Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шоу инде бу» - Алсу һәм Азат Фазлыевлар бәби туе үткәрә

Иҗади гаиләнең кунаклары үз сәхифәләрендә фото-видеолар куя.

news_top_970_100
«Шоу инде бу» - Алсу һәм Азат Фазлыевлар бәби туе үткәрә
https://www.instagram.com/alsufazlyeva/

Алсу һәм Азат Фазлыевлар кызлары Зифаның бәби туен милли рухта үткәргән. Мәҗлестә «Туган тел» җырын да җырлаганнар, татар халык биюләрен дә биегәннәр.

Бәби туен Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм «Улица» фильмында төшкән Руслан Сабиров алып бара.

Җырчылар куйган видеоларда Татарстан йолдызлары арасыннан бәби туенда Илсөя Бәдретдинова, Зәмирә Рәҗәпова, Зөлфирә Шәйдуллина, Айдар Тимербаев, Уфадан Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар күренә.

Әлбәттә, иҗади гаиләнең инстадуслары котлауларга кушылган, матур теләкләрен язып калдырганнар.

«Бигрәк каты яратасыз. Ата-ана күзе дә тия бит», «Каян таптыгыз мондый матур элеккеге шапканы», «Бәби туе түгел инде бу, ә шоу», «Ике малаегызның бәби туен да шулай үткәрдегезме?» кебек комментарийлар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100