җәяү бара башлаганнар. «Кара, аңгыралар, ишәкләре була торып, икесе дә җәяү баралар», — дигәннәр. Шуңа күрә һәр вакытта да төрле фикердәге кешеләр булачак. Аңа игътибар итмәскә кирәк.

— Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?

— Гаиләдә генә түгел, урамда да татар аралашабыз. Кибеткә кергәч: «Исәнмесез», — дим. Әгәр миңа русча җавап кайтарсалар, мин дә русча сөйләшәм. Балаларым да татар телен белә. «Без татар», — дип кычкырып йөрүчеләрнең балалары да русча сөйләшәләр хәзер. Әти-әнисе татар, үзенең исеме дә татар, ә телне белми. Телне белмәгәч, беттек дигән сүз.

— Яңалыклар бармы?

— Март аендагы концертка әзерләнәбез. Алла теләсә, сезне дә чакырырбыз!

Проект дәвамлы булсын

Татар дөньясында яңа телеканал барлыкка килүе яхшы. Барысы да каналның алга таба күрсәткән эшчәнлегеннән тора. Алмаз Мирзаянов телеканалның җитәкчелегенә дөрес сүзләр әйтте: «Акчага сатылмыйча, шул акча турында гына уйламыйча эшли торган хезмәткәрләр булсын иде», — диде ул.

Музыкаль телеканалларда: «Түләсәң, күрсәтәбез», — дигән кагыйдә яши. Бу кагыйдә буенча гына эшләп, татар халкы каналы исемен йөртеп була микән?..

BEZ телеканалына уңышлар телибез!