Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Экранга чыкканнарын язып бардым»: татарда ничә җырчы бар?

Татарда ничә җырчы бар? Эстрада тирәсендә кайнаган кешеләрнең кайсы 400 ди, кайсы – 800, кайсы меңнән артып китүен әйтә. Һәркайсы үз фаразын җиткерә. Менә 72 яшьлек Венера Исмәгыйлева, имеш-мимешкә урын калдырмыйча, үз тикшерүен үткәргән.

news_top_970_100
«Экранга чыкканнарын язып бардым»: татарда ничә җырчы бар?
«Чаян» журналы карикатурасы

Казанда яшәүче Венера Исмәгыйлева телевизорын кабызып, «Мәйдан» каналына күчергән дә, экранда күренгән һәр җырчының исем-фамилиясен калын дәфтәренә теркәп барган. Бер ел буена! Туктамыйча, армый-талмыйча, ялгышмыйча. Хезмәтенең нәтиҗәсе — 242 җырчыдан торган исемлек.

«Атказанганнар күп түгел»

— Ул вакытта сәламәтлек какшап киткән иде, операциядән соң эшләргә ярамады. «Мәйдан» каналын көн-төн карыйм. «Татар эстрадасында ничә җырчы бар икән?» — мин әйтәм. Шуннан аларның санын төгәлрәк белү өчен алдыма кәгазь куйдым да, экранга чыккан җырчыларны язып бардым, — дип сөйләде Венера Исмәгыйлева.

Венера ханым төзегән исемлектә хатын-кыз җырчылар саны 5кә генә артык. Димәк, хатын-кыз һәм ир-ат җырчыларыбыз бер чама.

Парлы җырчыларыбыз 15әү, әлеге сан исә 6%ны тәшкил итә.

Моннан тыш, исемлектә төркемнәр һәм дуэтлар да бар. «Бәхетле», «Хитобои», «Караш», «Бер аваз» «Кыю кызлар», Фәридә — Алсу, Артур — Марат. Кызганыч, соңгысы инде таркалды. Җәмгысе — 11.

«Шәхси тормышлары кызыксындырмый»

Шундый исемлекләр төзерлек булгач, Венера Исмәгыйлева артистларның шәхси тормышы, иҗаты белән дә ныклап кызыксынадыр дигән фикер туды. «Юк». Исемлек авторының җавабы шундый булды. Ул ирле-хатынлы җырчылардан кала, калганнарының шәхси тормышы белән кызыксынмавын җиткерде. Шулай да, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Илһам Вәлиев иҗатларына өстенлек бирә икән.

— Сиринә Зәйнуллинаны беренче күрүдә үк ошаттым, — ди Венера Исмәгыйлева. — КФУда татар журналистикасы кафедрасында эшли идем. Шунда безнең кафедра хезмәткәре Рифат Фаттахов концертларга чакыру билетлары бирә иде. Шул концертларның берсендә Сиринә Зәйнуллинаны күрдем, шуннан бирле аның иҗатын ошата башладым. Аннары, Ришат Төхвәтуллин, ирле-хатынлы Артур Исламов белән Эльза Заяриларга да хөрмәтем зур. Салават җырларын да яратып тыңлыйм.

Венера ханым фикеренчә, әлеге җырчылар исемлеген өч тапкыр арттырырга була. Бәлки, укучылар арасында бу эшкә алынырга теләүчеләр табылыр? Әйдәгез тулысынча санап чыгарыйк әле: татар эстардасында ничә җырчы бар икән?

Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар: биредә язылган кешеләрнең һәммәсен дә җырчы дип атап буламы соң? Ә сез кемнәрне төшереп калдырыр идегез?

Исемлеккә бәя бирер алдыннан берничә пунктны исәпкә алсагыз иде: бу бер каналда бер ел эчендә куелган җырлар гына, аларның да тулы исемлеге түгел (авторның тәүлек әйләнәсе карый алмаганын истә тотыгыз); исемлектәге җырчыларның урыны бернинди дә күрсәткеч түгел, бу бары тик җырчының телеканалда ничәнче булып чыгуын гына күрсәтә.

Венера Исмәгыйлева төзегән исемлек

1. Чәчкә

2. Азалия Вәлиева

3. Илназ Сафиуллин

4. Айрат Сафин

5. Радик Яруллин

6. Ильвина

7. Илназ Бах

8. Лилия Муллагалиева

9. Айгөл Бәриева

10. Айгөл Рәхимова

11. Сиринә Зәйнетдинова

12. Гөлназ Гафурова

13. Зинира Рамазанова

14. Ризат Рамазанов

15. Лилиана Газизова

16. Булат Бәйрәмов

17. Ләйсән Гыймаева

18. Рәсим Низамов

19. Резеда Шәрәфиева

20. Ришат Төхвәтуллин

21. Гүзәл Уразова

22. Илдар Хәкимов

23. Айдар Галимов

24. Эльвира Хамматова

25. Динара Шәйдуллина

26. Гүзәл Идрисова

27. Илзидә Госманова

28. Алмаз Мирзаянов

29. Алинә Даутова

30. Рамил Айнетдинов

31. Гөлназ Солтанова

32. Чулпан Йосыпова

33. Хәким

34. Азалия Зиннәт

35. Элвин Грей

36. ANN SU

37. Эльнар Сәбирҗанов

38. Азат Фазлыев

39. Алсу Фазлыева

40. Ринат Рәхмәтуллин

41. Илдус Вәлиев

42. Гүзәл Мәхмүтова

43. Рәсимә Галиуллина

44. Алия Карачурина

45. Рөстәм Насыйбуллин

46. Винарис Ильегет

47. Алсу Әбелханова

48. Зөфәр Хайретдинов

49. Ләйсән Мәхмүтова

50. Лилия Нигъмәтҗанова

51. Гөлназ Шәрипҗанова

52. Илсур Шәрипҗанов

53. Ранис Габбазов

54. Илшат Вәлиев

55. Хәмдүнә Тимергалиева

56. Азат Каримов

57. Фирдүс Тямаев

58. Дилбәр Фәиз

59. Салават Миңнеханов

60. Гүзәлем

61. Рамил Айнетдинов

62. Иркә Гәйнемөхәмматова

63. Эльмира Сөләйманова

64. Лилия Хәйруллина

65. Виталий Агапов

66. Булат Нигъмәтуллин

67. Диана Тәҗетдинова

68. Зөфәр Билалов

69. Гөлназ Солтанова

70. Филүс Каһиров

71. Алмаз Юнысов

72. Айдар Юнысов

73. Рената Тэй

74. Ландыш Нигъмәтҗанова

75. Фәрит Таишев

76. Динә Гарипова

77. Фирүзә Хафизова

78. Гөлнара Тимерҗанова

79. Рамил Шәрипов

80. Айгөл Сагынбаева

81. Әнвәр Нургалиев

82. Ландыш Баһави

83. Иркә

84. Илнур Юламанов

85. Адель Җәләлиев

86. Гүзәлия

87. Сөмбел Билалова

88. Ленар Яшен

89. Ильмира Нәгыймова

90. Сылу

91. Индива

92. Гүзәл Әхмәдиева

93. Флера Тәлипова

94. Рифат Зарипов

95. Әлфинә Әгъзәмова

96. Ильназ Гарипов

97. Илгәрәй

98. Лилия Хәсәнова

99. Зөлфирә Шәйдуллина

100. Раяз Фасыйхов

101. Ләйлә Галиева

102. Рөстәм Галиев

103. Айгөл Рәхимова

104. Зәйнәп Фәрхетдинова

105. Артур Шөгаепов

106. Лилия Гайнетдинова

107. Радик Яруллин

108. Рөстәм Закиров

109. Гөлсирин

110. Ләйсән Мухиева

111. Альбина Маклакова

112. Шәкур (Алмаз Корбанов)

113. Ринат Гыйльфанов

114. Алсу Ибраһимова

115. Шахзат Разметов

116. Регина Тимербулатова

117. Равил Галиев

118. Айдар Габдинов

119. Дамира Сәетова

120. Нурзадә

121. Рамилә Хәйретдинова

122. Марсель Зәйдуллин

123. Рөстәм Сәрвәров

124. Руслан Баһадур

125. Ясмин

126. Гөлназ Сираева

127. Ришат Шәйхетдинов

128. Айгөл Шәйхетдинова

129. Миләүшә Сафина

130. Илнар Миранов

131. Булат Зиатдинов

132. Мәдинә

133. Айлик

134. Марат Шәйбәков

135. Гүзәл Диникеева

136. Динара Шәйдуллина

137. Динарт Закиров

138. Айназ Ахунов

139. Сәйдә Мөхәмәтҗанова

140. Илшат Сафин

141. Юлия Гарифуллина

142. Эльвира Хәйруллина

143. Мөнир Рахмаев

144. Айгөл Хәйри

145. Ришат Фазлыәхмәтов

146. Рамил Айметдинов

147. Энҗе Әхмәтҗанова

148. Лилия Биктимерова

149. Фәдис Ганиев

150. Лэйна

151. Рамил Закиров

152. Мәликә

153. Марат Фәйрушин

154. Илнар Җәлалов

155. Базарбай Бикчәнтәев

156. Резеда Гайнуллина

157. Айрат Сафин

158. Айсылу Габдинова

159. Ильяс Халиков

160. Гөлдания Хәйруллина

161. Раил Гыйззатуллин

162. Гүзәлия һәм Эмиль

163. Рәдиф Закиров

164. Анзор Нәбиуллин

165. Рәфинә Гәниуллина

166. Айгөл Хәернасова

167. Сәгыйть Гыйбашев

168. Ярамир

169. Илгиз Шәйхразиев

170. Динә Латыйпова

171. Рафаэль Латыйпов

172. Диния Әхмәтшина

173. Фәридә — Алсу

174. Зәринә Хәсәншинә

175. Эльза Заяри

176. Чулпан Әхмәтҗанова

177. Нәфисә Нәзәрова

178. Урал Рәшитов

179. Динара Рәхимова

180. Габидулла Хөрмәтуллин

181. Фирүзә Париж

182. Вадим Захаров

183. Ильсур Сафин

184. Ильяс Шәрипов

185. Бәширә Нәсыйрова

186. Венера Ганиева

187. Зөлфәт Зиннуров

188. Илдар Әхмәтов

189. Лилия Гыйматдинова

190. Илназ Гарипов

191. Вильдан Шәмсетдинов

192. Владимир Васильев

193. Рамил Батыров

194. Рамилә Батырова

195. Илсөя Бәдретдинова

196. Нәфисә Нәзәрова

197. Алинә Сафиуллина

198. Роза Хәбибуллина

199. Рөстәм Асаев

200. Халидә Бегичева

201. Салават Фәтхетдинов

202. Гөлдания Гыйззәтуллина

203. Илсаф

204. Фәдис Ганиев

205. Альбина Кармышева

206. Таңсылу Мөхлисова

207. Марат Шайбаков

208. Гүзәл Әхмәтова

209. Рәфинә Ганиуллина

210. Флорит Гыйззәтуллин

211. Алсу Гыйззәтуллина

212. Закир Шаһбан

213. Гөлназ Солтанова

214. Нияз Вәлиев

215. Алсу Сәйфуллина

216. Фәрит Мифтахов

217. Илнур Рамазанов

218. Адель Җәләлиев

219. Ранис Габбасов

220. Альбина Заһидуллина

221. Азат Абитов

222. Динар Закиров

223. Гөлназ Шакирова

224. Фидарис Мортазин

225. Нәзифә Кадыйрова

226. Артур Маузер сакс

227. Раян Садриев

228. Рафил Җәләлиев

229. Эльмира Гыйльфанова

230. Зөлфия Шакирова

231. Җәвит Шакиров

232. Гүзәл Диникеева

233. Нәркис Зыйннатуллин

234. Наилә Фатехова

235. Фирзәр Мортазин

236. Габделфәт Сафин

237. Руслан Кираметдинов

238. Әбри Хәбриев

239. Эльмира Кәлимуллина

240. Рәсим Низамов

241. Дамир Зиннәтуллин

242. Рамил Хәйретдинов



Парлы җырчылар

1. Рафил Җәләлиев — Эльмира Гыйльфанова

2. Ильмира Нәгыймова — Руслан Кираметдинов

3. Ризат — Зинира Рамазановлар

4. Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар

5. Ләйлә — Рөстәм Гәлиевлар

6. Гөлназ — Илсур Шәрипҗановлар

7. Рафаэль — Динә Латыйповлар

8. Айгөл — Ришат Шәйхетдиновлар

9. Фәдис Ганиев — Лилия Биктимерова

10. Гүзәл Уразова — Илдар Хәкимов

11. Азат — Алсу Фазлыевлар

12. Салават Миңнеханов — Гүзәлем

13. Ландыш Нигъмәтҗанова — Фәрит Таишев

14. Зөлфия — Җәвит Шакировлар

15. Ләйсән Гыймаева — Булат Бәйрәмов


Татар җырчылары төркемнәре

1. «Кыю кызлар»

2. «Артур-Марат» дуэты

3. «Бәхетле»

4. «Караш»

5. «Фәридә — Алсу» дуэты

6. «Хитобои»

7. «Бер аваз»

8. «Чыктым аркылы күпер»

9. «Сорнай»

10. «Ямьле»

11. "Зөләйлә"


Телеканаллар Рәисә Нуриева, Нурҗамал Үсәнбаева, Хәлидә Зәбирова, Таһир Якупов, Камил Якупов, Хәния Фәхри, Вәсилә Фәттахова җырларын еш куя икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100