Шомырт кайнатмасы белән йогырттан ике катлы бәлеш
Лаеш районының Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан шомырт кайнатмасы белән йогырттан катлы бәлеш рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1,5л сөт, 100 г атланмай, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, "люкс" чүпрәсе, 1 йомырка, чама белән он.
Эчлек өчен: шомырт кайнатмасы һәм өйдә ясалган йогырт.
Гадәти бәлешләр кебек камыр җәяргә беренче катка шомырт кайнатмасы, ә икенче катка йогырт җәяргә, өстенә камыр куеп бөреп куярга.
Бәлешнең өсте килгәнче мичтә пешерергә.