Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров: «Елмаеп йөреп, төп башына утырткан „дуслар“ булды»

Зөлфәт Зиннуровны кемнәр төп башына утырткан? Ни өчен ул мәхәббәткә ышанмый? Нигә ул үзен куркак ди? Һәм Зөлфәт кемгә авылдан каймаклар ташыган? Бу һәм башка сорауларга ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында җавап бирде.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров: «Елмаеп йөреп, төп башына утырткан „дуслар“ булды»
Максим Кәримов

Зөлфәт нигә сәхнәдән күренми?

Зөлфәт, синең иҗат дәртең сүнеп бара кебек. Халыкка синең шансон җырларың җитми. Бүгенге авыр көндә аеруча. Үзеңә дә шулай тоелмыймы?

Олыгаябыз. «Хәзер җырлар яздырам, концертлар куям», — дигән әйбер юк. Кызыгы бетте. Мин һәрвакыт шулай, нәрсәдер кызык икән, мин аңа тотынам, эшлим. Бүгенге көндә миңа әлеге өлкә алай ук кызык түгел. Ниндидер җырлар, сүзләр тәкъдим итсәләр, әгәр дә ул миңа ошаса, аңа көй яздырып, аранжировка эшләтеп, үзем өчен, Интернетка чыгарыр өчен эшли алам. Ләкин аны тегендә-монда алып барып, телевидение, радиода әйләндертмим.

Димәк, элек болар сиңа кызык булган?

Әйе. Һәрнәрсәнең үз вакыты бит. Элек сәхнә кызык булса, хәзер тормышның башка кыйммәтләре: гаилә, балалар, тәрбия — шулар өстенлек алды. Моны дөрес дип саныйм. «Эх, ялкауландым, эшләмим ул өлкәдә», — дип үкенмим. Теләк булса, эшләргә була. Ләкин бит күңелең кушканны эшләргә кирәк.

Шулай да, быел август аенда синең «Яшәүләре әйбәт әле» дигән яңа җырың чыкты. Элеккеге кызыксыну уяндымы яисә халык соравына җавап идеме ул?

Бу җыр ике ел ятты миндә. Эшләргә вакыт җитмәде. Җәй башында ук чыгарга тиеш иде ул. Кызыксыну югары булмаганга күрә, күрәсең, июль ахыры — августта гына чыкты ул. Аны радиога бирдек. Интернет киңлекләрендә бармы-юкмы, белмим. Ләкин барыбер быел сентябрьдә зур эш эшләнде. Ике альбомымны барлык музыкаль мәйданнарга керттек.

«Яшәүләре әйбәт әле» — җиңелчә җыр. Шуңа да «Халкым, минем», «Ясин чыктым сиңа, мәхәббәт» кебек популяр була алмадымы икән ул?

Үзем күбрәк фәлсәфи җырлар яратсам да, бу — җиңелчә җыр. «Халкым, минем», «Ясин чыктым сиңа, мәхәббәт» — элегрәк иҗат ителгән җырлар. Шуңа күрә истә калгандыр да алар. Аннан соң да «Ага гомер», «Чит җирләрдә сиңа ни калган?», «Әллә ничек кенә үтә гомер» дигән фәлсәфи җырлар чыкты. Алар бар. Ләкин халык танысын өчен, аларны радио, телевидениедә әйләндерергә кирәк.

«Яшәүләре әйбәт әле» радиода әйләнде бит.

Әйе, бер тапкыр көн дәвамында әйләнде ул. Аннан соң, бәлки, берәр тапкыр булгандыр көн дәвамында.

Бу халыкка трибун җырларың җитмәүне күрсәтә түгелме соң инде? Халык фәлсәфи җыр көтә бит. Ә син җиңелчә «вайб» тәкъдим иттең.

«Өйләнмим» җыры бик популяр иде бит. «Чупа-чупс» та җиңелчә. Без аны кызык өчен генә, «Мондый җыр да булсын инде», — дип кенә яздырган идек. Балалар яратты ул җырны.

«Хатын-кызны рәнҗетүдән куркам»

Шансон җырларын башкаргангамы, әллә телевидениедә шундый образ булдымы — халык сине бик текә егет итеп кабул итте.

Текә итеп кабул итүләрен әле мин беренче ишетәм. Ю-юк. Алай дип әйтмәс идем. Кем соң ул текә кеше? Бәлки, без икебез ике төрле аңлыйбыздыр бу сүзне?

Студент чагыңда артыңнан бик күп кызлар йөгереп йөргән, күпләр елаган… Бу да шул текә Зөлфәт образын ничектер тулыландыра кебек.

«Күп кызларның башын әйләндергәнсең», — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин очрашып йөргән кызларым күп түгел. Бу җитди мөнәсәбәтләр. Кызлар белән вакыт уздырыр өчен генә йөргән булмады.

Хатын-кызның күз яшеннән курыкмыйсыңмы?

Куркам. Рәнҗетүдән куркам. Беркайчан да «Яратам», — дип кызларны ышандырмадым. Кызларның «Мин сине яратам», — дип әйтүләреннән дә курка идем. Сәбәп бирмәскә тырыша идем. Симпатиясен күрдем, ләкин уйнамадым, файдаланмадым. Аңа авыр була бит аннары. «Юк, безнең арада бернәрсә дә булмаячак», — дигән сүзләр яисә гамәлләр белән вакытында ниндидер киртә, нокта куя идем.

«Кызганыч, „егет“ сүзен тагып йөрмәслек кешеләр бар»

Ә үзеңнең гафу итмәгән чакларың булдымы?

Бар. Дуслык турындадыр бу. Сиңа дус булып, елмаеп, көлеп йөргән, ахыр чиктә төп башына утыртучылар, вәгъдәләрен үтәмәүчеләр, ышанычка кереп, алдап калдырган кешеләр бар. Андый ук дус түгел инде алар. Кичерү дигән әйбер юк. Булган — беткән.

Кызганыч, «егет» дигән сүзне тагып йөрмәслек кешеләр бар. Егет булсаң, егет бул, диләр бит инде. Әйткәнсең икән — кырыкка ярыл, ләкин эшлә! Беркайчан да кешене алдама! Кайбер кешеләр: «О, мин аны алдадым», — ди. Ул үзе башлы булганга күрә түгел, башка кеше аңа ышанганга күрә алдаган. Аны хөрмәт итеп ышанганнар, ә ул алдаган. Бу очракта алдаучы — кабәхәт кеше.

Бу кешеләр белән бүгенге көндә аралашасыңмы?

Кемнәрдер акча тиеш, кемнәрдер ниндидер вәгъдәләрен үтәмәгән килеш калдылар. Алар белән бүгенге көндә аралашмыйм.

Үпкәне үзеңдә саклыйсыңмы?

Күпме генә «Үпкәне, үчне саклап йөрергә ярамый», — дип әйтергә тырышсак та, барыбер бар инде ул… Ул истә тора. Ләкин гел шуңа гына берегеп яшәргә кирәкми. Алай чиргә салышкан кешеләр дә бар. Бер генә яшибез бит. Тормыш дәвам итә, дип яшәргә кирәк.

«Бүгенге Зөлфәт күпкә куркак»

Яшь чактагы Зөлфәт белән бүгенгесен чагыштырсак, ниләр үзгәрде?

Бүгенге Зөлфәт күпкә куркак. Яшь вакытта таулар күчерерсең, бөтен нәрсә дә кулдан килер кебек. Бу әйбәт, чөнки шул вакытта син теләсә нинди эшкә алынасың. Элек тотынган эшләргә хәзер алыныр идемме икән, юкмы?.. Хәзер һәрбер эшкә шикләнеп карыйсың. Булырмы икән, барып чыгармы, дип куркасың. Җаваплылык хисе арта. Барып чыкмаса, нишлисең? Ә элек — турыга бәрәсең. Энтузиазм… Ул — яшьлекнең иң көчле, иң кирәкле әйбере. Шуңа күрә, чагыштырсак, бүген күпкә куркак, ләкин өстән генә түгел, ә төплерәк фикер йөртәм.

Әти-әни дөрес тәрбия биргән. Студент чакта ук эшләгән акчамны җыеп бару гадәте бар иде. Дискотекалар оештыра идем ул вакытта, радио, телевидениедә эшләдем. Күпмедер өлешен, әлбәттә, күңел ачуга, үземә тотсам, калганын җыеп бара идем. Аллага шөкер, бишенче курсны тәмамлап, бер ел үткәч, шул тупланган акчага җир сатып алып, өйнең нигезен салдым. 2006 елда нигезенә тотынган идем, хәзер инде 2021нче ел, әле дә төзим шул йортны.

«Студент чакта вахтада утыручы әбигә каймаклар алып килә идем»

Телевидениедә яшьләр редакциясе ачылгач, «Рамилә апа, мине эшкә алсагыз, авылдан сөт, каймаклар алып килермен», — дип әйткән булгансың икән.

Аны Рамилә апа Сәхәбетдинова (хәзер «ШАЯН ТВ» башкарма директоры — баш мөхәррир — «Интертат» искәрмәсе) шулай дип сөйли. Үзем алай әйткәнне хәтерләмим. Бәлки, әйткәнмендер инде, кем белгән.

Сине ул чакта телевизорлардан күрә башладык, димәк, эшкә алганнар. Күп ташырга туры килдеме каймаклар?

Алып килгәнмендер инде күчтәнәчкә. Тулай торакта вахтада торучы әбигә алып килә идем әле. Чөнки тулай торак унбердә бикләнә иде. Ә ул вакытта мин радиода төнге унбер-уникеләрдән соң гына кайта идем. Тулай торакка кергәндә, майламыйча, җайламыйча булмый. Саран кеше түгел мин. «Менә сыйланыгыз, яңа аертылган каймак, сөт», — дип алып килә идем. Авылга рәхмәт!

«Хатыныңа „хатын“ дип әйтмичә, кем дип әйтәсең инде?»

Халык сине акыллы ир буларак та белә. Инстаграмда балалар белән төшкән видеоларыңны яраталар.

Кызык әйберләрне төшерергә тырышам. Балалар белән балыкка чыксаң да кызык. Сөйләшәсең, күзәтәсең. Бер көнне кечкенәсе белән сөйләшеп утырам:

—      Дусларың бармы соң?

—      Бар.

—      Кемнәр белән уйныйсың?

—      Кызлар белән.

—      Малайлар юкмыни бер дә?

—      Бар.

—      Теге матур күлмәклесеме?

—      Әйе-әйе.

—      Аның белән уйнаганда нишләдең соң?

—      Мин аны пәп иттем.

—      Нәрсә өчен?

—      Чөнки ул әйбәт малай.

Үзем төшерәм, үземнең шаркылдап көләсе килә. Үзем дә шулар белән аралашып, балачакка әйләнеп кайтам.

Балалар белән мин генә түгел, аналары да шөгыльләнә, күбрәк шөгыльләнәдер әле ул. Ул дәрес әзерләүләр… Мин күбрәк төшергәнгә, кешегә балаларны мин күбрәк тәрбиялим кебек тоеладыр инде.

Инстаграмыңдагы видеоларда Гөлназ бик күп күренми шул. Аннары кеше: «Гел балаларын һәм үзен генә куя. Хатынын күрсәтми. Усал ахры бу Зөлфәт», — дип уйлый инде. Ә тормышта ничек?

Кешегә ярап булмый бит инде. Тормышта нинди булуымны хатыннан сорарга кирәктер. Бәлки, корырактыр мин. Ләкин кырыс түгел. Тәмле телле түгел. «Хатыныңа матур сүзләр белән эндәш, хатын дип түгел», — дип язалар. Хатыныңа «хатын» димичә, ничек эндәшәсең инде? Хатын бит инде ул. Мулла никахта: «Бүгеннән сез — ир белән хатын», — дигән. Бик матур сүз. «Анасы» дигәнгә дә бәйләнәләр. Бездә, Саба ягында, гадәти күренеш бу.

Мәхәббәт юк?

Мәхәббәт юк, дияргә яратасың инде син.

Әйе. Ни өчен? Менә без китаплар укып алданабыз. Әлбәттә, китап укуның яхшы ягы күп. Ләкин начар ягы бар — син шул китаптагыча яши башлыйсың. Безгә әни кечкенәдән: «Китаптагыча яшәмәгез, китаптагыча уйламагыз. Тормыш алай түгел ул, тормыш алай гына бармый ул», — дип әйтә. Китапта: «Алар бер-берсен өзелеп сөйделәр, ул аны гомере буе кулында гына күтәреп йөртте», — диләр. Нинди кулыңда гына күтәреп йөртәсең тормышта? Булмый ул алай! «Без гөрләшеп, чөкердәшеп кенә гомер иттек», — дигән бер гаиләгә дә ышанмыйм.

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Димәк, мин кыл өстендә йөрим дигән сүз бит инде. Шулай булгач, миңа кирәкме ул? Кирәк түгел ул мәхәббәт дигән әйбер.

Иң мөһиме - хөрмәт итү булырга тиеш. Хөрмәтне сүз белән генә аңлатып булмый. Ул гамәлләрдә күренергә тиеш. Балалар дип өзелеп торасың, өйгә кайтасың килеп кайтасың, гаиләне тулысынча тәэмин итәсең икән… Менә шул ул.

  • Зөлфәт Зиннуров белән «Гадел әңгәмә»не сылтама аша кереп карый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100