Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шорыкйол: Мари халкының Яңа елы

Халыклар дуслыгы йортында мари халкының Яңа елы башлануга багышланган Шорыкйол бәйрәмендә Татарстанда яшәүче марилар катнашты дип хәбәр итә "Татар-информ".

news_top_970_100
Шорыкйол: Мари халкының Яңа елы

Милли автономия җитәкчесе Людмила Мусихина әйтүенчә, бу бәйрәм элекке заманнардан бирле үткәрелә. Бәйрәмнең төп геройлары - Васли Кугыз һәм Васли Кува.

Шорыкйол маричадан "Сарык аягы" дип тәрҗемә ителә. Бәйрәм вакытында кызлар йорттан-йортка йөреп, сарайларга керергә һәм сарыкларның аякларын тотып карарга тиеш булган.

Бу ритуал байлык китерә һәм сарыкларның үрчетә дип санаганнар. Бәйрәмнең төп кунаклары Васли Кугыза (Васли карт) белән Васли Кува (Васли карчык) йорттан-йортка йөреп, кешеләрнең ничә чабата үргәнен караган һәм ялкауларны орышкан. Ә кешеләр исә карт белән карчыктан елның нинди булачагын сораган. Халыклар дуслыгы йортындагы чарада шушы бәйрәмнең элек ничек үткәрелгәнен күрергә мөмкин иде. 

Мари халкының милли киемнәре буыннан буынга күчеп бара. Бәйрәмдә мари халык биюләре, җырлары башкарылды. Шулай ук мари халкының милли ризыкларыннан да авыз иттеләр. 

Шорыкйол кыш уртасында, яңа ай туганда үткәрелә. Гадәттә ул яңа елның беренче җомгасында билгеләп үтелә һәм бер атна дәвам итә. Казанда бу бәйрәм инде 25 ел үткәрелә.





















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100